7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку 2 класс «Исем»

Урок по татарскому языку 2 класс «Исем»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Бу 2нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Исем темасын үзләштергәч. үткәннәрне ныгыту дәресе.Шулай ук укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү һәм камилләштерү.Төрле грамматик биремнәр ярдәмендә ,кроссвордлар чишү өстендә эшләп укучыларның иҗади фике
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Аксубай 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" Татар теле һәм әдәбият укытучысы Хамадиева Г. -1- Дәреснең темасы:Исем (кабатлау)

1.Укучыларның исем турындагы белемнәрен искә төшерү, һәм теманы тикшерү,ныгыту. 2.Исемнәрне җөмләдә,сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру.Укучыларның иҗади, мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерү.Сөйләм телен баету. 3. Туган якны ярату хисләре тәрбияләү. Дәрес тибы: Ныгыту дәресе. Җиһазлау:Рәсемнәр,биремле карточкалар . Дәрес барышы. I Оештыру моменты. -Исәнмесез укучылар.Татар теле дәресен башлыйбыз.Бүген безгә "Сүз төркемнәре утравының"Спортландия иленнән күчтәнәч килде. Ул журнал.Ләкин журналыбыз гади түгел. Аның исеме дә"Кызыклы грамматика" дип атала.Без ул журналның һәр битенә күзәтү ясыйбыз.Ә аның һәр битендә биремнәр бирелгән. Бу журналның № 1саны Рәсемнәренә игътибар итегез. II Актуальләштерү.Матур язу күнегүләре.Ччхәрефләрен язу.

Чәчәкле болында җиләк җыйдык. -Без, сезнең белән сүз төркемнәре белән таныша башладык.Нинди сүз төркеме белән таныштык әле.Әйдәгез искә төшерәбез. Барыбыз да журналның беренче битен ача һәм биремне укый .

-2-

Беренче бит Моны белү өчен кроссворд чишәргә кирәк.

и

п

и

с

у

г

а

н


е

л

г

а


м

а

р

т

Мин сезгә сораулар әйтәм,ә җавабын буш шакмакларга языгыз. 1.Табын өчен иң кирәкле, кадерле ризык; (ипи ) 2.Турыйсың да елыйсың; (суган ) 3.Безнең поселок читеннән ага; (елга ) 4.Әниләр,әбиләр,кызлар бәйрәме шул айда;(март) -Нинди сүз килеп чыкты.? Исем -Дөрес,сүз төркеме- исем белән таныштык. -Укучылар исем нәрсәне белдерә? -Исем предметны белдерә. -Нинди сорауларга җавап бирә? -Кем?Нәрсә? III. Төп өлеш.Ныгыту буенча грамматик биремнәр,күнегүләрэшләү.Журналның беренче битен ачабыз,бирем белән танышабыз.Шигырь укыйбыз. Икенче бит. Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда, Ишегалды,урам, түбә агарганда, Ап-ак булып кайтып килә безнең бабай Безгә төрле-төрле уенчыклар алганда(Г.Тукай)

-3-

-Шигырьне кем язган? -Г.Тукай. -Шигырьдән кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне табыгыз. - Габудлла Тукай сүзләре ничек язылган "Кем игътибарлы"уены. Кем? Соравына җавап биргән сүзләргә генә кул чабарга. Чәчәк,бабай,өстәл, күл, апа,әни,төлке, кар, укытучы,китап, кыз,елга, бала, фил,абый,җил, тиен, әти,укучы. -Укучылар әйтегез әле исемнәр нинди санда була .Моны белү өчен дә безгә журналның өченче битен карарга кирәк. Өченче бит Биремне укыйбыз ,кроссворд чишәргә кирәк.Мин сезгә табышмаклар әйтәм сез җавапларын әйтеп, кроссвордка сүзләрне язып барыгыз. Табышмаклар: 1.Сорыдыр төсе, Үткен дер теше Урманда йөри Бозаулар эзли. (Бүре) 2.Нинди аучы коралсыз Тычкан аулый төн буе, Аннан мыегын селкетеп Йоклап ята көн буе (Песи) 3.Энәләре үзе белә йөри, Үзе тегә белми. (Керпе) 4.Аяксыз,кулсыз, капка ача. (Җил)

-4-

5. Кош түгел-оча Ябалактан курка Чикләвекне ярата, Сызгырса,урманны яңгырата.(Тиен) 6.Тәрәзәсе юк,ишеге юк,эче тулы халык.(Кыяр)

б

ү

р

е

п

е

с

и

к

е

р

п

е


җ

и

л

т

и

е

н

к

ы

я

р

Берлек сан . - Дөрес исемнәр берлек санда була. Журнал битенең дүртенче битен карыйбыз,биремне укыйбыз . Шигырьдән берлек сандагы исемнәрне табыгыз. Дүртенче бит Җәй Киләм,киләм, Киләм тиздән Зур эш белән, Уңыш белән, Кызу эшләп, Ярыш белән, Арпа,бодай, Арыш белән,

-5- Җырлап киләм Марш белән (Б.Рәхмәт) -Дөрес,дәресебезне дәвам итәбез.Исем нинди санда була?Журналның бишенче битен,биремен укыйбыз. Бишенче бит Тагын бер кроссворд чишәбез .

к

ә

б

е

с

т

ә

ү

р

д

ә

к


т

у

п


ш

а

л

к

а

н

к

и

ш

е

р

т

ө

л

к

е


Табышмаклар укыйм,җавапларын буш шакмакларга языгыз 1.Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк.(Кәбестә) 2.Соскы борын-бакылдык Күп сөйләшә такылдык(Үрдәк) 3.Үзе кеп-кечкенә Үзе миннән биек сикерә.(Туп) 4.Түгәрәк,ә ай түгел, Сары,ә кояш түгел Тәмле, тик шикәр түел, Койрыклы- тычкан түел(Шалкан ) 5.Кызыл кызы җир эчендә, Яшел чәчн җир өстендә(Кишер)

-6- 6 .Үзе ялагай, Үзе хәйләкәр, Ул нәрсә булыр, Я,әйтеп кара (Төлке) -Нинди сүз килеп чыкты?-Күплек.Димәк,исемнәр берлек,күплек санда була.Журналыбзның алтынчы битенукыйбыз.. Алтынчы бит Шигырьдән күплек санда килгән исемнәрне табыгыз. Уенчыклар. Без уйныйбыз залда, Ни генә юк анда: Тун кигән аюлар, Кыланчык маймыллар, Тиеннәр,керпеләр, Куянннар,төлкеләр. Мөгезле пошилар, Мыеклы песиләр, Әтәчләр, тавыклар, Кәҗәләр,сарыклар. (Б.Рәхмәт) -Исемнәр берлек һәм күплек санда була. Ял минуты (хәрәкәтләр белән): Бассейнга барабыз, Колач салып йөзәбез. Йөзәбез, йөзәбез, Арысак та түзәбез. Арт белән дә йөзәбез, Ал белән дә чумабыз Сәламәт булабыз, дип, Шатлана, куанабыз.

-7- -Дәресебезне дәвам итәбез.Журналны игътибар белән карыбыз.Бу биремне дәфтәрләдә язабыз.

Журналның җиденче бите. Җиденче бит Рәсемнәр белән эш.

-Рәсемнәрне карагыз.Кош һәм хайван исемнәрен берлек,күплек саннарда языгыз.Каз-казлар,песи-песиләр,куян-куяннар,тиен-тиеннәр. Кайсы сүзләргә -нар\-нәр кушымчаларын ял 6)-Хәзер "Корректор "уены уйнап алабыз.Журналның сигезенче бите Сигезенче бит. Бирелгән шигырьне укып чыгыгыз,күплек сандагы исемнәрне табыгыз.Бу сүзләргә кушымчалар дөрес ялганганмы?Кайсы сүзләр хаталы язылган.Бу исемнәргә нинди кушымчалар ялгарга кирәк?Ни өчен? "Корректор"уены.

-8-

Түтәлне тутырып үсә җиләклар Нәркис,миләүшә, сөмбел һәм мәклар. Язын бакчага кайта кошлар Безнең кадерле канатлы дуснар Бигрәк күңелле май башларында, Каенлар яфрак ярган чагында

(М.Җәлил) 7)Дәресне дәвам итәбез. -Укучылар нинди исемнәрне баш хәрефтән язабыз? Журналыбызның тугызынчы бите. Тугызынчы бит -Укучылар ,бу биремне дәфтәргә язабыз.Кем? соравына җавап биргән сүзләрне тап һәм хаталарны төзәтеп яз. Чәй эчәбез бал блән, Бала-чагалар белән. Бала-чага алты җан: Әхмәт, нәҗип, Закирҗан, Зәйнәп белән галия, Иң соңгысы асия. "Дәшмибез" уены яки кул чабабыз.Сезгә исемнәр язылган карточкалар күрсәтәм.Сез баш хәреф белән языла торган исменәргә кул чабасыз. Сүзләр:Аксубай,агач,су,бүлмә,Шакиров,дәфтәр,Кама,боз,малай,Акбай,шәһәр,Фәния,Ялкын,идән, Казан. -Казан нинди шәһәр? -Җәй көне Казанда нәрсә була? - Дөрес"Универсиада" -Укучылар,сез беләсездер

-9-

Универсиада- ул спорт уеннары буенча ярыш. Журналның тышын карагыз әле.Рәсемдә Универсиаданың символикасы(талисманы)-Канатлы Ак барс малае Юни,байрагы ак төстәһәм аңа универсиада эмблемасы төшерелгән.Лалә. чәчәк- ул җәй билгесе,бәхет шатлык беледерә. -Укучылар, сезгә дәрес һәм күчтәнәч ошадымы? Йомгаклау.Өйгә эш бирү.171 нче күнегү






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал