7


  • Учителю
  • Сценарий на первое сентября День знаний(на татарском языке)

Сценарий на первое сентября День знаний(на татарском языке)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Азнакай муниципаль районы Актүбә 3санлы муниципаль урта гомумбелем бирү мәктәбе















Белем бәйрәме









Үткәрде :башлангыч класслар укытучысы Кадирова Р.М.





















Сентябрь 2008 ел



(Җыр "Алтын безнең Җир")



1алып баручы:

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Алтын аем, уз түрдән.

Бармы икән тагын шулай

Безнең кебек сине үз иткән.

2алып баручы:

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле: йөрәк җырын,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

Хәерле көн!

1алып баручы:

Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр hәм мөхтәрәм кунаклар!

2алып баручы:

Бездә бәйрәм бүген - беренче сентябрь! Ул - белем бәйрәме, ул - тынычлык бәйрәме, ул - беренче кыңгырау бәйрәме!

Алып баручылар бергә:

Бәйрәмнәр котлы булсын!

(Шайсултанов Ранис "Хәерле көн" җырын башкара)

1алып баручы:

Балалар килә мәктәпкә

Хушлашып җәйләр белән.

Көз башы гөлдә, чәчәктә -

Тәбрикли бәйрәм белән.

2алып баручы:

Әйдәгез, әле безнең мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни дусларыбызны hәм аларның класс җитәкчесе Кадирова Розалия Мөсәвир кызын зур алкышлар белән каршы алыйк.

(1нче сыйныф укучылары керә)



1алып баручы:

Менә алар: Гиздатова Рузиля, Хуснуллин Ильяс, Закиева Ралина, Сулейманов Нияз. Исәнмесез, кадерле дусларым! Хуш киләсез. Сез бүген "Белем иленә" сәяхәткә китәрсез. Сер итеп кенә әйтәм - ул тылсымлы ил. Анда сез хәрефләр, саннар, сүзләр белән танышырсыз.

2алып баручы:

Иң матур, иң гүзәл "Әни", "Туган ил", "Тынычлык" дигән сүзләр шул илдә яшиләр. Сез укырга, язарга өйрәнерсез, ерак илләргә сәяхәт итәрсез.

1алып баручы:

Ә хәзер тантаныбыз түренә мәктәбебезнең мөхтәрам укытучысы - директорыбыз Баграмов Ваккас Габдулловичны чакырабыз.

(Директорның котлау сүзе).

2алып баручы:

Бүгенге бәйрәм белән котларга мәктәбебезгә бик күп кунаклар да килде.Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Кулыбызга кабат кайтты Коръән,

Күңелебезгә пакълек, изгелек.

Азат булып туа бүген татар,

Яшәмәскә мәңге изелеп.

Бистәбезнең "Ислах" мәчетеннән хәзрәт безгә олы юлга сәфәр чыгар алдыннан үзенең фатихасын бирә.

(Коръәннән бер өзек укыла)



1алып баручы:

Тәбрикләү өчен сүзне район методик үзәге вәкиле Ахунова Лейсан Марсовнага бирәбез.

(Котлау сүз).

2алып баручы:

Тәбрикләү өчен сүзне Актүбә җирле муниципаль администрациясеннән килгән кунагыбыз Мухаметзянов Илhам Ильсияровичка бирелә.

(Котлау сүз).

1алып баручы:Хәзер сүзне бүген беренче кат мәктәпкә аяк баскан нәни дусларыбызга бирәбез.

(Җыр "Бәйрәм бүген").

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Дәү булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.



Исәнме, и мәктәп!

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?



Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр,

Ялгызың калганга

Күңелең тулгандыр.



Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.



Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар:

Иртәгә "5"ле алырга

Мәктәпкә барасым бар.



Бүген иртә уяндык,

Көнгә карап куандык.

Их, сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.



Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.



Без сине үзебез

Сагындык өзелеп.

Менә бит кошлар күк

Киләбез төзелеп.



2алып баручы:

Рәхмәт сезгә, балалар, утырышыгыз (фон).

Балалар, туктагыз әле, hич тә көтелмәгән хәл килеп чыкты. Икелия фәннәрне әсир итеп алган,кыңгырауны урлап киткән.

1алып баручы:

Фәннәр дә,кыңгырау да булмагач, без яңа уку елын башлый алмыйбыз бит. Әлифбасыз без укырга да өйрәнә алмабыз инде. Әнә Икелия фәннәр белән үзе дә монда килә.

Икелия:

Тизрәк атлагыз, хәзер сез миңа буйсынасыз!

Математика (богауланган хәлдә):

Ай-ай! Богаулардан кулларым бик тә авырта.

Әлифба:

Икеленең кара көче күзләремне күрмәс итте (күзе бәйләнгән).

Физкультура (таякка таянгач):

Билемне тәмам имгәтте бу явыз Икелия.

Икелия:

Минем көчемә тәмам ышандыгызмы инде?

Укучылар, бүгеннән укулар булмаячак, сезгә үзегез теләгән кадәр каникуллар бирәм. Минем патшалыгымда балалар еш дәрес калдыралар, дәрескә соңга калалар, бары тик начар билгеләр генә алалар, мәктәптә hәрвакыт чабып йөриләр.

Бик җиңел hәм күңелле яшәргә теләсәгез, "2"ле патшалыгына рәхим итегез!

Укучы:

Юк, Икелия, сиңа безең арада урын юк. Фәннәрне тизрәк азат ит, үзең безнең арадан чыгып кит!

Икелия:

Балалар, биргән сорауларга җавап бирә алмасагыз, hәммәгезне фәннәрегез, кыңгыравыгыз белән бергә Белемсезлек патшалыгына алып китәм.

Беренче табышмак:

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.Нәрсә бу?

Укучылар:

Мәктәп.

Икелия:

Дөрес. Әйдәгез әле мин сезгә икенче табышмак әйтәм.

Кәкре-бөкре сызылган,

Хәрефләре сыгылган,

Асты бар, өсте бар,

Тырма кебек теше бар.

Укучылар:

Язу.

Икелия:

Ай-ай! Бу табышмакның да җавабын дөрес әйттегез. Ярар, өченче табышмакны әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

Агач түгел - тегелгән.

Тун түгел - тегелгән.

Укучылар:

Китап.

Икелия:

Җиңелдем, җиңелдем! Минем кара сихерем юкка чыкты. Фәннәрне үз арагызга алыгыз, мәгез кыңгыравыгызны, сез миңа иш түгел. Миңа начар балаларны башка мәктәптән эзләргә туры килер инде.

(Мәйданнан туп-туры капкага юнәлә).

1алып баручы:

Сау бул, Икелия.Ә без бәйрәмне дәвам итәбез.Котлау өчен сүзне беренче сыйныф җитәкчесе Кадирова Розалия Мөсәвир кызы ала.(Котлау сүз)

2алып баручы:

Ә хәзер котлау өчен сүзне өлкән сыйныф укучыларына бирәбез.

Белем бәйрәме(җыр)

1.Кошлар китә, бар табигать

Моңая андый чакта

Ләкин безгә бик күңелле

Бүген мәктәп бәйрәм итә.

Кушымча:

Котлыйбыз сезне

Белем бәйрәме белән.

Укуда зур уңышлар,

Укырга "5"кә генә.

2.Бик күп нәрсә белерсез

Илебез турында

Зур кеше булырсыз

Әлифба алгач кулларга.

1алып баручы:

Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер котлау өчен сүз сезгә бирелә, рәхим итегез.

(Әти-әниләр котлый).

2алып баручы:

Кадерле дуслар!Менә шушы белем ачкычын мин сезнең апагызга тапшырам, ул сезне "Белем иленә" озатыр.

(Белем ачкычы бирелә).

1алып баручы:

Хәерле сәгатьтә, нәни дусларыбыз!

Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың, сабый,

Зур бәхетләр булсын юлдашың!

2алып баручы:

Сүз котлау өчен укыту-тәрбия бунча директор урынбасары Зарипова Лейсан Азгамовнага бирелә.(Котлау сүзе)

1алып баручы:

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән Белем көненнән

Уку елын башларга.

2алып баручы:

Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздә көмеш кыңгырау.



(Кыңгырау шалтырый).



1алып баручы:

Белем бәйрәменә багышланган тантананы ябык дип игълан итәм.Ә хәзер классларыгызга рәхим итегез!































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал