7


  • Учителю
  • Разработка мероприятия для 1 класса «Әлифба бәйрәме»

Разработка мероприятия для 1 класса «Әлифба бәйрәме»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Бәйрәм әлифба китабын укып бетергәннән соң үткәрелә. Бәйрәмгә 1 класс укучыларының ата-аналары, кунаклар чакырыла. Зал бәйрәмчә бизелә. Бәйрәмдә балалар үзләренең нәрсәләргә өйрәнгәнлекләре белән таныштыралар. Һәр хәрефкә, һәр цифрга багышлап, шигыр
предварительный просмотр материала



Рахманова Резеда Рафаэль кызы

Азнакай районы Әсәй авылы

Укытучы: Кадерле ата-аналар һәм хөрмәтле кунаклар! Бездә бүген зур бәйрәм. Беренче сыйныф укучылары үзләренең беренче уку елларын төгәллиләр һәм үзләренең якын дуслары-Әлифба белән саубуллашырга җыелдылар. Хәзер аларның барысы да укырга һәм язарга өйрәнделәр. Хөрмәтле ата-аналар, бүген сезнең дә зур бәйрәм. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Әлифба бәйрәме белән сезне, хөрмәтле кунаклар. (Музыка яңгырый. Залга укучылар керә һәм тезелеп басалар. "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын бергәләп башкаралар) Укучы: Әлифба алды әтием миңа, Бик-бик сөендем бүген мин шуңа. Белдем, Әлифба-телнең ачкычы, Белем иленең тәүге баскычы. Баскычка басып, югары менәм Фән нигезенең серләрен беләм.

Укучы:Без инде хәзер зурлар, "Әлифба" алды куллар. Мәктәпкә илтә юллар, Юлларда балкый нурлар. Укучы: Әлифбабыз тәмам булды, Без җыелдык бәйрәмгә. Шатлыгыбыз эчкә сыймый, Ничек сезгә сөйләргә.

Укытучы:Әйе, 1 сентябрьдә сез барыгыз да беренче мәртәбә "Әлифба" китабын кулыгызга алдыгыз. Инде без аны сезнең белән укып бетердек һәм менә бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз. Сез белем иленең беренче баскычына мендегез. "Әлифба" китабы сезне үзендәге бөтен хәрефләр белән таныштырды. Сез шул хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, җөмләләр ярдәмендә хикәяләр укырга, сөйләргә һәм язарга өйрәндегез. Кадерле укучылар! Сезне зур уңышыгыз белән тәбрик итәм. Укучы: "Әлифба" китабын укырга өйрәтүдә зур көч куючы үзебезнең беренче укытучыбызга һәм әти-әниләребезгә Хор белән: Бик зур рәхмәт! (Үзләре кулдан әзерләгән бүләкләрен әти-әниләренә тапшыралар) Укытучы: Дөрес укучылар, сез әлифбаны тәмамладыгыз. Ул сезне күп нәрсәләргә өйрәтте. Әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмебезгә чакырып, телеграмма җибәрик. Укучы: (телеграмманы кычкырып укый). "Кадерле Әлифба! Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит! (Ишектән Әлифба тышлыгы кигән укучы керә) Әлифба: Исәнмесез, минем нәни дусларым һәм хөрмәтле кунакларым! Хор белән: Исәнмесез, Әлифба! Әлифба: Минем шатлыгым бик зур. Бүген минем һәм сезнең бәйрәмегез. Укучы: Әлифба, син барлык фәннең Тәүге баскычы. Син кадерле туган телнең Алтын ачкычы. Укучы: Иң якын дусларың Булдык гел без синең. Һәр хәреф , елмаеп Әйтте үз исемен.

Укучы: Һәм алар бик матур Сүзләргә әйләнде. Сүз төзеп укуы Кызык һәм күңелле.

У

А

Б

В

Г

Д

Е

Ж

Зкучы: Әлифба, Әлифба, Китәсең бит инде. Җыр итеп җырлыйбыз Иң соңгы битеңне. Укучы: Дәрес башланганын иртән Без бит көтеп алабыз. Дәресләр -кызык. Беткәнен Без сизми дә калабыз. Әлифба: Кем кайсы хәрефне Бигрәк тә ошатты. Я, әйтеп бирегез, Ачмыйча китапны. Ачкыч алып ишек ачтык, Кердек белем иленә. Ялкаулык та, зирәклек тә Шушы илдә беленә. Бака-бака-ба-ка-ка! Бака җылы ярата. Бар тавышка "Яңгыр килә!" Диеп хәбәр тарата. Велосипед алдык әле, Миңа түгел, бабайга! Безнең белән бергә йөргәч. Охшап калды малайга. Гөмбә-гөмбә, гөмбәкәй! Нигә син бик бәләкәй? -Татлы су эчәр өчен, Дәү булып үсәр өчен. Дәфтәремне бик сак ачам, Бөгәрләмим читләрен. Матур-матур рәсем ясап, Тутырырмын битләрен. Елга тулып боз ага, Сокланабыз без аңа. Кояш көлә, көн аяз, Бозга басып килә яз. Жумба тоткан әти кичә Симез балык, дәү балык! Авыр булгач, алып кайткан Яңа КамАЗга салып. Зәңгәр һава, зәңгәр су, Күлмәгем дә зәңгәрсу. Чәчәк зәңгәр, күк зәңгәр, Бөтен дөнья зәп-зәңгәр.

И

И

Й

К

Л

М

Н

О

П

Р

С

Т

Угеннәргә сары төшкән, Башаклары тулып пешкән. Комбайннар туктап тормый Ашлык суга җырлый-җырлый. Йолдызлы папахам бар, Чапай булдым, карагыз! Таяк атларга менеп, Дошман куеп барабыз. Кысла кысты бармагымны, Ай-яй каты каптырды! Кыскычларын кыскан килеш Өйгә кадәр чаптырды! Ландышны бик яратам мин, Яратам шуның исен. Миңа да бит Ландыш диләр, Ландыш ул минем исем. Мәк чәчәге - ал чәчәк, Гөләп чәчәк - гөл чәчәк. Ал чәчәккә, гөл чәчәккә Сулар сибә Гөлчәчәк. Нарат үскән, әй биек, Мамык болытка тиеп. Тора баһадир сыман Аяк астында - томан. Орчык әйләнә зырлап, Әни җеп эрли җырлап- Абыем белән безгә Оекбаш булыр көзгә. Песи "Мияу, мияу!"-ди, Мин һәрвакыт уяу,-ди. Качканмы ул, посканмы- Тиз тотам,-ди,- тычканны. Ручка тота беләм инде. Белмим тик яза гына. Язарга да өйрәнермен Әле ел азагына. Сыбызгымны сызгыртырмын Тагын тавышлансагыз! Милиционер булды бит Хәзер Хәлим абзагыз. Тау шуабыз шаулатып, Төшәбез җыйнаулашып. Шунда берәү чәүмәлә, Өелә дәү чүмәлә. Улак куйдым чишмәгә Әй җырлап аксын әле. Суга килгән апалар Күреп куансын әле.

Ф

Ф

Х

Ц

Ч

Ш

Щ

Ы

Э

Э

Я

Әилгә атланып йөрдем мин Кара урман эчендә. Бик сагындым шул филемне Күрсәм дә тик төшемдә. Хат язган солдат абыем, Кайтырмын,-дигән көзгә. Сөенече өйгә булыр, Йолдызы булыр безгә. Цирк кордык бакчада, Кирәк түгел акча да. Көлми генә түзегез, Артистлары үзебез. Чебиләрем сап-сары- Бигрәк матур чаклары. Сөйләшәләр: "Чик-тә, чик!" Әнигә җим чүпләшик!" Шалканыбыз бик уңган, Самавыр хәтле булган. Ничек җыярбыз көзгә? Киңәш бирегез безгә! Щёткам да бар, порошок та, Җылы су да, сабын да. Тешләргә дә рәхәт була Битне юган чагында. "Ыгы-гы!"ди, энем көлә, Янәсе сөйли белә! Шул аның бөтен сүзе. Ничек аңлыйдыр үзе. Элгечкә дип үрелгәндә Өзелгән бит элмәгем. Тегүен дә тегәр идем, Энә саплый белмәдем. Юрган сырды әбием, "Мә, ябын,-ди,-нәнием!" Күз тимәсен күзенә! Рәхмәт инде үзенә. Яңгыр ява, яңгыр ява! Хуш ис белән тулды һава. Шат тамчылар шуа-шуа Яфракларның битен юа. Әтәчебез тере сәгать, Кычкыра белеп кенә. Таң әйткәнен әйтә безгә Баскычка менеп кенә.



Ө

Ө

Ү

Җ

Ң

Һй ясадым бизәп-бизәп, Сырладым кыекларын. Әтием дә мактап куйды, Бөтереп мыекларын. Үләннәрдә чыклар яна, Мең тамчыда - мең кояш. Шул сүрәтне ясыйк әле, Син дә кил, дустым, буяш! Җиләк таптым, өзеп каптым, Эреде дә, юк булды. Кызыл төсе миңа күчте, Ике битем ут булды. Таңда, чаңда, чыңда бар ул, Чаңгыда бар, тауда юк. Сәер хәреф икән лә "ң" Уртада бар, алда юк. Һавада йөзә болыт, Зур йөнтәс аю булып. Мин аны жәлләп куям, Ул инде хәзер куян. Әлифба: Инде сез беләсез, Һәр хәреф кирәкле.

Хор белән: Әлифба, аларны безгә син өйрәттәң, Әлифба китәсең, килмәссең моннан соң. Әмма син гомергә Күңелдә каласың.

Әлифба: Беләсез, алмашка Туган тел киләчәк. Ул сезгә бигрәк күп бүләкләр бирәчәк. (Җыр. "Туган тел". Туган тел бүләкләр тарата). "5"ле керә. "Исәнмесез, саумысез, Минем нәни дусларым! Кемнәр авырлыктан качмый, Яратам мин шуларны. Кемнәр тырышып укый, Дөрес һәм матур яза, Тәртипле һәм эштә җитез, Шулар минем дусларым. Хор белән: Укыгач- укы, алгач- бишле ал! Әйдә, "5"ле дус, мәңге бездә кал! 4"ле керә: Мин дә "5"ле белән гел янәшә йөрим, Һәр эшнең яхшы булуын телим. Хор белән: Әйдәгез, "4"ле дус, түрдән узыгыз, Бездән китмәгез, бездә торыгыз! "3"ле керә: Мин дә "4"ле белән янәшә барам, Ләкин икегә тәгәрәп барам. Әгәр бар көчем биреп тырышсам,- Мин дә "4"легә тиңләшә алам.

Укучы: Белә дә төсле, белми дә кебек, Уйлап карасаң, бигрәк кызык. Хор белән: Укучы булгач, "3"ле алмыйбыз, Без синең белән килешә алмыйбыз. 2" һәм "1"ле : Без нәрсә әйтик сезгә иптәшләр? Берни белмибез - авыр безнең хәл. Укыйсы килми, язасы килми, Өй эшләрен дә үтисе килми. Уйнап йөрибез гел эштән качып, Ә ашаганда кирәк зу-у-ур кашык. Хор белән: Хәзер үк моннан чыгып китегез, "2"ле һәм "1"легә иптәш түгел без! Укучы: Укыганда укыйбыз, Эшне тырышып эшлибез. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, Без күңелле яшибез. Хор белән: Без укырга ,матур итеп язарга, шигырьләр сөйләргә, мәсьәләләр чишәргә, табышмаклар табарга да өйрәндек. 1 нче укучы: Кем зирәк, кем тапкыр икән? Сынап карыйк, әйдәгез! Сез җавапларны табыгыз, Без табышмак әйтәбез.

1.Агач түгел - яфраклы. Тун түгел-тегелгән. Кеше түгел-сөйли. (китап) 2. Җире ак, орлыга кара, Кул белән чәчәләр, авыз белән җыялар. (кәгазь, кара, язу, уку) 3. Кем икәнен, ни белгәнен Барысын да күрсәтә. (дәфтәр) 4. Ут булып күккә атыла, Кош булып җиргә омтыла. (ракета) 5. Гомер буе эшләп тора, бертуктамый. Көне-төне сакта тора, һич йокламый. Бер туктаса, бер йокласа, уятырга Беркемнең дә көче җитми ул батырга. (йөрәк) Укучы: Без саннарны ба өйрәндек. -Бу берле,- нечкә ул, шырпы төсле.

-Бусы -икеле саны Нык хәтерләгез аны. Ул озын , муенын бөккән. Койрыгы сузылып киткән.

-Кушсаң ике кармакны Өчле чыга шул чакны. Ә өчле. һәркем белә, Ике артыннан килә. Өчтән соң килгән цифр Дүртле була , белеп тор.



-Оста биюче төсле. Дүрттән соң килә бишле. Сыңар кулы сузылган, Бер аягы сыгылган.

Алтылы саны- Нәкъ ачык йозак. Асты түгәрәк, Ә өсте-ыргак.

-Кисәүгә охшаганы- Була җиделе сагы.



Аслы һәм өсле тора. Ике нәп-нәни боҗра. Бу нинди сан дисәгез, Әйтеп бирим, ул - сигез.



Акробатка охшаганы. Анысы-тугызлы саны. Йөзтүбән килсә, алтылы санга әйләнә. Ун минут калгач. Тугыз тулырга Иртән мәктәпкә Кирәк барырга. Чөнки тугызда, белә һәр бала. Звонок була, дәрес башлана. Ә менә монысы - О хәрефе шикеллесе Нуль саны була инде. Сул ягына берне куйсаң, Шул чак була ул зур сан. Аны инде - ун диләр, Күр, нинди зур ул, диләр.

Укучы: Без мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә дә өйрәндек. Укытучы: Ягез әле, сынап карыйк. Тыңлагыз. 1 нче мәсьәлә: Мин бер сан уйладым. Шул санга берне кушсаң, 10 була. Мин нинди сан уйладым?

2 нче мәсьәлә: Марат белән Азат балык тоттылар. Азат 3не, Марат 4 не тотты. Икесе бергә ничә балык тотканнар?

3 нче мәсьәлә: Минем апама 10 яшь. Ул миннән 3 яшькә зуррак. Миңа ничә яшь?

Укучы: Без көлдек тә, еладык та, Шатландык һәм көендек. Хәреф арты хәреф белдек, Сүзләр тездек, сөендек. Әлифба: Кадерле балалар, Мин китәм, хушыгыз! Акыллы булыгыз! Гел бишкә укыгыз! Хор белән: Рәхмәт сиңа, Әлифба! Хуш, хуш, әлифба! (Күмәк җыр җырлыйлар.) Укучы: Безнең бәйрәмебезгә килгән кадерле әти-әниләребезгә һәм хөрмәтле кунакларыбызга Хор белән: бик зур рәхмәт! Бүләкләр бирү. Концерт номерлары.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал