7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку 'Сыйфат' (1 класс)

Конспект урока по татарскому языку 'Сыйфат' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сыйфат сүз төркеме.


Максат:1. дидактик: сыйфат турында алган белемнәрне искә төшерү,сыйфатның грамматик мәгънәсе,морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү;


2.Психологик:фәнгә карата кызыксыну уяту,материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру,укучыларның үз фикерләрен әйтә ,дәлилли,шулардан чыгып,нәтиҗә ясый белүләренә ирешү

3.Тәрияви:әниләргә карата хөрмәт,ярату хисе,игътибарлылык тәрбияләү, бердәмлек, татулык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.


Җиһазлау:, тест, компьютер,проектор,карточкалар

Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы; уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Әдәбият:" Ачык дәрес", "Башкортстан укытучысы"


Дәрес барышы.

.

I. Мотивлаштыру-ориентлашу .

1. а)Психологик уңай халәт тудыру:


-Исәнмесез,укучылар,хәерле көн барыгызда.Бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез ,кунакларга, бер-беребезгә имин көннәр,дәресебезнең уңышлы үтүен теләп бер елмаеп алыйк әле .

-Исәнмесез укучылар , хәерле көн барыгызга да . Бер-беребезгә имин көннәр, дәресебезнең уңышлы үтүен теләп бер елмаеп алыйк әле.Бүген бездә кунаклар бар. Без аларны күрергә шатмы?

-Ә хәзер басып,барыбызга исәнлек,сәламәтлек телик.(хәрәтләр белән)

-Исәнмесез,очкын күзләрем!

-Исәнмесез,сизгер колакларым!

-Исәнмесез,җитез кулларым!

- Исәнмесез,йөгерек аяклар!

Күзләр күзәтә,колаклар тыңлый,

Куллар чәбәкли,

Аяклар тыпырдый,

Бар да хәерле белем,

Саулык,исәнлек тели.

.


2.Матур язу минуты (слайд1)

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.

Р. Миннуллин.

-дип яза Р. Миннуллин. Әлбәттә,шагыйрь хаклы. Аналарны кече яшьтән үк аңларга ,аларның терәге, ярдәмчесе булырга кирәк. Без моны онытмыйк! Әниләрнең кадерен белик.

-Ни өчен ,укучылар, мин бүген матур язу минутына әниләр турындагы шигыр юлларын алдым икән?

(озакламый "Әниләр көне "була)

3. Үткән материалны кабатлау.

(тест үткәрү)-Слайд 2

Исем нәрсәне белдерә?

а)предметның билгесен;

б)предметның исемен;

в)предметның эшен.

Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

а)кем?нәрсә?

б)кайсы? нинди?

в)ничек?

Түбәндәге фикерләүнең кайсы дөрес?

а) исем-сүзнең өлеше.

б)исем-җөмлә кисәге.

в)исем- сүз төркеме.

Исем нәрсә белән төрләнә?

а)заман белән;

б)зат-сан белән:

в) килеш белән.

Бу сүзләр арасыннан ялгызлык исемне табыгыз:

а)башкала;

б)Башкортстан

в)башваткыч

Күплек санда,урын-вакыт килешендә килгән исемне табыгыз:

а)бакчада;

б)балаларга,

в)яфракларда.

Түбәндәге сүзләр арасыннан исемне табыгыз:

а)эленгән;

б)элгеч;

в)элә.

Иялек килешенең сорауларын табыгыз:

а)кемне?нәрсәне?

б)кемнән? нәрсәдән?

в)кемнең? нәрсәнең?

(укучылар бер-берсенең эшен тикшерә,бәяли,слайд буенча тикшерү)

4.Яңа материалны үзләштеругә ихтыяҗ тудыру,проблема кую.

-Укучылар, миңа бер укучы "Чаткылар" газетасына хикәясен тикшереп чыгарга бирде.Әйдәгез бергәләп карап чыгыйк әле.(слайд3)

Вакытлар тиз уза шул. Әле кайчан гына җәй иде. Безнең тәрәзә каршанда каен кызы җилфердәп тора иде.

Көз килде дә каенның яфракларын буяуга манып китте. Ә җил минем дустымны кочаклап алды да дер селкетеп какты,сукты. Яфраклар шыбырдап җиргә коелдылар.

5. Куелган проблеманы чишү.

- Хикәядә сүз нәрсә турында бара7

-Көз.

-Исеме эчтәлегенә туры киләме?

-Килә.

-Җөмләләр төзелеше дөресме?

-Дөрес.

-Башлам, йомгаклау өлешләре?

-Әйбәт кенә.

-Нәрсә җитми?

(укучыларның төрле фикерләре тыңлана.Сыйфатлар җитмәве ачыклана).

-Ни өчен сыйфатлар өстәргә кирәк?

-Сыйфатлар җөмләне бизи, матурлый тулыландыра).

6.Сыйфатлар турында белемнәрне искә төшерү.

-Нәрсә ул сыйфат?

-Предметның нинди билгеләрен белдерә?


-Хәзер хикәяне газетада бастырырлык итеп тулыландырыйк. Тик сыйфатларны җөмләдә нинди сүз төркемнәре янына куярбыз икән?

-Исемнәр янына,

-Ни өчен?
-Сыйфатлар исемнәрне ачыклап киләләр?


7.Мөстәкыйль эш.

(компьютерда чыгарылган текстка карандаш белән сыйфатларны өстәп язалалар.Теманы авыррак үзләштергән
укучыларга әзер сыйфатлар тәкъдим ителә).

Искәрмә.( мөстәкыйль эш вакытында көзне күз алдына китерә торган музыка уйнатырга мөмкин.)

Тулыландырган текстны бергәләп уку.

(Иң матур ,иң күп сыйфат кулланган укучыларны билгеләп үтелә.Яңартылган текстны "Чаткылар "газетасына җибәрергә мөмкин.)

8.Уку мәсәләсен адымлап чишү.

а) Дәреслек белән эш.

-98 нче күнегү.(язма)

-Укучылар,без әниләр турында сөйләшүне дәвам итәбез.

Ф.Яруллинның " Әни" дигән шигырен кем укып күрсәтер.

-Билгеләнгән сүзләр кайсы сүзне ачыклап килә?

-Исемнәрне.

-Нәрсәне белдерә һәм нинди сүз төркеменә карый?

-Предметның билгесен белдерә,сыйфат .

- Ә хәзер билгеләгән сүзләргә синонимнар өстәп укыгыз.

(матур-гүзәл юллар,тәмле- татлы сулар,йомшак-назлы куллар,якты-ачык моңнар)

Сүзлек эше: "син белгән моңнар " дигән сүзне ничек аңлыйсыз? (таныш ,әниләрдән ишеткән бишек җырлары)

98 нче күнегүне күчереп язу

9.Физминутка

10.Карточкалар белән эшләүязылган җөмләләрне уку. Җөмләдән сыйфатларны табу, асларына сызу. Сыйфат сүз төркеме төшенчәсенең эчке структурасын ачу, аңа хас билгеләрне табу.

Җир ана аңа тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачның әчкелтем кайрыларын үстергән, кояш нурлары салкын чык нурлары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак мендәр, мәңге яшел чыршылар калын юрган булган аңа.

Төркемнәрдә эш(1нче җөмләдән 1нче пар,2нче җөмләдән 2нче пар таба) . Үрнәк буенча сыйфатларны табарга :

а) сорау куярга

ә) мәгънәсен ачыкларга

б) кайсы сүзне ачыклавын әйтергә

в) җөмләдәге ролен билгеләргә.

Төркемнәрнең җавабы тыңлана.(1нче пар -тәмле,әчкелтем-тәмне,яшел-төсне,салкын-табигат күренеше.2нче пар-хуш исле-

исне,йомшак- мәңге яшел-төсне, калын- )

11 Алда башкарган эшкә карап сыйфатның моделен төзеп карау,кагыйдә чыгару.

СЫЙФАТ

Предметның нинди? Исемне ачыклый. Җөмләдә

билгесен

белдерә.

Иярчен

кайсы? кисәкхәбәр


12 "Артык сүзне тап"уены

(чәчәк таҗларында бирелгән сүзләрне укыйлар һәм артык сүзне табалар.)

-Кыяр,яфрак,яшел,агач;

-Җил,кояш,кар,кечкенә;

-Хәйләкәр, тапкыр,зирәк,салкын;

-Җылы,йомшак,матур,зур


13. Рефлексия һәм бәяләү этабы.

-Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Нәрсәләр эшләдек? Нәрсәгә ирештек?

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3Өй эше.101 нче күнегү. Сүзләрдән сүзтезмәләр төзү,сүзтезмәләрдән файдаоанып бәйләнешле текст төзү.


Резерв

Шигырьне тулыландыр,

Әнием минем......(матур)

Күзләре.......(якты,көләч)

Шундый кңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша.

Битләре аның ......(кайнар)

Ә куллары .......(йом-йомшак)


Предметның тиешле билгеләрен әйт(предметларны күрсәтү).

Бүре,яфрак,туп,яңгыр һ.б.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал