7


  • Учителю
  • Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала















Дәрҗия Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар"



4 нче сыйныф өчен рус төркеме

өчен дәрес эшкәртмәсе











Миндерова Василә Мәхмүт кызы,

1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



















Казан , 2016



Тема: Дәрҗия Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар"



Максатлар:

1. Д.Аппакованың тормыш юлы һәм аның "Шыгырдавыклы башмаклар"әсәре белән танышу;

2. Дөрес һәм матур итеп уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, аерым темага әңгәмә кора белү, телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Презентация-кояш, Бөек Ватан сугышына багышланган презентация, компьютер, мультимедиа, агач рәсеме, Д. Аппакованың портреты, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес планы

1.Оештыру өлеше.Уңай халәт тудыру.

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Презентация - кояш



2. Хикәяне кабул итүгә әзерлек:

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Бөек Ватан сугышына багышланган презентация күрсәтү.

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”укытучының кереш сүзе.

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Дәрҗия Аппакованың иҗаты белән таныштыру

3. Хикәя өстендә эш.

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”сүзлек эше

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”уку

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”эчтәлек буенча әңгәмә

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”рольләргә бүлеп уку

4. Ял итү минуты.

5. Белемнәрне ныгыту:

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”дидактик уен уйнау.

6. Өй эше үтәүгә әзерлек.

7. Рефлексия.



Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн укучылар! Утырыгыз.

- Тактага карагыз әле.( Презентация - кояш) . Кояш- безгә елмая. Менә шушы кояш кебек, безнең бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар. Сезнең кәефегез дә яхшы булыр дип ышанам.

-Беләсезме, быел нинди истәлекле ел? (Бөек Җиңүгә 71 ел тула)

-Әйе, Бөек Җиңүгә 65 ел тула, менә шундый кояшлы матур көндә немец самолетлары күк йозен каплап алалар, сугыш башлана.

2. Хикәяне кабул итүгә әзерлек.

(презентация күрсәтелә) Бөек Ватан сугышы вакытында, фашистлар безнең илгә басып кергәч, күп халыклар үз туган якларыннан күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Аларны башка милләт халыклары бик теләп кабул итәләр. Солдатларга азык, кием-салым белән ярдәм итәләр. Шуңа күрә безнең ил шундый авыр һәм куркыныч сугышны җиңеп чыга. Кешеләр дошманга каршы бергәләшеп көрәшәләр. Ләкин кызганычка каршы, барлык солдатлар да фронттан әйләнеп кайтмый. Күп кенә гаиләләр үзләренең туганнарын, якын кешеләрен югалталар. Бүгенге дәресебездә дә без әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган кыз турында укырбыз.



3. Хикәя өстендә эш. ( "Татар әдәбияты" 4 нче сыйныф, 86 бит)

Дәрҗия Аппакованың иҗаты белән таныштыру (2 укучы сөйли)

Татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән прозаик һәм драматург Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова 1898 елның 2нче мартында Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Түбән Кама районы) Байгол авылында дөньяга килә.Бала чагы туган авылында үтә. 13 яше тулгач Казанга килә.

1914- 1917нче елларда керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә белем ала.

1919- 1921 елларда керәшен татарлары өчен чыгарылга " Кызыл әләм" газетасы хәбәрчесе.

1925- 1928 елларда җәмәгать эшлеклесе һәм "Киңәш" газетасының актив хәбәрчесе.

1928-1943 елларда Урта Азиядә яши, балалар укыта.

1943 елда кабат Казанга кайта, гомернең соңгы көннәренә кадәр иҗат эше белән шөгыльләнә.

Д.Аппакованың беренче әдәби әсәрләре- "Әби карчык җыры" шигыре, " Ипи көйдерүчеләр" пьесасы.

Балалар өчен язылган, бүгенге көндә безнең китапханәләрдә очрый торган "Кечкенә Бануның тарихы" китабы бар.

Д.Аппакова 1948 елда, 50 яшендә фаҗигале төстә вафат була.



-Балалар, Дәрҗия Аппакованың да тормыш юлы сугыш елларына туры килгән. Ул- да үзенең якын кешеләрен фронтка озатып, үз күзләре белән сугышны күргән кеше. Ул балалар турында күп язган. Бүгенге дәресебездә аның сугыш чорына багышлап язылган "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен укырбыз.

Хикәяне укыр алдыннын тактадагы яңа сүзләр белән танышыйк.(Яңа сүзләр өстендә эш: уку, җөмләләр төзү )

Шыгырдавыклы башмаклар- скрипучие туфли

Олтан-стелька

Хуш исле-ароматный

Сөендер-обрадуй

Юатып-утешить

Тылсымлы-волшебный

Ишекле-түрле- туда-сюда

Ә хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк, ләкин сүзләр тәртибенә игътибар итегез.( Җөмләләр төзү)

Хикәяне игътибар белән тыңлагыз.Мин укыганда, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнегез. Тактада гади сораулар:

-Хикәя кем турында?

-Нинди вакыйга сурәтләнә?

-Геройлары кемнәр?

(хикәя укыла)



4. Ял итү минуты.

Утырып инде ардык, бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп, башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга, утырып -торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә, урыныбызга утырыйк.



Укытучы: Дәресебезне дәвам итик. (бирелгән сорауларга-җаваплар тыңланыла)



Әңгәмә

1. -Укучылар, сез хикәяне игътибар белән тыңладыгыз. Мин сезгә сораулар бирермен, ә сез җавапларын хикәядән табып, укып күрсәтерсез.

-Гөлшат нинди кыз?

-Гөлшатка шыгырдавыклы башмакларны кем җибәргән?

- Ул (аның әтисе) кайда? Димәк, ул исән, сугышта һәлак булмаган.

-Хикәядән башмакларны тасвирлаган урынны табып укыгыз. Автор аларны ничек сурәтли?

-Гөлшат шатлыгын кемнәр белән уртаклашырга тели?

2.Ә хәзер хикәянең бер өзеген рольләргә бүлеп укып карыйк.

3.-Үзенә дә бик кадерле башмакларын Гөлшат дусты Ләләгә бүләк итә. Бу күренеш сезгә ничек тәэсир итте?

4.-Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә? (Чын дус һәм иптәш булырга, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә)

Тагын бу хикәяне ничек атап булыр иде? (Чын дус. Дуслар.....)



5. Белемнәрне ныгыту.

Бүгенге көндә дә дөньяда яшәве җиңел түгел. Җир шарының төрле почмакларында сугышлар бара, кешеләр үлә, биналар җимерелә, балалар интегә. Безнең тирә-ягыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп, алар бездән ярдәм көтәләр. Әйдәгез, бергәләп, уйлап карыйк. Без кемгә нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

Сезнең алда "Мәңгелек агач", әйдәгез аны яфраклар белән бизик.



Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”



Безнең ярдәм

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”ятим балаларга

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”ветераннарга

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”инвалидларга

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”хайваннарга

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”ялгыз кешеләргә

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”бер-беребезгә



-Укучылар, сезнең тагын нинди әдәби әсәрләрдә шәфкатьле, миһербанлы, ярдәмчел геройлар турында укыганыгыз бар?

(Укытучы сөйләгәндә, тыныч, әкрен көй уйный)

Карагыз әле , укучылар, бүген дәрескә мәңгелек утның бер ялкынын алып килдем. Ут- миһербанлылык, хәтер һәм хөрмәт билгесе. Хәзер шушы утка карап, һәрберегез сыйныфташларыгызга үз теләкләрегезне теләгез.

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Мохтаҗларга ярдәм итегез!

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Барлык кешеләргә шатлык өләшегез!

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Якыннарыгызны онытмагыз!

Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”Әби-бабаларыгызны ихтирам итегез!



6. Өй эше үтәүгә әзерлек.

-Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Өйгә эш:

1нче төркемгә бирем: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган котлау открыткасы ясарга.

</ 2нче төркемгә бирем: әти-әниләр белән әңгәмә уздырып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ничек ярдәм итү турында сөйләргә әзерләнеп килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал