7


  • Учителю
  • Технологическая карта к уроку Әдәби уку.

Технологическая карта к уроку Әдәби уку.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





















Биектау муниципаль районы "Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе"

Башлангыч сыйныф укытучысы Закирова Ләйлә Минһаҗетдин кызы





































Әдәби уку дәресенә технологик карта

2 нче сыйныф, УМК "Перспекив башлангыч мәктәп"Предмет: әдәби уку

Тема: Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллинның "Эшнең аның берние юк" шигыре.

Максат: Ф.Яруллинның тормыш юлы белән таныштыру,

сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү;

шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.Эш сөючәнлекнең замана баласына хас сыйфат булырга тиешлеген төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Шәхси: белем алуга омтылыш булдыру

Регулятив: Дәрестә алган белемнәрнең көндәлек тормыштагы әһәмиятен төшендерү

Танып белү: дәреслектә ориентлашу

Коммуникатив: кеше фикерен исәпкә алу, киңәшләшү, үз фикереңне исбатлау

Төп төшенчәләр: ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлек, бердәмлек,күмәк көч

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Әдәби уку, 2 класс, 1 нче кисәк, 97-98 б.

Дәреслек-хрестоматия, 46-47 б.



Җиһазлау: Презентация Power Point - " Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы" ,китап күргәзмәсе,"Сез иң гүзәл кеше икәнсез"җыр.



Предметара бәйләнеш: татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка, физкультура











Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

ШУУГ - шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру





-Исәнмесез, укучылар!

Килдегезме дәрескә,

Уен, көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

.

-Бер-берегезгә карап елмаегыз һәм утырыгыз.

-Минем сезгә тели торган 2 теләгем бар: "Күзләрегез карап кына тормасын - күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын - ишетсеннәр". Икенче төрле әйткәндә игътибарлы булыгыз.Мин сезгә уңышлар телим.

Дәреснең девизы: "Эшчән бул, сәләтле бул,тырыш, батыр бул"

  • Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.

  • .Дәреслек -хрестоматиядән Л. Леронның "Үскәч" хикәясен уку.

  • А) әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә

  • - Баланың хыялы тормышка ашармы ? Ул нәрсә турында хыяллана?

  • - Әсәр турында нәрсә әйтә аласыз?

  • - Аны замана баласы дип әйтергә мөмкинме?

  • - Ә син үзең нәрсә турында хыялланасың?

  • Үткән дәрестә укыган әсәрне искә төшерү.





- Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә









































Укучыларның җаваплары

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую



II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру













  • Өй эшен тикшерү.

  • Замана баласы - яшьтәшкә язган хатларны уку

  • Замана баласына хас сыйфатларны языгыз.









  • Хезмәт турында мәкальләр укып, анализлау(хрестоматия 45 бит)

  • Үткән дәрестә замана баласы турында шигырь укыдык.



Укучылар чираттан замана баласына хас сыйфатларны язалар





СИНГЛ РАУНД РОБИН(иңгә иң утыручы партнерлар белән эш)



ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү











  • Минем бүгенге дәрестә 1 шигырь укыйсым килә.(1 нче слайд)



Чишмә кебек Синең иҗат юлың,

Диңгез кадәр синдә сабырлык.

Үзеңнән соң сүнмәс исемең калса,

Шул түгелме иң зур батырлык?

Олы җанлы ,матур ,батыр булып,

Йөрәгенә кердең һәркемнең.

Сокландыргыч изге исемең белән

Горурлыгы булдың халкымның.

Кыен чакта безгә ярдәм итә

Син тудырган изге саф хисләр.

Туган илдә күбрәк булсын иде,

Күбрәк тусын иде Фәнисләр !

-Укучылар, шигырь юлларында нинди исем телгә алынды ?

-Бу исем сезгә танышмы?

-Укучылар, шигырь юлларында Ф .Яруллинның нинди сыйфатлары ачык итеп бирелгән?

-Дөрес, бу чыннан да шулай. Ул халык язучысы.Ф.Яруллин күп санлы китаплар авторы.Аның балалар өчен язган әкиятләре,хикәяләре,шигырьләре дә бик күп.

Әйдәгез әле , без аның портретына игътибар итик. Портретыннан без аның нинди кеше булуын әйтә алабызмы?







  • Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, укыган буенча үз фикереңне әйтә белергә, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белергә,









Фәнис.

Фәнис абый Яруллин турында. Ул язучы.



-Дөрес, бүгенге дәресебез Ф.Яруллинга һәм аның иҗатына багышлана.

-Олы җанлы, сабыр, халыкның горурлыгы,сокландыргыч изге исемле итеп бирелгән).

-Ул бик ягымлы, сабыр, итәгатьле, намуслы, кешелекле, балаларны яратучан , эчкерсез елмаюлы кеше итеп сурәтләнгән



ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

</















1. 1 слайд

-Фәнис Яруллин сезгә танышмы?

-Аның турында ниләр беләсез?

-Сез аның нинди шигырьләрен беләсез? Нинди җырын өйрәнгән идек?

- Татарстанның халык шагыйре ,күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган.Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп 8 класс тәмамлый.

2 слайд

1954 елда ул монтер булып эшкә урнаша. 1957 елда армия хезмәтенә алалар.

3 слайд

Анда ул спорт белән мавыга.Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә "Кояш" дигән фигура ясаган вакытта, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

4 слайд

Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан , Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. 1964 елда аның беренче китабы дөнья күрә. Бик күп мактаулы исемнәр бирелә.

5 слайд

Фәнис Яруллин язучылар арасында.

6 слайд

Тормыш иптәше белән.

Китапларыннан күргәзмә белән таныштыру

Физкультминутка.







Укучылар Ф.Яруллин турында белгәннәрен сөйли.

Укыган әсәрләрен искә төшерәләр.

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җырын җырлыйлар.







ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның хисси һәм эстетик тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру











Ф. Яруллинның "Эшнең аның берние юк" шигыре өстендә эш.

1. Шигырьнең исеменә игътибар иттерү.

- Шигырьнең исеменә игътибар итегез, ул ничек атала?

-Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында? Без аны укыгач белербез.



2. Шигырьне уку.



а) укытучының үрнәк укуы;

-Мин шигырьне кычкырып укырмын, сез минем ничек укуыма игътибар итегез.

б) эчтән уку ( 5 мин );

в) чылбыр буенча кычкырып укыту.

  • Шигырьнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла?

  • Соңгы строфаны укып күрсәтегез әле.

  • Бу юллар нәрсәне аңларга ярдәм итә?

3. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Карап торып кына эшкә өйрәнеп буламы?

- "Эш эшкә өйрәтә" мәкале бу шигырьгә туры киләме?

- Сез нинди эшләр эшли беләсез? Аларны сезгә кем өйрәтте.

- Ә сезнең үзегезнең кемне дә булса эшкә өйрәткәнегез бармы?

4. Шигырьне сәнгатьле итеп укыту

V. Ныгыту

1. Мәкальләрне сайлап алу

Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

Эше барның ашы бар.

Эшкә булса - уф, табаным,

Ашка булса - китер табагым.

Эшнең боткасы тәмле.

Ялкауның ялы биш көн.

Хезмәте барның хөрмәте бар.

















































Укучылар пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.

  • Әдәби әсәрдә нәрсә яки кем турында да булса хәбәр итү.



  • Соңгы строфада.













-Карап торып кына эшкә өйрәнеп булмый.Һәр эшне дә үзең эшләп карап кына өйрәнеп була.

Бу мәкаль шигырьгә туры килә.





-Укучылар үзләре башкара алган эшләр турында,кем өйрәтүе турында сөйлиләр.











РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VIII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү



  • -Бүгенге дәрестә кайсы авторның иҗаты, шигыре белән таныштык?

  • - Шигырьнең эчтәлеген ачу өчен нишләдек

  • Соңыннан нинди нәтиҗәгә килдек? Үзбәя.

  • 1. Сорауларга җавап бирү.

  • -......, сине нәрсә шатландырды? Бу дәрес киләчәк тормышыңда кирәк булырмы?

  • 2. "Кәеф" уены.

  • -Үз кәефегезне чагылдырган рәсемне ясагыз.

  • 3. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

























  • Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.



  • Фәнис Яруллинның "Эшнең аның берние юк" шигыре белән таныштык.

  • шигырьне укыдык, сорауларга җавап бирдек.

  • Эштән курыкмаска, эшне җиренә җиткереп эшләргә, кечекенәдән үк эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек)

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Өй эше бирү.

Ф. Яруллинның "Эшнең аның берние юк" шигырен ятларга











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал