7


  • Учителю
  • Исследовательская работа 'Дөньяның төрле илләрендәге Яңа ел традицияләре'

Исследовательская работа 'Дөньяның төрле илләрендәге Яңа ел традицияләре'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Исәнмесез, хәерле көн!

Без Богады мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары Нуриев Гадел, Арсланова Энҗе. Эзләнү эшебезне сезгә тәкъдим итәбез.

Гадел. Кешеләр борынгы заманнардан ук яңа ел башлануын билгеләп үткәннәр.Бу вакыйга, халыклар төрле җирләрдә төрлечә яшәү рәвеше алып барсалар да, төрле дин тотсалар да бәйрәм төсе алган.

Әйләнә-тирә дәресендә кайбер мәгълүматларны белгәннән соң бездә кызыксыну туды.

Ничек, кайдан һәм кайчан Яңа елны каршы алу гадәте килеп кергән?

Башка илләрдә дә Кыш бабай бармы?

Чыршы бизиләрме?

Бу бу сорауларга җавап табу максатыннан без эзләнү-тикшеренү эшен башлап җибәрдек. Дөньяның төрле илләрендәге Яңа ел традицияләре тикшерелде.Чыршы бизәүнең төрле стиле күзәтелде. Яңа ел открыткаларыннан, Кыш бабаеннан күргәзмә оештырылды.

"Яңа ел турында мин нәрсәләр белдем" дигән викторина үткәрдек.

Энҗе. Тикшерү-эзләнү эшенең максаты Яңа елны бәйрәм иткәндә Бөтендөнья халкын нинди охшаш символлар һәм традицияләр берләштерүен эзләү иде.

Куелган максатка ирешү өчен без дүрт төркемгә бүленеп эшләде. Тарихчылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын өйрәнде.

Географлар төрле илләрдә яңа елга кем хуҗа булуын эзләделәр.

Дизайнерлар Яңа елның төп бизәге итеп уенчыклар белән бизәлгән чыршыны таптылар.

Рәссамнар төркеме Яңа ел открыткаларын эзләү белән шөгыльләнделәр.

Барлык эшне туплап презентация эшләдек.

Гадел

1.Ничек, кайдан һәм кайчан Яңа елны каршы алу гадәте килеп кергән?

Борынгы Русьта яңа ел март аеннан башланган. Аны яз, кояш һәм жылылык бәйрәме буларак каршылаганнар.Чөнки нәкъ менә март аенда табигать кышкы йокыдан уяна һәм игенчелек эшләренә әзерлек башлана. Русьта христианлык кабул ителгәннән соң, Х гасырдан башлап, яңа елны 1 сентябрьда каршы ала башлыйлар. 1699 елда Русь патшасы Петр 1 Яңа елны 1 январьда бәйрәм итү турында Указ чыгара. 1699 елда Петр I беренче тапкыр һавага ракета җибәрә. Елан формасында сузылган солют утлары 1 январь көнне Яңа ел башлануын хәбәр итә.

Нәтиҗә:Шул вакыттан башлап Яңа ел бәйрәмен бөтен дөньяда киң колач белән үткәрәләр.

Энҗе

. Төрле илләрдә Яңа елга кем хуҗа?

Элекке заманнарда Русьта аны төрлечә атаганнар: Дед Трескун, Мороз Ёлкич, Студенец, Дед Мороз, Морозко, Мороз Красный нос, Мороз Иванович.

Ә татарлар аны яратып: Кыш бабай, Суык бабай, Кар бабай дип йөртәләр.

Кагыйдә буларак, ул җәяү яки чаңгы белән хәрәкәт итә. Ерак араларны ак атлар җигелгән тройкада үтә. Элекке заманда, Кыш бабай яшьрәк, куәтлерәк чагында, балаларга һәм зурларга бүләк өләшеп кенә калмаган, ә ачуын китергәннәрнең йорт-җирләрен дә туздырып киткән. Хәзер ул күпкә мәрхәмәтлерәк, Яңа ел алдыннан кунак булып килә һәм бүләк-күчтәнәчләр өләшә. Дөрес, бүләк өләшүче аңа җырларга яки шигырь сөйләргә тиеш була. 1998 нче елда Кыш Бабайның Россиядәге Ватаны итеп Великий Устюг аталды. Аңа түбәндәге адрес буенча хат язарга була: 162340 Россия, Вологодская обл.,

г. Великий Устюг. Деду Морозу.

Без Кыш бабайның башка илләрдәге коллегаларын интернет челтәреннән эзләп таптык. Бөекбритания һәм Америкада Санта Клаус. Даниядә ике Кыш бабай икән:

Юлеманден һәм Юлениссе.Бу бабайлар Гренландиядә мәңгелек бозлык арасында

яшиләр. Юлеманден - Өлкән бабай.Аның ярдәмчеләре бар-Эльфлар. Ә Юлениссе -кече Кыш бабай урманда яши һәм төлкеләр җигелгән чанада йөри. Италиядә тыңлаучан балалар янына ягымлы Фея Бефана килә. Ул төтен суыргычтан очып кереп аларга бүләкләр калдыра. Шук балаларга тылсымлы Бефанадан күмер эләгә. Франциядә Пер - Ноэль киң кырлы эшләпә кия.Аның кәрзинендә балаларга бүләкләр була.Ә тыңлаусыз һәм ялкау балалар өчен кәрзин төбенә чыбыркы яшерелгән. Үзбәк кышлагына ишәккә атланган, буй-буйлы халат кигән Кар бабай «Корбобо» килә. Швециядә кешеләр бер-берсенә үзләре ясаган шәм бүләк итәләр. Ә әтиләр Яңа елны каршылар алдыннан чүп чиләге түгәргә чыгалар. Финнарның Яңа ел табынында слива киселе һәм дөге боткасы була.

Нәтиҗә: Барлык илләрдә дә Яңа елның хуҗасы бар.Ул-Кыш бабай һәм аның коллегалары.

Гадел

3.Яңа елның төп бизәге.

Германиянең борынгы халыклары чыршыда урман җаны(дух) яши һәм ул үсемлекләрне, җәнлекләрне,кошларны саклый дип ышанганнар. Бу бөек җанга алар табынганнар, хөрмәт йөзеннән өйгә алып кайтканнар, аңа үзләре ясаган уенчыклар, бүләкләр элгәннәр.Голландиялеләр һәм инглизләр чыршы агачын мәңгелек яшьлек символы итеп санаганнар. Россиядә Яңа ел Чыршысы Петр 1 тарафыннан кертелгән. Ул 1700 елның 1 нче январен каршы алганда барлык өйләрне дә чыршы яки нарат ботаклары белән бизәргә боерган.Үрнәк итеп Гостиный Двордагы чыршы ботагы күрсәтелгән.

Нәтиҗә: Барлык илләрдә дә Яңа елның төп бизәге - Чыршы, уенчыклар, күчтәнәчләр, бүләкләр.

Энҗе

Яңа ел открыткалары нәрсә турында сөйли?

Беренче Яңа ел открыткасы Лондонда барлыкка килгән. Почта аша аны 1843 нче елда Генри Коул җибәргән..Гадәттә, Яңа ел открыткалары узып баручы елның иң истәлекле вакыйгаларына багышланган. Без шундыйлардан Бөек Җиңүгә һәм Космоска очу вакыйгасына бәйле открыткалар очрадык.

Нәтиҗә:Котлау открыткалары барлык халыкларның да яраткан шөгыле булган.



Гадел Күзәтүләр нәтиҗәсе:

  • 1699 нчы елдан башлап Яңа ел бәйрәмен бөтен дөньяда киң колач белән үткәрәләр.

  • Күпчелек илләрдә дә Яңа елның хуҗасы бар.Ул-Кыш бабай һәм аның коллегалары.

  • Күпчелек илләрдә дә Яңа елның төп бизәге-Чыршы, уенчыклар, күчтәнәчләр, бүләкләр.

  • Котлау открыткалары җибәрү барлык халыкларның да яраткан шөгыле булган.

Күзәтүләребез көтелгән нәтиҗәне раслыйлар.Чыннан да, Яңа елны бәйрәм иткәндә Бөтендөнья халкын охшаш символлар һәм традицияләр берләштерә.














 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал