7


  • Учителю
  • 'Урман аланында' дигән уен-сәяхәт.

'Урман аланында' дигән уен-сәяхәт.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Урман аланында.

А.Б.(табышмак әйтә).

Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул караңгы, шомлы...

Исемен аның кем әйтә? (Урман)

Балалар, без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә чыгабыз. Тик урманга кергәнче, безгә төп өч кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр?

-Шаулама.

-Чүпләмә.

-Рәнҗетмә.

-Дөрес. Балалар. Кагыйдәләрне беләсез, хәзер инде мин сезне урманга шикләнмичә алып барам.

Урманга, яки табигать кочагына чыгалар.

А.Б. Карагыз әле, балалар, урман нинди матур! Монда нинди саф һава, акрын гына агач яфраклары кыштырдый, кошлар сайрый. Нинди генә җиләкләр пешми монда. Төрле гөмбәләрне әйтеп тә торасы юк. Үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый ул урман.

Сары мәтрүшкә: Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр инде күргәнең.

Ә мин булам сарысы-

Шәп доктор, ди барысы.

Энҗе чәчәк: Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин,

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да-

Сак була күр җыйганда.

Гөлбадран: Бик күп чиргә дәва мин,

Бер уколсыз дәвалыйм,

Иң оста доктор сыман.

Ә шифалы чәчәгем

Кызгылт- сары таҗ сыман.

Каен җиләге: Бик тәмле мин, бал гына,

Авызыңа ал гына-

Күңелләрең ачылыр.

"Шифалы су" эчкәндәй,

Сусавың да басылыр.

Тузганак: Яратам мин таң нурын,

Дару минем тамырым,

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исе китәрлек.

Гөлҗимеш: Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин...

Беләсеңме ни өчен:

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем.

Балан: Суымны эч авырсаң,

Йөткерсәң йә карлыксаң-

Шәп дару юк моннан да!

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.

А.Б. Күрәсезме, балалар, никадәр файдалы дару үләннәре үсә икән безнең урманнарда! Карагыз әле, нинди матур- матур хуш исле чәчәкләр каршы ала безне! Чәчәкләр турында нинди җырлар беләсез, балалар? Әйдәгез әле, менә шушы матур урман аланында ял итеп, уеннар уйнап алыйк.

"Такыя үрәм" уены. Балалар түгәрәк ясап басалар. Берничә балага чәчәк исеме кушыла.

1 бала.Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик куп монда.

Матур чәчәкләр җыябыз,

Такыялар үрәбез.

2 бала. Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Кыңгырау чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Кың. Чәчәк( уртага чыга).

Охшасам да кыңгырауга,

Шалтырамыйм, чыңламыйм.

"Эт эчәгесе шикелле

Үләннәргә чорналмыйм.

А.Б. Кыңгырау чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле.

Кыңгырау чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган һәр "чәчәк" уртага чыгып утыра бара. Шулай итеп такыя үрелә.

Энҗе чәчәк. Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

Ромашка. Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзкм.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.


Күкчәчәк. Арыш арасында үсәм,

Зәп- зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чалт кояшлы

Аяз көнне яратам.

3 бала. Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык без,

Такыялар урдек без.

Кинәт ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә. Бармагы бүрәнә ярыгына кысылган Шүрәле йөгереп керә. Балалар куркышып калалар.

Шүрәле. Коткарыгыз мине бу бәладән, мине явыз Былтыр харап итте!

А.Б. Балалар, курыкмагыз, бу бит Тукайның Шүрәлесе. Без сине коткарырбыз, Шүрәле. Тик безнең сиңа берничә соравыбыз бар. Шуларга җавап бир.

Шүрәле. Әйтәм, әйтәм, коткарыгыз гына.

А.Б. Әгәр дә син, Шүрәле, болында матур-матур чәчәкләр уүрсәң, нишләр идең?

Шүрәле. Тамырлары белән йолкып алып, себерке ясар идем дә рәхәтләнеп чабыныр идем.

А.Б. Балалар, алай эшләргә ярыймы соң?

Балалар. Юк, чәчәкләрне тамырлары белән йолкырга һич тә ярамый. Алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Күпләп өзсәң, умарта кортлары чәчәкләрдән бал җыя алмый. Урман ямьсезләнеп кала.

А.Б. белдеңме, Шүрәле, чәчәкләрне күпләп өзүдән табигатькә нинди зыян килә. Ә хәзер икенче сорауны тыңла. Әгәр дә кош оясында йомыркалар күрсәң, син нишләр идең?

Шүрәле. Алып кайтып. Пешереп ашар идем.

А.Б.(куркып китә). Балалар, Шүрәле дөрес эшлиме?

Балалар. Юк, чөнки йомыркаларда кош балалары бар.

-Кош ояларын туздырырга да ярамый.

-Оялар янына якын килмәскә, шауламаска кирәк. Чөнки кошлар кешеләрдән курка.

А.Б. ишеттеңме, Шүрәле, әгәр алай эшләсәң, кошлар бала чыгара алмас, урман бөтенләй кошсыз калыр. Ә кошлар булмаса, явыз кортлар агачларга зыян китерерләр. Аларның матур җырлары яңгырамаса, бик күңелсез булыр бит. Ә хәзер тагын бер соравыбызны тыңла. Әгәр дә син юлда шырпы тапсан, нишләр идең?

Шүрәле. Учак ягып, рәхртләнеп җылынып ятар идем.

А.Б. Юк, юк, Шүрәле, урманда учак ягарга һич тә ярамый, эссе көннәрдә бигрәк тә. Урманда янгын чыгарга мөмкин. Җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр һәлак булыр, ә син өйсез калырсың. Урманнан башка син нишләрсең?

Шүрәле(куркып китә). Абау, бик куркыныч булып китте миңа. Мин бик күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Киңәшләрегез өчен рәхмхт сезгә.

А.Б. Балалар, Шүрәлене коткарыйк. Ул хәзер барысын да аңлады, бер начарлык та эшләмәс инде.

Балалар Шүрәленең кулын ычкындыралар.

А.Б. әйдәгез әле, Шүрәлегә урман, җәнлекләр, табигатебез турында табышмаклар әйтик, сез ярдәм итәрсез, балалар.

Ап- ак күлмәген кигән дә

Яшел шәлен ябынган.

Башкалардан өстен тора

Зифалыгы ягыннан. (Каен)

Сайрар кошлар патшасы ул,

Җырчылар көнләшерлек.

Дөньяда бер кош та юктыр

Шул кошка тиңләшерлек. (Сандугач)

Күп чәчәкләр белән бергә

Бер үк җирдә үсәләр.

Шифасы күп булган өчен

Чәен ясап эчәләр. (Мәтрүшкә)

Баш очымда эленеп тора,

Ә моңнары түгелеп тора.

Иртәгә көн нинди булыр-

Җырларыннан беленеп тора. (тургай)

Җылы яктан кайтуына

Өйләр ясап куябыз.

Хәтта кереп тә карамый

Ошамаса оябыз.(сыерчык)

Тук та тук дип утыра ул,

Тук түгелдер, ачтыр ул.

Агачлардагы кортларны

Чүпләргә бик мачтыр ул. (тукран)

Төп шөгыле- караклык,

Төсе- аклы-каралы.

Ә койрыгы- сиртмәле,

Күрсәң, исең китмәле. (саескан)

Кайрым яшел, яфракларым

Сөйләшәләр җилсез дә.

Йорт салырга теләсәгез,

Бүрәнә булам сезгә. ( усак)

Туганда ук эшләпәсен

Киеп туа.

Тик шулай да күләгәдә

Гомере уза.(гөмбә)

Сөттәй ап-ак тамчылар

Яшел болыт астында.

Хуш исләрен таратып

Җемелдиләр каршымда.(энҗе чәчәк)

Сайрамый да, җырламый да,

Тик кычкырып моңлана.

Ул кычкыргач, су керергә

Вакыт җитә, соңлама. (куке)

Җәй дә гөр-гөр,

Кыш та гөр-гөр

Гөрли дә гөрли генә.

Түбә астында яши ул

Михнәтләр күрми генә.(күгәрчен)

Җепшек бураны да бар.

Тәмле боткасы да бар.

Аның карасы да бар,

Хәтта аласы да бар. (карга)

Ялгыш кына тисәгез дә,

Елатабыз, чагабыз.

Безгә үпкәли күрмәгез,

Шул саклану чарабыз. (кычыткан)

Төсем наратныкы кебек,

Тик кыска шул энәләр.

Яңа елны каршыларга

Мине сорап киләләр.(чыршы)

Минсез мунчала да булмый,

Минем бал - иң тәмлесе.

Башкаларга караганда

Мин- иң йомшак тәнлесе.(юкә)

Агачлардан агачларга

Мин бик оста сикерәм.

Чикләвек, нарат күркәсе

Ашап кына көн күрәм. (тиен)

Гомерем озын, үзем- нык,

Ябалдашларым да киң.

Чикләвекләрем бар хәтта,

Йә, кайсыгыз миңа тиң? (имән)

А.Б. Менә, булдырасыз, балалар, барлык табышмакларга да җавапларны чикләвек ваткан кебек кенә табып торасыз. Әйдәгез, тагын бер кат урманга барганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәген Шүрәлегә аңлатып китик.

-Урманга шырпы белән бармыйлар.

-Җимешен аша, ботагын сындырма.

-Кошларны рәнҗетмә, каргарлар.

-Бер дә юкка үлән йолкып йөрсәң, кулың корыр.

-Кош ояларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

Шүрәле. Сез бик әдәпле, акыллы балалар икәнсез. Урманның чын дуслары. Миңа да ялгышларымны аңларга ярдәм иттегез. Урманга кайчан килсәгез дә, кадерле кунагым булырсыз.

Балалар Шүрәле һәм урман белән саубуллашып кайтып китәләр.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал