7


  • Учителю
  • Урок по окружающему миру для 2 класса «Кошлар»

Урок по окружающему миру для 2 класса «Кошлар»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема максаты:Кошлар төркеме белән таныштыру.Кошларның башка хайваннардан аермалы билгеләрен ачыклый алуларына ирешү.Күзаллауны үстерү, кошларга сакчыл караш тәрбияләү,табигатьне яратырга өйрәтү.Планлаштырылган нәтиҗә: Кошларны тану, каурый төрләрен, аера белү,томшык-
предварительный просмотр материала

Класс 2. Предмет Әйләнә-тирә дөнья


Тема:Кошлар


Тема максаты:1) Кошлар төркеме белән таныштыру.

2)Кошларның башка хайваннардан аермалы билгеләрен ачыклый алуларына ирешү.

3) Күзаллауны үстерү, кошларга сакчыл караш тәрбияләү,табигатьне яратырга

өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Кошларны тану,

каурый төрләрен, аера белү,томшык- лары буенча кошларның нәрсә белән туклануларын ачыклый белү, кошларга сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.


Предмет буенча белемнәр:

кошларның аерым төркем икәнлекләрен ачыклау

Шәхси: -кошлар турында нәрсә белдем, аларга сакчыл

караш тәрбияләү;

-гаиләне дә кошларга ярдәм итәргә өйрәтү;

Регулятив:-кошларның әһәмиятле,файдалы якларын

билгеләү;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-бирелгән чыганаклардан мәгълүмат тупларга

өйрәтү;

Танып белү: -кошларны танырга,аларның аермалы якларын

күрә белергә өйрәтү;

-билгеле булганнардан яңалыкны аера белү;

-кирәкле информацияне туплау һәм практик

эзләнүне дәвам итү;

Коммуникатив: -парларда эшли, диалог төзи белү;

-үз-үзеңә ышаныч булдыру;

-үзеңнең һәм иптәшеңнең эшен бәяләргә

өйрәтү.

Төп төшенчәләр:кошлар,муляж,каурый,томшык


Пространство оештыру


Предметара:

Әдәби уку

сәнгать

Эш формасы: индивидуаль

парлап

фронталь


Ресурслар:"әйләнә-тирә дөнья" дәреслеге,

кош рәсемнәре, мультимединая презентация, муляжлар, микроскоп,лупа


I этап Эшкә кызыксыну тудыру


Укытучы эшчәнлеге

1.Исәнләшү,уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле иртә балалар

Имин үтсен көнегез.

Кәефләрегез ничек соң?


2.Укучылар,әйтегез әле, без хайваннарның нинди төркемнәрен өйрәндек?

3.Бик дөрес укучылар.Хәзер

шуларны кабатлау максатыннан "Син беләсеңме?" дигән уен уйнап китәрбез.

4.Укучыларга рәсемнәр өләшү.


-Кошлар рәсеме артып кала.Аларны нинди төркемгә кертербез икән?

-Әйе укучылар.Безнең бүгенге дәрес темабыз нинди булыр?

-Димәк без бу дәрестә нәрсә ачыкларбыз?


Укучы эшчәнлеге

-Исәнмесез,саумысез!

-Кояшлы иртә кебек

Әйләнә-тирә дәресен

Өйрәнергә дип килдек.


Сорауга җавап бирү, дөрес җавапны тактага элә бару(бөҗәкләр,балыклар,җир-су хайван- нары,сөйрәлүчеләр,җанварлар)

Укучылар үзләренә охшаган теманы,сорауны сайлап җавап бирәләр.

Укучылар рәсемнәрне үз төркемчәләренә ябыштыра барырга тиешләр.

-Кошлар төркеменә

-Кошлар

Бу кошлар ни өчен аерым төркем тәшкил итәләр икән?


-Видео карау


II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру


Укытучы эшчәнлеге

-Бүген без сезнең белән "кечкенә галимнәр"булырбыз.Сез ничек аңлыйсыз,кем икән ул галим?


-Мин дә сезгә кошлар турында әзер материал бирмим.Сез барысын да үзегез ачыкларсыз.Аның өчен парларда эшләрбез.

-Парларда,төркемнәрдә эшләгәндә сез нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска тиеш?


-Әйдәгез, кошлар турында сез нәрсәләр беләсез икән, саныйк әле.


1.Слайдта рәсем күрсәтелә.Рәсемне җентекләп карагыз әле.

-Әлеге рәсемдә нәрсәләр күрсәтелгән?

-Син кошларны башка хайваннардан ничек аерасың?

-Барлык оча торган хайванны да кош дип атап буламы?

-Очмый торган кошлар буламы?

-Кошлар йөзәләрме?

2.Ә хәзер сез кошларның нинди өлешләрдән торуын ачыкларга тиешсез.

Сезнең алдыгызда кош муляжлары. Аларның тышкы төзелешен карап карагыз әле.

Слайд буенча дөреслеген тикшерү

3.Кошларның тәне нәрсә белән капланган?

Сезнең парталарда конвертлар бар.Аларны ачып карагыз әле.Нәрсәләр бар икән? Аларны алыгыз һәм бер-берсе белән чагыштырыгыз

-Сез ничек уйлыйсыз? Бу каурыйлар бер кошныкымы әллә берничә кошныкымы икән?

-Иң йомшак һәм күперенке каурыйны алыйк әле.Нәрсәгә ошаган? Ул мамык каурый дип атала.

-Мамык каурыйлар өстендә япмалы каурыйлар урнаша,алар кошның бөтен тәнен каплап алганнар,тигез өслек хасил итәләр.

-Канатларда урнашкан каурыйлар җилпәгеч каурыйлар дип атала.

-Койрык өлешендә койрык каурыйлары була.Алар очканда төп рольне уйныйлар.

-Каурый бары тик кошларда гына була.Башка бер генә хайванда да ул юк.Каурый кошларны тырналу һәм имгәнүдән,салкыннан һәм эсседән, чыланудан һәм артык кибүдән саклый.

4.Ә хәзер нәтиҗә ясар өчен карточкалар белән эшләп алырбыз.Сез сызыклар урынына каурыйның нинди төре икәнен язарга һәм каурыйны күрсәтергә тиеш буласыз.

5.Хәзер каурыйның өлешләрен карап китик.Ул үзәктән, каләмнән һәм җилпәзәдән тора.

-Япмалы каурыйны лупа аша карыйк әле. Нәрсәләр күрәсез?

-Алар беренче рәт йон бөртекләре дип атала.Алар бер-берләренә тоташкан.

-Әгәр тагын да зурайтып карасак, ни күрербез икән? Микроскоплар аша карап карыйк әле.

-Алары икенче рәт йон бөртекләре дип атала.


6.Хәзер каурыйны уч төбегезгә куегыз да,өреп карагыз.Нишләде? Ни өчен?

-Ни өчен җиңел икән?Эчендә әйбер бармы икән?


7.Хәзер укучылар япмалы каурыйны стакандагы суга салып карагыз әле.Каурый чыландымы? Нинди нәтиҗә ясап була?


8.Кеше каурыйлардан ничек файдалана?


9.Дәреслекләрнең 23 нче битендәге һәм слайдтагы рәсемнәргә игътибар итәбез.

Кошларның томшыкларын һәм нәрсә белән туклануларын ачыклап карыйк.


Слайдта кошлар күрсәтелә, сез аларның исемнәрен атарга, томшыкларына карап, нәрсә белән туклануларын атарга тиеш буласыз.

Укучы эшчәнлеге

Галимнәр-аерым бер фән өлкәсендәге укымышлы кешеләр.Алар дәреслекләр язалар,төрле ачышлар ясыйлар.

-Бер-береңнең фикерен тыңларга

-Иптәшеңне бүлдермәскә

-Бер-береңә ярдәм итәргә


Укучылар саный.(җаваплар болытлар рәвешендә эленеп бара)


Укучылар бер-берләре белән фикерләшәләр.Сорауларга җавап бирәләр.

Оча торган барлык хайваннар да кош түгел.Ярканат оча, ләкин ул кош түгел.Очмый торган кошлар да бар. Мәсәлән, пингвин,тәвә кошы.


Укучылар муляжлардан кошларның нинди өлешләрдән торуын ачыклыйлар.

(башы,гәүдәсе,аяклары,муены,канатлары,койрыгы,томшыгы)

Каурый белән.


Укучылар чагыштыралар, карыйлар, тикшерәләр

Карточкалар белән эш.

Лупалар белән эш.Тактага сызып күрсәтәләр.


Слайд


Микроскоплар белән эш.Тактага сызып күрсәтәләр.

Слайд


Өреп карыйлар.Алар җиңел.

Кисеп карыйлар.Эче куыш.Әгәр дә каурыйлар җиңел булмаса кошлар оча алмаслар иде.


Каурыйны стаканга салалар.Фикер йөртәләр.

Каурыйлар кошларны чыланудан саклый.Суда йөзүче кошларның каурыйлары майлы элпә белән капланган. Шуңа күрә юешләнмиләр дә.Рус телендә шундый әйтем дә бар."Каздан су коелган кебек"

-Элек заманда каурыйлар белән язганнар,мамык каурыйлардан мендәр ясыйлар,идән себерү өчен кулланалар,таба майлыйлар,матурлык өчен кулланыла(һәрберсе күрсәтелә)

-Орлык чүпләүче кошларның томшыгы кыска һәм нык.

-Бөҗәк ашаучы кошларның томшыгы нәзек һәм үткен.

-Ерткыч кошлар ыргаксыман томшыклы

-Су кошларының киң томшыклы (суүсемнәр һәм вак су хайваннары белән тукланалар,азык эзләп киң томшыклары белән суны сөзәләр)

Укучыларның җаваплары тыңлана


III этап Физкультминутка

IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту


Укытучы эшчәнлеге

Кошлар-табигатьнең бер өлеше дибез.Алар үзләренең сайраулары,матурлыклары белән безне таң калдыралар.Кошларның файдалары бармы?


Шуңа күрә кошларны сакларга кирәк.Сез ниләр эшли аласыз?

-Тагын ниләр эшләп була икән?

Россия кошларын саклау союзы дигән оешма бар.

Һәр елны бер кош елы дип игълан итәләр. Мәсәлән быел ак койрыклы бөркет елы.Тиздән (1апрель) кошлар көне үткәреләчәк.

Укучы эшчәнлеге

-Табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның әһәмияте бик зур. Зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр,чүп үлән орлыклары белән тукланып,

басуларны чүп үләннәрдән чистарталар.Ерткыч кошлар күпләп тычкансыман кимерүчеләрне юк итәләр, үләксә белән тукланып, табигать санитарлары булып торалар.


-Кыш көне җимлекләр куеп, аларга җим салып торырга

-Язын сыерчык оялары куярга, искеләрен чистартырга

-Табигатьне яратырга

-Эне-сеңелләребезгә кошларның файдасы турында аңлатырга


-Кызыл китап төзелгән.Анда сирәк калган кошлар кертелгән.


VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү


Укытучы эшчәнлеге

Логик фикерләүгә уен

Укучы эшчәнлеге

1пар-кошларның ни белән тукланулары

2пар-кошларның кайда яшәүләре

3пар-кошларның каурый төрләре


VII этап Йомгаклау.Рефлекция


Укытучы эшчәнлеге

-Кошларны башка хайваннардан аеручы төп билге нинди булды?

-Сезгә дәрес ошадымы?

-Нинди кәеф белән эшләдегез?

-Дәреснең кайсы өлеше сезгә бигрәк тә ошады?

-Сез барыгыз да молодцы, миңа сезнең белән эшләве рәхәт булды.Үзегезнең акыллы,кызыксынучан балалар икәнегезне күрсәттегез.

Ә хәзер үзегезгә-үзегез әйтегез "Мин булдырдым. Мин уйладым.Мин тырыштым. Мин ачышлар ясадым."


Өй эше.Кошларга карата экологик тыю билгеләре ясарга.


Укучы эшчәнлеге

Укучылар җавап бирәләр.Дәрес башында тактага эленгән болытларны күбәйтәләр.Бер-берләренә билге куялар.

Көндәлекләргә өй эше язу.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал