7


  • Учителю
  • 'Ө-У хәрефләре' темасы буенча татар теленнән технологик карта (1 класс)

'Ө-У хәрефләре' темасы буенча татар теленнән технологик карта (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Предмет, сыйныф

Татар теле 1 нче сыйныф.


Тема

Ө-е хәрефләре.

Теманың максаты

Укучыларны ө ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсен өйрәтү.

Ишеткәннәрне дөрес итеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

Парларда , төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

Татар теле дәресләренә мәхәббәт тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ



  • Укучыларның сузык аваз хәрефләрен аера, ө хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын , калган иҗекләрдә [ө]авазы ишетелсә дә е хәрефе язылун.


Шәхси: үз эшчәнлегеңнән фикер йөртү

Регулятив:" ө" ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсе

Танып - белү : күчереп һәм ишетеп яза белү

Коммуникатив: үз гамәлләреңне аңлата белү

Эшләү киңлеге булдыру

Предметара

бәйләнешләр

Эш формалары

Ресурслар


Уку. Сынлы сәнгать.

Фронталь, парлап, индивидуаль

Татар теле дәреслеге 49 - 50 нче бит


I этап. Оештыру.

Максат - укучыларны дәрескә активлаштыру.


Уңай халәт тудыру.

  • Ягез әле, дәресебезне күтәренке рухта уздыру өчен күнегү эшләп алабыз. Күнегүне эшләгәндә үзебезгә яхшы кәефне борын аша сулыйбыз, начар кәефне үзебездән авыз аша өреп чыгарабыз.


- Ни өчен һәркемгә бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Коммуникатив УУГ

Шәхси УУГ



Өйрәнү эзлеклелеге

Белемгә, аңлауга, күнекмәгә юнәлтелгән биремнәр һәм күнегүләр


Диагностик биремнәр


1.Белемнәрне актуальләштерү


II этап. Танып - белү эшчәнлеге Максат: Укучыларның матур язу күнекмәләрен камилләштерү.


Сүзлек диктанты яздыру һәм слайдтан тикшертү. Түбәндәге сүзләрне алфавит тәртибендә әйттерү.


Сәлимә, Балтач, Казан, Булат, Акбай, Гали.


-Бу сүзләрне ни өчен баш хәреф белән башлап язабыз?

Баш хәреф белән языла торган сүз булса, кул чабыгыз:

Әни, Алсу. Марат, балалар, ләлә чәчәге, Миләүшә мәктәпкә бара, Тузик, кәҗә, Мырауҗан, песи, дуңгыз, Акбай.


РЕЛЛИ РОБИН - парларда чиратлап

биремнәрне үтәү һәм аңлату.

Алма, ялкын сүзләрендә ничә хәреф бар, ничә аваз бар?

Коммуникатив УУГ

Шәхси УУГ

Танып-белү УУГ


2. Яңа материал өстендә эш.


Максат:

Укучыларны " ө" ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсен өйрәтү.


Ишеткәннәрне дөрес итеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

Парларда , төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.


Укучыларның сузык аваз хәрефләрен аера, [ө ] авазының сүз башында һәм башка урыннарда нинди хәреф белән язылуын белүләре

1. Алдагы үткән темаларны биремнәр аша ныгыту, дәреснең темасын, максатын китереп чыгару (слайд)

К_зг_ көннәрдә ч_г_нд_р уңышын җыялар.

1) Ныгыту.

  • Экранда язылган җөмләне укыгыз һәм җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? (Тәмамланган уйны белдерә, баш хәрефән башлана, нокта белән бетә, хикәя җөмлә)

  • Җөмлә нәрсәләрдән төзелә? (Сүзләрдән төзелә, бу җөмлә 8 сүздән тора)

  • Сүз нәрсәдән ясала? (Иҗектән ясала)

  • Иҗек турында нәтиҗә ясыйк? (Никадәр сузык булса, шулкадәр иҗек була, иҗек аваз һәм хәрефтән тора)

  • Нәрсә ул аваз?

  • Нәрсә ул хәреф?

  • Татар телендә ничә хәреф бар?

2) Яңа кагыйдәне китереп чыгару. Матур язу күнекмәсе.

  • Хәрефе төшеп калган сүзләргә тиешле хәрефне куеп языгыз һәм астына сызыгыз.

  • Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

  • Калган иҗекләрдә, ө авазы ишетелсә дә, нинди хәреф языла?

Нәтиҗә ясау. Кагыйдә чыгару.

2. Парларда чиратлап дәреслектән кагыйдәне укыту һәм аңлату.

  • Ө хәрефенең дөрес язылышы турындагы кагыйдәне иптәшләреңә сөйлә.

3. Дәреслек буенча эш.

85 нче күнегү - телдән. Предмет исемнәрен иҗекләп әйтергә.

- Һәр иҗектә нинди сузык аваз ишетелә?

- Сүз иҗеккә ничек бүленә?

- Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

Нәтиҗә чыгару

4. 86 нчы күнегү - язмача. Сүзләрне күчереп язарга. Ө,е хәрефләренең астына сызарга

- Нинди сузыктан соң е хәрефе "ө" ләштереп укыла?

- Бу сүзләр калынмы яки нечкәме? Ни өчен?

5. 87 нче күнегү - телдән. (Вакыт калса)

РАУНД ТЭЙБЛ - төркемнәрдә чиратлап язма эшне язалар.

"Хатаны тап" уены.

Өтөр, чегендер, кезгө, сөлге, мөгөз,дегө.

Танып-белү УУГ

Шәхси УУГ

Регулятив УУГ


I I I Этап. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя

Йомгаклау.

Максат - дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.

Йомгаклау. Эшчәнлеккә рефлексия.

беләм

Схема буенча сөйләгез: мин истә калдырдым

эшли алдым

Схема буенча сөйләгез:

беләм

мин истә калдырам

эшли алдым



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал