7


  • Учителю
  • план-конспект урока по окружающему миру 3 класс (на татарском языке)

план-конспект урока по окружающему миру 3 класс (на татарском языке)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәреслек: «Әйләнә-тирә дөнья» А. Плешаков, 3нче сыйныф, 1нче кисәк.Тема: Гөмбәләр патшалыгы.Максат:– гөмбәләрнең төзелеше, ашарга яраклы һәм ашарга ярамый торган гөмбәләр белән таныштыру;– игътибарлылык һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;– табигатькә һәм үз сәламәтлегеңә са
предварительный просмотр материала

Дәреслек: «Әйләнә-тирә дөнья» А. Плешаков, 3нче сыйныф, 1нче кисәк.

Тема: Гөмбәләр патшалыгы.

Максат:

- гөмбәләрнең төзелеше, ашарга яраклы һәм ашарга ярамый торган гөмбәләр белән таныштыру;

- игътибарлылык һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;

- табигатькә һәм үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: плакат («Урман») - тактада, муляжлар («Гөмбәләр») - өстәлдә, магнитофон («Урман тавышлары»), компьютер («Тестлар»), кәгазь битләре - укучы өстәлендә.

Дәрес тибы: яңа материал белән таныштыру.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн! Без бүген дә терек табигать дөньясының серләрен ачу белән шөгыльләнербез.

II. Яңа материал.

1. Табышмакларның җавабын тап.

а) Матур эшләпә кигән

Ул бит урманнан килгән. (Гөмбә.)

б) Әтәч, каен, усак, чебен ... (гөмбәсе.)

Майлы, ак, баллы, агулы ... (гөмбә.)

- Дәрестә сүз нәрсәләр турында барачак?

2. Әңгәмә.

- Гөмбә күргәнегез бармы? Гөмбә нәрсә соң ул? (Җаваплар.)

- Гөмбәләр турында нәрсә беләсегез килә? (Җаваплар.)

- Тактага сораулар языла:

Нәрсә?

Кайда?

Ничек?

Нинди?

Күпме?

3. Укытучы:

- Галимнәр гөмбәләрне нинди патшалыкка кертү хакында бик озак баш ватканнар. Сез ничек уйлыйсыз? Гөмбәләрне кайсы патшалыкка кертербез? (Ялгыш җавап: үсемлекләр.) Ярый, аларны үсемлекләргә кертер идек тә бит, аларның яфраклары, чәчәкләре, сабаклары юк, яшел дә түгелләр. Үсемлекләргә ошаганнармы соң? (Юк.) Бәлки, алар хайваннардыр? (Юк.) Юк, әлбәттә, хайваннарга бөтенләй ошамаганнар.

Элек кешеләр гөмбәләрне чык белән барлыкка килә яки черегән агач яки үлән калдыкларыннан үсәләр дип уйлаганнар. Яшен сугып барлыкка килә диючеләр дә, хәтта җен-пәриләр, урман хуҗасы эше дип уйлаучылар да булган.

Шулай да аларны үсемлекләр патшалыгына кертеп йөртә башлаганнар. Соңрак, катлаулырак тикшеренүләр үткәрә башлагач, гөмбәләр тәнендә үсемлекләрдә булмаган матдәләр барлыгы ачыкланган. Ул матдәләрнең кайбер хайваннар организмында барлыгын белгәннәр. Һәм XIX гасырда гөмбәләрне аерым бер патшалык - гөмбәләр патшалыгы итеп өйрәнә башлаганнар. Бу патшалык бик бай. Гөмбәләрнең 100 меңгә якын төре билгеле.

4. Укучыларның мөстәкыйль эше.

- Кәгазь битләрендә тиз генә гөмбә ясап куегыз әле.

- Үзегез ничек уйлыйсыз, гөмбә нинди өлешләрдән тора. (Эшләпә, аяк.)

- Дөрес, җир өстендә - эшләпә, аяк яки төп. Ә җир астында - гөмбәлек. Эшләпә астында йомшак көпшәләр яки пластинкалар була. Шулар эчендә споралар - тузан бөртеге кебек кенә кисәкчекләр өлгерә. Шулар ярдәмендә гөмбәләр үрчи. Үсемлекләрнең күбесе споралар түгел, ә орлыклар ярдәмендә үрчегәнен беләсез.

5. Укытучы: (проблема куела)

- Урмансыз җирләрдә: кырларда, юл буйларында - агачлар яки куаклар - урман полосалары утыртылган. Алар ни өчен кирәк? (Җаваплар: җилләрдән саклый, дым саклана, кар тотыла, матурлык өчен дә.) Менә шушы полосаларны утырта башлаган чорда, кешеләр агачларны урманнан туфраксыз гына алып кайтып кырга утыртып куйганнар. Төпләрен йомшартып, су сибеп үстерергә тырышсалар да, агачлар матур булып үсеп китә алмаганнар. Ни өчен? (Җаваплар тыңлана.)

Агачлар яхшы үсеп китү юлын ничек тапканнар? (Урман туфрагы алып кайтып салганнар.) Ни өчен? Кырда да туфрак кара, уңдырышлы булган бит, югыйсә. Урман туфрагында гөмбәлекләр булган, алар үсеп киткәч, агачлар да матураеп үсеп киткәннәр. Димәк, нинди нәтиҗә ясап була? (Агачлар + гөмбәләр = дуслар.)

6. Дәреслекнең 118 битеннән 3нче, 4нче абзацларны кычкырып укыту. (Агачлар һәм гөмбәләрнең бер-берсенә бәйләнеше турында.)

7. Тактадагы урман рәсеменә игътибар итү. Нәрсә җитми? (Гөмбәләр.) Муляжларны (гөмбә) карау. Исемнәрен атау һәм «Урман» плакаты алдына тезү.

III. Физкультминут. (Магнитофон кабызу: урман тавышлары.)

Б. Рәхмәт «Гөмбә җыйганда».

Сыйныф ике төркемгә бүленә. (Кызлар, малайлар.)

Малайлар - гөмбәләр. (Чүгәләп утыралар.)

Кызлар баскан.

(Бер малай һәм бер кыз шигырьне яттан укый, башкалар хәрәкәтне кабатлый.)

Кыз:

Гөмбә, гөмбә, гөмбә син,

Күренсәнә безгә син.

(Башларны бору: эзләү.)

Малай-гөмбә:

Ай-яй оста телгә син,

Эзлә әйдә, эзлә син,

Иренмичә эзлә син,

Кәрзингә сал өз дә син.

Кайткач бәлеш ясарсың,

Мичтә пешереп ашарсың.

Әйбәт гөмбә эзлә син,

Агулысын өзмә син.

(Качу, кушу, янау хәрәкәтләре.)

Кыз:

Бик хәйләкәр гөмбә син,

Күренмисең бер дә син.

(Йөрү, эзләү.)

Малай-гөмбә:

Гөмбә мин, гөмбә мин,

Монда менә, монда мин.

(Басалар, тагын чүгәлиләр.)

Кыз:

Яфрак астыннан карап,

Күзләреңне кыскалап,

Үчекләмә, көлмә син.

Тапмасалар, дип белмә син.

Табарбыз, табарбыз,

Бәлеш пешереп карабыз.

Я әйбәтләп тозларбыз,

Эшкә уңган кызлар без.

(Бармаклар белән янау, аякларны бер күтәрү, бер төшерү, башларны бору.)

Күке:

Кәк-күк, кәк-күк!

Монда гөмбә күп.

Бик күп, бик күп!

Кәк-күк, кәк-күк!

(Йөгерү күнегүләре.)

IV. Ныгыту.

1. Дәреслек белән эшләү.

(119 биттәге рәсемнәрне карау.)

- Ни өчен гаҗәпләнәсез?

- Бу гөмбәләрне күргәнегез бармы? (Юк.)

- Болар нинди гөмбәләр? (Кызыл китапка кертелгән гөмбәләр.)

- Нәрсә дигәнне аңлата? (Алар бик аз калган. Сакларга кирәк.)

2. Гөмбәләр нинди ике төркемгә бүленә? (Ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз - агулы гөмбәләр.)

Сорау:

- Агулы гөмбәләрне сакларга кирәкме? (Әйе.)

- Ни өчен? (Кайбер хайваннарны өчен дару, мәсәлән: поши чебен гөмбәсен ашап дәвалана.)

3. Эш дәфтәрләрендә биремнәрне үтәү - төркемнәрдә эш.

V. Белемнәрне тикшерү.

1. Тест компьютерда чыга, укучылар кәгазьдә эшли. (Уен «Кул чап, тыпырда!»)

- Хәзер кемнең иң оста гөмбәче икәнлеген беләчәкбез.

«Әйе» - +

«Юк» - -

а) Үзең белгән гөмбәне генә җый. (+)

б) Гөмбәләрне юл кырыйларыннан, чүплекләр яныннан җыйсаң да була.(-)

в) Картайган гөмбәләрне җый. (-)

г) Гөмбәлеккә зыян китермәс өчен пычак белеп кисеп ал. (+)

д) Гөмбә җыйганда мүкләрне, яфракларны туздырып, казып ташла. (-)

Җаваплар: компьютердагы схема буенча тикшерелә. Үзбәя. (1 дөрес җавап - 1 балл.)

VI. Йомгаклау.

1. Дәрес башында тактага язылган сорауларга кыска җаваплар алу.

2. Кемнең күбрәк беләсе килә: өстәмә материалны энциклопедиядән, биология белешмәсеннән, интернеттан, төрле журналлардан табарга була. (Тәкъдим итү.)


VII. Өй эше.

1. Дәреслектәге (121 бит) сорауларга җавап хәзерләргә.

2. Эш дәфтәрендәге өй эшен эшләргә.

3. Теләүчеләргә: пластилиннан бер агулы, бер ашарга яраклы гөмбә әвәләргә.

4. Укучыларның эшләрен бәяләү. Рәхмәт әйтү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал