7


  • Учителю
  • Авторская программа по татарскому языку для 3 класса.

Авторская программа по татарскому языку для 3 класса.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Программа разработана для детей, плохо владеющих татарским языком. Главная цель, решаемая при реализации данной программы по родному (татарскому) языку состоит в том, чтобы обеспечить языковое развитие учащихся, помочь им овладеть речевой деятельностью: сформировать ум
предварительный просмотр материала

"Килешенде" "Килешенде" "Раслыйм"

МБ җитәкчесе /Мөбәрәкҗанова А. Г./ укыту эшләре буенча директор Гимназия директоры

номерлы протокол урынбасары /Нигъмәтуллова Р. Н./ / Сафиуллина Л. М./

" " 2013 ел " " 20 ___ ел номерлы приказ

" " 20____ел








Алабуга муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе "1 нче гимназия"


ТАТАР ТЕЛЕННӘН МАХСУС КУРС БУЕНЧА АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ

"МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ"

3 сыйныф

беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Зиннәтуллина Илмира Фаил кызы




Укытучылар киңәшмәсендә каралды

_____нче номерлы беркетмә

"_____" ________ 20_____ ел








2013-2014 нче уку елы




Аңлатма язуы


Программа нигезенә Россия, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. Татар теленә өйрәтү махсус курсының эш программасы "Башлангыч гомуми белем программалары ", Казан "Мәгариф" 2010 ел нигезләнеп, татар телен авыр үзләштерүче балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелде.

Программаның нигезенә татар телен авыр үзләштерүче ( рус телле) укучыларга телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү салынган. Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру юнәлешләрендә эшләр каралган.


Махсус курсның төп максаты

Татар телен авыр үзләштерүче балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү.

2. Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча өстәмә белем бирү.

3. Укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру.

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, бәйләнешле сөйләм үстерү.

5. Тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте булдыру.


Махсус курсның актуальлеге

Шәһәрдә туып үскән татар балалары күбесе өйләрендә дә, урамда да рус телендә аралашалар. Шунлыктан мондый укучыларга мәктәптә татар телен үзләштерүдә кыенлыклар туа. Бу курсның нигезендә укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү ята. Моның өчен әлеге курста сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу ) үстерү карала. Курста чагылыш тапкан темалар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра, ана телен камил белергә, аның нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә, башка милләт халыклары белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтә, балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыра.

Программаның билгеләнеше:

Эш программасы атнага 1 сәгать , елга 34 сәгатькә исәпләнгән һәм 3 сыйныфның татар телен авыр үзләштерүче укучылары өчен каралган. Программа татар телен өстәмә өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларның белем дәрәҗәсендәге үзгәрешләрен тикшерү мониторингы (тест) белән тәмамлана.

Программа эчтәлегенең төзелеше:

Программа 10 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән:

  1. Минем мәктәбем.

  2. Хуш киләсең, алтын көз!

  3. Минем гаиләм

  4. Шәһәрдә һәм авылда

  5. Әдәп төбе- матур гадәт

  6. Туган якка кыш килде

  7. Мин яратам сине , Татарстан!

  8. Яз килә, яз көлә!

  9. Кечкенә дусларым.

10. Күңелле җәй, ямьле җәй.

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, татар теле дәресләрендә өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси - психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.

Уңышка ирешү өчен грамматик категорияләрне өйрәнү әдәби текстлар өстендә эшләү белән тыгыз алып барыла. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар махсус курс дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Грамматик категорияләр белән таныштырганда рус теле белән янәшә куеп (сопоставительная грамматика ) аңлатыла.

Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр

1.Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү

2.Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү.

3.Алынма сүзләрне, антоним, синонимнарны сөйләмдә урынлы куллана белү.

4.Тыңлап аңлау эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү.

5.Диалогик сөйләмдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән диалогка охшаш диалог төзи белү.

6.Монологик сөйләмдә укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген эзлекле сөйләп бирү, сюжетлы рәсемнәр, лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү.

7.Уку. Текстларны сәнгатьле, аңлап уку hәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү.


"Мин татарча сөйләшәм" махсус курс программасының эчтәлеге


Бүлекләр, темалар


Төп төшенчәләр

Сәгать саны

1.

"Хуш киләсең, алтын көз!"

"Көз" темасына караган лексика. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, раслау җөмләләр,сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре.

2

2.

"Минем мәктәбем"

"Китапханә", "Ашханә" темасына караган лексика. Исемнәрнең берлек, күплек саны, тартым белән төрләнеше, җыю саннары. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр, кайчан, нинди сораулары,исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

3

3.

"Минем гаиләм"

Әти-әниләргә өй хезмәтендә булышу турында сөйләү; дустыңа, әти-әниеңә өй хезмәтендә булышырга тәкъдим итү. Сорау җөмләләр, саннарның төрләре, исемнең 3 зат тартым кушымчалары, антонимнар.

4

4.

"Шәһәрдә һәм авылда"

Үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтләү. Шәһәр, авыл табигате турында сөйләү.Татар телендә сингармонизм законы, -чы/-че сүзъясагыч кушымчалары.

2

5.

"Кечкенә дусларым"

Хайван атамалары, хайваннар турында сөйләү.Җөмлә төрләре, татар теленә хас авазлар, ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.

4

6.

"Туган якка кыш килде"

Кышкы һава торышы. Яңа ел бәйрәменә караган лексика. Текстны аңлап уку һәм эзлекле сөйләү күнекмәләре.

3

7.

"Әдәп төбе- матур гадәт"

Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше, исемнең тартым белән төрләнеше, тәртип саннары. Текстны аңлап уку һәм эзлекле сөйләү күнекмәләре.

3

8.

"Яз килә, яз көлә!"

"Язгы табигать" , "Кош атамалары" темасына караган лексика; җөмләләрдән текст төзү; текстны эзлекле сөйләү, шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләре. Хәзерге заман хикәя фигылнең барлык, юклык формалары; лы/-ле, -сыз/-сез сыйфат ясагыч кушымчалары; килеш кушымчалары.

4

9.

"Мин яратам сине , Татарстан!"

"Татарстан", "Татар халкының милли бәйрәмнәре" темасына караган лексика. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

3

10.

"Күңелле җәй, ямьле җәй"

"Җәйге табигать, ял, каникуллар, Сабантуй" темасынакараган лексика. Җөмләдә сүзләр тәртибен дөрес кулланып җөмләләр төзү. Сыйфат дәрәҗәләре. Кушма сүзләрне дөрес куллану һәм дөрес язу.

6


Барлыгы


34







Тематик планлаштыру.


Сыйныф 3

Укытучы Зиннәтуллина Илмира Фаил кызы

Сәгатьләр саны 34

Барлыгы 34 сәгать; атнага 1 сәгать.

План түбәндәге программага нигезләнеп төзелгән "Башлангыч гомуми белем бирү программалары " Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән; Казан "Мәгариф " нәшрияты, 2010 ел.


Календарь- тематик план


№,

дата


Тема

Дәрес саны

Эшчәнлек төре


Укучы белергә тиеш

МТК

Үткәрү вакыты

Үзгәрешләр

план

факт.

1.

Хуш киләсең, алтын көз!


1

Индивидуаль, төркемнәрдә

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, раслау җөмләләр,сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрен куллана белү;

рәсем буенча хикәя төзеп сөйли белү.

"Алабугада көз"- әңгәмә

1.09

2.

Х. Гарданов.

«Түтәлләрдә үсте яшелчә»

1


Индивидуаль, парлап

Шигырьне сәнгатьле итеп укый белү, ятлау.


Ф. Шәех шигырьләре

8.09

3.

Минем мәктәбем.

1

Индивидуаль, төркемнәрдә

Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү.

15.09

4.

Китапханәгә килдек.

1

Индивидуаль, парлап

Исемнәрнең берлек,күплек саны,тартым белән төрләнешен белү,җыю саннарын куллана белү;

"Китапханә" темасына караган лексиканы куллана белү.

22.09

5.

Без ашханәдә.

1

Индивидуаль, парлап

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр, кайчан, нинди сораулары,исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү; дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү; ашханәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү.

Милли ризыклар турында сөйләшү

29.09

6.

Минем гаиләм.

Г. Тукай "Минем гаиләм"

1

Индивидуаль, парлап

Сорау җөмләләр, саннарның төрләрен, исемнең 3 зат тартым кушымчаларын, антонимнарны куллана белү.


Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында сөйләшү

6.10

7.


Хезмәт төбе-хәзинә.


1


Индивидуаль, төркемнәрдә

Әти-әниләргә өй хезмәтендә булышу турында сөйли белү;

дустыңа, әти-әниеңә өй хезмәтендә булышырга тәкъдим итә белү.

Хезмәт турында татар халык мәкальләре

13.10

8.


И. Туктар "Авыраяк"


1


Индивидуаль, парлап

Текстны аңлап укый һәм эзлекле сөйли белү.

Г. Әхтәмова шигырьләре

20.10

9.

Ә.Бикчәнтәева «Дәү әнием»

1

Индивидуаль

Шигырьне сәнгатьле итеп укый белү, ятлау.


27.10

10.


Шәһәрдә һәм авылда. Без шәһәрдә яшибез.

1


Индивидуаль, төркемнәрдә

Татар телендә сингармонизм законы, -чы/-че сүзъясагыч кушымчаларын кабатлау; шәһәр турында сөйли белү; үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү.


"Без Алабугада яшибез"

Г. Әхтәмова шигырьләре

10.11

11.


Безнең авыл.

1


Индивидуаль, парлап

Авыл табигате турында сөйли белү.

17.11

12.

Кечкенә дусларым.

1

Индивидуаль, парлап

Җөмлә төрләрен, татар теленә хас авазлар, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне кабатлау һәм дөрес яза белү.

Татар халык мәкальләре

24.11

13.

Үзбәк Саттаров "Уйныйсы килә"


Индивидуаль, төркемнәрдә

Хайван атамаларын белү; хайваннар турында сөйли белү.

1.12

14.

Кыргый хайваннар. Татар халык әкияте «Төлке белән бүре».

1

Индивидуаль, парлап

Әкиятне аңлап уку, сәхнәләштерә белү.

Татар халык әкиятләре

8.12

15.

Г. Мөхәммәтшин «Ак песи»

1

Индивидуаль

Хикәяне аңлап укый белү;

хикәянең эчтәлеген дәвам итеп сөйли белү.


15.12

16.

Туган якка кыш килде.


1


Индивидуаль, парлап

Кышкы һава торышы турында сөйли белү.

Г. Әхтәмова шигырьләре

22.12

17.

Хуш киләсең, Яңа ел!


1


Индивидуаль

Яңа ел турында сөйли белү.

12.01

18.

К.Ушинский «Кыш әбинең шуклыгы»

1


Индивидуаль, төркемнәрдә

Текстны аңлап укый һәм эзлекле сөйли белү.

Д. Каюмова шигырьләре

19.01

19.

Әдәп төбе- матур гадәт.

1


Индивидуаль, парлап

Алмашлыкларның килеш белән төрләнешен, исемнең тартым белән төрләнешен, тәртип саннарын куллана белү.

Татар халык мәкальләре

26.01

20.

Ә.Бикчәнтәева «Тәмле сүз»


1


Индивидуаль, төркемнәрдә

Алмашлыкларның килеш белән төрләнешен, исемнең тартым белән төрләнешен, тәртип саннарын куллана белү.

2.02

21.

Татар халык әкияте "Өч кыз"


1


Индивидуаль, парлап

Текстны аңлап укый һәм эзлекле сөйли белү.


Татар халык әкиятләре

9.02

22.

Яз килә, яз көлә!

1

Индивидуаль, парлап

Хәзерге заман хикәя фигылнең барлык, юклык формаларын куллана белү;

язгы табигать турында сөйли белү.

Г. Әхтәмова шигырьләре

16.02

23.

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! Р. Миңнуллин "Әни кирәк" шигыре.

1

Индивидуаль, парлап

лы/-ле, -сыз/-сез сыйфат ясагыч кушымчаларны кабатлау.


23.02

24.

Безнең канатлы дусларыбыз.

Г. Лотфи "Эш үткәч, үкенүдән файда юк".

1

Индивидуаль, парлап

Килеш кушымчаларын куллана белү; җөмләләрдән текст төзи белү;

текстны эзлекле сөйли белү;

кош атамаларын белү;

начар- яхшы гадәтләр турында сөйли белү.

Татар халык мәкальләре

2.03

25.

Г.Тукай "Карлыгач"

1

Индивидуаль, төркемнәрдә

Кош атамаларын белү;

кошлар турында сөйли белү;

шигырьне сәнгатьле укый белү.


9.03

26.

Мин яратам сине, Татарстан!

1


Индивидуаль, парлап

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау;

Татарстан турында татарча сөйли белү.


16.03

27.

Россия - зур дәүләт.

1

Индивидуаль, парлап

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау;

Татарстан һәм Россия турында татарча сөйли белү .

Татарстан шәһәрләре, елгалары, шагыйрьләре, язучылары турында сөйләшү

6.04

28.

Милли бәйрәмнәр.

1


Индивидуаль, парлап

Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйли белү.


13.04

29.

Күңелле җәй, ямьле җәй.

1

Индивидуаль, төркемнәрдә

Җөмләдә сүзләр тәртибен дөрес кулланып җөмләләр төзи белү.

Г. Әхтәмова шигырьләре

20.04

30.

"Төсләр" әкияте

1

Индивидуаль

Сыйфат дәрәҗәләрен дөрес куллана белү.


27.04

31.

Н.Фәттах.

«Велосипедлы Мөнир»

1

Индивидуаль, төркемнәрдә

Кушма сүзләрне дөрес куллана һәм яза белү.


4.05

32.

Бүген бездә Сабантуй!

1

Индивидуаль, парлап

Җәйге табигать, ял, каникуллар, Сабантуй турында сөйли белү.

Милли бәйрәм-Сабантуй турында сөйләшү

11.05

33.

Йомгаклау контроль дәресе. Тест.

1

Индивидуаль

Алган белемнәрне куллана белү.


18.05

34.

Үткәннәрне кабатлау.

1

Төркемнәрдә

Алган белемнәрне куллана белү.

Г. Әхтәмова, Д. Каюмова шигырьләре

25.05


Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Әхмәтова Г. Бүләк.- Чаллы, Камаз,1996.

2. Багаева З. Башлангыч мәктәптә дәресләрдә милли-региональ компонент.- Яр Чаллы, 2002.

3. Гәрәева Г. Уйный -уйный укыйбыз.- Казан: Яңалиф, 2007.

4. Галиев Ш. Шигырьләр җыентыгы.- Казан: Таткитнәшр., 1996.

5. Саттарова Н., Миңнуллин Р., Феоктистова Л. Хәрефләр бәйрәме - Казан: Мәгариф, 2004.

6. Татар халык әкиятләре - Казан: Таткитнәшр., 1994.

7. Татар халык табышмаклары (Җыючы Н . Исәнбәт ) - Казан: Таткитнәшр., 1970.

9. Шәех Ф. Сәяхәтче тиен.- Алабуга, 2002.












 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал