7


  • Учителю
  • Олимпиадные задания по татарскому языку для 2, 3, 4 класса

Олимпиадные задания по татарскому языку для 2, 3, 4 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Олимпиадные задания для второго,третьего и четвертого класса по татарскому языку и татарской литературе.Задания разной сложности отдельно для каждого класса.Биремнәр:төшеп калган хәрефләрне табу,сүзләрне иҗекләргә бүлү,юлдан-юлга күчерү,артык сүзне табу,җөмлә ахырын
предварительный просмотр материала

4 сыйныф өчен олимпиада сораулары

1.Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) предметның билгесен

в) предметның санын

г) предметның эш-хәлен

2. Бу исемнәр кайсы килештә?

өстәлдә, урамда, сөттә.

а) И.к. в) Ч.к.

б) Ю.к. г) Ур-В.к.

3. Кайсы юлдагы сүзләргә ң хәрефе куела?

а) болы.да, боры.гы

б) кара.гы, я.гыр

в) кү.елле, урма.га

г) тө.ге, мо.лы

4. Бирелгән фигыльләр кайсы заманда килгән?

Барачак, йөрер, карар, сөйләячәк.

а) үткән в) киләчәк

б) хәзерге г) заман белән төрләнмәгән

5. Ясалышы ягыннан бу сүзләр нинди?

Җидегән йолдыз, каен җиләге, тимер юл.

а) тамыр в) тезмә

б) парлы г) ясалма

6. Синонимнар кергән рәтне билгелә.

а) шатлык, куаныч в) елга, диңгез

б) күңелле, куркыныч г) бүл, бүлмә

7. Кайсы сүзләргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана?

а) гөл, көн в) каләм, кавын

б) йолдыз, бодай г) җир, кәҗә

8. Бирелгән сыйфатларның кайсысы кеше турында?

а) җирән, җитез,хәйләкәр,ерткыч

б) зур, мөгезле, сөтле, файдалы

в) куркак, озын колаклы, өлгер

г) акыллы, уйчан, әдәпле

9. Бирелгән саннарның ясалышын билгелә.

Унбер, унҗиде, унтугыз.

а) кушма в) тезмә

б) тамыр г) парлы

10. Ике иҗектән торган сүзләр кайсы рәттә?

а) алты, саулык в) кичәге, урамда

б) әни, дәү г) баш, тәмле

11. Нинди? Кайсы? Ничәнче? Кемнең? Сораулары җөмләнең нинди кисәге?

а) ия в) аергыч

б) хәбәр г) исем

12. Кайсы рәттәге сүзләргә Һ хәрефе куела?

а) ...әбәр, ба...адир в) рә...әт, рә...мәт

б) ...алат, ...әммә г) ...әйкәл, шә...әр

13. Уртаклык исемнәр бирелгән рәтен билгелә.

а) кыз, авыл, шәһәр в) Галиев, укучы, мәктәп

б) Сарбай, Идел, Казан г) елга, диңгез, Сара

14. Кайсы рәттәге сүзләргә Ь билгесе куела?

а) рул..., вәг...дә в) нәк..., кул...язма

б) сәнгат..., төн...як г) иг...тибар, яш...лек

15. Антонимнар яз:

Озын-

Төнлә-

16. Көзге урман турында кечкенә хикәя яз.

2 нче сыйныфлар өчен олимпиада сораулары.


1. Төшеп калган хәрефләрне куеп яз:


Г...мбә, ...рган, җ...ләк, зә..гәр, бол...т, ук...тучы, т...р...зә.


2. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп языгыз:


Умарта, чөгендер, Алия, язу, китап, бәрәңге.


3. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүл:


Карлыгачлар, көз, әти, күбәләк.


4. Һәр юлдан артык сүзне тап:


Сары, ак, кызыл, кара, карый

Яза, ашый, уен, утыра

Матур, яңа, язу, яшел


5. Җөмләләр ахырына нокталар куеп яз:


Без әбигә булышабыз мин савытлар юам абыем аяк киемнәрен чистарта сания апа идән юа


6. Калын сүзләрне бер баганага, нечкә сүзләрне икенче баганага аерып яз:


Керпе, шомырт, эремчек, тавык, күгәрчен, утын, өстәл, үтүк, кар.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал