7


  • Учителю
  • 3 класста татар теле дәресе. 1 Нче чирек. . Дәрес темасы: Сүз ясалышы. Сүз ясагыч кушымчалар.

3 класста татар теле дәресе. 1 Нче чирек. . Дәрес темасы: Сүз ясалышы. Сүз ясагыч кушымчалар.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

3 класста татар теле дәресе. 1 нче чирек.. 20.10.2015

Дәрес темасы: Сүз ясалышы.Сүз ясагыч кушымчалар.

Дәреснең максаты: укучыларның сүз ясагыч кушымчаларны дөрес билгели белү күнекмәләрен камилләштерү, каллиграфик дөрес яза, укый, яза белү күнекмәләрен камилләштерү.

Мәсьәләләр:

- укучыларның сүз ясагыч кушымчаларны дөрес билгели белү күнекмәләрен камилләштерү , каллиграфик дөрес яза, укый, яза белү күнекмәләрен камилләштерү

-үстерелешле: укучыларның куелган максат һәм аны үтәү шартлары нигезендә уку күнекмәләрен планлаштыра, бәя бирә белү күнекмәләрен үстерү.

-тәрбияви: Эш - күнекмәләрне чишү өчен иҗади якын килүчәнлекләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: - укучыларның сүз ясагыч кушымчаларны дөрес билгели белү күнекмәләрен камилләштерүенә ирешү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр формалаштыру.

Укучыларның эш формасы: индивидуаль, төркемдә, фронталь,

Техник җиһазланыш: укытучы ноутбугы, проектор, интерактив такта.

Дәрес барышы.


Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге.

Укучы эшчәнлеге.

Формалашычы УУК

1.

Оештыру моменты.

Укучыларны сәламләү: !

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын!

Бер - беребезгә карап елмайыйк, уңышлар телик.

Укытучыны сәламләү, эш урыннарын тәртипкә китерү.


Балалар елмаеп, бер - берсенә уңышлар тели.

Шәхси ( укытучыга, иптәшләренә эмоциональ җавап).


2.

Чиста язу минуты.


- Кайсы сүз артык, ни өчен?

-Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез.

СТЁ ЗЕ КЛАСС - укчыларга карточкалар таратыла. Һәрберсе яфрак сүзе белән җөмләләр төзи, сыйныфтагылар үзара йөреп, җөмләләр җыеп алалар.

Укучылар дәфтәрләренә язалар.

Укучылар җөмләләрне җыеп, нәтиҗә ясый.

Танып - белү:

Телдән аңлата белү; анализ, синтез; фикерләүнең логик чылбырын төзү; исбатлау.


3.

Актуальләштерү.

Нәрсә ул тамыр?

Нинди кушымча төрләре бар?

Ясагыч кушымча нигә шулай атала?

4

Эшчәнлекне үзбилгеләү.

Бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Ясагыч кушымчалар турында сөйләшербез.

Мин сезгә кушымчалы карточкалар таратам, ә сез ике төркемгә аерылыгыз. ( -гыч, - геч, - лы, - ле, -ны, -не, -лар, - ләр... һ.б.)

Танып - белү.

Танып- белү максатын аера һәм куя белү.

Регулятив. Планлаштыру.

5

Дәрес темасы буенча эш.

1) Дәреслектәге күнегүләрне эшләү________________.

3)Төркемнәрдә эш.

Эшлиләр.

Коммуникатив.

Укытучы һәм иптәшләрең белән уку буенча аралашуны планлаштыру; диалогны белү.

6.

Рефлексия.

Алга куйган максатларны үтәдекме? Фишкалар белән билгеләп үтик.

Балалар үз фикерләрен әйтәләр.

Регулятив. Контроль, коррекция, билге.

Танып - белү.

Мәсьәләләр чишүнең эффектив ысулларын табу.

7

Дәресне йомгаклау.

Шәхси , коммуникатив (үз фикерләрен әйтә белү; сөйләмнең монологик формасын куллану).

8.

Өй эше


Кушымта.

Ильяс, игътибар, шигырь, ашъяулык, кулъяулык, игълан, кулъюгыч, көньяк, сәнгать, вәгдә, дәрья, сәгать, нәкъ, кәгазь, төньяк

-гыч

-лар

- кыч

-чән

- геч

- ләр

-кеч

-ка

- лы

-не

-сыз

-кә

- ле

-даш

-сез

-нар

-ны

-дәш

-чан

-нәр



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал