- Учителю
- “Без кошларга ярдәм итәбез” циклын кабатлау дәресе.
“Без кошларга ярдәм итәбез” циклын кабатлау дәресе.
" 6 нчы номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
"Без кошларга ярдәм итәбез"
циклын кабатлау дәресе.
Дәресне үткәрде:
Хасбиуллина Л.З.
Яр Чаллы, 2010 ел
"Без кошларга ярдәм итәбез" циклын кабатлау дәресе.
Дәрес тибы: ЛКК, диалогик сөйләмгә чыгу
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты: алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексик/грамматик материалны сөйләмдә куллануны камилләштерү;
Үстерү максаты: диалоглар һәм ситуатив күнегүләр аша укучыларның телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерү;
Тәрбияви максат: туган ягыбызда яшәүче кошларга сак караш тәрбияләү;
Танып белү максаты: Татарстанда яшәүче кошларны таный белү
Җиһазлау: кош рәсемнәре, кошлар тавышы, җимлек рәсемнәре белән слайдлар, компьютер, мультимедиа проекторы, дәреслек.
Дәрес барышы
-
Оештыру моменты.
-
Хәерле көн, балалар. Исәнмесез! Кәефләрегез ничек?
Бездә бүген кунаклар бар. Алар белән дә исәнләшик.
Дежур укучы отчеты:
-
Бүген ничәнче число?
-
Атнаның нинди көне?
-
Сыйныфта кем юк?
-
Теманы билгеләү. Кошлар тавышын тыңлау.
-
Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
-
Кошлар турында.
-
Дөрес, без бүген дәрестә дусларыбыз - кошлар турында сөйләшербез. Ә хәзер авазларны кабатлап алыйк.
-
Авазлар өстендә эш.
-
[к] кош, карга, карлыгач, ябалак, кышлаучы.
[к] күке, күчмә, күгәрчен, песнәк, үрдәк.
-
Прослушайте и укажите хлопком слова с мягкими звуками:
Күке, ябалак, күчмә, кош, песнәк, торна, җимлек, сыерчык, карга, җим.
-
Сүзләр өстендә эш.
-
Скажите во множественном числе:
Чыпчык, песнәк, күке, карга, күгәрчен, тукран, җимлек, саескан.
-
"Хатаны тап" уены. Магнитлы тактада кош рәсемнәре, кош исемнәре кошларга туры килми. Кошларга үзләренең исемнәрен табарга булышырга кирәк.
-
Сүзлек диктанты. Карточкалар таратыла.
-
Фамилиягезне языгыз;
-
Тиешле хәрефләрне куеп чыгыгыз:
К...чмә, к...гәрч...н, п...сн...к, ч...пч...к, ...бал...к, к...рл...гач, са...ск...н, сы...рч...к, к...шла...чы, к...зылт...ш.
-
Тәрҗемә итегез:
татарчадан русчага русчадан татарчага:
Күчмә кош
Кышлаучы кош
Бездә кышлый
Җылы якка китә
Кошларга булыша
Кошларны ашата
Кормушку делает
Корм даёт
Пользу приносит
Вредные насекомые
Красиво поёт Любит есть
(сүзтезмәләр слайдларда бирелә)
-
Без кошлар турында нәрсә беләбез соң? Әйдәгез, искә төшереп китик.
Слайдлардан кош рәсемнәрен карау, аларның татарча исемнәрен әйтү, кечкенә монолог төзү:
Бу - тукран. Тукран - кышлаучы кош. Ул корт, бөҗәк ашарга ярата.
-
Сорауларга җавап бирү:
-
Беренче төркемдәге кошлар нинди кошлар?
-
Күчмә кошлар.
-
Алар көз көне кая китәләр?
-
Алар көз көне җылы якка китәләр.
-
Икенче төркемдәге кошлар нинди кошлар?
-
Кышлаучы кошлар.
-
Алар кайда кышлый?
-
Алар бездә кышлый.
-
Физминутка
-
Кояш чыкты, таң атты,
-
Чыпчык күзләрен ачты.
-
Канатларын җилпеде,
-
бер урында сикерде.
-
Канатларын кагынып,
-
Шул арада юк булды.
-
Ситуатив күнегү эшләү. 69 бит 3 нче күнегү
Как ты спросишь у друга:
- любит ли он птиц?
- когда улетают птицы?
- какие птицы остаются у нас?
- какие птицы улетают в теплые края?
- кормит ли он зимой птиц?
- чем он кормит птиц зимой?
- Укучылар, ничек уйлыйсыз, ни өчен кошларны кыш көне ашатырга кирәк?
- Кошларга кыш көне җим табу авыр.
- Без аларга ничек булыша алабыз?
- Җимлек ясыйбыз, җим бирәбез.
- Кошлар безгә нинди файда китерә?
- Кошлар матур сайрыйлар, зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар.
- Дөрес. Димәк, кошларга ярдәм итәргә, аларны ашатырга кирәк.
-
Слайдлардан җимлек рәсемнәрен карау.
-
Бәйләнешле сөйләм үстерү.
-
Ә хәзер уен уйнап алыйк. "Чылбырлы уен". Мин сорау бирәм, укучы җавап бирә. Аннан соң шул ук сорауны иптәшенә бирә. Шул рәвешчә уен дәвам итә.
а) - Син җимлек ясадыңмы?
Әйе, мин җимлек ясадым.
Юк, мин җимлек ясамадым.
б) - Җимлеккә нәрсә салдың?
- Җимлеккә орлык, ит, май, ипи салдым.
-
Диалог төзү. Иптәшең белән кошлар турында сөйләш. 2-3 пар тыңлана.
-
Рефлексия.
Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
-
Кошлар турында сөйләштек.
-
Кошлар тавышын тыңладык.
-
Җимлек рәсемнәрен карадык.
Кошларга без ничек ярдәм итә алабыз?
-
Җимлек ясарга, җимлеккә җим салырга кирәк.
-
Өй эше бирү.
-
нче вариант: Үзеңә ошаган кош турында хикәя яз;
-
нче вариант: 71нче бит, 11 нче күнегү (диалогны өйрән, дустың белән сөйләш);
-
нче вариант: җимлек ясап килергә
-
Билге кую.