7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока литературного чтения (тат) 2 класс

Технологическая карта урока литературного чтения (тат) 2 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әдәби укудәресенә технологик карта

2 нче сыйныф

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районыМБГБУ "Имәнкискәурта гомуми белем бирү мәктәбе"нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Харисова Чәчәк Хисаметдин кызы

Класс: 2

Предмет: әдәби уку

Тема: Р. Фәйзуллин "Кызыл китап"

Максат: текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү;

шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр :яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек белән эшли белү;йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Төп төшенчәләр: ярдәмчеллек,табигатьне саклау

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш,парларда эш

Чыганаклар:Әдәби уку, 2 класс, 2 нче кисәк, 14-15 б.

Җиһазлау: ПрезентацияPower Point - "Кызыл китап.", Р.Фәйзуллин турында мәгълумәт


Предметара бәйләнеш: литературное чтение, татар теле, әдәби уку, әйләнә-тирә






Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

ШУУГ-шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат:дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру




Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!



  • . Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.




  • Укучыларның җаваплары

КУУГ: классташларһәм укытучы беләнуку эшчәнлегеноештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую



II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат:элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру


Кыш турындагы бүлектән нинди авторларның исемнәрен истә калдырдың?

Аларның нинди әсәрләре аеруча ошады?

  • Кышкы табигать, җәнлекләр, кошлар турында нинди яңалыклар белдең?

  • И.Туктар, Җ. Тәрҗеманов, Р.Корбан,Г.Бәширов әсәрләрен укыдык



  • Кыш килде, Чана шуу,Кыш ачуланды, Җем-җем чвик

  • Кышкы табигать, җәнлекләр, кошлар турында укыдык.


ТБУУГ: төп билгеләрнеаерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллективфикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат:яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;дәреснең темасын, максатын билгели белү






  1. Табышмакларның җавапларын тап.

Кыт-кыт килә кытлавык.

Канаты бар - йөзә алмый.

Нәрсә булыр ул? ...



Кызыл итек, күк күлмәк,

Җырлый тынычлык теләп.

Исемен белсәң әгәр син,

Әйтеп бирче ...



Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.

Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята



Бер йомгакта мең энә,
Сиңа тими, син тимә.


Әдэпле генә кодача
Тавыкларны ярата .

Казанның уртасында ни бар

  • Табышмак җавапларының 1 нче хәрефләрен тактадагы таблицага куябыз.Нинди сүзләр килеп чыкты?

  • Димәк, без бүген нәрсә турында укырбыз.

Кызыл китап турында мәгълүмат бирү Слайд

Җир йөзендә куе урманнар, яшел болыннар, кыйммәтле җәнлекләр, кошлар һәм үсемлекләр саны елдан-ел кими бара. Табигать байлыкларын, аның гүзәллеген саклап калу өчен безнең илебездә зур эшләр башкарыла. Менә шуның өчен "Кызыл китап" булдырганнар. Бу китапка кертелгән җәнлекләрне, кошларны, балыкларны тоту, аулау, үсемлекләрне өзү, таптау закон нигезендә тыела, кешеләр аларны саклау, үрчетү һәм үстерү өчен кайгыртучанлык күрергә тиешләр


  • Кызыл китап



ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллективфикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге.Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисалларкитереп раслый белү
















1.Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.

  • Ничек уйлыйсыз ул нәрсә турында? Авторы кем? Слайд

Укытучының үрнәк укуы.

  • Шигырь сездә нинди тәэсирләр калдырды?

  • Ни өчен?

  • Әсәрдә сүз нәрсә турында бара.

Cүзлек эше:



Бәрхет. 1. Өс ягы кыска кыркылган куе йомшак төкле, өлешчә яки бөтенләй ефәктән эшләнгән тыгыз

тукыма 2. күч. сир. Йомшак, ягымлы (тавыш тур.).

Күзләргә физкультминутка.

Дәреслекнең 14-15 битләрен ачалар.


Равил Фәйзуллин

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның хисси һәм эстетик тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру










  1. Сәнгатьле укуга хәзерлек

  2. Сәнгатьле уку

  • Шигырьдән рәсемгә туры килгән юлларны табып укыгыз

  1. Нәтиҗә

  • Нәрсә ул әдәби әсәрнең темасы?



  • Шигырьнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла?

  • Соңгы строфаны укып күрсәтегез әле.

  • Бу юллар нәрсәне аңларга ярдәм итә?

  • Кызыл төс нәрсә дип әйтә? Ни өчен?

  • Кызыл китап сезне нәрсәгә чакыра?

Ә хәзер без сезнең белән үзебезнең классның кызыл китабын ясарбыз




Укучылар гөжләп,пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.


  • Әдәби әсәрдә нәрсә яки кем турында да булса хәбәр итү

  • Соңгы строфада.

  • Кечкенә генә ярдәм дә, кайчак та бик авыр хәлдән котылырга ярдәм итә ала икән.



Укучылар төркемдә эшлиләр


РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплаудаөстәмә әдәбият куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VIII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


  • Дәрес сезгә ошадымы?

  • Аеруча да нәрсә кызыклы булды?

  • Кызыл китап безгә нәрсә дип әйтергә тели, сез һәрберегез бер сүз язасыз һәм чәчәк таҗларын ябыштырасыз.

  • Нинди яңалык белдегез?

  • Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

-Үсемлекләр, кошлар, хайваннар,бөҗәкләр гә тияргә ярамый; бик кечкенә генә хайваннар булсалар да алар табигаь өчен бик файдалы: матур төсләре, күңелле җырлары белән безне сөендерәләр, тормышыбызны матурлыйлар.

-Өзмә

-Үтермә

- Тимә

- Таптама

- Туздырма

- Сындырма


ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

  • "Безнең кечкенә дусларыбыз" дигән темага хикәя язарга







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал