7


  • Учителю
  • Урок по математике на тему ' Өчурынлы саннарны кушу, алу'

Урок по математике на тему ' Өчурынлы саннарны кушу, алу'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сарлы авылы муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе



" Өчурынлы саннарны кушу,

алу темасын ныгыту "

сәяхәт дәрес

1нче категорияле башлангыч

класс укытучысы

Фаттахова Зөбәйрә Асфан кызы





Сарлы, 2012нче ел

Математика 3нче класс.

Тема: 1000эчендә өчурынлы саннарны кушу, алуны ныгыту. Сәяхәт дәрес.

Максат: телдән һәм язмача кушу, алуны ныгыту; космонавт профессиясе

белән таныштыру; исәпләү күнекмәләрен һәм фикерләү сәләтләрен

үстерү өстендә эшне дәвам итү; илебез тарихы белән кызыксыну һәм

дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: 3нче класс өчен дәреслек М. И. Моро, презентация, проектор

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

1)Хәерле көн, дуслар,сезгә

Хәерле көн, һәммәгезгә.

Математиканы өйрәнүдә

Уңышлар телим сезгә

Гел бишлеләр алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик.

Шушы изге теләк белән

Хәзер эшкә керешик! (2нче слайд)

2.Кереш әңгәмә. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

Рәсемдә нәрсә күрәсез? (3нче слайд)

Ракета

Апрель аенда илебез нинди бәйрәмне билгеләп үтә?

Космонавтлар көне

Ни өчен бу бәйрәм апрельдә үтә?

1961нче елның 12апрелендә Ю. А. Гагарин беренче тапкыр

космоска оча

Ни өчен математика дәресендә космос турында сйләшәбез дип

уйлыйсыз?

Бүген бездә математика дәресе космос белән бәйле булачак.

Әйе, бүген без үзебезне космонавтлар дип хис итәрбез һәм "мәктәп" космодромына сәяхәткә кузгалырбыз. Бер- беребезгә уңышлар телик!

3. Телдән исәпләү.

Безнең беренче сынавыбыз- математик диктант. Командалар бер генә тапкыр бирелә, шуңа күрә игътибарлы булыгыз.

  1. 1.Кимүче 350. киметүче 340, еарманы табыгыз

  2. 11килеп чыксын өчен 99ны ничәгә бүләргә кирәк

  3. сумма 618. 1нче кушылучы 640. икенчесен тап

  4. 40 һәм 44 саннарының суммасын 12гә бүл

  5. 30 һәм 5 саннарының өлешен 1гә тапкырла

  6. Бүленүче 60, өлеш 20, бүлүче ничәгә тигез

  7. 85не 85кә бүләргә

Математик диктантны тикшерү 10, 9, 8, 7, 6, 3, 1(4нче слайд)

Беренче сынавыбызны үтәдек, алга таба китәбез.

4. Ныгыту (5нче слайд)

1)Ю. Гагаринның очышы 108мин дәвам иткән. Бу ничә сәг һәм ничә мин? Ничек белдек? (№1 63бит дәреслек)

2)№16, 53бит (Эш дәфтәре) фикерләүгә мәсьлә

3)№17 53бит тигезләмәләр чишү

4)мәсьәлә чишү №2 дәреслек

Җирнең беренче ясалма иярчененең авырлыгы 83кг. икенчесенең 508кг. Икенче иярченнең авырлыгы ничә кгга күбрәк? Мәсьәләне тикшерү, чишү. Ә хәзер мәсьәлә ике гамәл белән чишелерлек итеп сорауларны үзгәртергә кирәк. ничек үзгәртербез? Үзгәртү, мәсьәләне чишү.

5. Кояш системасы (6нче слайд)

Ни өчен кояш системасы шундый атама алган?Кояш үзәктә, а планеталар аның тирәсендә хәрәкәт итә.

6. Меркурий (7нчы слайд)

Меркурий кояшка иң якын планета. Меркурий планетасында ел җирдәге ничә тәүлеккә тигез? Моны белү өчен 17 һәм 27саннарының суммасын 2гә тапкырлыйк. Җавап 88 тәүлек

Әгәр без 200санын 10 тап киметсәк, Меркурий Җирдән ничә тап кечкенә икәнен табарбыз

7. Венера (8нче слайд)

Бернинди планета да яктылыгы буенча Венера белән чагыша алмый. Бу плнетада ел ничә тәүлеккә тигез икәнен белү өчен 109 һәм 116 саннарының суммасын табарга тиеш. (225 тәүлек)

Физкультминутка "Чыршы"

Өйрәнгән теманы ныгытуда күнегүләр эшләүне дәвам итү

8. Сатурн (9нче слайд)

Кояш системасында боҗра белән бизәлгән бер планета бар. Ул- Сатурн. Әгәр без саннар рәтендә эзлеклелекне тапсак, бу планета турында кызыклы мәгълүмат белербез.

1951, 1966, 1981 (15. 15 ел саен Сатурнның боҗрасы югала, һәм ул башка планеталар кебек була. Ә аннан соң боҗра нечкә генә булып барлыкка килә һәм 7-8 ел эчендә зурая)

2)Укчылар мин sms хәбәр алдым. Чит планетада яшәүчеләр бәлага юлыкканнар. Алар Кояш системасындагы иң суык планетаның исемен онытканнар. Әйдәгез аларга ярдәм итик. Моның өчен мисалларны чишәргә, җавапка туры килгән хәрефләрне куярга кирәк. ( 10нче слайд)

270

272

328

590

у

р

а

н

456-184=р 127+143=у

731-403=а 283+307=н

3)Без бүгенге дәрестә Кояш системасына кергән кайбер планеталар турында белдек. Алар турында күбрәк материалны космонавтлар музееннан яки интернеттан табып була. Без космонавтлар турында да сөйләштек. Алар нинди булырга тиеш? Тапкыр. зирәк. көчле....

Ә хәзер төрле геометрик фигуралардан ракета ясап карыйк. Кем җитезрәк?

7. Өй эше.

Үзлектән эшкә эзерләнергә; №6мисаллар, космоска багышланган мәсьәлә

төзергә

8. Йомгаклау.

1.Дәрестә нинди яңа белем алдыгыз? Нәрсәне кабатладык?

2.Үз- үзеңә бәя кую. Дәфтәрдә поляга уртага бер сызык сызыгыз- бу Җир. Әгәр эшне хатасыз эшләгән булсагыз ракетаны һавада. әгәр авырлыклар булган булса, җиргә якынрак итеп ясагыз. Ракеталар буенча билге кую.

Әгәр бу дәрестән соң сездә космонавт булу теләге туса, онытмагыз. Безнең планетабыз- Җир. Ул һәрчак безне үзенә тартып, чакырып тора. Һәм безнең планетабыз һәрвакыт матур, чиста булырга тиеш, э бу үзебедән генә тора. (11 слайд)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал