7


1 сентябрь - Белем бәйрәме.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала







Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды.Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлык-сөенечләр , бары тик «4»ле һәм «5»леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!





1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!



2.Тыңладым әкрен генә

Искәндә бәйрәм көн җилен

Анысы да сөйли тагын:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!



3. Бүген олы бәйрәм бездә

Инде менә ничә көн

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм кичәсен.



4. Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.



5.Мәктәп - безнең төп йортыбыз.

Күңел сиңа тартыла.

Бүген бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.



6. Җәй буена без үскәнбез

Мәктәбебез дә бизәлгән.

Эченә кергәч, исем китте:

Бар нәрсә дә үзгәргән.



7.Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: һаман да шул

Укытучыбыз икән!

8. Сабыр, кешелекле һәм тырыш укытучыларыбыз!

9. Шаян, шук һәм хәйләкәр укучыларыбыз!

10. Мәрхәмәтле, газиз әти-әниләребез!

11. Безне якын итеп килгән кунаклар!

Бергә: Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

(Укытучылар һәм кунакларга чәчәкләр тапшыру)



1.Нинди ямьле бүген көн!

Йөгереп урамга чыгам,

Күңелле уйлар белән

Мәктәбемә ашыгам.

Кояш нуры иркәли,

Шат йөзле бүген һәркем кара!

Кайсы эшкә, хезмәткә,

Кайсы мәктәпкә бара.



2.Исәнме, мәктәп, исәнме

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен Түземсезләнеп көттек.

Менә буген син каршы ал,

Ишекләрең киң ачып.

Без ныклы белем алырбыз,

Дәрт, көчләр тора ташып.



3.Исәнме, саумы, Сентябрь,

Безнең Яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

Исәнме, сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Көттек без көзне!

Сентябрьдә һәммәбез бер,

Син дә, мин дә бер.

Без өйрәнәсе белемнәр

Әле мең дә бер.





4.Аллы-гөлле чәчәкләргә

Төренә Илем.

Илемнең зур таянычы-

Дустыбыз белем!

Хуш, ямьле һәм җиләкле Җәй,

Көч бирдең безгә.

Синсез бераз моңсуланып

Керәбез көзгә.



Алып баручы:Ә хәзер ,әйдәгез, бик тиз үтеп киткән җәйне бераз сагыныйк әле.



1.Күрмичә дә калдык җәйне,

Үтеп киткән ни ара?

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.



Җәйне шулай озатабыз

Торналар белән бергә.

Әйтерсең лә җәй үзе дә

Торнага әверелгән.









2.Авылыбыз олы түгел,

Урамы өчәү генә.

Шул урамнарда малайлар

Бары берничәү генә.



Әй, малайларны җыярга

Күп нәрсә кирәк мени.

Сыбызгыдай сызгыручы

Малайлар сирәк мени?



3.Җыелабыз да уйныйбыз

Атлы да, качышлы да,

Сабантуйга әзерләнеп,

Алышлы - салышлы да.



Җиңгәннәре масаймыйлар,

Үпкәләми җиңелгән.

Сыкрамый да, еламый да,

Булмаса да җиңелдән.



Алып баручы: Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Аларны гомерләрендәге беренче кыңгырау бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Мәктәп еллары алар өчен кызыклы, мавыктыргыч, файдалы үтсеннәр.



3 нче сыйныф укучысы сөйли:

Сөмбел бүген беренче кат, иртән беренче торып,

Иң беренче дәресенә китте беренче булып!..



Ул бит укучы булам дип җәйләр буе җыенды:

Китаплары көнгә мең кат таралды да җыелды.



Дәфтәрләре дә көн саен җыелды да таралды.

Өр-яңа киемнәре дә мең кат киеп каралды.



Өр-яңа портфелен дә ул мең кат алды кулына:

Тотып карады сулына, арыгачтын - уңына.



Портфелен алды әтисе, Әлифбасын - әнисе,

Дәреслекләрен - абыйсы, буяуларын - әбисе...



Карандашларын - апасы, көндәлеген - бабасы...

Бар да булды! Калды бары "бишле" генә аласы.



"Бишле"се юк - мәктәпкә ул бер бишлесез барачак.

Борчылмагыз! "Бишле"ләрне Сөмбел үзе алачак!



(Сүз беренче класс укучыларына бирелә.)



1.Чәчәкләр тотып кулларга,

Без чыктык озын юлга.

Һәркем белә әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.



2. Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.



3. Әтием дә, әниемдә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

Мине озата килделәр.



4. Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

- Чәчәкләр артыннан,- диләр,

Күренми бит буегыз.



5.Бик күп нәрсә белермен мин

Туган илем турында.

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.



6.Хәрефләр өйрәнербез дә

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Зарыгып көткән мәктәптән без

Беркайчан да туймабыз.



7.Сумкамны да ничә ачып,

Ничә тапкыр яптым бүген.

Мин үземә никадәрле

Яңа дуслар таптым бүген!



8.Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Барысы да котлый мине,

Иң шатлыклы көнем бүген:

Мин укырга кердем бүген!











Алып баручы: Балалар, сез белем сарае капкасы янына килеп җиттегез. Ә сарай капкасы бик зур йозак белән бикләнгән. Аны ачу өчен серле ачкыч кирәк. Ул ачкыч укучылар кулында. Әйдәгез. Ачкычны сорап карыйк.



1.Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укырга.

Бирегезче безгә ачкыч

Белемнәр сараена.





2.Нәни дустыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп "Белем йорты" ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.

(Ачкыч тапшыру)

3 .Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер

Гаҗәеп белем иленә

Ул сезне алып керер.



4.Җир йөзендә төрле илдә

Никадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе

Бик кадерле бит алар.



5.Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Беләмсез , ул нинди китап?



1 нче сыйныф укучылары: Ул -әлифба китабы.



1. Беренчеләр гел алар

Булалар алдынгылар.

Быел мәктәбебездә

Без - беренче сыйныфлар.



2. Без әле беренче тапкыр

Дәресләргә барабыз.

Дәфтәр - каләмне барлап,

Сумкаларга салабыз.



3. Беренчеләр һәрчак шулай

Иң беренче була алар.

Чөнки алар бик тә тырыш,

Бик тә өлгер балалар.



4. Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде:

- Алдынгы булырга тырыш.

Бәбекәчем, берүк, - диде.





1.Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

Хәбәр итәр бүген һәркемгә.

Яңа уку елы башлануын

Гүзәл Татарстан җирендә.





2.Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

3.Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Яңа уку елы.

( кыңгырау шалтырату )





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал