7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку 'Сыйфат' иленә сәяхәт

Открытый урок по татарскому языку 'Сыйфат' иленә сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Сыйфат" иленә сәяхәт. Максат:

  1. Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.

  2. Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү, сүзлек байлыкларын арттыру.

  3. Буыннан-буынга күчеп килә торган һөнәрләр белән таныштыру, танып-белү активлыкларын арттыру.

Жиһазлау: Сарай рәсеме, индивидуаль - дифференциаль карточкалар, магнитофон, ак шәл, төсле түгәрәкләр, тест, карточкалар, мультимедиа .

Дәреснең тибы: дәрес- зачет. Методы: әңгәмә.


Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

Укучыларда уңай халәт тудыру . Тема, максат һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру.

-Исәнмесез,укучылар. Хәерле көн. Утырыгыз. Әйдәгез, бер- беребезгә ка-

рап елмаеп алыйк әле. Карагыз: булмәбез тагы да яктырып, жылынып ките.

-Укучылар, тәрәзәдэн урамга карыйк әле. Нәрсәләр күрәбез?

-Әйе, урамда яз. Елмаеп, көләч йөзле кояш карый. Табигать нинди матур. Әнә агачта бер тукран тукылдый. Нәрсә дип әйтә икән ул?

2. Фонетик зарядка."Тукран". Тизәйткеч.

З.Авыр сүзләрне сүзлеккә яз! Кабатла!

Сарай - дворец

Сәяхәт - путешествие

Шәл - пуховый платок

Һөнәр - профессия, ремесло

Итек басу - валять валенки

Чигү - вышивание, вышивка

Көмеш беләзек, алкалар - серебряный браслет, серьги

Бәйләү - вязание

Укытучы сүзе:

  • Бүген безне, укучылар, бик матур сарайга "Сыйфат" иленә

сәяхәткә чакырдылар. Ләкин бу илгә бару бик жиңел түгел. Сарайның күренмәс хуҗалары безгә төрле сынаулар әзерләп куйганнар. Бу каршылыкларны без Сыйфат турында алган белемнәребез белән җиңәргә тиешбез. Шулай итеп, хәерле сәгатьтә, матур "Сыйфатлар" сараена юл тотыйк.

I сынау . Сорауларга җавап бир, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзе.

-Сыйфат нәрсәне белдерә?

-Соравын әйтегез? (Нинди? Кайсы?) (мисаллар китерегез)

- Төс, форма, физик сыйфаты, тәм, характер, күләм.

Укучылар әйткән сыйфатлар белән җөмләләр уйларга тиеш булалар. Иптәшләре тикшерә. Шул рәвешле иң дөрес һәм матур җөмләгә ярыш уздырыла.

II сынау.

Табышмак әйтәм- җавабын тап

  1. Җир өстендә ак мамык (кар)

  2. Туп түгел - түгәрәк, күсе түгел - койрыклы. ( шалкан)

  3. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел. (карбыз)

  4. Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата. (суган)

  5. Йомры йомшак, сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә. (чеби)

Нәтиҗә ясау:

Без бу өлештә предметларның нинди билгеләрен санап
чыктык? (төс, форма, физик сыйфаты)

- Бу билгеләрдән кала сыйфат нинди билгеләрне дә белдерә?
(характер, күләм, тәм)

III сынау
бирелгән сүзләрнең антонимнарын яз

ак зур

якты юмарт

начар каты

ерак әкрен

акыллы юан

IV сынау

"Сандыкта нәрсә сакланган?"

Предметны атарга, аңа хас билгеләрне санарга.

(Ак шәл) Ак, зур, дүртпочмаклы, йомшак, мамыклы, бизәкле,

матур, кечкенә, калын, жылы.

Укытучы сүзе

Шәл, - дидегез. Әйе, дөрес. Мин аны менә кулыма алдым. Сез аңа

хас билгеләрне инде санап чыктыгыз. Безнең халык элек-электән төрле һөнәрләргә ия булган: итек басу, чигү, көмештән алка, беләзек ясау һ.б. Һәрбер эшкә зур тырышлык куелган. Ир-атлар чит якларга барып, итек басып, тегү тегеп йөрсәләр, хатын-кызлар бер өйгә җыелып, кышкы озын кичләрне кул эшләре эшләп кыскартканнар. Өлкәннәр шәлнең иң авыр өлешен - читен, кызлар уртасын бәйләгәннәр. Хәзерге вакытта аны апалар, әбиләр, абыстайлар, кызлар бәйләп йөриләр, ягъни кияләр. Бу һөнәр үлмәгән, хәзерге вакытта да шәл бәйләүчеләр күп."

Физминутка.

Сәгать йөри келт-келт-келт

У л уяна иртүк-түк-түк.

Ялкауларны яратмый

Юк-юк-юк.

V сынау. Карточкадагы биремне үтә.

(индивидуаль- дифференциаль карточкалар таратыла) Димәк, ясалышлары ягыннан: тамыр, ясалма, парлы, тезмә, кушма сыйфатлар була.

Белемнәрне ныгыту. Презентациядә тест эшләү
Дөрес жавапларны сайла.
Тикшерү.

Өй эше.1. Сыйфатлар кулланып, 5 җөмлә язарга

4 табышмак язып килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал