- Учителю
- Урок татарского языка на тему'Существительное' 3 класс.
Урок татарского языка на тему'Существительное' 3 класс.
Тема : Сүз төркемнәре. Исем.
Максат:
1. Компьютер технологияләрен кулланып,укучыларны сүз төркеме- исем белән таныштыру, мәгънәсен ачыклау.
2. Сүз төркемнәрен кертеп җөмләләр төзү. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Укучыларга туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү, аны өйрәнүгә этно-педагогик алымнар аша кызыксыну уяту, мәхәббәт һәм горурлану хисләре ,хезмәткә аңлы мөнәсәбәт тәрбиәләү.
Җиһазлау: проектор,таблицалар,карточкалар.
Дәрес барышы.
I . Оештыру өлеше.
А).Исәнләшү.
Б) Уңай эш халәте булдыру.
В) Фонетик күнегү.
Кә-кә мин киләм мәктәпкә
Га-га мин чыгам тактага
Ны-ны мин алам китапны
Не-не өйрәнәм мин телемне.
II. Алган белемнәрне актуальләштерү
A) Матур язу минуты. Унҗиденче ноябрь.
Класс эше.
Авыр эшне күмәк кул җиңгән (Мәкальнең мәгәнәсен ачыклау)
III. Өй эшен тикшерү.
А) I-че төркем :
Өмәләрнең исемнәрен укыйлар
II-че төркем
Өмәләр турында кечкенә иншаларын укыйлар (Слайд )
Б) Нәтиҗә ясау.
IV. Яңа тема өстендә эшлэү
1.Китап белән эшләү
А) Чылбыр буйлап уку. 121-нче күнегү, 78 бит ( Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне ике баганага аерып яз).
Б) Кагыйдә уку. (Слайд 1)
2. Үз аллы эш (Слайд 2)
Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче исемнәрне аерып яз:
Әни,күл, эт,аккош, кыз, укытучы, урам, урман, гөл, дәфтәр, әти, балык, өчпочмак, сатучы, аш,кәҗә, табиб.
3. Эталон бунча тикшерү
Кем?
әни, кыз, укытучы,
әти, сатучы, табиб.
Нәрсә?
күл, эт, аккош, урам, урман, гөл, дәфтәр, балык, өчпочмак, аш, кәҗә.
Ял минуты
4. Теманы ныгыту.
А) 122-нче күнегү, 79 бит. (Уз аллы уку, өлгеле уку)
Б)Сүзлек эше (ГЭС- сүзен аңлату, слайд 3)
В) Һөнәр атамаларын сайлап язу, ике сүз өстәп яз (артист, танкист .....)
V. Парлап эшләү. Карточкалар белән эшләү.
А)123-нче күнегү, 80 бит (мәкальләрнең дәвамын тап һәм яз).
Б) эшне тикшерү (слайд 4)
VI. Йомгаклау (нәтиҗә ясау,кагыйдә уку)
VII. Рефлексия. Билгеләр кую, үзбәя кую
VIII. Өй эше:
а) 124нче күнегү, 80 бит (мәҗбүри).
1 төркем. Китап буенча эшли.
2 төркем. Китап буенча эшли, өчәр сүз өстәп яза