7


  • Учителю
  • Әдәби укудан класстан тыш чараЯраткан язучыбыз Шәүкәт Галиевка багышланган кичә

Әдәби укудан класстан тыш чараЯраткан язучыбыз Шәүкәт Галиевка багышланган кичә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Яраткан язучыбыз Шәүкәт Галиевка багышланган кичә.



</ Җиһазлау. Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Шәүкәт Глиевнең потреты. Шәүкәт Галиевның шигырьләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе. Шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырыла.



Максат. Шәүкәт Глиевнең тормыш һәм иҗат юлын,балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен күбрәк укучыларга җиткерү,укучыларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү.

Кичәгә багышлангыч мәктәп балалары чакырыла.

1 нче алып баручы. Исәнмесез!

2 нче алып баручы. Хәерле көн!

1 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучылар!

2 нче алып баручы. Кадерле укучылар!

1 нче алып баручы. Балалар шагыйре Шәүкәт Глиевка багышланган....



2 нче алып баручы....әдәби- музыкаль кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

җыр "Утыр әле яннарыма"Шәүкәт Галиев сүзләре



1 нче алып баручы

Һәр баланы җайлый,

Һәркем аны таный.

Шигъри теле һаман

Былбыл булып сайрый.

2 нче алып баручы. Бу юллар өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт абый Галиевка бик туры килеп тора. Ул безнең як кебек тау ягында, Апас районында Бакырчы авылында туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 нче елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый.Әтисе сугышта һәлак булгач , аның укырга мөмкинчелеге булмый. Ул колхозда эшли башлый.

1 нче укучы Ш.Галиевның "Икмәк " шигырен сөйли.

1 нче алып баручы

Шәүкәт абый беренче шигырьләрен 1945 елда яза башлый.Ул балачагында һәм үсмерчагында дөньяның барлык чынбарлыгын татып,ачлыгын,ятимлеген кичереп, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан беренче буын татар шагыйре. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый.Алар "Чаян", "Сабантуй" кебек газета-журналларда басылалар һәм аны "Чаян"га эшкә чакыралар. Менә шунда инде аның көлкеле шигырьләре туа.

2 нче алып баручы.Хәзер мин сезгә табышмак- шигырь әйтәм, җавабын кем белә? Бу герой Ш. Галиев шигыреннән.

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр,

Лаеклы иптәш дисәм,

Исемен әйтмәс микән?



Балалар бергә: "Шәвәли"

(Шәвәли керә, шигырь сөйли)

Шәвәли: Мин дә буш кул белән килмәдем табышмак алып килдем.

Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга кермәгән

Сакалын кистермәгән.(Кәҗә)

( "Ничә мәче?"шигыреннән)

Әбиемнең мәчеләре тезелгәннәр карагыз...

....белмәгәннәр юк та бугай, барысы була- .... (3)

1 нче алып баручы

-Шәвәли нинди малай? Каян килгән ул, ничә яшь аңа?(Кызыксынучан, эзләнүчән)

2 нче алып баручы.

Шәүкәт абыйның туган авылында чыннан да Шәвәли исемле дус малае булган. Ул бик мәзәкчән, үткен булган.Шул абыйны күздә тотып ул шук Шәвәлине иҗат иткән. Шәүкәт Галиев беренче чиратта балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла. Менә ул мәктәп тормышының кызыклы якларын табып, безнең белән бүлешә, безне көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә.

«Онытылган» шигыренә инсценировка

«Кадак»,

«Иншаның файдасы»,

"Бала сөю",

"Оеклар" шигырьләрен сөйлиләр.

1 нче алып баручы. Ә хәзер Ш Галиев сүзләренә язылган җыр яңгырый. "Бииләр итек- читекләр."И.Якупов муыкасы.(Балалар бии)

2 нче алып баручы. Ш.Галиев балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы. Ә хәзер Ш.Галиев шигырҗләрен иң күп белүчене табыйк.Дөрес җавапка 1 житон бирелә.

1 нче сорау- "Ничә мәче?"шигырендә ничә мәче турында сүз бара?(3)

2 нче сорау-"Онытылган" шигырендә ничә укучы катнашты?(1)

3 нче сорау- "Курыкма,тимим" шигырендә бала урманда ничә җәнлек белән очрашкан?(2)

4 нче сорау- Бу рәсемнәр Ш.Галиевның кайсы шигыренә туры килә?

Әдәби укудан класстан тыш чараЯраткан язучыбыз Шәүкәт Галиевка багышланган кичәӘдәби укудан класстан тыш чараЯраткан язучыбыз Шәүкәт Галиевка багышланган кичә



  1. нче сорау- Бу өзек Ш.Галиевның кайсы шигыреннән?

1)Сез кем диеп сорасагыз

Әйтер ул: мин-Иләвеш.

Сездән башка берәүгә дә

Иләвеш сер сөйләмәс.

2) Сөзмичә бәти

Ничек чыдасын-

Маңгай кычыта,

Мөгез чыгасы! ("Сөзгәк")

3) Ә ул һаман

Сугыша,

Әтәчләнә,

Чукыша... ("Сугыш чукмары")

4)Әй Тимерша, Тимерша,

Син бит хәзер Камырша! ("Камырша")

5) Башкаларның "дүртле", "бишле",

Мәсгуть тагын "икеле"алган.

-Ник башыңны эшләтмисең?

-Онытылган...өйдә калган... ("Онытылган")

(Иң күп ңитон иясен барлау. Җиңүчегә Ш.Галив китабын бүләк итү)

1 нче алып баручы. Шәүкәт Галиев-балаларның киңәшчесе,дусты.Улаларны хезмәт сөяргә,гадел,тырыш булырга өйрәтә. Табигать бизәкләре,кеше күңеленең матурлыгы белән бергә күңелгә туган тел аһәңе сеңеп кала."Телнең тапкырлыгы,матурлыгы,байлыгы бу телдә сөйләшкән халыкка ихтирам уята",-дип язган иде шагыйрә Саҗидә Сөләйманова Шәүкәт Галиев иҗаты хакында.

1995 елда Шәүкәт Галиевкә "Татарстанның халык шагыйре"дигән мактаулы исем бирелде.

2 нче алып баручы. Шушының белән кичәбез тәмам.Кичәдә катнашкан барлык укучыларга да рәхмәт .









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал