7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку 'Хикәя фигыльнең юклык формасы' (4 класс) ФГОС

Конспект по татарскому языку 'Хикәя фигыльнең юклык формасы' (4 класс) ФГОС

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәрес планы ФГОС таләпләренә туры китереп төзелде. Дәреснең максаты укучыларга яңа белемнәр бирү, фигыльнең юелык формасы кушымчаларын (-ма, -мә, -мый, -ми) истә калдыруларына ирешү. Дәрестэ универсаль уку гамәлләре (шәхси, коммуникатив) чагыла. Укучылар дәрестә төркемнәр
предварительный просмотр материала

Татар теле. 4 нче сыйныф.


Тема: хикәя фигыльнең юклык формасы.


Дәреснең максатлары: фигыльләрнең юклык төре һәм юклыкта

килгән фигыльләрнең зат-сан төрләнеше белән

таныштыру; фигыльләрнең барлык төре һәм

төрләндерү буенча практик күнекмәләрен ныгы-

ту; укучыларның эшләренә үзбәя бирүләренә

ирешү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәреснең тибы: уку эшчәнлеген формалаштыру. Яңа материалны

үзләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, смайликлар, пректор,

презентация.

ТБГУУ: җыелган, мәгънәләре бербөтен текстны формалаштыру,

төзү.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

КУУГ: фикерләү сәләтен үстерү,карарлар кабул итү, тормыш-

ка ашыру. .


Планлаштырылган нәтиҗә: хикәя фигыльнең юклык формасы

турында төшенчә бирү, күнегүләр

ярдәмендә ныгыту,төркемнәрдә

эшләү,үзбәя бирүләренә ирешү.


Дәрес планы.

I.Ориентлаштыру- мотивлаштыру этабы.

А).Оештыру өлеше.

Укытучы: - Исәнмесез, укучылар!

Килдегезме дәрескә?

Уен-көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

Укучылар: - Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.


Уңай психологик халәт тудыру.

-Укучылар, кәефләрегез ничек соң? Әйдәгез әле , бер-берегезгә елмаегыз һәм миңа смайликлар ярдәмендә кәефләрегезне күрсәтегез әле.

Б). Матур язу күнегүе. (Слайд №1)

Төркемнәрдә иң матур язучыны бәяләү, нәтиҗә ясау.

2.Белемнәрне актуальләштерү, ныгыту.

-Укучылар бүгенге дәрестә без сезнең белән төркемнәрдә эшләрбез. Сезнең каршыгызда карточкалар һәм аларга

безгә таныш сүзләр язылган. Бу карточкаларны тиешле төрләренә карап сез тактадагы кар бөртегенә урнаштырырга тиеш буласыз. Әйдәгез әле, безнең беренче төркем эшне башлый. (Укучылар карточкаларны фигыль төрләренә карап, мәсәлән карады: үткән заман хикәя фигыль, барачак: киләчәк заман х.ф., кар бөртегенә урнаштыралар).

3.Уку мәсьәләсен кую.


-Укучылар, ә ни өчен безнең бу сүзебез артык калды? Без аны кайсы төркемгә урнаштырырга тиеш булабыз? Сез ничек уйлыйсыз? Аңа нинди кушымча ялганган? Аерма нәрсәдә?

Нәтиҗә ясау: димәк бүген без сезнең белән хикәя фигыльнең юклык формасы тур. өйрәнәбез. Укучылар. әйтегез әле, юклык формасы дигәч, сезнең нәрсә күз алдына килә?

( Төркемнәрдә җаваплар, нәтиҗә ясау)

4. Яңа белемнәрне ачу.

Дәреслектә бирелгән кагыйдәләр белән танышу, мисаллар ярдәмендә аңлату.

  • Юклыкта фигыльләр үтәлмәгән эш- хәлне, эштән тыюны белдерә: бар-мый, укы-мый, җый-ма һ. б. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык төре -мый-ми кушымчалары ярдәмендә ясала. (Слайд №2)

5.Беренчел ныгыту.

- Укучылар , хәзер экранга чыккан шигырь буенча эшләп алабыз.(Сл.№3)

-Шигырьдә юклыкта килгән фигыльләрне табабыз, кушымчаларга аерабыз, барлыкта укып карыйбыз, чагыштырабыз.(Төркемнәрдә эшләү, бер төркем икенче төркемне бәяли).


6.Мөстәкыйль эш.

Дәреслектә бирелгән 225 нче күнегү өстендә эш.

  • Әйдәгез әле укучылар, төркемнән берәр бала сайлыйбыз һәм күнегүне укыйбыз.

  • Бу текстта нәрсә турында сүз бара? Кош ояларына тияргә, аларны туздырырга ярыймы? Сезнең андый хәлләр белән очрашканыгыз юкмы? (Укучыларның җаваплары, нәтиҗә ясау)

Сл.№4. Экранга чыккан фигыльләрне төркемнәрдә үрнәк буенча тикшерү, нәтиҗә ясау.

7.Ял итү өлеше.

8. 226 нчы күнегүнең 3 җөмләсен күчереп язу һәм ия белән хәбәр астына сызу. (Тикшерү, нәтиҗә ясау)

9. Төркемнәрдә "Кем тизрәк" уенын оештыру.

Укучыларга сүзләрдән торган карточкалар бирелә , кайсы төркем тиз арада текстны җыя һәм юклык фигыльләрен таба.

10. Йомгаклау.Нәтиҗә ясау.

-Укучылар,әйдәгез хәзер без сезнең белән чыршыны бизәп алабыз. Чыршыга элә торган уенчыкларда юклыкта килгән фигыльләрнең кушымчалары язылган, сез аларны тиешенчә итеп фигыльләргә тоташтырырга тиеш буласыз.

(Һәр укучы чыгып биремне үти, дөреслеген укучылар үзләре тикшерә)

  • Димәк, укучылар без сезнең белән бүгенге дәрестә нинди тема турында сөйләштек? Юклыкта килгән фигыльләрнең кушымчалары ничек булды?

  • Рефлексия.

  • Сезгә дәрес ошадымы? Кәефләрегез яхшымы?

Укучылар бүгенге дәрестә барыгыз да бик тырыш, актив булдыгыз. Хәзер инде белемнәрне бәяләр вакыт җитте, яле әйдәгез, кем үзенә нинди билге куяр микән һәм ни өчен?

(Укучылар кыш бабай ярдәмендә билгеләр куялар һәм нәтиҗә ясау)

Өй эше. 226 нчы күнегүне язмача эшләргә. Юклык фигыльләрен кертеп 5 җөмлә төзеп язарга.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал