7


  • Учителю
  • 2нче сыйныфта татар теленнән (З. И. Җамалетдинова дәреслеге буенча) яңа белемнәр “ачу” дәресенең бер фрагменты

2нче сыйныфта татар теленнән (З. И. Җамалетдинова дәреслеге буенча) яңа белемнәр “ачу” дәресенең бер фрагменты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сүздә аваз-хәреф саны ("Авыл укытучысы -2015" конкурсының 2 этабы өчен)

(2нче сыйныфта татар теленнән яңа белемнәр "ачу" дәресенең 1 фрагменты)

Дәрестә баланы универсаль уку гамәлләре (регулятив, танып-белү,коммуникатив, шәхескә кагылышлы) белән коралландыру - хәзерге заман укытучысының төп максаты. "Татар теле "дәреслеге авторы З. И. Җамалетдинова универсаль уку гамәлләре белән коралландыруны күздә тотып, укучыны эшчәнлеккә тартуны максат итеп куя. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына туры китереп эшләгән укыту - методик комплекты(дәреслек, программа, укучы өчен эш дәфтәре, дәреслеккә электрон кушымта) өчен авторга тирән рәхмәтемне белдерәм.

Педагогик максат: укучыларда сүздә аваз һәм хәреф санын дөрес итеп билгели белүләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру

Универсаль уку гамәлләре

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның уку эшчәнлеге

Регулятив универсаль уку гамәле - уку мәсьәләсен кую һәм формалаштыру

-Дәреслекнең 18 битен ачып, бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

-Без бүгенге дәрестә сүздә аваз һәм хәреф санын тикшерербез.

(Уку мәсьәләсен куйганчы дәреснең белемнәрне актуальләштерү этабында аваз һәм хәреф турында белемнәрен искә төшерәләр)


Коммуникатив УУГ:

төркемдә хезмәттәшлек итә белү; тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Шәхескә кагылышлы УУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

Танып белү УУГ: сүздә аваз һәм хәреф санын тикшерү аша кагыйдә формалаштыру

Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү


- Сүзләрдә аваз белән хәреф саны барлык сүзләрдә дә бер үк була ала микән?



-Сүзләрдәге аваз һәм хәреф саны буенча нәтиҗә ясагыз



- Ни өчен аваз саны күбрәк?



- Тагын нинди хәрефләр 2 авазга тамга?

- Нинди нәтиҗә ясарбыз?

-Ни өчен аваз саны хәреф саныннан азрак?

Уку мәсьәләсен чишү

  1. Төркемнәрдә эш:

1 нче төркем-"туп";

2 нче төркем -"дөя"

3нче төркем -"сәгать" сүзләрендә аваз һәм хәреф санын тикшерәләр



Һәр төркемнән 1 укучы аңлата, җавапларны эталон белән чагыштыралар,



1 төркем : "туп" сүзендә аваз һәм хәреф саны тигез";

2 төркем: -"дөя"сүзендә аваз саны хәреф саныннан күбрәк, чөнки я хәрефе 2 авазга (й, ә) тамга"

-Ю, е хәрефләре 2 авазга тамга



Нәтиҗә - сүздә я, ю, е хәрефләре булса, аваз саны күбрәк була



3 төркем: -"сәгать" сүзендә аваз саны хәреф саныннан азрак", чөнки ь хәрефе аваз белдерми.



Нәтиҗә - сүздә ь,ъ хәрефләре булса, аваз саны азрак була



Үзбәя.

Танып белү УУГ:

дәреслектә ориентлаша , андагы

мәгълүматлар белән эшли белү,сүздә аваз һәм хәреф санын тикшерү, нәтиҗәләр ясау аша модельләштерү


-Үзегезнең ясаган нәтиҗәләрегезне дәреслекнең 18 битендәге кагыйдә белән чагыштырыгыз һәм


Парларда эш.

Дәреслекнең 18 битендәге кагыйдәне укыйлар, бер-берсенә кабатлыйлар, үзләре ясаган нәтиҗәләр буенча модельләштерәләр

Танып белү УУГ: биремне мөстәкыйль эшли белү.

Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү һәм бәяләү

-Ә хәзер белемнәрегезне дәреслектәге 37нче күнегү аша тикшереп карагыз.

-Кем биремне дөрес эшләвенә икеләнә? (Кул күтәрүче булса,индивидуаль ярдәм күрсәтелә)



Дәфтәрдә мөстәкыйль эш:

1,2 җөмләләр- барлык укучылар өчен;

3нче җөмлә - теләгән укучылар өчен.



Эшләр эталон буенча үзара парларда тикшерелә.

Үзбәя.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал