7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературе на тему Р. Корбан 'Җиңү көнендә' (2 класс)

Конспект урока по татарской литературе на тему Р. Корбан 'Җиңү көнендә' (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы: Рафис Корбан. "Җиңү көнендә"

Теманың максаты: коммуникатив һәм танып - белү универсаль уку күнекмәләрен булдыру.

Өйрәтү максаты: 1) җиңү көне турында мәгълүмат бирү, шагыйрь Рафис Корбан турында кыскача белешмә бирү,

Белем бирү максаты:1)шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, 2)фикерләү сәләтен үстерү,3) сөйләм телен үстерү, 4)нәтиҗә ясый белүләрен ныгыту,

Тәрбияви максат :1) аралашу культурасы булдыру, 2)тынычлыкның кадерен белергә өйрәтү, 3) сугыш батырларына, ветераннарына хөрмәт хисе тәрбияләү,

Көтелгән нәтиҗә : 1) шигырьнең эчтәлеген аңлый белүләре, 2) сүзләр өстендә эшләгәндә мәгънәләрен аңлата белүләре,3)шигырьне сәнгатьле укый белүләре,

УУГ(универсаль - укыту гамәлләре) :

1) шәхси: индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру

2) регулятив: шигырьнең эчтәлеген якынча сөйләп бирә алуны үзләштерү,

3) танып - белү:1) Җиңү бәйрәменең иң зур бәйрәм икәнлеген аңлату,

4) коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Предметара бәйләнеш: уку,җыр.

Материал: дәреслек Ф.М.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова "Әдәби уку" 2 класс. Перспектива.

Җиһазлау: презентация, Р.Корбан китаплары, "Яз"темасына рәсемнәр, сораулар язылган карточкалар.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.

Методлар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, иҗат итү, карточкалар буенча эшләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

"Исәнмесез-", диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Бер елмаю дәва мең авыруга

Дуслык елмаюдан башлана.

-Хәерле көн ,якын дусларым.

-Бер-беребезгә карап елмаеп яхшы кәеф телик әле. Кунаклар белән дә исәнләшик.

-Рәхмәт, балалар, яхшы кәефләр белән әдәби уку дәресебезне башлап җибәрик.Бу дәрестә сезнең белән рәхәтләнеп туган телебездә аралашырбыз дип ышанып калам. Мин Кадрия Рәвгатовна булам.Ә сезнең белән дәрес барышында танышырбыз.

I. Актуальләштерү.

1).әңгәмә

-Әйтегез әле миңа, дусларым, хәзер елның кайсы вакыты?

-Яз.

-Ә язны яратасызмы? Ни өчен яратасыз? Ә яз турында сезнең нинди шигырьләр, хикәяләр укыганыгыз бар?

-Кара каргалар, чыпчыклар....турында.

Ә үткән дәрестә генә нинди хикәя белән таныштыгыз?

-"Агачлар да авырый"

-Бик дөрес, дусларым, сез бик матур хикәя укыгансыз икән. Ә мультфильмын карадыгызмы соң? Ошадымы?

2).рәсемнәр һәм карточкалар буенча эш.Һәр укучы тактага беркетелгән (яфрак һәм алма формасында) карточканы барып ала һәм сорауга җавап бирә.(Алма алган укучы яфрак алган укучыга сөйли һәм киресенчә)

(Сораулар. Җавапларыгызны бер -берегезгә сөйләгез.)

1."Агачлар дә авырый" хикәясендәге кызның исеме ничек?

2. Хикәядәге Рәмилә сиңа ошадымы? Ни өчен?

3.Рәмиләнең әтисе нинди эшләр башкара?

4. Рәмиләнең әтисе әйбәт кешеме?

5.Беркөнне Рәмилә нигә шатлана?

6.Агачлар кешеләргә нигә кирәк?

7.Рәмиләнең әтисенең бу эшен батырлык дип атап буламы?

8. Сезнең бакчада, өй тирәгездә агачлар үсәме? Аларны тәрбиялисезме?

Нәтиҗә ясау. (бер укучы бирелгән сораулар буенча йомгак ясый.

Агачлар кешеләргә бик кирәк. Алар чиста һава бирәләр, матурлык ясыйлар, тәмле җимешләр дә бирәләр.Әгәр алар яраланса аларны бәйләп куярга кирәк. Су сибәргә, төпләрен йомшартырга кирәк . Аларны сындырырга ярамый.)

Тактада шул яфрак һәм алмалардан алмагач хасил була. Әйе, балалар, сез бик дөрес нәтиҗә ясадыгыз.Яз -ул матурлык



-Алмагачлар кайчан чәчәк ата, балалар?

-Яз көне, май аенда.

-Ә май аенда бик матур нинди бәйрәм була икән ? Берәрегез белмиме?

-Әйе, Җиңү бәйрәме була.

-Ә ул кайсы көнне була соң?

-9 майда.

-Шулай, дусларым, 9 май фашистларны җиңгән көн, зур,шатлыклы бәйрәм көн. Тиздән килеп җитәчәк бу бәйрәм турында сөйләшербез без бүген.

Димәк, без сезнең белән нинди бәйрәм турында сөйләшәчәкбез икән?

-Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы - Җиңү көнендә дип атала.

(Слайд 1 "День Победы" җыры яңгырый)

II. Яңа тема өстендә эшләү.

1) Кереш әңгәмә.

- Тыңлагыз әле, дусларым, бу җырны ишеткәнегез бармы?

Бу кешеләр кайда дип уйлыйсыз?

-Бу җырны барлык милләт кешеләре дә яхшы белә, шуңа күрә мин аны сезгә рус телендә тыңлатырга булдым.

(Җырны тыңлагач,балалар җавап бирәләр.)

-Бу җыр җиңү бәйрәме турында. Бу рәсемдә без сугышта үлеп калган кешеләрне искә алырга дип килгән кешеләрне күрәбез. Бу бәйрәм көн.

-Этот праздник - со слезами на глазах... дип җырлана, ни өчен шулай диләр?

-Чөнки сугыш бик күп кешеләргә кайгы китергән. Сугыш бетсә дә күп кешеләр кайта алмаганнар, үлеп калганнар.

-Әйе, балалар,1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елда гына тәмамлана.Бу барлык кешеләр өчен дә зур шатлык була. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч бөтен кеше урамнарга чыга, шатланалар, елыйлар. Шул көнне Мәскәү шәһәрендә бик зур салют ясала.

(Слайд 2)

Шул көннән башлап менә инде 70 нче ел 9 май -зур бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә.

Бу сугыш бер генә гаиләгә дә кайгы китермичә калмый.

Сугышка барлык ир-егетләр дә китә. Күпләре сугыш кырларында үлеп кала. Күп гаиләләрнең 2-3 уллары, хәтта 5 уллары кайта алмыйча кала.

Бик күп батырларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Шуларның 12 се сезнең Лениногорский районыннан. Алар турында әле сез бик күп белерсез.

Ә мин аларның берсен генә атап китәсем килә. Ул сугышта зур батырлык үрнәге күрсәткән якташыгыз - Газинур Гафиятуллин. Ул Сугышлы авылында туып - үскән. Аның турында җырлар, әсәрләр иҗат ителгән.

(Слайд 3)

2). Шигырь өстендә эшләү.

Хәзер без сезнең белән "Җиңү бәйрәме" дигән шигырь укыячакбыз.

Аны танылган балалар шагыйре Рафис Корбан иҗат иткән.

(Слайд 4). Аның балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күп шигырьләре бар.

Сәхнәләрдә уйнау өчен әсәрләре дә бар. Киләчәктә аның турында тагы да күбрәк белерсез әле. Ул балалар өчен чыга торган "Күчтәнәч" журналы редакторы. Аның сүзләренә күп җырлар язылган . Мәсәлән, әниләргә багышланган, яңа елга, туган көнгә карата, дусларга багышланганган күп кенү җырлары бар.

Хәзер бераз ял итеп көч җыеп алыйк.

Физкультминут

(Бию көе уйнала, көй туктагач, укытучы сорау бирә,ә укучылар сорауның җавабында нинди сан чыкса шулай төркемләп басалар.

Сорау:

-Экрандагы рәсемдә ничә сыерчык бар иде?

Балалар - сүзе ничә иҗектән тора?

3) Сүзлек өстендә эшләү.

Хәзер шигырьне укый башлаганчы шигырьдә очраячак сүзләрне аңлап китик.

(Слайд 5)

-мөгаен-наверняка, Ватан -туган ил, Родина, буып ташларга -юкка чыгарырга (уничтожить,победить), бөтен ил белән- бергә(всей страной),күп еллар элек -давным - давно, себереп түккән - прогнал, Җиңү таңы -Җиңү көне, җуймый хәтердән - не забывает.

-Ә хәзер китапларны ачабыз, башта мин укыйм, сез карап барыгыз.

4)Укытучының укуы.

5). Бергә уку.

6). Үткәннәрне ныгыту, анализлау.

-Шигырьне нинди тавыш белән укыдык? Ни өчен?

-Тантаналы итеп , чөнки зур бәйрәм.

-Кем үз сүзләре белән сөйләп бирә? Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-Ни өчен бу сугыш турында онытмыйбыз?

Балалар сөйлиләр.

III.Йомгаклау. Рефлексия.

-Бүгенге дәрестән нинди яңалыклар алдыгыз?

-Киләчәктә дә Җиңү турында күбрәк беләсегез киләме? Үз фикерегезне дәлилләп күрсәтегез әле?

Өегездә дәү әтиләрез, дәү әниләрегез белән сугыш турында, җиңү турында сөйләшегез әле.Рәсемнәр ясагыз, шигырьләр укыгыз. Ә бүген укыган шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килегез.

-Дәрестә актив катнашуыгыз өчен, дәлилле җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Дәресебезне бүген танышкан шагыйрь , Язучылар Союзы рәисе Рафис Корбанның "Бәхет телим" шигыре белән тәмамлыйсым килә(Слайд 6)



Кояш кешеләр йөзенә

Елмаю булып куна.

Син дә яшә бу дөньяда

Бәхетле булып кына.

Беркайчан да сугышлар булмасын,бәхетле, сау -сәламәт яшәгез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал