7


  • Учителю
  • Татар халык уеннары. Очты-очты уены.

Татар халык уеннары. Очты-очты уены.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан







Утверждаю

Директор МБОУ «Гимназия №25» НМР РТ

__________ С.В. Гаранина

Приказ № ___ от _________ 20__ г.













РАБОЧАЯ ПРОГРАММА



по предмету «Литературное чтение (тат)»

в 3 «А», 3 «Б», 3 «В», 3 «Г», 3 «Д» классах



Хусаиновой Гулии Харисовны

учителя первой квалификационной категории

МБОУ «Гимназия №25»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан















Рассмотрено

на заседании кафедры

____________________________

Руководитель

________/ ___________________

Протокол № ______

от «_____»______________ 20___г.

Согласовано

Заместитель директора по УР

______/ ____________________



«____»______________ 20_____г.





















2016 - 2017 учебный год

Аңлатма язуы

3 нче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2010 нчы елның 17 нче декабреннән 1897 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования" ); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2014 нче елның 29 нчы декабреннән 1644 нче номерлы, 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1577 нче номерлы приказлары нигезендәге үзгәрешләр белән;

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 2016 нчы елның 3 нче мартыннан 1815/16 нчы номерлы хаты (О направлении рекомендаций по составлению образовательной программы и рабочих программ учебных предметов»);

- 6нчы сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы ФГОС2 (ФДББС) таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы", (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.),

- "25нче гимназиянең" белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы;

- "25нче гимназиянең" белем бирү учреждениесенең уку елына уку планы;

- "25нче гимназиянең" белем бирү учреждениесенең эш программасы турында нигезләмәсе;

Дәреслек: Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гыйниятуллина Л.Ә. Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (дәреслек Е.И. Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә). Ике кисәктә. - Казан: Татармультфильм, 2013.

Сәгатьләр саны "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы"на һәм "25 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елы өчен расланган укыту планына туры килә.

3 нче сыйныфлар өчен төзелгән эш программасы әдәби уку буенча 34 сәгать итеп каралган, атнага әдәби уку дәресләренә 1 сәгать бирелә. Программа буенча - 68 сәгать, атнага 2 сәгатьтән каралган. Сәгатьләр саны кимүе гимназиянең 3 нче сыйныфларының рус телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүгә һәм 2015-2016 нчы уку елы өчен расланган укыту планына нигезләнеп эшләнде. Программа материалы тиешле дәрәҗәдә тыгызландырылды һәм тулысынча эш программасына кертелде.

Татар теле укыту максатлары.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Рус балаларына әдәби укудан белем бирүнең максатлары:

  • татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр аша ныгыту, сөйләмдә куллану, укучыларның татар телендә аралашу мөмкинлекләрен үстерү;

  • татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;

  • укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисләре тәрбияләү.

Рус балаларына әдәби укудан белем бирүнең бурычлары:

  • Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

  • Татар алфавитын яттан белү.

  • Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

  • Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

  • Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

  • Татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру, әдәби зәвык тәрбияләү.



Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

  • кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

  • гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

  • алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.



Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;

  • дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

  • үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

  • әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.



Регулятив нәтиҗәләр:

  • дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

  • план буенча эшли белү;

  • үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

  • үзанализ һәм үзбәя булдыру.



Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

  • нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

  • үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

  • килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

  • төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

  • текст буенча сораулар бирә белү.

Предмет нәтиҗәләре:

  • Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

  • тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

  • үзе, гаиләсе һәм дуслары (мәктәбе, туган җире һ.б.) турында кечкенә информация бирә белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

  • тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонцияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонцияләре белән уку;

  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълуматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

  • укыганда сүзлекләр куллана белү.





Укыту курсының эчтәлеге



7

Мәрьям Галләмованың "Чын иптәш" хикәясе, Шәүкәт Галиевның "Онытылган" шигыре". Мәктәп" темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру; сорауларга уңай һәм тискәре җавап бирү күнекмәләрен ныгыту; текстның эчтәлегенә төшенеп баруга ирешү; сөйләмдә атна көннәре исемнәрен ныгыту.

Көндәлек режим

1

Муса Җәлилнең "Сәгать" шигыре. Вакытны әйтә, сорый белү; үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Ашханәдә

4

Бари Рәхмәтнең "Аш вакыты" шигыре, Хәләф Гардановның "Икмәк" хикәясе, Шәүкәт Галиевның "Кунаклар" шигыре. Ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү; кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү; табын әзерләү тәртибен сөйли белү.

Без әти-әниләргә булышабыз

6

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре, Ихсан Әхтәмнең "Ана рәхмәте" хикәясе, Әминә Бикчәнтәева "Дәү әнием" шигыре, Идрис Туктарның "Авыраяк" хикәясе. Г.Тукайның биографиясен сөйли белү, әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү, образга бәя бирә белү, хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

Туган якка кыш килде

5

Җәвад Тәрҗеманның "Яшел чыршы" шигыре, Әминә Бикчәнтәеваның "Салкын, саф һава" шигыре. Яңа ел белән котлый белү, кыш айларын атый, көз, кыш билгеләрен әйтә белү, һава торышын сорый, әйтә белү, сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

Шәһәрдә һәм авылда

3

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү, Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү, авыл табигате турында сөйли белү.

Әдәпле булыйк

2

Дәрдемәнднең "Өч ул" хикәясе.Телефоннан әдәпле сөйләшә белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.

Кечкенә дусларыбыз

2

Мәрьям Галләмованың "Дуслар" хикәясе, Муса Җәлилнең "Маэмай" шигыре. Этләрне ничек караганны сөйли белү, песиләрнең тышкы кыяфәтен сурәтләп сөйли белү.

Күңелле җәй

4

Равил Фәйзуллинның "Җиләк кайда күп?". Хәкимҗан Халиковның "Витаминлы аш" хикәясе, Роберт Миңнуллинның "К" лар тулган бакчага" шигыре. Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү, җәй көне турында сөйли белү.





34









Тикшерү характерындагы язма эшләр



Укучыларның әдәби укудан әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау.

  • Нормаль темп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер әйтү, аралашуда куллана белү.

  • Сүзләрне, сүзтезмзләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү.

  • Җөмләләрне тыңлап, сүз санын билгеләү.

Диалогик сөйләм.

  • Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү.

  • Аралашу өчен бирелгән темалар буенча әңгәмә кору.

Уку.

  • Аңлап, дөрес итеп уку.

  • Текстагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү.

  • Өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку.

  • Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.









Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты".

  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы", төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.

  3. Р.З.Хәйдарова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 3 нче сыйныф: укытучылар өчен кулланма - Казан: Татармультфильм, 2013.

  4. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. - Яр Чаллы, 2014.



Өстәмә әдәбият

  1. А.Н.Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). - Казан: Яңалиф, 2007.

  2. Р.З.Хайдарова, Л.А.Гиниятуллина. Книга для родителей. В помощь родителям русскоязычных учащихся 1-2 классов по изучению татарского языка. Елабуга: Татармультфильм, 2012.

  3. А.Н.Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). Казан: Яңалиф, 2005.

  4. Р.З.Хайдарова, Л.А.Гиниятуллина. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Наб. Челны, 2004.

  5. Р.Н.Насибуллина. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. Казань: Гыйлем, 2008.



Мәгълүмат чыганаклары

www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

һәм профессиональ әзерләү академиясе

www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

www.mon.tatar.ru

. belem.ru

. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

. intertat.ru ТР электрон газетасы

. suzlek.ru on- line русча сүзлек

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

www.tugan-tel.com/</</p>



Календарь-тематик планКөтелгән нәтиҗә



план

факт

БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ

5.09

2.09

7.09

1.09

5.09

Беренче сентябрь - белем бәйрәме. "Мәктәп" темасына бәйле лексиканы үзләштерү.

"Мәктәп" темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру

Беренче сентябрь - Белем бәйрәме турында сөйләү

    12.09

    9.09

    14.09

    8.09

    12.09

    1 - 10 га кадәр саннарны кулланып сөйләм оештыру.

    Төрле ысуллар белән сорау җөмләләр төзү

    Сорауларга уңай һәм тискәре җавап бирү

    1 - 10 га кадәр саннарны кулланып сөйләм оештыру

      19.09

      16.09

      21.09

      15.09

      19.09

      Бер-береңә комплемент әйтә белү

      Бер-береңә комплементлар әйтү

      Темага бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру

        26.09

        23.09

        28.09

        22.09

        26.09

        "Без диктант язабыз" текстын уку. Текстка бәйле лексиканы сөйләмгә кертү.

        Яңа лексиканы сөйләмгә кертү

        Сәнгатьле, аңлап уку

        Текстка исем кую

          3.10

          30.09

          5.10

          29.09

          3.10

          "Чын иптәш" хикәясен уку.

          Сәнгатьле һәм йөгерек уку

          Текстның эчтәлегенә төшенү

          Бер-береңнең укуын бәяләү

            10.10

            7.10

            12.10

            6.10

            10.10



            "Китапханәдә" хикәясен уку.

            Тексттан төп эчтәлекне ачучы җөмләләрне табу

            Яңа лексик берәмлекләр белән танышу

            Тексттан кирәкле мәгълүматны табу

            Китапханәгә барырга чакыру

              17.10

              14.10

              19.10

              13.10

              17.10

              Ә.Исхак. Сөмбелә. Атна көннәре исемнәрен сөйләмдә ныгыту.

              Сәнгатьле һәм йөгерек уку

              Атна көннәре исемнәрен сөйләмгә кертү



              КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ

                24.10

                21.10

                26.10

                20.10

                24.10

                Минем көндәлек режимым. Монологик сөйләмгә чыгу.

                Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйләү



                АШХАНӘДӘ

                  7.11

                  28.10

                  9.11

                  27.10

                  7.11

                  "Ашханәдә" текстын уку. Сөйләмгә "Ашханә" темасына кагылышлы лексиканы кертү. Контроль уку.

                  Яңа лексик берәмлекләр белән танышу

                  Сәнгатьле, аңлап уку

                  Ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтү

                    14.11

                    11.11

                    16.11

                    10.11

                    14.11

                    Б.Рәхмәтнең "Аш вакыты" шигыре. Өстәл артында үз-үзеңне тоту турында сөйләшү.

                    Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                    Ашханәдә дежур укучы хезмәтен сөйләү

                    Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтү

                      21.11

                      18.11

                      23.11

                      17.11

                      21.11

                      Х.Гардановның "Икмәк" хикәясен уку. Икмәкнең кадере турында сөйләшү.

                      Сорауларга уңай һәм тискәре җавап бирү

                      Образга бәя бирү

                      Нәрсә эшли башлаганны әйтү

                        28.11

                        25.11

                        30.11

                        24.11

                        28.11

                        Ш.Галиев. Кунаклар. Кунакта үз-үзеңне әдәпле тоту турында әңгәмә.

                        Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                        Табында нинди ризыклар барлыгын әйтә белү

                        Табын әзерләү тәртибен сөйләү

                        БЕЗ ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ БУЛЫШАБЫЗ

                          5.12

                          2.12

                          7.12

                          1.12

                          5.12

                          Г.Тукай - бөек шагыйрь. Тукай иҗаты белән танышу.

                          Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                          Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу

                            12.12

                            9.12

                            14.12

                            8.12

                            12.12



                            "Акыллы малай" текстын уку. Текстка бәйле яңа лексиканы сөйләмгә кертү. Аудирование.

                            Яңа лексик берәмлекләрне сөйләмгә кертү

                            Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                            Текст эчтәлеге буенча сорау җөмләләр төзү

                            Тексттан төп фикерне ачучы җөмләләрне табу һәм аларга таянып текст эчтәлеген сөйләү

                              19.12

                              16.12

                              21.12

                              15.12

                              19.12

                              Ихсан Әхтәмнең "Ана рәхмәте" текстын уку.

                              Өйдә үзең эшләгән эшләр турында сөйләү

                              Образга бәя бирү

                                9.01

                                23.12

                                11.01

                                22.12

                                9.01



                                Мин өйдә булышчы. Диалогик сөйләм.

                                Үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес интонация белән әйтү һәм сөйләмдә урынлы куллану

                                Диалог төзү

                                  16.01

                                  13.01

                                  18.01

                                  12.01

                                  16.01

                                  Ә.Бикчәнтәеваның "Дәү әнием" шигырен уку,

                                  Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                                  Чөнки, ләкин теркәгечләрен кулланып җөмләләр төзү

                                  Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтү, иптәшеңә эш кушу

                                    23.01

                                    20.01

                                    25.01

                                    19.01

                                    23.01

                                    Идрис Туктарның "Авыраяк" хикәясен уку. Образга бәя бирә белү.

                                    Тексттан төп эчтәлекне ачучы җөмләләрне табу

                                    Яңа лексик берәмлекләр белән

                                    Образга бәя бирү

                                    ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ

                                      30.01

                                      27.01

                                      1.02

                                      26.01

                                      30.01

                                      Яңа ел бәйрәме белән котлау.

                                      Яңа ел бәйрәменә чакыру

                                      Яңа ел котлавы язу

                                        6.02

                                        3.02

                                        8.02

                                        2.02

                                        6.02

                                        Һава торышын билгеләүче лексиканы сөйләмгә кертү.

                                        Сөйләмгә һава торышын билгеләүче лексиканы кертү

                                        Һава торышын сорау, әйтү

                                        Диалог төзү

                                          13.02

                                          10.02

                                          15.02

                                          9.02

                                          13.02

                                          "Тауда" хикәясен уку. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзү.

                                          Текст эчтәлеген ачучы мәгълүматны табу

                                          Хикәянең эчтәлеген сөйләү

                                          Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзү

                                            20.02

                                            17.02

                                            22.02

                                            16.02

                                            20.02

                                            "Дуслар" хикәясен уку. Тест.

                                            Яңа лексик берәмлекләр белән танышу

                                            Тексттан төп эчтәлекне ачучы җөмләләрне табу

                                            Чаңгы ярышы турында сөйли белү

                                              27.02

                                              24.02

                                              1.03

                                              23.02

                                              27.02

                                              "Каникулда" хикәясе өстендә эш.

                                              Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                                              Текст эчтәлеге буенча диалоглар төзү

                                              Каникулда кайда булганыңны әйтү

                                              ШӘҺӘРДӘ ҺӘМ АВЫЛДА

                                                6.03

                                                3.03

                                                8.03

                                                2.03

                                                6.03

                                                Татарстан - зур, бай республика. Сөйләмгә "Шәһәр һәм авыл" темасы буенча яңа лексиканы кертү.

                                                Яңа лексик берәмлекләр белән танышу

                                                Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтү



                                                  13.03

                                                  10.03

                                                  15.03

                                                  9.03

                                                  13.03

                                                  Без шәһәрдә яшибез. Үзең яшәгән шәһәрне сурәтли белү.

                                                  Үзең яшәгән шәһәрне сурәтләү

                                                  Кайсы шәһәргә барганны, кайтканны сорау, җавап бирү

                                                    3.04

                                                    17.03

                                                    29.03

                                                    16.03

                                                    3.04

                                                    Мин авылда яшим. Авыл табигатен сурәтли белү.

                                                    Яңа лексик берәмлекләр белән танышу

                                                    Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                                                    Авыл табигате турында сөйләү

                                                    ӘДӘПЛЕ БУЛЫЙК

                                                      10.04

                                                      31.03

                                                      5.04

                                                      30.03

                                                      10.04

                                                      Телефоннан сөйләшү әдәбе.

                                                      Телефоннан әдәпле сөйләшү

                                                      Алган белемнәрне аралашуда куллану

                                                      Диалог төзү

                                                        17.04

                                                        7.04

                                                        12.04

                                                        6.04

                                                        17.04

                                                        "Трамвайда" хикәясен уку. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү.

                                                        Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                                                        Образга бәя бирү

                                                        Текст эчтәлеге буенча төрле ысуллар кулланып сорау җөмләләр төзү

                                                        КЕЧКЕНӘ ДУСЛАРЫБЫЗ

                                                          24.04

                                                          14.04

                                                          19.04

                                                          13.04

                                                          24.04

                                                          "Дуслар" хикәясен уку. Этләрне ничек караганны сөйли белү.

                                                          Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                                                          Этләрне ничек караганны сөйләү

                                                          Текстан кирәкле мәгълүматны табу

                                                          Текст эчтәлеген сөйләү, бер-береңнең сөйләмен бәяләү

                                                            1.05

                                                            21.04

                                                            26.04

                                                            20.04

                                                            1.05

                                                            "Акмуен - яраткан песием" хикәясен уку. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сурәтләп сөйли белү.

                                                            Яңа лексик берәмлекләр белән танышу

                                                            Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                                                            Песиләрнең тышкы кыяфәтен сурәтләү



                                                            КҮҢЕЛЛЕ ҖӘЙ, ЯМЬЛЕ ҖӘЙ

                                                              8.05

                                                              28.04

                                                              3.05

                                                              27.04

                                                              8.05

                                                              "Җәй җитте" текстын уку. Җәй билгеләрен сөйләмгә кертү.

                                                              Җәй билгеләрен атау

                                                              Яңа лексик берәмлекләр белән танышу

                                                              Ел фасылларының билгеләрен әйтү

                                                              Җәй көне укулар тәмамлаганын әйтү

                                                                15.05

                                                                5.05

                                                                10.05

                                                                4.05

                                                                15.05

                                                                "Төсләр" әкиятен уку. Дус, тату яшәү турында әңгәмә.

                                                                Яңа лексик берәмлекләр белән танышу

                                                                Әкиятнең төп фикерен ачучы җөмләләрне табу һәм әкият эчтәлеген сөйләү

                                                                  22.05

                                                                  12.05

                                                                  17.05

                                                                  11.05

                                                                  22.05

                                                                  Х.Халиковның "Витаминлы аш" хикәясен уку. Контроль тәрҗемә. Җәй.

                                                                  Сәнгатьле һәм йөгерек уку

                                                                  Хикәяне сәхнәләштерү

                                                                  Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү

                                                                    24.05

                                                                    19.05

                                                                    24.05

                                                                    18.05

                                                                    24.05

                                                                    "Күңелле җәй, ямьле җәй" темасын кабатлау.

                                                                    "Күңелле җәй, ямьле җәй" темасына караган сүзләрне һәм җөмлә калыпларын кулланып монологик, диалогик сөйләм оештыру

                                                                    Бирелгән аралашу калыбына таянып диалог төзү



                                                                    Кушымта

                                                                    Тикшерү характерындагы язма эшләр

                                                                    3 ЧИРЕК

                                                                    Тест

                                                                    Кыш.

                                                                    1.Найди правильный перевод.

                                                                    Һава торышы

                                                                    а) ясная б) сломался в)лыжные соревнования г)прогноз погоды

                                                                    2.Поставь нужную букву.

                                                                    а) ча...гы б) к...ннәр в) ч...ршы г) кар я...а

                                                                    а) в б) ө в) ң г) ы

                                                                    3.Выбери правильное предложение

                                                                    Беренче кар китте.

                                                                    Беренче кар яуды.

                                                                    Беренче кар барды.

                                                                    4.Найди правильный перевод. Сегодня день холодный.

                                                                    Бүген көн салкын .

                                                                    Бүген көн матур.

                                                                    Бүген көн аяз.

                                                                    5.Найди слово отвечающие на вопрос нишләде?

                                                                    а) салкыная б) яуды в) безгә г) бара

                                                                    6.Выбери правильный ответ. Мин тимераякта шуам.

                                                                    а) Я катаюсь на санках

                                                                    б) Я катаюсь на лыжах.

                                                                    в) Я катаюсь на коньках.

                                                                    7.Найди правильный антонимк к слову килде

                                                                    а) китте б) әйбәт в) саран г) бирде

                                                                    Бәяләү критерийлары

                                                                    1. Хаталар булмаган эшкә "5" ле куела

                                                                    2. 1, 2 хата булса, "4" ле куела

                                                                    3. 3, 4 хата булса, "3" ле куела

                                                                    4. 5, 6 хатага "2" ле куела

                                                                    5. Дөрес җаваплар булмаса, "1" ле куела

                                                                    Тест

                                                                    Җәй.

                                                                    1. Когда сравниваются признаки предметов как праильно сказать зеленее.

                                                                    а) яшел б) яшелрәк в) яшелчә

                                                                    2. Найди правильный перевод

                                                                    Я кошу сено.

                                                                    а) Мни үлән чабам.

                                                                    б) Мин печән чабам.

                                                                    в) Мин үлән чапмыйм.

                                                                    3.Докончи предложение

                                                                    Җәй көне көннәр озыная,ә төннәр ... .

                                                                    а) бара б) кыскара в) килә

                                                                    4.Найди правильный перевод.

                                                                    Ядовитые грибы

                                                                    а) чөбен гөмбәсе б) агулы гөмбәләр в) ашарга ярый

                                                                    5.Выбери подходящее слово.

                                                                    Урманда, болында …. сайрый.

                                                                    а) аюлар б) җиләкләр в) кошлар г) күбәләкләр

                                                                    6.Найди слова отвечающие на вопрос нинди?

                                                                    а)кечкенә б) тәмле в) зуррак

                                                                    Бәяләү критерийлары

                                                                    1. Хаталар булмаган эшкә "5" ле куела

                                                                    2. 1 хата булса, "4" ле куела

                                                                    3. 2, 3 хата булса, "3" ле куела

                                                                    4. 4, 5 хатага "2" ле куела

                                                                    5. Дөрес җаваплар булмаса, "1" ле куела



                                                                    Еллык контроль эш.

                                                                    (контроль тәрҗемә)

                                                                    Җәй.

                                                                    Тиздән мәктәптә укулар тәмамлана. Җәй җитә. Көннәр озын, төннәр кыска. Кояш кыздыра. Күбәләкләр чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый. Җәйге каникуллар башлана. Без каникулларны яратабыз, чөнки ял итәбез.



                                                                    Бәяләү критерийлары:

                                                                    1. Тулысынча дөрес тәрҗемә ителгән эшкә "5" ле куела.

                                                                    2. Эш пөхтә башкарылса, 2-3 сүз тәрҗемәсендә хаталы эшкә "4"ле куела.

                                                                    3. 4-6 сүз тәрҗемәсендә хаталы эшкә "3"ле куела.

                                                                    4. 7 дән артык сүз тәрҗемәсендә хаталы эшкә "2"ле куела.







                                                                     
                                                                     
                                                                    X

                                                                    Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

                                                                    После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

                                                                    Кнопки рекомендации:

                                                                    загрузить материал