- Учителю
- 2 класс өчен татар теленнән технологик карта
2 класс өчен татар теленнән технологик карта
2 класс өчен татар теленнән технологик карта № 48 ___________
Тема
Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.
Теманың максаты
Нишли? Нишлиләр? сорауларына ярдәмендә эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне танып-белергә, җөмләнең баш кисәкләрен билгели белергә өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет күнекмәләре
УУГ
Эш- хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белү
Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
Регулятив: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү;
Танып - белү : кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү;
Коммуникатив: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.
Төп төшенчәләр
Төшенчәләр:
-
Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр,
-
Җөмләнең баш кисәкләре.
Предметара бәйләнешләр
Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку
Ресурслар
-төп
-өстәмә
Җиһазлау
Дәреслек: И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова "Татар теле" 2 кисәк, 40-42 бит
"Мөстәкыйль эш дәфтәре"
индивидуаль карточкалар.
Төркемнәрне оештыру
гамәли, индивидуаль һәм парлы эш.
Оештыру технологиясе
Һәр этапның өйрәтү һэм үстерү биремнәре
Һәр этапның диагностик биремнәре.
I этап.
Оештыру моменты.
Максат - төркемнәрне дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
I этап. Оештыру.
1. Дәрескә әзерләнү.
2. Эш урынын тәртипкә китерү.
II этап.
Актуальләштерү.
Максат - алдагы, үткәндә өйрәнелгән белемнәрен тикшерү.
II этап.
-
50 нче күнегү.- 1 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү. (РУУГ)
II этап.
-
Д/ Б Нишли? соравына җавап булып килгән сүзләр астына сызарга. (РУУГ)
III этап.
Яңа материал өстендә эш.
Максат - Нишли? Нишлиләр? сорауларына ярдәмендә эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне танып-белергә, җөмләнең баш кисәкләрен билгели белергә өйрәтү.
III этап.
-
51 нче күнегү.
-
Шигырьне уку, сорауларга җавап язу.
III этап.
-
Д/ Б Нишли? соравына җавап булып килгән сүзләр астына сызарга. (РУУГ)
IV этап.
Алган белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту.
Максат - алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту, эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне танып-белү күнекмәләрен үстерү.
IV этап.
-
52 нче күнегү.
-
Күп нокталар урынына түбәндә бирелгән сүзләрне куеп, җөмләләрне язып бетерү.
-
53 нче күнегү - телдән башкару.
IV этап.
-
Д/Б Хикәя буенча сорауларга җавап язу.(ШУУГ)
-
Д/Б "Аңлатмалы сүзлек"тән комсыз, шәүлә сүзләренең мәгънәсен ачыкларга. (ТУУГ)
V этап. Контроль.
Максат -укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.
V этап.
-
Сүзлек диктанты язу
Оча, чаба, йөзә, йөри, йөгерә, бара, туктый, ала, бирә, өзә, утырта, уйный, ясый ...
V этап.
-
Д/Б Сүзлек диктантында эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне өстәп язарга.
VI этап. Рефлексия.
-
"Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр" темасын аңлауларын ачыклау.
-
Укучыларның дәрестә алган белемнәре турындагы фикерләрен тыңлау. (ШУУЭ)
VII этап. Йомгаклау.
1.Өй эше. 54 күнегү, 42 бит, сорауларга җавап бирергә.
2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.