- Учителю
- Входная контрольная работа по математике (2 класс)
Входная контрольная работа по математике (2 класс)
Контроль эш №1
Тема: «1 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне тикшерү"
1 нче рәт
-
Саннарны үсә бару тәртибендә яз:
Биш, унбер, ун, унсигез, ноль.
-
Суммалар астына - зәңгәр, аермалар астына кызыл төс белән сыз. Суммаларның һәм аермаларның кыйммәтләрен тап.
17+5 19-3
14-4 10+9
12+6
-
Яклары 1 дм һәм 5 см булган турыпочмаклык сыз.
-
Мәсьәләне чиш:
Бакчадан 7 стакан карлыган һәм 3 стакан кура җиләге алып керделәр. Карлыган кура җиләгенә караганда ничә стаканга күбрәк?
-
Кайсы ике санны кушкач, 1 була? Шул саннарны яз.
2 нче рәт
-
Саннарны үсә бару тәртибендә яз:
Өч, ундүрт, ун, унтугыз, ноль.
-
Суммалар астына - зәңгәр, аермалар астына кызыл төс белән сыз. Суммаларның һәм аермаларның кыйммәтләрен тап.
8+7 16-4
13-6 11+8
12+5
-
Яклары 1 дм һәм 4 см булган турыпочмаклык сыз.
-
Мәсьәләне чиш:
Бер вазада 15 алма, ә икенчесендә - 7 алма. Икенче вазага караганда беренче вазада алмалар саны ничәгә күбрәк?
-
Кайсы ике санны кушкач, 0 була? Шул саннарны яз.