7


  • Учителю
  • Рабочие программы по татарскому языку для 1 ,2 классов для русскоязычных детей по учебнику Р.З.Хайдаровой

Рабочие программы по татарскому языку для 1 ,2 классов для русскоязычных детей по учебнику Р.З.Хайдаровой

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Каралды"

МБ җитәкчесе

________ / Хәмидуллина К.Г.

Беркетмә № 1

" " август 2016 ел

«Килешенде"

Укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

__________ / Бакалдина М.В.

" " август 2016 ел

«Расланды"

Сухрау мәктәп директоры

________ / Сираев И.Р.

Боерык №

" " август 2016 ел





















Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль бюджет белем бирү оешмасы

"Сухрау урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең

Гыйниятуллина Эльза Ильдус кызының

1 нче сыйныфының рус төркеме өчен

әдәби укудан эш программасы

































Түбән Кама

2016-2017 уку елы









Аңлатма язуы.

1-4 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»).

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан «Об образовании»№68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәрлгән).

4. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә белем бирү процессында 2015-2016 нчы уку елында куллану өчен тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләр исемлеге: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы, 31 нче март, 2014 нче ел, №253 "Об утверждении Федеральных перечней учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в обраовательном процессе в образовательных учреждениях, реализующих образовательные программы общего образования и имеющих государственную аккредитацию на 2014-2015 учебный год".

5. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә белем бирү процессында 2015-2016 нчы уку елында куллану өчен тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләр исемлеге: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы, 8 нче июнь, 2015 нче ел, №576 "О внесении изменений в Федеральный перечень учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки РФ от 31 марта 2014 г.№253".

6. 2016-2017 нчы уку елына мәктәпнең укыту планы.

7. Мәктәпнең эш программаларын төзү турындагы нигезләмәсе.



1 нче сыйныфта әдәби уку предметы буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр.

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

  • кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

  • гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

  • алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.



Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;

  • дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

  • үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

  • әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.



Регулятив нәтиҗәләр:

  • дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

  • план буенча эшли белү;

  • үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

  • үзанализ һәм үзбәя булдыру.



Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

  • нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

  • үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

  • килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

  • төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

  • текст буенча сораулар бирә белү.

Предмет нәтиҗәләре:

  • Дәреслек белән дөрес эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү;

  • "әйтмә" һәм "язма" сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү;

  • авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү;

  • орфоэпик дөрес, аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга , куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү;

  • калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә өйрәнү;

  • предметны , предметның билгесен һәм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү һәм сөйләмдә дөрес куллану;

  • сайланган эчтәлек буенча сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогарны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү;

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый

  • белү;

  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

Уку предметының эчтәлеге

  1. Әйдәгез, танышабыз!

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. Исәнләшү сүзләре. Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорау . Әңгәмәдәшеңнең яшәү урыны. Үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итү. "Теремкәй" әкияте. Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорау, җавап бирү.



  1. Урман дусларыбыз

кыргый хайваннар, кошлар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Кыргый хайваннарны, кошларны сурәтләүче сыйфатлар. Спорт бәйрәме. Кем беренче килә?



  1. Мәктәптә

Уку-язу әсбапларының исемнәре. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы Уку-язу әсбапларын үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү, кирәклеген әйтү. Мәктәптәге уку хезмәте төрләрен атау, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын хәбәр итү. Предметларның урынын белдерүче сөйләм үрнәкләре (китап өстәлдә).



  1. Йорт хайваннары һәм кошлары.

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре. Кем кая бара? Акбай турында текст. Кая? кайда? кайдан? сораулары белән микродиалоглар. Минем этем (песием) бар. "Тыныч йокы" шигыре.



  1. Бакчада, базарда

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Аларны сорап алу. Бакчада нәрсә үсә? Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтү, дустыңнан сорау. "Шалкан" әкияте. Бакчадагы эшләр. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү.



  1. Кыш

Кыш билгеләре, кышкы һава торышы. Яңа ел бәйрәме. "Кыш бабай" шигыре. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтү. Кышкы уен төрләре, уенга чакыру. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгы, юклыгы. Чана шуам, тауда шуам төзелмәләре.



  1. Сәламәт бул!

Тән әгъзаларының исемнәре. Кайсы җирең авыртканын сорау, хәбәр итү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү. Шәхси гигиена предметларының исемнәре, аларның барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Аларны сорап алу. "Йомшак су, йөгерек су" шигыре.



  1. Безнең гаилә

Гаилә әгъзаларының исемнәре. Г. Тукайның "Безнең гаилә" шигыре. Үз гаиләң турында сөйләү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорау. Язгы көнне сурәтләү. Ф. Кәримнең "Яз җитә" шигыре. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтү. 8нче Март - әниләр бәйрәме. Бәйрәм белән котлау. Кемгә бүләк бирүне хәбәр итү. Тәмле сүзләр.



  1. Кунакта

Кунакларны каршы алу, аларны табынга чакыру. Татар халык ашларының исемнәре. Ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне белдерүче сөйләм үрнәкләре. Туган көн турында сөйләү, туган көн белән котлау. "Туган көн - зур бәйрәм" шигыре.



  1. Кибеттә

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Ашамлыкларның исемнәре. Нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтү, кибеттә сатып алу. Мин пычак белән кисәм. Мин кашык белән ашыйм төзелмәләре. Киемнәр. Киемнәр кибетендә. Киемнәрнең исеме, төсе. Нинди кием кигәнеңне әйтү. Нинди? соравын киемнәргә карата куллану.



  1. Шәһәрдә

Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Татарстан шәһәрләре исемнәре. Мин автобуста (..., ... транспортта) барам. Кем кая бара?



  1. Җәй

Җәй билгеләре. Җәйге ял. Г. Тукайның "Бала белән Күбәләк" шигыре. Сабантуй - күңелле бәйрәм. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыру. Бәйрәмдә нишләгәнеңне хәбәр итү.



Тематик планлаштыру



Тема

Сәгать саны

1.

Әйдәгез, танышабыз!

4

2.

Урман дусларыбыз

3

3.

Мәктәптә

4

4.

Йорт хайваннары һәм кошлары

2

5.

Бакчада, базарда

2

6.

Кыш

3

7.

Сәламәт бул!

3

8.

Гаилә, өйдә булышу

3

9.

Кунакта

2

10.

Кибеттә

2

11

Без шәһәрдә яшибез

2

12

Җәй

3



барлыгы

33





Тикшерү эше төрләре1.

Шигырь ятлау:



№ 1 Г. Тукай "Безнең гаилә"



№ 2 Ф. Кәрим. "Яз җитә"

2.

Диалогик сөйләм:



№ 1 "Әйдәгез танышабыз.



№ 2 "Базарда сатып алу"



№ 3"Ашамлыклар кибетендә"



№ 4 "Без шәһәрдә яшибез"

3.

Монологик сөйләм:



№ 1 "Үзең турында сөйләү"



№ 2 "Минем уку-язу әсбапларым"



№ 3 Контроль эш (арадаш аттестация)"Без Сабантуйга барабыз"

4.

Котлау язу



Туган көн белән котлау

Календарь-тематик план





Календарь - тематик план . 1нче сыйныф.Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

план

факт

  1. 11

Әйдәгез, танышабыз.

1

7.09



Әйдәгез уйныйбыз.

1

14.09



-мы-ме кушымчалары

1

21.09



Әңгәмәдәшеңнең кайда яшәвен сорау.

1

28.09



Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый белү.

1

5.10



Син кайда яшисең?

1

12.10



Ничә? Сколько?

Сина ничә яшь?

1



19.10



Урман дусларыбыз.

[а], [аº] авазлары.А,а хәрефләрен .уку

1

26.10



Ә,ә хәрефләрен уку.Урман дусларыбыз.

[ә] авазы.

1

9.10



Кабатлау дәресе.Хәрефләр уку.

1

16.10



"Төремкәй" әкияте.

1

23.10



"Төремкәй "әкияте.

1

30.10



Н н .хәрефләре.

1

7.12



У у хәрефләрен уку.

1

14.12



Үү хәрефләрен уку.

1

21.12



Тт хәрефләрен уку.

1

11.01



Кк хәрефләрен уку. уку.

1

18.01

Кыш.Зима.Яңа лексика белән танышу..

1

25.01



Мәктәптә М,м хәрефләрен уку.

1

1.02



Ш,ш хәрефләре.Шалкан әкиятен уку.

1

8.02



Ш,ш хәрефләрен уку.

1

15.02



"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү.

1

1.03



Ч,ч хәрефләрен уку.Кая? Кайда? Кайдан?.

1

15.03



Нишли? Соравына җавап бирүче сүзләр.



1



29.03



Күплек сан кушымчалары.Лар=ләр,нар-нәр.

1

5.04



Ф ф хәрефләрен уку

1

12.04



Ц,ц хәрефләрен уку..

1

19.04



Ю ю хәрефләре.

1

26.04



Сәламәт бул.Диалог өстендә эш.

1

3.05



"Безнең гаилә".Текст өстендә эш..

1



10.05



"Г.Тукай."Текст өстендә эш.



Бәйрәм белән котлау язарга өйрәнү..

1

17.05





Татар халык ашлары.

1

24.05





Укытуны матди-техник яктан һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү.

Дәреслек:

1. Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева. Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан, "Татармультфильм" нәшрияты,2012 ел.

Методик кулланма:

1.Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту 1нче сыйныф. Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012ел.

5.Р.З.Хәйдәрова,Л.Ә.Гыйниятуллина. Ишетеп аңлау күнегүләре (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Яр Чаллы, 2004ел.

Интернет-ресурслар:

gabdullatukay.ru/

kitap.net.ru/

www.tugan-tel.com/

www.tatknigafund.ru/

. belem.ru</</p>

www.mon.tatar.ru

.www.БАЛА.РФ









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал