7


  • Учителю
  • Разработка внеклассного мероприятия Ут белән шаярырга ярамый

Разработка внеклассного мероприятия Ут белән шаярырга ярамый

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Ут белән шаярырга ярамый

</ Максат : Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел , саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казаларга сәбәпче булуын төшендерү: ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга өйрәтү; үзеңнең һәм башкаларның тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: рәсемнәр, плакатлар, биремнәр язылган карточкалар, компьютер, проектор, презентация, телефоннар (уенчык), киемнәр.

План.

  1. Оештыру моменты: кәефләрен сорашу, бер-берсенә сәлам бирү.

Балалар, сез бүген аеруча матур, шат куренәсез. Бу күтәренке кәеф язгы жылы кояш нурларыннан киләдер. Табигатьнен бу матур чорында мин сезнең барыгызга да имин тормыш телим. Бүгенгеэшчәнлегебез дә тормыш иминлеге нигезләренә багышлана.

Музыка яңгырый. Сәхнәгә 2 бала йөгереп чыга.

Кыз: Шундый күңелсез. Нишләргә икән?

Малай: О! Мин беләм! (кесәсеннән шырпы кабы тартып чыгара)

Әйдә учак ягабыз!

Кыз: Менә шәп! Әйдә! (шырпы сызарга җыеналар)

Алып баручы килеп чыга.

А.б.: Ой, сез нәрсә эшлисез? (балалар көтелмәгән хәлдән шырпы кабын ыргыталар)

Малай: Нигә шулхәтле кычкырасыз? Әллә пожар чыкканмы?

А.б: Мин вакытында килеп чыкмаган булсам, пожарның да ниндие булыр иде әле !

Кыз: Ой, ой, ой! Ниндидер бер бәләкәй генә шырпы өчен күпме тавыш кубарасыз?!

А.б.: - Ә сез һәр ел саен дөньяда 5 миллионга якын янгын чыгуы турында беләсезме соң?

- Һәр сәгать саен ут чыгу аркасында 1 кешенең гомере өзелә, 2 кеше травмалар ала, пешә.

- Һәлакәткә юлыккан һәр өченче кеше - бала. Ут чыгуның бер сәбәбе шырпы булса, калганнары башка сәбәпләр. Ут хәвефе күп очракта торак йортта, мунча, абзар-кура тирәсендә чыга.Электр ярдәмендә эшли торган җиһазларның күбесе янгын чыгу ихтималын арттыра. Янгынның килеп чыгу сәбәпләре күп төрле: алар табигать факторларына да, кешеләрнең игьтибарсызлыгына һәм ваемсызлыгына да бәйле. Ләкин фаҗиганең төп сәбәбе - куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, балаларның ут белән шаяруы. Янгын - матди байлыкларны юк итә, кеше гомеренә куркыныч тудыра торган сихри көч. слайдлар

Безнең янда калсагыз, сез янгын куркынычсызлыгы, янгын очрагында үзеңне дөрес тота белү турында бик күп кирәкле мәгълүматлар алырсыз.

Малай белән кыз: Ярый инде, калырбыз ! Бәлки кирәге чыгар.

(башка балалар янына барып утыралар)

А.б.: Менә бик яхшы! Инде командалар белән танышырга да вакыт җиткәндер.

Командаларның үз урыннарын алуы сорала. (жюри билгеләнә). Сәламләшү.

Бүгенге уеныбыз 5 конкурстан торыр.

А.б.: Разминка. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын әйтерсез.





1)Караңгы өйдә ак кына бер кыз,

Авызы тулы балавыз.

Борынын сөртсәң ялт итә. ( шәм) слайд





2)Яңгыр яуганда кинәт

Караңгы күк йөзеннән

Утлы бер ук атылды.

Яктыртып бар җиһанны,

Чыбыркысын шартлатты. (яшен) слайд

3)Ялт - йолт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый . (яшен)





4)Энҗе - мәрҗәннәр элеп

Яшел күлмәген киеп

Безгә кунакка килә.

Утларымны яндырганда

Бик сак булыгыз, дия. (чыршы) слайд





5)Башыбыз бар, гәүдәбез бар

Юк аяк -кулларыбыз.

Балалар тотса, куркабыз

Яман шул якларыбыз. (шырпы) слайд





6)Белем туплыйк , уйнап алыйк,

Барыбыз бергә-бергә.

Әгәр инде янгын күрсәк,

Шалтыратыйк ... (01-гә) слайд

А.б.: Молодцы! Димәк, пожар очрагында нинди номерга шалтыратырга кирәк? ( «01», кәрәзле телефонда -112)





1 нче конкурс «Шалтыратуны кабул итегез».

Әгәр фатирда янгын чыкса,һәм инде аны үз көчең белән сүндерә алмыйсың икән, бүлмә ишеген ябып, тиз генә тышка чыгарга,өлкәннәрне чакырырга, "01" телефоны белән шалтыратып, янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Янгын сүндерүчеләрне чакырганда,төгәл адресыңны; урам исемен; йорт номерын; фамилияңне хәбәр ит. Ашыкмыйча,төгәл итеп сөйлә.

Сезнең алда телефоннар һәм тизәйткечләр язылган карточкалар. Тизәйткечләр хәбәр ролен үти. Сезнең бурыч: телефоннан 01 номерын җыеп, тизәйткечне , аннары исем-фамилияңне һәм адресыңны (авыл, урам, йорт) ачык итеп әйтү, командаңа кайту һәм иптәшеңә карточканы тапшыру. Уенда һәр командадан 3әр кеше катнаша. Тизлек һәм төгәл итеп әйтү исәпкә алына.

Җидегәндә җиде кыз,

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын җидегәндә

Җиде йолдыз, җиде кыз.

А.б.: Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче янгынны җәелдермәскә, сүндерә торырга кирәк. Ә моның өчен нәрсә януын, ничек сүндерергә кирәклеген белү мөһим. Сез боларны беләсезме икән?





2 нче конкурс «Уен ситуацияләре».

Биремне һәр командадан 2 шәр кеше, аңлата-аңлата үти. Биремнәр карточкага язылган. (уенчылар кул астында булган әйберләрдән файдалана алалар: телевизор, одеяло, таба, сулы чиләк, комлы чиләк).

1. Сезнең телевизор яна башлады. Сез нишләрсез?

(электр челтәреннән аерырга, юеш одеяло белән капларга, кирәк очракта янгын сүндерүчеләрне чакырырга. Электр челтәренә тоташтырылган җиһазларга ут капса,аларны розеткадан алмаган килеш,су сибәргә ярамый.Иң башта фатирга ток килүне туктатырга,шнурны розеткадан алырга, калын җәймә белән томаларга.)

2. Табада май яна башлады. Сез нишләрсез?

(газны сүндерергә, юеш сөлге белән капларга )

3. Синең киемеңә ут капты. Син нишләрсең?

(идәнгә яки җиргә, карга, үләнгә ятарга, тәгәрәргә яки юеш чүпрәккә төренергә; йөгерергә ярамый)

4. Киеменә ут капкан кешене күрсәң, нишләрсең?

(яна башлаган кешене юеш тукыма белән капларга, идәнгә яки җиргә яткырырга; утсүндергеч (огнетушитель) кулланмаска).





Калган уенчыларга (яки ата-аналарга) өстәмә сораулар:

- Янгын вакытында кешеләр нәрсәдән үлә? (ут, төтен, агулы газ, тапталу, юлның каплануы (обвал))

- Мич авызы янына идәнгә ни өчен калай кадаклыйлар? (күмер төшеп, идән янып китмәсен өчен)

- Агач күпер буйлап узганда машина йөртүче сигаретын кайсы кулына тотарга тиеш? (гел дә тотмаска тиеш, чөнки аның көле төшеп, күпернең агачы янып китәргә мөмкин)

- Җилле көндә учакны кайсы яктан ягарга кирәк? (учак җилнең түбәнге ягында булырга тиеш, җилгә каршы карап бассаң, ут үзеңә килергә мөмкин)

А.б.: Молодцы! Алдагы конкурска күчәбез. Сез ничек уйлыйсыз, бөтен кеше дә янгын сүндерүче була аламы? (җаваплар) Янгын сүндерүче хезмәте - авыр һәм куркыныч хезмәт. Күп кешеләрнең гомерләре аларның ничек эшләвенә бәйле. Без хәзер җитезлегебезне сынарбыз.

3 нче конкурс «Тиз киен».

Тревога сигналы буенча уенчылар тиз генә капитаннарга костюм кидерә, ә аннары чишендерә. 1 нче уенчы чалбарын кидерә, 2нчесе - курткасын, 3 нчесе - төймәләрен эләктерә, 4 нчесе - каскасын кидерә. Аннары кире тәртиптә чишендерәләр. Кайсы команда тизрәк бетерә, шул җиңүче була.

А.б.: Бу авыр эшне дә башкарып чыктыгыз. Янгын сүндерүчеләр җитезлек өстенә бик тапкыр, зирәк тә булырга тиеш. Алдагы бәйгедә сез үзегезне сынап карарсыз, викторина сорауларына җавап бирерсез.

4 нче конкурс «Зирәклегеңне күрсәт»

Викторина «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре».

1.Әгәр кайдадыр янгын чыкканын күрсәң,нишлисең?

а)"01" телефоны буенча шалтыратам.

б)беркемгә бер сүз әйтмичә,качу ягын карыйм.

2.Әгәр сезнең өйдә янгын чыкса нишлисең?

а)"01"телефоны буенча шалтыратам,өйдән күршеләргә яки урамга чыгып китәм;

б)үзем янгынны сүндерә башлыйм;

в)кровать астына яки шифоньерга качам.

3.Әгәр бүлмә эче төтен белән тулган булса ?

а)ишекне һәм тәрәзәне ачып куям;

б)авыз-борынымны юеш кулъяулык белән каплыйм һәм идәнгә елышып чыгу юлына таба барам.

4.Әгәр телевизор янып китсә, нишлисең?

а)өстенә су сибәм;

б)телевизорны токтан өзәм һәм одеял белән каплыйм.

5.Әгәр синең өстеңдәге киемгә ут капса ?

а)йөгерәм,киемне салып ташларга тырышам;

б)ятып тәгәрим яки одеял белән төренәм.

6.Әгәр табадагы майга ут капса ?

а)табаны капкач яисә юеш сөлге белән каплыйм;

б)су белән сүндерәм

в)табаны урамга алып чыгарга тырышам.

7.Әгәр урманда узган елгы чирәм көйрәгәнен күрсәң,нишлисең?

а)яныннан узып китәм;

б)туфрак ыргытып,сүндерергә тырышам;

в)юеш ылыс белән каплыйм.





Тамашачылар өчен сораулар, табышмаклар, ребуслар

  1. Кызыл сыер бөтен саламны ашап бетерде (ут).

  2. Кечкенә амбарда янгын эчендә 100 янгын. (шырпы кабы һәм шырпылар)

  3. Кызыл үгез басып тора, дерелди, ә карасы - күккә таба чаба. (ут һәм төтен).

  4. Үзе кечкенә генә, ә зур кайгы китерә. (очкын)

  5. Уттан туам, уттан үләм. (күмер)

  6. Ашый да ашый, туя алмый, ә эчсә - үлә. (ут)

  7. Теле бар - өрми, теше юк - тешли. (ут)

  8. Түбәдә багана булып күтәрелә, өйдә ашъяулык булып җәелә (төтен)

  9. Кызыл шайтан түбәдән түбәгә сикереп йөри (пожар)

  10. Халык телендә янгынны нинди кош исеме белән атау гадәткә кергән? (кызыл әтәч)

А.б.: Молодцы! Кунаклар да ял итте, балалар да викторина сорауларына җавапларны тапты.

Җәй башында тирәк мамык очыра.Ул йорт тирәсенә, тәрәзә аша бушлыкларга кереп тула. Балалар әлеге мамыкка ут төртеп, җир буйлап ялкын йөгергәнен күзәтергә ярата. слайд

А.б.: Балалар, сезнең бу уенны уйнаганыгыз юкмы? Ул ярыймы? Әлбәттә, юк. Мондый "уен" күп вакыт янгын чыгуга сәбәпче була. Ә менә бервакыт шундый очрак булган. Без бу "янгын"ны "сүндерербез".

5 нче конкурс «Янгынны сүндер».

Тактага "ялкын" беркетелгән. Һәр телдә сорау язылган. Аларны алып, сорауларга җавап биргән саен "ялкын" кечерәя, "сүнә" бара. Безнең бурыч - аны сүндереп бетерү.

1.Янгын сүндерү хезмәтенең номеры ни өчен «01»?

( Җайлы номер; тиз истә кала; кыска; аны караңгыда да җиңел җыеп була).

2.Пожар очрагында нишләргә?

(Ин беренче итеп зурларны чакырырга кирәк. Тәрәзә аша яки балконга чыгып кычкыр, телефоннан 01 номерына шалтыратып төгәл адресыңны әйт. Беркайчан да диван, өстәл астына, шкаф эченә кереп качма! Чөнки ярдәмгә килгән янгын сүндерүчеләр таба алмый, ә ут бар әйберне дә яндыра, төтен бар тишектән дә үтеп керә. Слайд Кичекмәстән янгын сүндерү оешмасына хәбәр итәргә; эвакуация чараларына керешергә). (эвакуация планы күрсәтелә) Фатирдан мөмкин кадәр тизрәк чыгып китәргә ашыгыгыз,әйбер коткару турында уйлап та карамагыз-гомерегезне саклагыз.Бер тапкыр урамга чыккач,яңадан йортка керү турында уйламагыз.Беренчедән, анда хәл кискенләшкән,икенчедән, сезне эзләүче булмаячак.

3.Янгын чыгуның төп сәбәпләрен атагыз.

(Ут белән саксыз эш итү; балаларның ут белән шаяруы; электроприбор, газ, мич белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү; ут төртү).

4.Пожар булмасын өчен өйдән чыгып киткәндә нишләргә?

(Утны , электр приборларын сүндерергә; кечкенәләрдән шырпыны яшерергә).

5.Янгын вакытында тәрәзәне ватарга ярыймы?

(Юк, чөнки аннан кергән һава агымы утны көчәйтә)

6.Әгәр сезнең квартирада газ сүнсә яки газ исе килсә, утны яндырырга яки сүндерергә ярыймы?

(Юк, чөнки ут сүндергәндә яки кабызганда очкын чыгып, ут кабарга яки шартларга мөмкин).

7.Янгын сүндерү чараларын әйтегез

(Су, ком, балчык, кошма, асбест одеяло, утсүндергечләр) слайд

8.Төтенле урыннан ничек чыгарга?

(Иелеп.; тын алмаска тырышып; юеш сөлге каплап, чыгу юлына мүкәләп яки шуышып барырга кирәк:идәнгә якынрак булган саен һава температурасы түбәнрәк. ) слайд

А.б.: Балалар, сез бик тырышып эшләдегез, шуңа күрә янгын да сүндерелде. Ә хәзер әйдәгез кайбер куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп алыйк.

Презентация күрсәтелә.

А.б.: (Уен башында кергән малай белән кызга) Инде аңладыгызмы шырпы белән уйнауның күңелсез нәтиҗәләргә китерүен?

Малай белән кыз:

-Әйе, без башка шырпы белән уйнамабыз, башкаларга да юл куймабыз.

Конкурска нәтиҗә ясала.





А.б.: Ут белән эш иткәндә,һәрвакыт сак булыйк! Үзебезне һәм тирә -юньдәгеләрнең иминлеген һәрвакыт кайгыртып торыйк!

"01" телефоныннан беркайчан да файдаланырга туры килмәсен иде.

















































Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе









Ачык класстан тыш чара

2-4 класс









Ут белән

шаярырга ярамый









































Төзеде: 1нче категорияле башлангыч класслар укытучысы

Хәбетдинова Әлфирә Рифкатькызы







2013-2014 уку елы



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал