7


  • Учителю
  • Урок татарского языка для 4 класса на тему Исем

Урок татарского языка для 4 класса на тему Исем

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



</<font size="4" style="font-size:16pt;">4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.







Тема. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Максат. 1. Исемнәрнең күплек сан кушымчаларын дөрес язылышын искә төшерү, янәшә тартыклар булган сүзләрне истә калдыру.

2. Дөрес язу, сүз төзелешен кабатлау, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: алынган белемнәрне ныгыту дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Җиһазлау: проектор , презентация, тест.



Дәреснең барышы.

I.Оештыру, уңай халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик. Өй эшен тикшерү.

II. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. - Укучылар, бүген мин сезгә бер әкият сөйләрмен. Шулай итеп әкиятне башлыйм. Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Бабай әбигә кабартма пешерергә кушкан. Алар бу кабартманы туган телебезгә өйрәтергә уйлаганнар. Әби камыр басып, кабартма пешереп, аны суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис тараткан. Ә Кабартма тәрәзә өстендә утырган, утырган да тәгәрәп киткән.Тәгәри торгач, аңа Куян очраган.

- Кил әле, тәмле кабартма, ашап куйыйм үзеңне. Ә табышмакларымны чишсәң, ашамам да, дигән.

- Укучылар, Кабартмага булышабызмы?

Табышмаклар

1.Татарстаннан агып үтүче иң зур елга.

(Идел)

2. Койрыгын алса - башы ябыша,

Башын алса, койрыгы ябыша.

(саескан)

3. Урманнан чыгар,

Койрык асты чуар,

Түше белән шуар,

Кеше күрсә - куар.

(елан)

4. Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк,

Файдасы өйдә булгач,

Яланга сәфәре юк.

(Мәче) Сүзләрнең язылышын аңлату.

-Шулай итеп, без Кабартмага булыштык. Куян аны ашамады. Без бүген сезнең белән исем темасын кабатларбыз.

2.Кабартма тагын тәгәрәп киткән. Менә аңа бүре очраган. Бүре: "Кабартма, мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да,"дигән.

  • Укучылар, әйдәгез бүрегә ашатмыйк инде. Аның биреме болайрак икән. 92 нче күнегү.60 бит. Сорауларга җаваплар.

93 күнегү.

Тикшерү. Слайд

Нәтиҗә: Исемнәр берлек санда һәм күплек санда киләләр.

Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә.

Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп булуын белдерә. Слайд

Ардыгызмы, күзләрне, кулларны, аякларны ял иттереп алабызмы?

Слайд

Шулай итеп, Кабартманы Бүредән дә коткардык. Кабартма юлын дәвам иткән.

3. Аңа Аю очраган. Аю да шул ук сүзләрне кабатлаган. Ул да үзенең биремен тәгъдим иткән.

96 күнегү. Җөмләне күчереп язу, калын хәрефле сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү.

4. Кабартма юлны дәвам иткән. Озак тәгәрәгән Кабартма. Ниһаять, Кабартмага Төлке очраган.

- Мин сине ашыйм,- дигән. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да, - дигән.

Төлке бик хәйләкәр, шуңа күрә биремнәре дә хәйләле. Тестны без дә эшләп карыйк әле. (Балалар түгәрәкләр белән җавапларны күрсәтә.)

ТЕСТ. 1. Исем нәрсәне белдерә ?

1) предметның эшен

2)предметның билгесен

3)предметны

2. Исем нинди сорауга җавап бирә?

1) Кем? Нәрсә?

2) Нинди? Кайсы?

3) Ничек?

3. Исем ул -

1) сүзнең өлеше

2)Җөмлә кисәге

3) сүз төркеме

4. Кайсы сүз уртаклык исем?

1) Идел

2)сандугач

3) Алсу

5.Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

1)заман белән

2) зат-сан белән

3) килеш, сан белән

Тикерү. Билгеләр кую.

- Менә укучылар, без Кабартмага булыштык, аны Төлкедән дә коткардык. Ул хәзер әби белән бабайдан качып йөрмәс. Туган телебезне тагын да тырышыбрак өйрәнер.Без дә телебезне сакларбыз, шулаймы укучылар?

  1. Рефлексия. Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Кушымчаларның ялганышын аңлатырга.

Исем нәрсәне белдерә?

  • Аның сораулары?

  • Нинди исемнәр була?

  • Исем нәрсә белән төрләнә?

  1. 1.Өй эше. 94 күнегү, 61 бит.





















1. Исем нәрсәне белдерә ?

1) предметның эшен

2)предметның билгесен

3)предметны

2. Исем нинди сорауга җавап бирә?

1) Кем? Нәрсә?

2) Нинди? Кайсы?

3) Ничек?

3. Исем ул -

1) сүзнең өлеше

2)Җөмлә кисәге

3) сүз төркеме

4. Кайсы сүз уртаклык исем?

1) Идел

2)сандугач

3) Алсу

5.Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

1)заман белән

2) зат-сан белән

3) килеш, сан белән





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал