7


  • Учителю
  • Рабочая программа по литературному чтению по ФГОС для татарских групп в русских школах 4 класс

Рабочая программа по литературному чтению по ФГОС для татарских групп в русских школах 4 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Каралды» «Килешенде» «Раслыйм»

МБ җитәкчесе Директор урынбасары Мәктәп директоры

______/_Н.Р.Гыймадиева_/ ______/_И.Г.Галимова_/ _____/_Л.Ф.Габелева_/

Беркетмә №_1_ Приказ №________

«_25_» _август_2015 ел «_27_» _август_2015 ел «_28_» _август_2015 ел




Эш программасы

Казан шәһәре Мәскәү районының "34нче мәктәп"

гомуми белем муниципаль учреждениесе

белем йортының исеме

Зиннурова Гөлнара Рәшит кызы, татар теле укытучысы

ФИО, категория

Әдәби уку. 4Б сыйныф (татар төркеме)



Педагогик совет

утырышында каралды

беркетмә №_1_

"_26_" _август_ 2015 ел



2015-2016 уку елы


Аңлатма язуы


4нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. Россия Федерациясенең «Мәгариф турында» Законы (29.12.2012 №273-Ф3).

  2. Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» Законы (гамәлдәге редакциядә).

  1. "Россия Федерациясенең халыклары телләре турында" Россия Федерациясенең Законы (№126-ФЗ,1998нче ел,24нче июль ред-дә,11.12.2002№165-ФЗ).

  1. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (№44-3РТ,2004 нче ел, 28 нче июль).

  2. "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (№52-3 РТ,2004 нче ел, 11 нче октябрь).

  3. 2013|2014 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

  4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.06.2012 елгы 7699/12 номерлы "Об учебных планах для 1-9 классов школ Республики Татарстан,реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования» дигән хаты.

  5. "Башлангыч, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү турындагы федераль дәүләт стандартлары" (17.12.2010)

  6. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында" 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

  7. "Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту:гомуми программа (татар төркемнәре өчен)/төз.Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.-Казан,2011

  8. Әдәби уку:Рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.4нче с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен)/ Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Миясарова 2014

Татарстан Республикасы Казан шәһәре "34 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем Муниципаль бюджет учреждениесенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча 4 нче сыйныфта (татар төркеме) әдәби уку дәресләренә атнага 3 сәгать ( барысы 105 сәгать) вакыт бирелгән.


Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге.

Татар теле укытуның максатлары:

  1. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

  1. Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

  2. Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ:


«Әдәби уку» укыту-методик комплекты түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә.

1. «Школа России » комплекты чишәргә тиешле гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек»;битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать исәрләреннән аерым детальләрне таба, барлык ваклыклары белән сөйләп бирә) һәм гомумиләштерергә (аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырга); «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш.

2. Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

а) хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, берьяктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары - хайваннар, еш кына бер ук төрле мөнәсәбәтләргә керәләр), икенче яктан, бер-берсеннән аерылуы (төп геройлар - башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турышдагы автор әкиятләренең еш кына халык әкияләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һэрвакытта көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү;

3. Әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү - байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру;

4. Эстетик бурычлар: матурлык - ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә кирәкле турында төшенчә бирү;

5.Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: әсәрләрне өлешләргә бүлү, кирәк урынны табын укып күрсәтү, хис белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя бирелгәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда предметка - бу «синең» әсәрне аңлау;идеяң икәнен җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре структуралары һәм идея эчтәлекләре буенча бер - берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән, дәреслекнең

« Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан китереп, бүгенге тормыш белән бәйлибез», « Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легендалар аша тарих белән танышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра. », « Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты

аша та-бигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез», « Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз », "Матурлыкның безгә ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышабыз",

" Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?" , "Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз", " Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк.Туган ил турында уйланабыз" бүлекләренә дәреслек - хрестоматиянеңһәм эш дәфтәреннең шул ук бүлекләре туры килә.

Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра.

ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ (105 СӘГАТЬ)

Халык авыз иҗаты.

Мифлар турында гомуми күзаллау булдыру.

Борынгы халыкларның тормышы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт. Тормыш агачы. Тотем хайван һәм үсемлекләр, кешеләрнең аларга карашы, борынгы традицияләрнең сакланышы.

Тылсымлы әкиятләр.

Дөнья турында борынгы күзаллаулар чагылышы. Тылсымлы әкият герое. Тылсым дөньясы. Тылсымлы предметлар, сихри саннар, сүзләр, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әкият законнары: әкият герое өеннән чыгып китә. Максатка ирешү юлы (тылсым дөньясы, карурманнар аша үтүче юл, сынаулар, тылсымлы булышчы ярдәме, җиңү шатлыгы.) Халык әкиятләренең мифлар, легендаларда чагылышы.

Риваять һәм легендалар.

Риваять һәм легендаларда сөйләнгән геройлар, аларның кичерешләре. Тарихи бәйләнеш. Төрле атамалар. Аларның килеп чыгышы.Риваять һәм легендаларда бирелгән вакыйгаларның әкиятләрдә чагылышы.

Автор әкиятләре.

Автор әкиятләренең халык әкиятлре белән охшашлыгы (жанр һәм сюжет). Халык әкиятлрендәге тылсым юлы белән җиңүләр, автор әкиятләрендә акыл белән эш итеп уңышка ирешү, ярату һәм яратыла белүнең көче.

Фольклор жанрының тормышта, хәзерге вакытта яшәеше.

Халык традицияләре һәм бәйрәмнәре. Символик төшенчәләр. Гимннар (Татарстан гимны). Халык һәм автор әкиятләре.

Хикәя.

Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыруны дәвам итү. Хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.Хикәядәге чынбарлык чагылышы. Әдәби тел берәмлекләре.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.


Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).


Әсәр авторлары турында.

Шагыйрь, язучы, рәссамның биографиясе.

а) әсәрдә авторлар кичереше;

ә) автор күзәтүләренең чагылыш;

б) хәзерге заман авторлары белән очрашу, балаларның авторга сораулары, җаваплар.

Библиографик культура формалаштыру.

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән

эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзал-лау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.


4 нче сыйныфта укыла торган әсәрләр

Халык авыз иҗаты әсәрләре.

"Җил арба" (татар халык әкияте), "Җил иясе(миф), "Тургай һәм Кояш" (миф);

Ф.Әмирхан "Ай өстендәге Зөһрә кыз"(әкият)

"Сак-Сок" (бәет)

Иван Крылов "Карга белән Төлке"(мәсәл) (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе);

Мәҗит Гафури "Чикерткә белән Кырмыска" (мәсәл)

Мәҗит Гафури "Тавык белән Үрдәк" (мәсәл)

Габдулла Тукай "Яшь агач" (мәсәл)

Әхмәт Исхак "Карт Имән белән яшь егет" (мәсәл)

Габдулла Тукай "Ай һәм Кояш" (шигырь)

Габдулла Тукай "Фатыйма белән Сандугач" (шигырь), "Шүрәле" (әкият)

Мәҗит Гафури "Болын" (шигырь)


Муса Җәлил "Яңгыр", "Чишмә" (шигырь)

Абдулла Алиш "Койрыклар" (әкият), "Кемгә кирәк,кемгә кирәкми" (хикәя)

Нәби Дәүли "Бала болыт" (әкият)

Рәшит Бәшәр "Сандугачлы ак инеш" (шигырь)

Гарәфи Хәсәнов "Кышкы урман" (хикәя)

Фәнис Яруллин "Иң бәхетле төн"(фантастик әсәр)

Сания Әхмәтҗанова "Саклыйк ,әйдә, Җир - Ананы!" (шигырь)

Шәүкәт Галиев "Камырша" ,"Күршеләрнең алмасы" ,"Минем абый шигырь ятлый" , "Куркыныч хәбәр" (шигырьләр)

Роберт Миңнуллин "Әни, мин көчек күрдем"," Спортның яңа төре" (шигырьләр

Хәкимҗан Халиков "Дәү әти", "Вакыты тар", "Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият" (шигырьләр) "Нинди кош?" (уен)

Фәнис Яруллин "Ап-ак иткән", "Бияләй" (шигырьләр)

Фәнис Яруллин "Юылмас хурлык" (әкият)

Роза Хафизова "Күгәрчен һәм малай" (хикәя)

Сәвәр Әдһәмова "Дуслар"(әкият)

Әхсән Баян"Эт янында тиеннәр"(хикәя)

Дәрҗия Аппакова "шыгырдавыклы башмаклар" (хикәя)

Михаил Зощенко «Мескен Федя» (хикәя)

Резеда Вәлиева "Җиңү көнендә" (шигырь)

Нәбирә Гыйматдинова "Сертотмас кәҗә" (хикәя)

Виктор Голявкин "Әллә каян күренеп тора" (хикәя)

Юрий Ермолаев "Сәгать ярдәм итте" (хикәя)

Г.Х.Андерсен "Чыдам кургашын солдат" ( хикәя )

Д.Свифт "Гулливер сәяхәте" (әкият)

Ләбиб Лерон "Шүрәле малае" (әкият-пьеса)

Зиннур Хөснияр "Шүрәле җыры" (җыр)

«ӘДӘБИ УКУ» ДӘРЕСЛЕГЕНӘ МЕТОДИК АҢЛАТМАЛАР

Искәрмәләр

1. «Аңлатмалы сүзлек», «Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге» һәм Этимологик сүзлек һәр дәреслекнең, дәреслек-хрестоматия һәм мөстәкыйль эш дәфтәренең ахырында бирелә. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә аңлашылмаган сүзләр астөшермә рәвешендә күрсәтелеп барыла.

2. «Сынлы сәнгать музее»на сәяхәт вакытында укучыларның сөйләм телен, күзәтүчәнлеген, матурлыкка соклана белү хисен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүен үстерергә . музейлар, картинаның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында кыскача мәгълүмат бирергә кирәк. Һәр автор белән таныштыру да сорала. Картиналарның кайда саклануын күрсәтү максатыннан, мөстәкыйль эш дәфтәрендә берничә бинаның фотосы урнаштырылды.


3. Мөстәкыйль эш дәфтәре белән эш вакытында укучы сары һәм зәңгәр төстәге карандашлар, гади карандаш белән эш итә (фломастерлар белән түгел).

4. Әдәби уку дәресләренең кайберләрендә, «Сынлы сәнгать музее»на сәяхәт вакытында, сәнгать әсәрләренең аерым детальләрен яхшылап күзәтү максатында лупа кулланыла.

5. «Сынлы сәнгать музее» белән танышкан вакытта, картиналардан аеруча әһәмиятле фрагментларны кадрлап аерып алу һәм аларны бербөтен итеп карау өчен, билгеле бер размердагы рамкалардан файдаланыла. Әлеге рамкаларны технология дәресләрендә картоннан яисә калын кәгазьдән

ясарга мөмкин.Рамкаларның соргылт, яшел, караңгы төстә булуы мөһим (ак төстә түгел). Рамка 6 см х 9 см зурлыкта була һәм һәр яктан 1,5 смполя калдырып эшләнелә.

6. Дәрес өчен материал күп бирелде. Көчле укучылар белән эш оештыру өчен, укытучының барлык мөмкинлекләре дә бар. Һәрбер чыганакта да (дәреслек, мөстәкыйль эш дәфтәре) җитәрлек әсәрләр сайланды.

7. Укытучы өстәмә әсәрләр эзләп мәшәкатьләнмәсә дә була. Күрсәтелгән барлык материалларны эшләп бетерү мәҗбүри түгел, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсенә карап, укытучы үзе сайлап ала. Дәрестә бирелгән материал күп дип уйлаганда, мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне калдырып, материал аз дип уйланган дәресләргә өстәсәң, яисә, өй эше итеп, төрле әзерлектәге укучыларга сайлап бирсәң дә була.

8. Автор әсәрләре ел фасыллары белән туры килмәскә мөмкин. Бу, концепциядә бирелгән кабатлауларга кире кайтып эшләү мөмкинлеге бирү максатында, махсус сайланды.

9. Сәнгать әсәрләренең; берсе булган музыка белән танышу, аны әдәби һәм сынлы сәнгать әсәрләре белән чагыштыру тиеш дип табылды.


4 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеме,

эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр

  1. Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;

  2. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

  3. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

  4. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  5. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белу;

  6. Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;

  7. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;

  8. Сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;

  9. Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, "Эчтәлек" бите, иллюстрацияләр)


  1. Фольклор жанрын аеру: хайваннар турындагы. Тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл,хикәя турында күзаллау, халык иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү.


Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен, аларның әсәрләрен;

  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган рубрикаларны;

  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.



Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;

  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

  • укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

ПРОГРАММАНЫ ҮТӘҮ МАКСАТЫНДА КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН ӘДӘБИЯТ

4 нче сыйныф өчен «Әдәби уку» укыту-методик комплекты составына керә торган әдәбият исемлеге:

1. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф]: Дәреслек. 2 кисәктә. 1 кисәк. - Казан: «Мәгариф - Вакыт* нәшрияты, 2014.

2. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. - Казан: «Мәгариф - Вакыт» нәшрияты, 2014.

3. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку: Мөстәкыйль эш дәфтәре. 4 нче сыйныф. - Казан: «Мәгариф - Вакыт» нәшрияты, 2014.

4. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Методик кулланма. - Казан:





Бүлек

Тема

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Шәхес үстерүгә юнәлтелгән

Предметара

Предметка караган

Укучы эшчәнлегенә бәяләмә

План

Факт



1 нче чирек


1




Халык сүзе алтындыр,аңлаганга акылдыр.(21 с.)

Халык авыз иҗаты әсәрләре.

-текст белән фәнни эшли белү

-илнең үткәненә хөрмәт белән карарга күнектерү


-әдәби уку фәненең тарих белән бәйлелеген күрсәтә, борынгы заманда җир йөзендә яшәгән кешеләр тормышы турында белү


-халык авыз иҗатын белү

Халык авыз иҗаты, җырлар турында төшенчә булдыру

2-3


"Җил арба" (татар халык әкияте)

-кешелекнең олы мирасы булган легенда һәм мифларда дөреслекнең чагылышын таба белү


- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү

- тылсымлы әкият үзенчәлекләрен үзләштерү;


Әкиятнең эчтәлеген ачыклау,дәреслектәге сорау һәм биремнәрне үтәү;

4-5


"Җил иясе, "Тургай һәм Кояш" (мифлар);

-кешелекнең олы мирасы булган легенда һәм мифларда дөреслекнең чагылышын таба белү


- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү

-миф һәм чынбарлык арасындагы аерманы ачыклау;


Мифлар белән танышу;

6-7


Ф.Әмирхан "Ай өстендәге Зөһрә кыз"(әкият)


-кешелекле булырга өйрәтү

әкият жанрларын аера белү,портрет төшенчәсен аңлату;




Зөһрә кызның портретын төзү

"Ай өстендәге Зөһрә кыз" әкияте белән танышу,эчтәлеген зиһенгә алу;

8-9


"Сак-Сок" (бәет)


-бәетләрне көйләү

-мисаллар ярдәмендә төрле жанрдагы әсәрләрне аера белергә өйрәтү

-бәетләрнең үзенчәлеген ачыклау;


Бәетләр турында белешмә бирү;

10-11


Халык авыз иҗаты әсәрләре турында булган белемнәрне гомүмиләштерү.

- халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәтләү

- халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәтләү

.-халык авыз иҗаты әсәрләрен уку,

Халык авыз иҗаты әсәрләре турында булган белемнәрне гомүмиләштерү

12


Үзеңне тикшер

- халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәтләү

- халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәтләү

-белем тикшерү

Белемнәрне тикшерү

13


Иван Крылов "Карга белән Төлке"(мәсәл) (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе);


-мэсәлнең өйрәтмешен аңлау


- сән. итеп, тыныш билгеләрендә паузаларны дөрес ясап, логик басымны урынлы куеп укый белү;

-мәсәлгә хас үзенчәлекләрне ачыклау;


Укучыларны " Карга белән Төлке" мәсәле белән таныштыру,


14


Мәҗит Гафури "Чикерткә белән Кырмыска" (мәсәл)


-ачыклый торган сораулар бирә белү

- сән. итеп, тыныш билгеләрендә паузаларны дөрес ясап, логик басымны урынлы куеп укый белү;

-кереш һәм моралҗ өлешен ачыклау;


Мәсәл жанры турында белемнәрне ныгыту;

15-16


Мәҗит Гафури "Тавык белән Үрдәк" (мәсәл)

ачыклый торган сораулар бирә белү

- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү

-мәсәлнең сәнгатьле итеп уку алымнарын үзләштерү;


Мәсәл геройларына характеристика бирү;

17


Габдулла Тукай "Яшь агач" (мәсәл)


-мәсәлне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү

-язучы әсәре белән танышу.


Мәсәлнең мәгънәле кисәкләрен ачыклау;

18-19


Әхмәт Исхак "Карт Имән белән яшь егет" (мәсәл

Тормыш тәҗрибәсен- куллана


төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезли белү

-мәсәлдән аллергонияне табу;

Мәсәлдән аллергонияне табу;

20


Мәсәл темасын кабатлау.

-мәсәлләрнең тормыш белән бәйлелеген анлау

-мәсәлләр телен аңлый белү

- мәсәлнең мәгънәле кисәкләрен ачыклау;




Мәсәл темасын гомүмиләштереп кабатлау;

21


Үзеңне тикшер

-узеңне контролләү

- халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәтләү

- халык авыз иҗаты әсәрләрен уку,


Белемнәрне тикшерү

22

Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать(22 с.)

Габдулла Тукай "Ай һәм Кояш" (шигырь)


-шигырь һәм иллюстрацияне тәңгәлләштерү;


- сүз сәнгате һәм рәсем сәнгате уртаклыгын ачыклау;


Габдулла Тукай иҗаты белән танышу

; "Ай һәм Кояш" шигырен уку;

23-24


Габдулла Тукай "Фатыйма белән Сандугач" (шигырь)

-эшчән булырга өйрәтү

- сүз сәнгате һәм рәсем сәнгате уртаклыгын ачыклау;


-шигырь һәм иллюстрацияне тәңгәлләштерү;


Автор фикерен ачыклау,аңа карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

25-26


Габдулла Тукай "Шүрәле" (әкият)

-Г.Тукай әсәрләрен чагыштыру;


- әсәрнене укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү


-персонажларга характеристика бирү;


Татар әкиятләрендә Шүрәле образының бирелеше белән танышу.

27


Байназар Алменов "Шүрәле" картинасы.

-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү

- Г.Тукай әкиятендәге Шүрәле сүрәте белән рәссам иҗат иткән Шүрәлене чагыштыру;


-картинаның идея эчтәлеген, аңлый, анализлый белү

Рәссам Б.Әлменов иҗаты белән танышу;




2 нче чирек


28


Байназар Алменов "Шүрәле" картинасы.

-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү

- Г.Тукай әкиятендәге Шүрәле сүрәте белән рәссам иҗат иткән Шүрәлене чагыштыру;


-картинаның идея эчтәлеген, аңлый, анализлый белү

Рәссам Б.Әлменов иҗаты белән танышу;




29


Мәҗит Гафури "Болын" (шигырь)


табигатькә карата сакчыл караш булдыру

шигырьнең серен ачу

- шигырьдән чагыштыруларны табу;


"Болын" шигыренең темасын ачыклау;

30


Муса Җәлил "Яңгыр"

йөгерек һәм сәнгатьле уку

- шигырьнең серен ачу,Ф.Васильевның "Яңгыр алдыннан" картинасы белән чагыштыру

- сорау һәм биремнәрне үтәү;


М Җәлил иҗаты белән танышу;

31


Сыйныфтан тыш уку.М.Җәлил иҗаты

М. Җәлил иҗаты белән танышуны дәвам итү

-сорауларга җавапны төрле әсәрләрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү


-сорауларга җавапны төрле әсәрләрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү


Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

32-33


Муса Җәлил "Чишмә" (шигырь)

Фикерне төгәл итеп әйтеп бирү күнекмәләре булдыру

- сүз сәнгате һәм рәсем сәнгате үзенчәлекләрен билгеләү;

-шигырь һәм иллюстрацияне тәңгәлләштерү;


Укучыларга шигырьне аңлау өчен шартлар булдыру.

34-37


Абдулла Алиш "Койрыклар" (әкият)

әкият эчтәлеге белән танышу, яңа сүзләр үзләштерү, сөйләм телен үстерү

әкият төрен билгеләү;


әкият эчтәлегенең планын төзү;

Әкият үзенчәлекләрен табып аңлата алуларына ирешү

38


Абдулла Алиш

"Кемгә кирәк,кемгә кирәкми" (хикәя)

үз сүзләре белән текст эчтәлегенә якын итеп сөйләү

-"Син ничек уйлыйсың?" кебек сорауларга җавап таба белү


укылган текстлардан өзекләр китреп дәлилли алу

Хикәянең исеме буенча уку максатын билгеләү

39


Нәби Дәүли "Бала болыт" (әкият)

белемгә омтылыш тудыру

болыт образының рәсем сәнгатендә тасвирлану үзенчәлекләрен белү

- тексттан болытларны сүрәтләгән юлларны табып уку;


Уку максатын билгеләү

40


Рәшит Бәшәр "Сандугачлы ак инеш" (шигырь)

туган як табигатен өйрәнү, аны саклау

-әйләнә - тирә мохитне саклау буенча фикер алышу;

бу чорның үзенчәлекләрен

аңлау

Укучыларга шигырьне аңлау өчен шартлар булдыру.

41-42


Гарәфи Хәсәнов "Кышкы урман" (хикәя)


төп фикерне, уйны ачыклый белергә өйрәнү

тематик, монографик җыентыклар төзи алу

Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү

Хикәяне тулысынча уку

43-44


Фәнис Яруллин "Иң бәхетле төн"(фантастик әсәр)

Сания Әхмәтҗанова "Саклыйк ,әйдә, Җир - Ананы!" (шигырь)


туган илгә карата горурлык хисе уяту, сакчыл караш булдыру

Әсәрдә күтәрелгән проблеманы ачыклау

Фантастик әсәрләргә хас үзенчәлекләрне үзләштерү.

Әсәрләр белән танышу,чагыштыру

45-46


"Без табигать балалары"

Проектлар төзү.

туган илгә карата горурлык хисе уяту, сакчыл караш булдыру

Дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөс.эш дәфтәрендәге шартлы билгеләр белән эш итә белү,презентация төзү;


төрле әсәрләрне укый алу, гомумиләштерү

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

47

Балачак әдипләре 23 с.

Шәүкәт Галиев "Камырша"

дуслык хисе булдыру

"Камырша" китапчыгының тышылыгын модельләштерү


Геройга карата автор мөнәсәбәтен ачыклау һәм үзеңнекен җиткерү.




Әсәрнең жанр төрен билгеләү;



3 нче чирек


48-49


Шәүкәт Галиев ,"Күршеләрнең алмасы" ,"Минем абый

шигырь ятлый"

мәрхәмәтле, итагатьле булырга өйрәнү

- авторның безне хисләр дөньясына чакыруын дәлилләп аңлата белү

- авторның безне хисләр дөньясына чакыруын дәлилләп аңлата белү

Әсәрләр белән танышу;





50


"Куркыныч хәбәр"



(шигырь)

Шәүкәт Галиев


Ш.Галиев иҗатына кызыксыну уяту


- әсәрдәге төрле күренешләр аша авторның безне хисләр дөньясына

чакыруын дәлилләп аңлата белү

Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү


Шигырьнең төп уен билгеләү;

51-52


Роберт Миңнуллин "Әни, мин көчек күрдем"

дуслык хисе булдыру

шигырь эчтәлеге буенча эш

- шигырьдәге рифма ,кабатлануларны табып уку;


Укучыларга шигырьне аңлау өчен шартлар булдыру.

53


" Спортның яңа төре" (шигырь)

Роберт Миңнуллин

шигырь эчтәлеген үз сүзләрең сөйли белү

- геройга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү;


- герой исеменнән эчтәлеген сөйләү;

Исеме буенча шигырь эчтәлеген ачыклау;

54-55


Ш.Галиев,Р.Миңнуллин иҗатын кабатлау.Сыйныфтан тыш уку.

- әсәрләрне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

Шагыйрьләрнең балалар өчен иҗат иткән китаплары белән танышу.

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

56


Хәкимҗан Халиков "Дәү әти", "Вакыты тар"

Сәнгатьле уку;

-идея эчтәлеген аңлый белү


-шигырьләрнең эчтәлеген ачыклау;

Укучыларны сән.уку-га хәзерләү

57-58


"Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият"

Хәкимҗан Халиков

әкият эчтәлеге белән танышу, яңа сүзләр үзләштерү, сөйләм телен үстерү

Үз эшчәнлегеңне контрольгә ала, биремнәрне үтәү дөреслеген тикшерү

әкиятне укып, язу стилен аңлый

белергә тиеш

Әкият жанры үзенчәлекләрен кабатлау

59-60


Харис Якупов "Аналар җәе" картинасы.

үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

"Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият"

Хәкимҗан Халиковның эчтәлекләрен чагыштыру.

Х.Якупов иҗаты белән танышу

Табигать мизгелләре

нең автор әсәрләрендә би-релешен өйрәнү, чагыш-тыру ;

61-62


Хәкимҗан Халиков

"Нинди кош?" (уен)


үз эшләрен анализлый

Рольләргә бүленеп уку, эчтәлеген ачыклау.


Сәхнә әсәрләре турында белешмә.

Чагыштыру, сынландырулар, строфа турында белем-нәрне ныгыту

63


Фәнис Яруллин "Ап-ак иткән", "Бияләй" (шигырьләр)

Ф.Яруллин әсәрләре аша дөрес һәм бәйләнешле сөйләмгә

язучыларның күзәтүләреннән чыгып иҗат иткән әсәрләрен дөрес аңлап, сән.укый белү

шигырьләрне чагыштыру,охшаш,аермалы якларын билгеләү;


Мәсәл жанры үзенчәлекләрен кабатлау

64-65


Фәнис Яруллин "Юылмас хурлык" (әкият)


Ф.Яруллин әсәрләре аша дөрес һәм бәйләнешле сөйләмгә

Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен формалаштыра

Әсәрләрне паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп сән.укырга өйрәтү


Фәнис Яруллинның "Юылмас хурлык" әкиятенең эчтәлеге белән танышу;

66


Сыйныфтан тыш уку.Ф.Яруллин.Тормыш юлы,иҗаты

Ф. Яруллин иҗатына кызыксыну уяту


әсәрләрне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

сорауларга җавапны төрле әсәрләрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү


Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

67-68


"Балачак әдипләре" бүлеген кабатлау.

китапка кызыксыну тәрбияләү

Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен формалаштыра алу

Х.Халиков һәм Ф. Яруллин иҗатларын чагыштыру, әсәрләрен кабатлау.

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

69


Үзеңне тикшер

халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәтләү

әсәрләрне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

сорауларга җавапны төрле әсәрләрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

Белемнәрне тикшерү

70-71

Яхшылык эшләргә ашыгыйк... 13с.

Роза Хафизова "Күгәрчен һәм малай" (хикәя)


ялгыш фикерләрне вакытында тәнкыйтьли, хаталарны күрсәтә алу

-табигать могҗизаларын күрә-тоемлый белү


- Сәнгатьле уку;

Галәмдә табигать һәм ке-шенең бербөтен булуын, кеше һәм табигать арасын-да бәйләнешләрне аңлату

72-73


Сәвәр Әдһәмова "Дуслар"(әкият)


Тәмле телле, ихлас сүзле шәхес тәрбияләү

Сүз көче, сүзне уйлап әй-тергә кирәклеген аңлату.

-текстта ориентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгели белү


Тексттагы төсләр белән белдерелгән биремнәрне үтәү

74


Әхсән Баян"Эт янында тиеннәр"(хикәя)


үз эшләрен анализлый белү

төрле мәгълүматлар белән эшли белү

- текстның билгеле бер өзегенә иллюстрацияләр таба белү


Хикәянең төп уен билгеләү;

75-76


Дәрҗия Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар" (хикәя)


Чын дуслык төшенчәсен аңлату;

-"Син ничек уйлыйсың?" кебек сорауларга җавап таба белү


укылган текстлардан өзекләр китреп дәлилли алу

Дәрҗия Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясе белән танышу;

77-78


Михаил Зощенко «Мескен Федя» (хикәя)

Сәнгатьле уку;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү


кирәкле өзекләрне табу


Михаил Зощенконың "Мескен Федя" исемле әсәрен уку;

4 нче чирек




79


Җиңү коненә карата проект төзү

күршең белән хезмәттәшлек итә белү


төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз фикереңне нигезләгәндә тормыш тәҗрибәсенә таяна белү


Рәсемнәр,җырлар белән эш;


Проектны яклау

80-81


Резеда Вәлиева "Җиңү көнендә" (шигырь)


күршең белән хезмәттәшлек итә белү


төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз фикереңне нигезләгәндә тормыш тәҗрибәсенә таяна белү

Сәнгатьле уку;

Резеда Вәлиеваның "Җиңү көнендә" исемле шигырен уку;

82


Үзеңне тикшер

укыганны үз сүзләрең белән иптәшләреңә җиткерү юлын табу

И.Рәфиковның "Сугыш еллары" картинасын карау.

Картина эчтәлеген ачыклау.

Белемнәрне тикшерү

83-84

Бәхетле балачак 7с.

Нәбирә Гыйматдинова "Сертотмас кәҗә" (хикәя)


күзәтүчән, игътибарлы була белү


үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә алу

А.Алиш әкияте белән уртак якларын табу

Тема уртаклыгын табу, дәлилләп аңлата алуларына ирешү

85-86


Виктор Голявкин "Әллә каян күренеп тора" (хикәя)

күзәтүчән, игътибарлы була белү


үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә алу

Хикәянең төп героен ачыклау, аңа характеристика бирү.

Хикәяне уку, әсәрнең төп уен билгеләү.

87-88


Юрий Ермолаев "Сәгать ярдәм итте" (хикәя)


үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

үз мөмкинлекләреңне бәяли белү


Хикәянең төп героен ачыклау;

Хикәяне уку, әсәрнең төп уен билгеләү.

89


"Бәхетле балачак" бүлеген кабатлау

Һәрбер кешенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге булуга инандыру

мәгънә барлыкка китерә белү


-әсәрләрне чагыштырып, уртак һәм аермаларны якларны билгели белү

"Бәхетле балачак" бүлеген кабатлау

90-93

Серле дөнья, могҗизалы дөнья 15 с.

Г.Х.Андерсен "Чыдам кургашын солдат" ( хикәя )


үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү


Г.Х.Андерсен әсәре белән таныштыру;тормышчан һәм әкияти маҗараларны табып аңлату.

Г.Х.Андерсен әсәре белән таныштыру;

94-97


Д.Свифт "Гулливер сәяхәте" (әкият)


үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү


"Гипербола" төшенчәсен үзләштерү

Әкият белән танышу,төп уен билгеләү;

98-99


Ләбиб Лерон "Шүрәле малае" (әкият-пьеса)

Зиннур Хөснияр "Шүрәле җыры" (җыр)


өйдә,мәктәптә, гомумән барлык җирдә үзеңне әдәпле, ягымлы тотарга гадәтләндерү

үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру


"Белмәү гаеп түгел,белергә теләмәү гаеп" мәкален әкият-пьеса эчтәлеге белән тәңгәлләштерү;


Әкият-пьеса белән танышу;рольләргә бүлеп уку;

100-101


"Серле дөнья , могҗизалы дөнья" бүлеген кабатлау.

өйдә,мәктәптә, гомумән барлык җирдә үзеңне әдәпле, ягымлы тотарга гадәтләндерү

тексттагы төсләр белән белдерелгән биремнәрне үтәү

-текстта ориентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгели белү


"Серле дөнья, могьизалы дөнья"бүлеген гомүмиләштереп кабатлау

102


Үзеңне тикшер

үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү


Биремнәрне үтәү

Белемнәрне тикшерү

103-104


Йомгаклау иҗади проекты төзү һәм яклау

үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру


гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү


"Белмәү гаеп түгел,белергә теләмәү гаеп" мәкален тәңгәлләштерү;


Белемнәрне тикшерү

105


Ел буе уткәннәрне ныгыту

үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру


гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү


"Белмәү гаеп түгел,белергә теләмәү гаеп" мәкален тәңгәлләштерү;


Белемнәрне тикшерү

26




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал