7


  • Учителю
  • Башлангыч мәктәп белән хушлашабыз.

Башлангыч мәктәп белән хушлашабыз.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Башлангыч мәктәп белән хушлашабыз!





Укытучы.

Исәнмесез хөрмәтле әти- әниләр , балалар , килгән кунаклар . Без бүген башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык. Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек. Күлмәк , алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә ничә тапкыр киеп карадык.Дүрт ел буе шатлыкларыбыз да . борчуларыбыз да уртак булды.

Бүген бездә күңелле дә , бераз моңсу да. Күңелле , чөнки башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Сүзне аларга бирик.



Малай белән кыз чыга.

Укучы.

Дуслар бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем

Белмәсәгез , үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн.



Укучы.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.



Кыз кыңгырау шалтырата. Сәхнәгә бәйрәмчә киенеп чыгарылыш сыйныф укучылары чыга.



Җыр " Уйларымда мәктәп еллары "



1 укучы.

Уку елы тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.



Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.

2 укучы.



Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5 класска күчтек.



3 укучы.

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып , белем алырга дип

Борма сукмак буйлап атлавым.



4 укучы.



Бөтенесен искә төшерде күк

Кыңгырауның моңлы тавышы.

Шушы мәктәп шушы класс безгә

Күпме яңа дуслар табышты.



5 укучы.



Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе?

Башлангычтан балачактан

Бер дә килми китәсе.



6 укучы.



Күңелле дә күңелсез дә,

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем , олы егетләр

Башлангычта укымый шул.



7 укучы.



Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Үсмерчак белән тоташа.



8 укучы.



Һәркөн диярлек күрешербез без,

Һәрбер шатлыкны бүлешербез без.

Мәңгегә шулай дуслык- татулык

Торыр яктырып диешәбез без.



1 сыйныфларның котлавы.



1 укучы.



Кадерле абыйлар , апалар

Бәйрәм белән котлыйбыз!



2 укучы.



Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур!



3 укучы.



Озатабыз сезне бүген

5 класс иленә.

Юлда авырлыклар булса,

Тырыш . уйлан иренмә.



4 укучы.



Сау булыгыз , апалар!

Сау булыгыз , абыйлар!

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.



Җыр



Чыгышны 4 сыйныфлар дәвам итә.



1 укучы.



Язлар, җәйләр, көзләр, кышлар килә.

Алар бар да безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар һәрчак истә калачак.



2 укучы.

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең,

Зур үстең бит , китәм диясең.



3 укучы.



Ашыкмачы , тукта , балачагым!

Кил әле соң зинһар беразга.

Тукта инде , сабыр итче дустым,

Калчы әле тагын бер язга.



Укытучы.



Ә шулай да, укучылар без 4 ел буена нәрсәләргә өйрәндек?



Шаян пародияләр "Тала-тала " көенә.



Математика ник кирәк,

Без авыл баласына?

Акча чутлый белсәм җиткән,

Авыр килер башыма.



Кемгә кирәк шул өйрәнсен,

Бу инглиз телләрен.

Телләрем һич тә бөгелми

Әйтә алмыйм сүзләрен .



Ник татар телен укытып

Безне тинтерәтәләр?

Татар баласын татарча

Сөйләргә өйрәтәләр.



Башлы нәсел булып чыкты,

Безнең математика.

Чит илдән туганы кайткан.

Исеме - информатика



Урыс телен шәп өйрәндем,

Ипи- тозлыкны беләмен.

Телим икән - исәнләшәм,

Премьер Путин белән.



Пушкинны уважать итәм,

Әкият язганы өчен.

" Рус. лит. " ны тырышып укыйм,

Пушкины булган өчен.

Җыр дәресен яратабыз,

Күңелле һәммәбезгә.

Җырлап кына чыксак иде

Унбер классны бергә.



Художниклык сәләтем юк,

Рәсем ясый белмимен.

Ясыйм- бозам, ясыйм - бозам,

Кәгазь җиткерә алмыймын.



Өйдә дә бакчак казу,

Монда да бакча казу.

Минем өчен иң җайлы зш-

Ашагач тешне казу.



Менә шулай укып чыктык?

Дүрт класс, бер коридор.

Укыйсы да, укыйсы әле,

Алда планнар бик зур.

4 сыйныф укучылары дәвам итә.



1 укучы.



Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул башлангычыбыз.

Һәм мондагы бик кадерле

Беренче укытучыбыз.



Белем бирдегез безгә,

Тәртипкә өндәдегез.

Рәхмәтләр генә яусын -

Бары шул теләгебез.



2 укучы.



Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә:



  • Безгә белем биргән өчен,

  • Кадерләп үстергән өчен,

  • Назлы карашыгыз өчен,

  • Дөрес тәрбиягез өчен,

  • Икенче әни булган өчен,

Барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сезгә укытучым.



Җыр. "Укытучыма"



1 укучы.



Ашханәбездә эшли

Бик ягымлы уңган апабыз.

Тәмле итеп пешкән ашлар белән

Көн дә безне сыйлый бит ул .



2 укучы.



Мәктәбебез . классыбыз чиста булсын өчен

Рүзилә апа көч түгә.

Йөзеңдә аның һәрчак шатлык булсын

Бәхет елып калсын иртәләр.



3 укучы.



Белем бирдегез безгә,

Тәртипкә өндәдегез.

Рәхмәтләр генә яусын -

Бары шул теләгебез.

4 укучы.



Сау бул, дүртенче класс ,

Башы син олы юлның.

Һәрчак хәтерләрбез сине,

Мизгеле дип бала чакның.



5 укучы.



Киләсе ел бишенчедә

Укырбыз алып бишлеләр.

Алда көтә әллә күпме

Мавыктыргыч күп эшләр.



6 укучы.

Яратырбыз алгебраны,

Ул акылга өйрәтә.

Һәм аны " Фәннәр патшасы "

Дип Гаусс дөрес әйтә.



7 укучы.



Спорт белән дуслашырбыз,

Көчле , таза булырга.

Бар фәнне алыштырырбыз

Булсын тик физкультура!



8 укучы.



Укулар бик читен булыр.

Сабырлык бир Ходаем.

Укытучылар һәрвакыт

Булса иде мөлаем.



9 укучы.



Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар - безнең хыяллар.

Хыялларга очар канат кирәк,

Алар шулай акка буялган.

Ак болытлар- безнең хыяллар.



10 укучы.



Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар - безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар - безнең балачак.























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал