7


  • Учителю
  • Яшәешебезнең бизәге булган хатын

Яшәешебезнең бизәге булган хатын

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.

Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган. Шәригать кануннары буенча да ул тормыш тоткасы. Кайчандыр кимсетүле караш ташлап, аны түбәнсетсәләр дә, аның хакында һәрчак: "И хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда", - дип мәңгелек дан җырлыйлар. Хатын-кыздан башка гаиләне күз алдына да китереп булмый.

Гомерләре буе тормышның авыр йөген сыңар канатларында ялгыз күтәреп, яу кырыннан кайта алмаган ир, улларын әле дә булса күркәм сабырлык белән көткән газиз әбекәйләр, гаилә учагын сүндерми саклаучы, батырлар үстерүче аналар, сөйкемле апа-сеңелләр! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге бәйрәме булган 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәтлелек, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Март башында көннәр матур тора,

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир-табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.



Әниләргә Алла ярдәм бирсен,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Хөрмәт белән

3 нче а сыйныфы



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал