7


Выпускной в начальной школе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Чыгарылыш кичәсе.

Алып баручы: Яз тантана итә урамда,

Йөрәкләрдә шатлык талпына.

Сагыш өсти язга чак кына.

-Әйе, бүген шатлыклы да, бераз моңсу да көн. Бездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме, бүген без башлангыч сыйныф белән саубуллашабыз. Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хатирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен, әти- әни белән җитәкләшеп бакчага, аннан беренче сыйныфка килгән гамьсез, кайгы- борчуларсыз балачактадыр. Шуклыклары белән бераз сагайткан, уңышлары белән, шат авазлары белән сөендергән нәни балалар инде үсеп җиттеләр.

Хөрмәтле әти- әниләр! Без сезнең белән 4 ел бергә булдык. Шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә еладык, бергәләп белем баскычының иң авыр сукмакларыннан күтәрелдек. Укырга, язарга, дус булырга, мәктәп кагыйдәләре буенча яшәргә өйрәндек.


1-й ученик:

Сегодня день у нас такой:

И грустный, и веселый.

Ведь мы прощаемся с родной

Своей начальной школой.


2-й ученик:

Из года в год, из класса в класс

Ведет неслышно время нас,

И час за часом, день за днем

Так незаметно мы растем.

Җыр: "Чему учат в школе"


3 укучы: Хәтереңдәме, дустым

Алтын яфраклар яуган

Кояшлы көзге иртә.

Әниләр кулына тотынып,

Мәктәпкә килдек икәү.

4 укучы: Хәтеремдә, курка- курка гына

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә, шулчак, беренче кат,

Якты йөзен аның күргәнем.


5 укучы: Дәреслекне ачкач, аптыравым,

Нәүмизләнеп, каушап калуым.

Хәтеремдә, аның әкрен генә

Иңнәремә кулын салуы.


Җыр: "Хәтерлим мин бүгенгедәй"

- Өлкән абый- апаларын бәйрәмнәре белән котлап, олы юлга озатыр өчен бүген бирегә беренче сыйныф укучылар да килделәр. Хәзер сүзне аларга бирәбез.


1 нче сыйныф укучылары керәләр.


1 укучы: Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.


2 укучы: Без укыдык бары "Әлифба"ны

Ә сез инде китаплар укыйсыз.

" Бар иде бит шундый чаклар",- диеп,

Безгә карап авыр сулыйсыз.


3 укучы: "Сезнең кебек чакта",- дигән булып

Мыскыл иткән булып сөйлисез.

Без беләбез: сиздермәскә теләп,

Балачакны бездән көнлисез.


4 укучы: 5 кә баргач та дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз,

Ялганнан сак булыгыз.


5 укучы: Кечкенә генә булсак та

Бәйрәмегезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр,

Җыр- бию алып килдек.


1 нче сыйныф укучылары чыгышы.


Укытучы: Шундый матур теләкләре өчен рәхмәт беренче сыйныф укучыларына. Беренче кыңгырау шалтырганнан соң инде меңләп дәресләрдә сез белем алдыгыз. Ә кайсы дәресләр бигрәк тә истә калды икән? Хәзер шул турыда бераз сөйләшик.


6 укучы: "Гиззатуллин!" - ди укытучы,

Мин ялт- торам да басам.

Андый- мондый дәрес түгел

Бүген рус теле ләбаса.


7 укучы: Грамматика, грамматика-

Наука очень строгая.

Учебник по грамматике

Всегда берёшь с тревогою ты.

Она трудна, но без неё

Плохое было бы житьё

Знать ты должен падежи,

Знаки препинания.

Выше голову держи

В час запоминания.


УРОК РУССКОГО ЯЗЫКА.

( "Чунга-Чанга")

На уроке снова я сижу.

От окна я глаз не отвожу.

Там уже весна, звенят ручьи,

Ну а мне твердят, учи, учи.

Припев:

Надоели мне склоненья

Надоели мне спряженья,

Надоели мне наречья и глаголы.

Надоело мне учиться,


Я хочу летать как птица,

Эх, скорей бы мне закончить эту школу.

Надоело буквы мне писать, Надоело.

Мне пойти бы мячик погонять, Не надоело.

Я тихонько ручкою стучу, Все стучу.

Орфограммы, правила учу. Но не хочу.

Припев:


Чтение.

Чтение - прекрасный урок.

Много полезного в каждой из строк,

Будь это стих или рассказ,

Вы учите их, они учат вас.

("Как львенок и черепаха пели песенку")

Я на чтении сижу,

Долго в книгу я гляжу.

Все сижу и гляжу,

Смысла в ней не нахожу.

Мне бы комикс почитать,

Поиграть и помечтать.

Ну а здесь я сижу

И в учебник все гляжу.

Я учу и так и сяк,

Не влезает мысль никак

Я зубрю и зубрю,

Но запомнить не могу.

Вот бы по книгам всем давно

Сняли лучше бы кино.

Я б отличником был

Все б по телеку учил.

8 укучы: Математика бик шәп,

Кызыклы дәрес икән

Анда өйрәндек санарга,

Мәсьәләләр чишәргә.


НАЧИНАЕТСЯ УРОК МАТЕМАТИКИ.

.

("Голубой вагон")

1) Медленно минуты уплывают вдаль,

Из трубы в трубу вода течет.

У меня задача не решается,

Ох уж этот мне водопровод.

Медленно - медленно наш урок тянется.

Двойку поставят мне, ведь решенья нет.

Каждому-каждому в лучшее верится,

Может, подскажет мне кто-нибудь ответ.

2) У доски стою уже я полчаса

Умножаю и делю опять,

А в трубе уже вода кончается

Ничего я не могу понять.


Если в одной трубе вся вода кончится

Будет в другой трубе вся вода опять

Понял одно лишь я, что великим гением

И математиком мне уже не стать.


Учитель.

Кроме русского языка, математики, чтения, мы изучали окружающий нас мир и самого человека на уроках природоведения.

Ученик.

Чтобы видеть, есть глаза,

В них порой блеснет слеза.

Есть характер, кожа, волос,

Нервы, чувства, сон и голос.

Чтобы слушать - уши есть,

Лишь бы доброй стала весть…

ЗВОНОК.


(Из к\ф "Крошка Енот" "От улыбки...")

Вот еще один закончен школьный день

И пора нам ненадолго расставаться,

И хотя уроки делать будет лень,

Но ведь завтра снова в школу собираться.

Припев:

Будут снова нас учить

Как на белом свете жить,

Будут снова нас учить спрягать глаголы.

С голубого ручейка

Начинается река.

Ну а школьник начинается со школы


Укытучы: Мәктәп еллары- кеше тормышының кабатланмас бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына да инде. Әйдәгез, хәзер мәктәп тормышыннан мәзәк хәлләрне искә төшереп китик.


Укытучы- бала: Радик, әйдә мәсьәлә чишәргә тактага чык . Синең 6 сум акчаң бар.Сиңа каз алырга кирәк. Бер каз 4 сум тора. Синең ничә сум акчаң калыр?

Укучы: Минем 6 сум акчам кала.

Укытучы- бала: Ничек инде?

Укучы: Мин, апа, 6 сумга каз ала алмыйм. Хәзер бер каз 600 сум тора!

Укытучы- бала: Гүзәл, син нигә бер колагыңа бармагыңны тыгып утырасың?

Укучы: Быел мин яхшы билгеләренә генә укырга телим.

Укытучы- бала: Бармакны колакка тыгып утырсаң яхшы укыйсың ди мени?

Укучы: Узган ел сез миңа "Тыңлаганың бер колагыңнан керә, икенчесеннән чыга" дигән идегез. Быел чыгармыйм!


Укытучы : Мавлин, мәсьәләне чиш әле. Синең чалбарыңның бер як кесәсендә 40 сум, икенче як кесәңдә 30 сум акчаң бар. Бу нәрсә дигән сүз?

Укучы: Апа, димәк мин башка кеше чалбарын кигәнмен.

- Марья Ивановна! Марья Ивановна!

- Ну что тебе, Вовочка?

- За что же вы мне двойку поставили? Вы говорили, что «двойка» - за 5 ошибок, а у меня их 25!!!


- Ильнар, признайся, кто тебе домашнее задание сделал?

- Не знаю. Я рано лёг спать!


Җыр- инсценировка. "То ли ещё будет".


Балалар: Нагружать всё больше нас

Стали почему- то.

Нынче в школе первый класс

Вроде института.

Нам учитель задаёт

С иксами задачи

Кандидат наук и тот

Над задачей плачет.

То ли ещё будет (3р.)

Ой-ой-ой.


Укытучы- бала: Нагружать всё больше нас

Стали почему- то.

Чтоб прийти с уроком в класс

Института мало.

В «Светофор» и «ОБЖ»

Все играют классы

Мы ж готовим их везде

Потому что а-а-а-асы!

Что же дальше будет (3р.)

Ой- ой- ой!

Балалар: А у нас стряслась беда

Сочинение скоро.

Лев Толстой в мои года

Не писал такого.

Я ложусь в 12 спать.

Силы нет раздеться.

Вот бы сразу взрослым стать

Отдохнуть от детства.

То ли ещё будет (3р.)

Ой-ой-ой!


Укытучы- бала: И у нас стряслась беда

Кабинеты строим.

Сам Макаренко тогда

Не писал такого.

Доски выбей, гвозди дай,

А потом бригаду

Из своей семьи создай

Очень будут рады.

Что же дальше будет (3р,)

Ой-ой-ой!


Кыңгырау шалтырый.


9 укучы: Шулкадәр дә ягымлы

Тансык, бу нинди тавыш?

Яле- яле әйтеп кара

Уйлап тап инде, тырыш.

Белмисезме? Көмеш тавыш

Ул кыңгырау тавышы.

Утырып тәмам туйгач,

Шуннан яхшы бармы соң?


10 укучы: Дәрес беткәнен белдереп

Чыңлавын кыңгырауның

Тиз ишетеп алабыз,

Шундук чыгып чабабыз.

Тик дәрескә керергә дип

Чакырганда кыңгырау

Бик ишетеп бетермибез,

Шуңа күрә еш кына

Соңга кала күбебез.


11 укучы: Чү бу ни бу?

Әллә инде дөнья бетеп киләме?

Яисә якын урманнан Шүрәлеләр килгәнме?

Яки Кызыл Калфакны да

Явыз бүре йотамы?

Каф таулары җеннәре

Сабантуй уздырамы?

Әллә песиләр бары да

Тычкан ауларга чыкканмы?

Юк икән лә, бары безнең

Сыйныфта мәшхәр купкан

Чөнки укытучы апа

Беразга бүлмәдән чыккан.


Бию:


12укучы: Бу бераз шаяру гына,

Зинһар гаеп итмәгез.

Без инде хәзер үзгәрдек,

Элекке түгел, бүтән без.


13 укучы: Шаярсак та, уйнасак та,

Тик чама белеп кенә.

Мәктәп кагыйдәләренә

Туры килерлек кенә.


1 укучы: Инде зурлар булабыз дип,

Күңел гел куанса да,

Укытучыма карагач,

Күңелем моңсулана.


2 укучы: Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.


3 укучы: Һәрчак шулай сабыр булды,

Ялгышларым булса төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.


Җыр: "Уйларымда мәктәп еллары"


4 укучы: Укытучы- Әни! Бу ике сүз

Күңелемдә булыр янәшә.

Йөрәгемнән чыккан изге хисләр

Әни сиңа бүген эндәшә.

5 укучы: Минем өчен җирдә иң кадерле

Кешем бит син минем әнием.

Белем иленә дә зур баскычтан

Алып мендең бит син әнием.


6 укучы: Рәх мәт әни сиңа барсы өчен

Сабырлыгың белән үрнәк син.

Минем өчен син бит газиз кеше

Минем өчен син бик кирәксең.


7 укучы: Сездән күргән бар яхшылыкка

Ничек итеп рәхмәт әйтәсе?

Сезгә шушы чәчәкләрне

Килә безнең бүләк итәсе.


Әниләргә чәчәкләр бүләк итү.


8 укучы: Четыре года были мы в пути,

Куда сейчас нам велено идти?

Все вместе дружно, скажем мы сейчас:

"Пойдем, друзья, теперь мы в пятый класс!"


9 укучы: Гел елмаер безгә кояш,

Баш тыгып тәрәзәдән.

Китәрбез белем иленә

Таныш түгел эзләрдән.


Укытучы: Әйе, укучылар, сезгә бик күп нәрсә әлегә таныш түгел. Шуңа да сез белем иленең югарырак баскычларын яуларга тиешсез. Мин сезнең киләчәк тормыш юлын дөрес сайлавыгызны, яңа укытучылар, яңа иптәшләр белән дуслашуыгызны телим.Башлангыч сыйныфта алган белемнәрегезсезне һәрчак алга әйдәп торсын. Әти-әниләрегез, туганнарыгыз, укытучыларыгыз алдында намуслы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булып үсегез..

Бүген әти-әниләрнең дә сезгә әйтер сүзләре бар.


Әти- әниләр укучыларны котлый.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал