7

  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку в 4 классе ПНШ

Рабочая программа по татарскому языку в 4 классе ПНШ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Карабаш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе

"Каралды"

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________С.Р.Габдрахманова

Беркетмә № 1,

"18" август 2014 нче ел

"Килешенде"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: _________И.Р.Кәшәпова

"19" август 2014 нче ел

"Расланды"

МББУ Карабаш беренче урта гомуми

белем биру мәктәбе директоры:

__________________М.К. Фәттахова

197 нче номерлы боерык,

"21» август 2014 нче ел

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

4 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

БЕРЕНЧЕ КАТЕГОРИЯЛЕ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКЫТУЧЫСЫ

ГАБДРАХМАНОВА СВЕТЛАНА РИМ КЫЗЫНЫҢ

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № 1, «20 » август 2014 нче ел

Карабаш бистәсе,

2014- 2015нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге документларга нигезләнеп язылды:

1. РФ һәм ТР "Мәгариф турындагы Закон" ына;

2. Приказ 09.07.2012 №4154/12 "Об утверждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего образования.;

3. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)

4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгына (Приказ №373);

5. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән "Перспективалы башлангыч мәктәп" концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә.

6. 2014-2015 нче уку елына Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Карабаш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" укыту планы (2014 нче елның 20 нче августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган )

Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язуы.

Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федераль дәүләт белес стандартларын (Россия Федераөиясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора.

Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максаты: белемнәрне системага салу, тирәнәйтү, яңа мәгълүмат бирү, укучыларда әйтмә һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Сөйләм культурасын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

Татар теленнән тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек "Перспективалы башлангыч мәктәбе" И.Х.Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова нигезендә төзелде .

Программаны тормышка ашыру өчен кулланыла:

1. Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К.Ф. татар теле. 4нче сыйныф. Дәреслек.- Казан, Мәгариф-Вакыт, 2014.

2. Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К.Ф. 4нче сыйныф. Мөстәкыйлъ эшләр дәфтәре.- Казан, Мәгариф -Вакыт, 2014.

3. Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К.Ф. Укытучылар өчен методик кулланма. Татар теле. 4нче сыйныф.- Казан, Мәгариф - Вакыт, 2014.

Телне өйрәнүнең системалы эчтәлеге, атнага 3 сәгать исәбеннән, барысы 105 сәгать.

4 нче сыйныфта ана телен укыту программасы татар тел белеменең шактый зур һәм катлаулы бүлекләрен эченә ала.

Укыту программасының бүлекләре

№ п/п

бүлек, тема.

сәгать саны

Системалы эчтәлеге

105

1

1-3нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

8

2

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе

8

3

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы

11

4

Исем

8

5

Фигыль

13

6

Сыйфат

7

7

Алмашлык

6

8

Сан

6

9

Рәвеш

5

10

Кисәкчәләр

2

11

Бәйлекләр

2

12

Җөмлә. Сүзтезмә

2

13

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр

2

14

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

15

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

1

16

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

1

17

Эндәш сүзләр

1

18

Гади һәм кушма җөмлә

2

Шулардан:

Контроль диктант

Искәртмәле диктант

Аңлатмалы диктант

Изложение

Сочинение

4

1

2

4

4

Резерв

3

Барлыгы:

105

Укыту курсы темалары эчтәлеге:

1.1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. 8 сәг

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.

2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе . 8 сәг.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

3. Сүз төзелеше. 11 сәг.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы(кушма, парлы сүзләр)

4. Сүз төркемнәре . Исем-8 сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

5. Фигыль -13 сәг.

Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Фигыльләрнең күп мәгънәлеге.

Боерык фигыль. Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз)

6. Сыйфат - 7сәг.

Мәгънәсе,сораулары. Җөмләдә роле. Сөйләмдә әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр)

7. Алмашлык -6 сәг. Зат алмашлыклары. Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары.Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.

8. Сан -6 сәг.

Санның билгеләмәсе, сорауларымикдар саны, тәртип саны.

9. Рәвеш -5 сәг Лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе.Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе - хәл.

10. Кисәкчәләр. 2сәг Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның җөмләгә төрле төсмер өстәве.

11. Бәйлекләр 2 сәг. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру.

12. Җөмлә. Сүзтезмә -2 сәг

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү

13. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. 2 сәг

Җөмләнең баш кисәкләре.

14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 1 сәг Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч 1 сәг. Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. 1 сәг.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

17 .Эндәш сүзләр. 1 сәг. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

18. Гади һәм кушма җөмлә. 2 сәг.

Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Укучылар белергә тиеш:

-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;

- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.

- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре

Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 90-95 сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.

Танып белү универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

• мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;

• күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;

• тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;

• материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;

• бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;

• фикерләүдә логик чылбыр төзергә;

• уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

• интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;

• мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

• сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;

• килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

• сораулар формалаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;

• монолог төзергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

• таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;

• гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

• кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

• максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;

• сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

• партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

• уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

• ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

• яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укучыларда формалашачак:

• татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;

• дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;

• үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

• нормалардан тайпылышны күрү;

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләр

4 нче сыйныфта язма эшләрнең күләме һәм бәяләү нормалары

контроль диктант - 4; изложение - 4; сочинение - 4.

Картина буенча сочинение язуны әдәби уку дәресләре белән туры китереп үткәрергә була. Әдәби уку дәресендә картина буенча әңгәмә үткәрелә һәм укучылар татар теле дәресендә аны язма рәвештә язалар. Бу максаттан, кабатлау дәресләрен файдаланырга тәкъдим ителә.

4 нче сыйныфта контроль диктант текстларының сүзләр саны түбәндәгечә алына:

  1. яртыеллык - 55-60 сүз;

  2. яртыеллык - 65-70 сүз.

(Изложение өчен текстларның күләме 15-20 сүзгә артыграк була.) Контроль диктант текстына 1-2 грамматик бирем дә тәкъдим ителә. Грамматик биремнәр үтелгән материаллардан чыгып төзелә. Сүзлек диктанты өчен якынча норма - 12-15 сүз.

Күчереп язуны бәяләү

  1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.

  2. 1-2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.

  3. 3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.

  4. 4 хата һәм 1-2 төзәтелгән хата булса, «2»ле билгесе куела.

Диктантларны бәяләү

  1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.

  2. 3 хатага (ике орфографик һәм бер пунктуацион хата; бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион хата; бер орфографик һәм ике пунктуацион хата һ. б.) «4»ле билгесе куела.

  3. 5 хатага (ике орфографик һәм өч пунктуацион хата; ике орфографик, бер грамматик һәм ике пунктуацион хата булса һ. б.) «3»ле билгесе куела.

  4. 12 хатага кадәр «2»ле билгесе куела (алты орфографик, өч грамматик һәм өч пунктуацион хата; биш орфографик, ике грамматик һәм биш пунктуацион хата булса һ. б.).

  5. 12 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү

  1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталарның берсе генә булса), «5»ле билгесе куела.

  2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, 3 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталардан бары тик өчесе генә) булса, «4»ле билгесе куела.

  3. Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә, «3»ле билгесе куела.

  4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 12 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә, «2»ле билгесе куела.

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Хаталары булмаган эшкә «5»ле билгесе куела.

  2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.

  3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.

  4. 3-5 хата булса, «2»ле билгесе куела.

  5. 6 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.

Тестларга куелган таләпләр

Һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга - 7-15 минут, йомгаклау тестларына 40-45 минут вакыт карала.

Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:

  • «5»ле - 95-100% үтәлсә;

  • «4»ле - 80-94% биремнәргә җавап бирелсә;

  • «3»ле - 51-79% биремнәр үтәлсә; «2»ле - дөрес җавап 51% тан да кимрәк булса.

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг сан

Дәрес төре

Дәреснең кыскача эчтәлеге

Дәрестә укучыларның белем Һәм күнекмәләренә таләпләр

Тикшерү формасы

Өстәмә (мәҗбүри булмаган) белем

Үткәрү вакыты

План

факт

1

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

1

кереш

1-3 сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү"Аңлатмалы сүзлек", "Дөрес яз" "Дөрес әйт"сүзлеге белән эш

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

фронталь тикшерү

Китапханәдәге сүзлекләр белән танышу.

1.09

2

Җәйге истәлекләр буенча сочинение язу.

1

катнаш

1-3 сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гамәли

эш

2.09

3

Авазлар һәм хәрефләр.

1

катнаш

сүзләрдәге орфограммалар

ны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү"Аңлатмалы сүзлек", "Дөрес яз" "Дөрес әйт"сүзлеге белән эш

парлап эшләү

Сүзлекләрнең төзелеше алфавит тәртибендә булуын гамәли яктан эшләп карап өйрәнү

6.09

4

Грамматик биремле диктант Күбәләк малае Әлтәфи.

1

катнаш

Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү"Аңлатмалы сүзлек", "Дөрес яз" "Дөрес әйт"сүзлеге белән эш

парлап эшләү

"Аңлатмалы сүзлек" белән эш

8.09

5

Тамыр һәм кушымча

1

катнаш

Тамырдаш сүзләрне табу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

парлап эшләү, фронталь тикшерү

Иҗекләргә төрле иҗекләр өстәп, сүзләр язу.

9.09

6

Сүз төркемнәре

Сүз төркемнәрен искә төшерү

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү"Аңлатмалы сүзлек", "Дөрес яз" "Дөрес әйт"сүзлеге белән эш

гадәти эш,аерым укучылардан сорау, сүзлек диктанты

Сүзлекләрнең төзелеше алфавит тәртибендә булуын гамәли яктан эшләп карап өйрәнү.

13.09

7

Үткәннәрне ныгыту. Тест биреме №1

1

Белем күнекмәләрне тикшерү

Җөмләнең баш кисәкләрен табу, тест биремнәрен башкару

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү"Аңлатмалы сүзлек", "Дөрес яз" "Дөрес әйт"сүзлеге белән эш

Тест биремнәре

15.09

8

Аңлатмалы диктант.

Көз якынлаша.

1

Җөмләләрне, сүзләрне дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү;

16.09

9

Сүзнең лексик мәгънәсе

1

катнаш

Лексик төшенчәсен аңлату,аңлатмалы сүзлекләр белән эш,хезмәтләрне бәяләү, төзәтү; татар теленең сүз байлыгы, сүзнең лексик мәгънәсе; лексик мәгънәгә туры килгән сүзләр табу

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ: фәнни әдәбият белән эшли , үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

20.09

10

Алынма сүзләр.

1

катнаш

әйтелеш һәм язылыш, сүзлек запасын тулыландыру.

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү"Аңлатмалы сүзлек", "Дөрес яз" "Дөрес әйт"сүзлеге белән эш

гамәли

эш

Иҗекләргә төрле иҗекләр өстәп, сүзләр язу.

22.09

11

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

белем һәм күнекне практикада куллану

Сүзләрнең төрле мәгънә белдерүе

ТБУУГ: Аңлатмалы сүзлек белән эш

парлап эшләү

Үткәннәрне кабатлау.

23.09

12

Тотрыклы сүзтезмәләр.

1

катнаш

Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллану

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: Сүзлекләрне белешмә чыганагы итеп куллана белү

фронталь тикшерү

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү;

Шигырьне хәтердән язу;

27.09

13

Омонимнар

1

катнаш

Парларда эш,омонимнарны табу

ТБУУГ:сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели

парлап эшләү

Тормыштагы үзгрешләргә бәйле рәвештә кулланыла торган яңа сүзләр

29.09

14

Синонимнар, антонимнар.

1

практикада куллану

Парларда эш,омонимнарны табу

ТБУУГ:сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели

гадәти эш,аерым укучылардан сорау,парлап эшләү

30.09

15

Изложение язу. Усак.

1

катнаш

Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту

ШУУГ:алган белемнәрне кулланып, эзлекле рәвештә эчтәлекне бирә, изложение язу

фронталь тикшерү

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү;

4.10

16

Үткәннәрне ныгыту.Текст өстендә эш .Тест биреме №2

1

белем һәм күнекмәләрне прак-тикада кул-

лану

Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту

ТБУУГ: рәсем һәм план буенча биремнәр үтәү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Тест биремнәре

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү;

6.10

17

Тамыр һәм кушымча.

1

кереш

Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту

КУУГ: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр табу

РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

үзара тикшерү

шигырь буенча биремнәрне эшләү

7.10

18

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

яңа белем

Парларда эш,сүз байлыгы; төрле телләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе

КУУГ: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр табу

РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

парлап эшләү

Фразеологик әйтелмәләр

11.10

19

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

Модель буенча эш буенча эш

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә

сүз ясагыч кушымчаларны аера

гамәли

эш

Искәртмәле диктант

13.10

20

Сюжетлы рәсем буенча сочинение.

"Җиләкле җәй"

1

кабатлау һәм ныгыту.

Рәсем һәм план буенча эш

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү;

14.10

21

Төрләндергеч кушымчалар.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

Тартым, күплек һәм килеш кушымчалары

РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

гадәти эш, парлап эшләү

18.10

22

Кушма сүзләр.

1

яңа белемнәр формалаштыру

ясалма сүзләр: кушма сүзләр, аларның ясалышы

ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза

төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру

РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

Игътибарлы булу турында сөйләү

20.10

23

Кушма сүзләр.

1

ныгыту

Парларда эш,сүзләрнең мәгънәләре,

ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза

төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

21.10

24

Парлы сүзләр.

1

ныгыту һәм гому-миләштерү

Парларда эш, парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дөрес язылышы

РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

гадәти эш, парлап эшләү

Диалог

25.10

25

Тезмә сүзләр.

1

катнаш

Тезмә сүзләрне аеру, дөрес язу

ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза

төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру

практик эш

27.10

26

Контроль диктант №1 "Хәлимә"

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану.

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

контроль

тикшерү

28.10

27

Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне ныгыту.Тест №3

1

катнаш

Матур һәм дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Тест биремнәре

Үткәннәрне кабатлау.

1.11

28

Сүз төркемнәре. Исем.

1

ныгыту

исем төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары

РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

фронталь тикшерү

10.11

29

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

катнаш

Иҗади эш, ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре, язылышы

уртаклык төшенчәсе, язылышы, алган белемнәрне практикада куллану

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

Диалог

11.11

30

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Сайланма диктант.

катнаш

РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

15.11

31

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

ныгыту

берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-берлек ясау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

17.11

32

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

ныгыту

берлек һәм күплек тартым кушымчалары

РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу

гадәти эш, парлап эшләү

18.11

33

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше

1

яңа белем

берлек һәм күплек тартым кушымчалары

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

гадәти эш,аерым укучылардан сорау,парлап эшләү

22.11

34

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.Тест

1

практикада куллану

берлек һәм күплек тартым кушымчалары

РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу

гамәли

эш

Шигырьне хәтердән язу

24.11

35

Изложение язу

Хәйдәр коткарды.

1

ныгыту

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен кую

тикшерү

25.11

36

Фигыль турында үткәннәрне искә төшерү.

1

ныгыту

фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр; җөмләдәге роле

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

29.11

37

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

кабатлау

хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр кушымчалары, сөйләмдә аларны аера белү

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

гамәли

эш

Шигырьне хәтердән язу

1.12

38

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

катнаш

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

гамәли

эш

Ребуслар

2.12

39

Үткән заман хикәя

фигыль.

1

яңа белемнәр формалаштыру

үткән заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

гамәли

эш, үзара тикшерү

"Дөрес яз" сүзлеге белән эшләү

6.12

40

Үткән заман хикәя

фигыль.

1

катнаш

билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

парлап эшләү

Үткәннәрне кабатлау.

8.12

41

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

катнаш

киләчәк заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, кушымчалары; сөйләмдә аларны аера белү

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

9.12

42

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

яңа белемнәр формалаштыру

киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чиратлашуы

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

гамәли

эш

13.12

43

Боерык фигыль.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

Боерык фиг. турында төшенчә. 2, 3 затлары берлек һәм күплек формасы

ТБУУГ: Үтенеч, киңәш бирү, тыю, рөхсәт сорау, кисәтү формаларын итагатле итеп белдерү чараларын дөрес куллану

таблицалар кулланып биремнәрне үтәү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

практик эш,аерым укучылардан сорау

15.12

44

Боерык фигыльнең төрләнеше.

1

яңа белемнәр формалаштыру

билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы,төрләнеше

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

парлап эшләү

"Дөрес яз" сүзлеге белән эшләү

16.12

45

Боерык фигыль.

1

яңа белем.

билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

гадәти эш, практик эш

20.12

46

Антоним һәм синоним фигыльләр.

1

яңа белем

Парларда эш,синонимнарны табу

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

парлап эшләү

22.12

47

Контроль диктант №2 "Төлке"

ныгыту

орфограммаларны кулланып, диктант язу, фигыль темасы буенча биремнәрне үтәү

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

контроль

тикшерү

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

23.12

48

Хаталар өстендә эш. Тест биремнәрен башкару.

ныгыту

Дәреслектәге тест биремнәре эшләнелә.

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

27.12

49

Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. (2 кисәк)

1

ныгыту

Парларда эш, иҗади эш, сыйфат төзелеше, анализлау

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

гадәти эш

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

12.01

50

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

ныгыту

Сыйфат дәрәҗәләре төп (гади) , чагыштыру, артыклыккимлек, сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Мин яши торган йорт" кечкенә хикәя

13.01

51

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

белем һәм күнекмәләрне контрольдә тоту

Сыйфатның хәбәр булып килүенә нык игътибар итү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

17.01

52

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе.

1

Яңа белем

Сыйфатның хәбәр булып килүенә нык игътибар итү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

19.01

53

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1

катнаш

Сыйфатның хәбәр булып килүенә нык игътибар итү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

20.01

54

Сочинение язу "Керпе".

1

ныгыту

Картина буенча сочинение язу

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

24.01

55

Үткәннәрне ныгыту.Тест биреме.

1

ныгыту

орфограммаларны кулланып, диктант язу, сыйфат темасы буенча биремнәрне үтәү

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя

Тест биремнәре

контроль тикшерү

26.01

56

Зат алмашлыклары.

1

яңа белемнәр формалаштыру

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ: Зат алмашлыкларының җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге ролен, 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемли,1 нче зат -сөйләүче үзе,2 нче зат -әңгәмәдәш, 3 зат - әңгәмәдә катнашмаучы икәнен. Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, аларның килеш һәм тартым белән төрләнәшен

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

27.01

57

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

гамәли

эш, үзара тикшерү

"Дөрес яз" сүзлеге белән эшләү

31.01

58

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

Үткәннәрне кабатлау.

2.02

59

Сорау алмашлыклары.

1

Яңа тема

Сорау алмашлыклары турында аңлату

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

гадәти эш

3.02

60

Сорау алмашлыклары.Тест биремнәре.

1

яңа белем

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

гамәли эш, парлап эшләү

"Дөрес яз" сүзлеге белән эшләү

7.02

61

Аңлатмалы диктант "Аны һәркем ярата"

1

ныгыту

РУУГ:үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Дөрес яз" сүзлеге белән эшләү

9.02

62

Сан турында төшенчә.

1

Яңа белем

Сан түрында беренчел күзаллау тудыру

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

гамәли

эш

Иҗекләргә төрле иҗекләр өстәп, сүзләр язу.

10.02

63

Микъдар саны.

1

Яңа белем

Парларда эш, кагыйдә белән дәлилләү

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

14.02

64

Микъдар саны.

1

катнаш

Саннарның телебездә сүз белән дә, цифр белән дә белдерүе

16.02

65

Тәртип саннары.

Яңа тема

Саннарның телебездә сүз белән дә, цифр белән дә белдерүе

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

17.02

66

Тәртип саннары.Тест биремнәре.

1

ныгыту

Саннарның телебездә сүз белән дә, цифр белән дә белдерүе

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

Тест биремнәре

Искәртмәле диктант

21.02

67

Искәртмәле диктант." Чәүкә"

1

катнаш

орфограммаларны кулланып диктант язу, саннарны табу

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Үткәннәрне кабатлау.

23.02

68

Рәвеш турында төшенчә.

1

Яңа тема

төрле сүзләр янында килүе; текстта рәвешне таба белү, куллану

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ТБУУГ:рәвешнең-мөстәкыйль сүз төркеме икәнен, лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен, ничек үтәлүен белдерүен, морфологик яктан төрләнмәгәнен, синтаксик яктан җөмләдә фигыльне, сыйфатны һәм рәвешне дә ачыклап килгәнен белү

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гамәли

эш

24.02

69

Телдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы.

1

яңа белем

төрле сүзләр янында килүе; текстта рәвешне таба белү, куллану

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

гамәли эш, парлап эшләү

28.02

70

Те лдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы.

1

ныгыту

төрле сүзләр янында килүе; текстта рәвешне таба белү, куллану

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

2.03

71

Изложение язу "Ябалак, тавык, аучы"

1

катнаш

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен кую

контроль

тикшерү

"Дөрес яз"сүзлеге белән эшләү

3.03

72

Рәвеш темасын ныгыту.Тест биреме.

1

катнаш

хезмәтләрне коррекцияләү; рәвешнең сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

Тест биремнәре

Үткәннәрне кабатлау.

7.03

73

Кисәкчәләр.

1

катнаш

Кисәкчәләр аларның мәгънәләре

кисәкчәләрнең кулланылышы, язылышы, аерым сүз булуы; калын һәм нечкә әйтелешле кисәкчәләр

ТБУУГ: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гамәли эш, парлап эшләү

9.03

74

Кисәкчәләрнең сөйләмдә роле.Тест биреме.

1

Ныгыту

Кисәкчәләр аларның мәгънәләре

кисәкчәләрнең кулланылышы, язылышы,

ТБУУГ: сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя

гамәли

эш

10.03

75

Бәйлекләр.

1

Яңа тема

хезмәтләрне анализлау, ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлек; җөмләдәге роле

ТБУУГ:бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза

гамәли эш

14.03

76

Бәйлекләр.

1

ныгыту.

Бәйлекнең җөмләдәге роле

ТБУУГ:бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза

парлап эшләү

Үткәннәрне кабатлау.

16.03

77

Контроль диктант №3 "Сугыш һәм яз"

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану

орфограммаларны кулланып диктант язу; грамматик биремне башкару

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

контроль

тикшерү

Диалог

17.03

78

Хаталар өстендә эш.Бәйлек темасын ныгыту.

1

ныгыту

Бәйлекләрнең роле, аларны билгели алу

ТБУУГ: сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя

контроль

тикшерү

"Аңлатмалы сүзлек" белән эшләү

21.03

79

Сүзтезмә.

1

Яңа тема

сүзләр бәйләнешен табу

ТБУУГ: сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя

аерым укучылардан сорау

"Дөрес яз" сүзлеге белән эшләү;

23.03

80

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.Аңлатмалы диктант.

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану.

сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сораулар кую

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

"Дөрес әйт" сүзлеге белән эшли белү

4.04

81

Җөмлә.Җөмләнең баш кисәкләре.

1

ныгыту һәм гому-миләштерү

җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү; тасвирлау, фикер йөртү элементлары кертү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

-эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя

-гади һәм кушма җөмләләрне аера

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

6.04

82

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр.

1

Яңа белемнәр

җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү;

ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

-эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

Диалог

7.04

83

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Яңа белем

җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү;

ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

гадәти эш,аерым укучылардан сорау

11.04

84

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

1

Яңа белемнәр

хезмәтләргә бергәләп бәя бирү, хаталарны төзәтү; гади һәм кушма җөмлә төшенчәсен аңлату; тиңдәш кисәкләрне табу, чагыштыру, аеру, куллану

ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

контроль

13.04

85

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

1

Яңа белем

тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне куллану

ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

гамәли

эш

Иҗекләргә төрле иҗекләр өстәп, сүзләр язу.

14.04

86

Эндәш сүзләр.Тест биреме.

1

Яңа белем

эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен кую

ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя

-гади һәм кушма җөмләләрне аера

Тест биремнәре

Үткәннәрне кабатлау.

18.04

87

Гади һәм кушма җөмлә.

1

Яңа белем

гади һәм кушма җөмләләрне куллану

ТБУУГ:

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

-эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя

-гади һәм кушма җөмләләрне аера

гамәли эш, парлап эшләү

20.04

88

Гади һәм кушма җөмлә.

1

ныгыту

гади һәм кушма җөмләләрне куллану

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

аерым укучылардан сорау,парлап эшләү

21.04

89

Изложение язу. "Кечкенә умартачы"

1

белемнәрне практикада кул-

лану.

орфограммаларны кулланып изложение язу, сүз төркемнәрен билгеләү

РУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, изложение итеп итеп яза

гадәти эш

25.04

90

Үткәннәрне ныгыту.Тест биремнәре.

1

ныгыту

язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

гадәти эш, парлап эшләү

27.04

91

Текст.Тема.Текст өлешләре.

1

текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую

ТБУУГ: текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гадәти эш,

аерым укучылардан сорау,

парлап эшләү

Рәсем буенча эш

28.04

92

Текст.Тема.Текст өлешләре.

1

Яңа белем

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен кую

гадәти эш,

парлап эшләү

2.05

93

Сөйләм этикасы.

1

катнаш

әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

гамәли

эш

4.05

94

Сөйләм этикасы.

1

катнаш

язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

ТБУУГ: фикерне төгәл, ахырынача, эзлекле итеп җиткерә, дәлилли, дөрес яза,тылсымлы сүзләр телдән, язмача чакыру, тәбрикли

гамәли

эш

Үткәннәрне кабатлау.

5.05

95

Хикәяләү, тасвирлау текстлары.

1

ныгыту һәм гому-миләштерү

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гамәли

эш

Рәсем буенча эш

9.05

96

Хикәяләү, фикерләү текстлары.

1

ныгыту

хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гамәли

эш

"Дөрес яз" сүзлеге белән эшләү

11.05

97

Контроль диктант №4 "Җырчы кош"

1

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

ТБУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

контроль

тикшерү

12.05

98

Хаталар өстендә эш. Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары

1

ныгыту

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

ТБУУГ: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

Үткәннәрне кабатлау.

16.05

99

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

РУУГ:Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, тест һәм күнегүләр эшләү

гамәли

дәрес

18.05

100

Үткәнне ныгыту

1

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

гамәли

дәрес

19.05

101

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту. Тест биремнәре

1

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

ТБУУГ: алган белемнәрне практикада куллана; эзлеклелекне саклый; тест эшләрен тикшерә, бәяләү

гамәли

дәрес

Тест биремнәре

Сабантуй бәйрәме турында хикәя төзеп сөйләү

23.05

102

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.Йомгак.

1

ныгыту һәм систе-малаштыру

Бәйлекләрнең роле, аларны билгели алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

25.05

103-105

Резерв

3

26.05

29.05

30.05

X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал