7


  • Учителю
  • Конспект урока на тему 'Үткән заман хикәя фигыль' (2 класс)

Конспект урока на тему 'Үткән заман хикәя фигыль' (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


ДӘРЕС ТЕМАСЫ : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. -ды/-де, ты/-те кушымчалары.

МАКСАТ:

  1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау, сөйләмдә дөрес куллану; иптәшеңнең, үзеңнең эшләгән эшләреңне билгеле үткән заманда әйтә белү.

  2. Укучыларның хәтерен, фикерләү сәләтен, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белүне, әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белүне үстерү.

  3. Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.



  1. ДӘРЕС ТИБЫ: ГКК

ҖИҺАЗЛАУ: сүзләр һәм кушымчалар язылган карточкалар, өй рәсемнәре, ноутбук, дәреслек, презентация



Дәрес барышы:

I . Оештыру.

Исәнләшү.

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын җырлау

II. Фонетик күнегү.

-Укучылар, әйдәгез әле тизәйткечне искә төшереп алыйк.

Кара карга кунган карга

Карга кунган ак карга


III. Актуальләштерү.

1. Ишетеп аңлау күнегүләре

- Укучылар, ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз.

1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Язды, сикерде, килде, бара, утырды, кайтты.

  • Ни өчен шулай уйлыйсыз?

  • Ә калган сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

  • Нишләде? соравына җавап биргәндә сүзләргә нинди кушымча ялгана?

2.Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нишләде?

Бара, язды, эшләми, кайта, китте, килде, утырды, баса, сикерде.

IV.Уку мәсьәләсен кую

Ә хәзер, укучылар, тактага игътибар итегез әле.

Тактада нәрсәләр бар? (өйләр)

Өйләрдә нәрсәләр яши? (аффикслар)

Нинди кушымчалар ? (-ды/ -де, -ты/ -те)

К чему добавляются эти аффиксы? (к команде)

1) - Найдите для каждой команды свой домик

Утыр! Бас! Эч! Яз!

Аша! Кил! Кайт!

Кара! Укы! Йөз!

Булыш! Сикер! Кит!


- Инсафка индивидуаль бирем

Выдели окончания у глаголов.

Барды, сикерде, язды, кайтты, йөгерде, уйнады.

Аның эшен Е. Полина тикшерер.


2)Хаталар бармы? Әйдәгез төзәтик.

- Укучылар, сез бу биремдә нәрсә эшләдегез?

3) Әйтегез әле, сүзләргә кайчан -ды /-де, ә кайчан -ты/ -те кушымчаларын ялгыйбыз? (Скажите: когда прибавляем -ды /-де, а когда -ты/ -те?)

Көтелгән җаваплар:

-ды; -ты - к твердым словам

-де; -те - к мягким словам

-ты; -те - после глухих согласных

-ды; -де - после звонких согласных и гласных

  • Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәбез?

V. Физкультминут

VI. Уку мәсьәләсен чишү

1)Ә хәзер укучылар, дәреслекләрне ачыйк әле (39 нчы бит, 3 нче күнегү)

  • Дәфтәрләрне ачып числоны язабыз, берничә җөмләне дәфтәрдә дә языйк.

2)Если эти действия выполнил не Гали, а ты, то как об этом скажешь?

3)Мин хәзер сезгә сүзләр әйтәм, әгәр бу сүз Нишләде? соравына җавап бирсә кул чабасыз, әгәр Нишли? соравына җавап бирсә чапмыйсыз.

Барды, сикерә, укый, язды, карый, килә, яза, басты, эшли, кайтты, йөгерде, уйнады.



VII. Өй эше:

Өй эшен үзегез сайлап алыгыз (выберите):

1 в) 39 нчы бит, 5 нче күнегү

2 в) 40 нчы бит, 6 нчы күнегү

VIII. Дәресне йомгаклау.

  1. Рефлексия.

  1. Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсә исегездә калды? (Что важного из изученного на уроке вы запомнили?)

  2. Үткән заман хикәя фигыль кушымчалары нинди?

  3. Кушымчаларны нәрсәгә ялгыйбыз? (К чему прибавляем окончание прошедшего времени?)


  1. Үзбәя.

зеленый смайлик - я работал очень активно;

желтый смайлик - принимал участие на уроке, но нужно быть активнее;

красный смайлик - принимал участие на уроке по вызову учителя.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал