7


  • Учителю
  • Рабочая программа по литературному чтению( на тат. яз.)

Рабочая программа по литературному чтению( на тат. яз.)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Килешенде Килешенде Раслыйм

Методик берләшмә җитәкчесе МБГБУ "Носы төп гомуми белем МБГБУ "Носы төп гомуми белем

__________/ Яруллина В.Х./ мәктәбе"нең укыту-тәрбия эшләре мәктәбе" директоры

Беркетмә № ____ буенча директор урынбасар _____________/ Бәдертдинов В.Х./ «22 » август 2016 ел ______________ / Сафиуллина Г.К/ Приказ № _______

«24 » август 2016 ел «_____» август 2016 ел





Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

"Носы төп гомумибелем мәктәбе"

муниципаль бюджет гомумибелемучреждениесенең

"Сәрдәбаш башлангыч гомуми белем мәктәбе"филиалы

башлангыч класслар укытучысы

Николаева Рания Фаргатовнаның

2 «Б»сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Протокол №______

«____» август 2016 ел









2016 - 2017 нче уку елы





Аңлатма язуы.

2 нче сыйныф өчен "әдәби уку" фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. 29.12.2012 нче елның №273-ФЗ - "Россия Федерациясенең Мәгариф турында"гы Федераль Законы;

  2. 2013 нче елның 22 нче июленнән №68-ЗРТ - «Мәгариф турында"гы Татарстан Республикасы Законы;

Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандарты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009);

  1. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән "Перспективалы башлангыч мәктәп" концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Носы төп гомуми белем мәктәбе " муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең укыту программасы (приказ №116 от 28.08.2015)

  3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Носы төп гомуми белем мәктәбе " муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2016-2017 нче уку елына 1-9 класслар өчен төзелгән укыту планы









Максат: укучыларда дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.



Бурычлар:

  • укуга аңлы караш,уку күнекмәләре формалаштыру.

  • әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү.

  • әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү.

  • балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту.

  • дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү

  • белем алу күнекмәләре булдыру, әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү.

  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.

  • әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,

  • яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру

Эш программасының якынча программа белән аермалы үзенчәлекләре юк.











Уку предметының укыту планында урыны

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Носы төп гомуми белем мәктәбе " муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына төзелгән укыту планында 2 нче сыйныфта әдәби уку фәненә, атнага 2 сәгать исәбеннән, 68 сәгать каралган.

2 нче сыйныфта әдәби уку фәненнән арадаш аттестациясе мөстәкыйль эш формасында уздырыла.



Милли-региональ компонент

Татар халык авыз иҗаты белән танышу. Татар язучылары иҗаты белән танышу. Татарстанда чыга торган балалар газета-журналлары белән танышу.





Шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре:

Шәхескә юнәлтелгән нәтиҗәләр

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

- кече яшьтәге мәктәп баласы үзе тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

- биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.



Метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;

  • логик фикерләү чылбырын төзү;

  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

  • мәгълүмат җиткерүче символларны уку;

  • тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;

  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

  • материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;

  • анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару



Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре:

-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.



Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

  • күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы; күршең белән хезмәттәшлек итү; фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.



Предмет нәтиҗәләре



Укыту предметын үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән уку.

2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү.

4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.

5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аеру.

7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны табу.

9. Сүзлекләрдән файдалану.

10. Эзләнү-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге элементларын куллану;



Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

1. Аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укырга һәм кабул итәргә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйләргә, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алырга;

2. Укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, төп фикерен билгеләргә, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алырга, аның нинди төр һәм жанрга каравын аерырга;

3.Укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, фикерләрне исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә;

4. Әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдырырга;





Программаның төп эчтәлегеПрограмманың төп эчтәлеге







Укыту эшчәнлеген оештыру төрләре

Укыту эшчәнлегенең төп төрләре

1

Халык авыз иҗаты 6 сәг

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын гамәли үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, автор бәяләмәсе).



дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес

Дәреслек белән эшли белү.

Шартлы билгеләрне истә калдыру, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Биография белән танышу. Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү, сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү, сүзлек эше, эчтәлек сөйләү, төп геройларга характеристика бирү

2

Әкиятләр 9 сәг.

Хайваннар турында әкиятләр

Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. Россия халыклары әкиятләре. хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар.

Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл-фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау. Күчмә сюжетлар.

Тылсымлы әкиятләр.

Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясында сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.

Автор әкиятләре.

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).

Мәкальләр

Мәкальләр - халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Мәкальләрне төрле ситуацияләрдә урынлы куллана белергә күнектерү. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы. Әкият, мәсәл, хикәянең, иллюстрацияләрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләрне дөрес сайлау.



дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес

Текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү,төп геройларны характерлау, сурәтләү чараларын табу.



Әкиятнең төп фикерен мәкальнең мәгнәсе белән чагыштыру.

Бәйләнешле сөйләү.

Мондый әкиятләрнең ни өчен кирәк булуларын ачыклау, сюжет- композиция төзелешен аңлау.







































































Мәкальләрне, санамышларны истә калдыру.

Әсәрнен төп фикерен әйтү.

Әсәрнен эчтәлеген хәтердә калдыру





3

Автор әсәрләре 2сәг.

Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.



дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес



Биография белән танышу. Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү, сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү, сүзлек эше, эчтәлек сөйләү, төп геройларга характеристика бирү.



Г.Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча таный белү, әсәрләрен укып анализлау.

Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкиятенең жанр үзенчәлеген ачыклау



Сәнгатьле уку, сүзлек эше, эчтәлек сөйләү, төп геройларга характеристика бирү.Әкият төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белү.

4

Әдәби жанрлар 6сәг.

Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы күзәтелә. Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр); ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре.



дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес

Текстны уку,

Тәрҗемә итү, сорауларга телдән җавап бирү, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Фикерләрне дәлилләп, аңлатып бирү.

Төркемнәрдә эшләү

5

Шигырь 32 сәг.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлаулар). Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше

дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес

Кыска шигырьләр белән танышу, әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.



Теманы билгеләү.

Геройга характеристика бирү.



Кыска шигырь жанрын аңлау, фикереңне кыска формада әйтә белү.

Дәреслек белән эш, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

6

Библиографик культура 13 сәг.

Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Катапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру. Төрле тематик җыентыклар төзү күнекмәләре бирү. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү. Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрәнгәннән соң, аның әсәрләреннән нәни җыентыклар төзү. Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.

Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү. Китапның элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре турында өйрәнүне дәвам итү. Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү. Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү. Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.



дәрес, уен-дәрес,

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау.



Рәсемнәргә карата сораулар кую, куелган сорауларга җавап бирү, бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзү.



Журналларның эчтәлеге белән танышу.



Биремнәрне парларда эшләү.



Газета эчтәлеге белән якыннан танышу.



Дәреслек һәм хрестоматия белән иркенләп эшләү, авторларның әсәрләрен табу.



Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.



Картина буенча эш.



Скульптор төшенчәсе белән таныштыру.



Сорауларга җавап бирү.

7

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру (Һәр дәрестә)

Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре - интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре



дәрес, уен-дәрес

Сәнгатьле уку, сүзлек эше, эчтәлек сөйләү, төп геройларга характеристика бирү.



Солдат хезмәте белән танышу, аның тоткан ролен ачыклау.



Сынлы сәнгать әсәрләрен күрә белү, күзәтүләр аша гомумиләштерә белергә өйрәнү.















Календар - тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1.



Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр.

1

01.09

01.09



2.

Автор әкиятләре. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкияте

1

05.09

05.09



3.

Габдулла Тукай язган "Кәҗә белән Сарык" әкиятенең жанр үзенчәлеге 2 нче бүлеге.

1

08.09

08.09



4.

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы. "Кәҗә белән Бүре" әкияте .

1

15.09

15.09



5.

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы. Тест. Уку күнекмәләрен бәяләү. "Батыр әтәч" әкиятен уку.

1

19.09













6.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләрен уку. Йолдыз "Кояшка җавап"шигырен уку.(хрес. 44б.)

1

22.09





7.

Дөнья халык әкиятләрен уку.

1

26.09





8.

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләре. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. "Әтәч патша" әкияте.

1

29.09





9.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән төлке". Борынгы әкиятләр.

1

03.10





10.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр. "Аю белән төлке" әкиятен уку.

1

06.10





11.

Риваять турында гомуми күзаллау. Аз булса да үз акылың булсын.М. Гафури "Тавык белән үрдәк" шигъри әкияте, "Тавык нигә суда йөзә алмый?" риваяте

1

10.10





12.

Россия халыклары әкиятләре. Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте "Хәйләкәр керпе"

1

13.10





13.

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр. Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова "Керпе кайгысы.

1

17.10





14.

Тылсымлы әкиятләр. Сюжет куелышы. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). "Гөлчәчәк" әкияте

1

20.10





15.

Тылсымлы дөньядагы предметлар, булышчылар."Өч кыз" әкияте өстендә эш.

"Халык авыз иҗаты.Әкиятләр"темасы буенча тест.

1

24.10





16.

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы.

1

27.10





17.

Юмористик әсәрләр. Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр. Тест.Уку күнекмәләрен бәяләү.

1





18.

Юмористик әсәрләр. Ш.Галиев "Котбетдин мәргән"(мәзәк маҗара). Уку күнекмәләрен бәяләү.

1







19.

Уйдырма әкиятләр.Н.Исәнбәт "Мырауҗан агай хәйләсе".

Әкияти вакыйгалар.

1







20.

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур "Кырмыска һәм малай"

1







21.

Автор һәм халык әкиятләрендә охшашлык."Музей йортына сәяхәт" Г.Вәлиева "Су әкияте"

"Автор әкиятләре"темасы буенча тест.

1







22.

Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Йолдыз "Белмим" әсәрен уку.

1









23.

Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Р.Вәлиева "Замана баласы".

1







24.

Эш эшкә өйрәтә. Ф.Яруллин "Эшнең аның берние юк".

1







25.

Җанлы сөйләмнең мөһим чаралары . Җ.Дәрзаман "Солдат булдым"..

1







26.

Дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуы."Музей йортына сәяхәт".

1







27.

Хоккулар. Кыска шигырьләр. Н.Ахунова "хоккулар"ы

1







28.

Лирик герой. Кыска шигырьләр. "Музей йортына сәяхәт". Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

1







29.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина "Алтын балык".

1







30.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. И.Лерон "И ямьле дә соң дөнья!"

1







31.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Класстан тыш уку.

1







32.

"Музей йортына сәяхәт". "Музей йорты". Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар "Урман букеты".

1







33.

"Серле ачкыч" мәктәп клубына хат язу. Р.Миңнуллин "Чыршы әйләнәсендә".

1







34.

Күзәтү ноктасы. Р.Харис "Төсле рәсем".

1







35.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары. Ш.Галиев "Яңа фотоаппарат".

1







36.

Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин "Рәсем".

1







37.

"Музей йортына сәяхәт". Р.Миңнуллин "Ак кыш".

1







38.

Күңел күзе. Г.Юнысова "Күзләр"әсәрен уку.

1







39.

Чагыштыру, контраст, җанландыру. Н.Арсланов "Сезнеке"

1







40.

Дөньяга төрлечә караш. М.Әгъләмов "Ямь-яшел".

1







41.

Дөнья белән танышуны дәвам итү. (су өслеге) Н.Мадьяров "Үз шәүләсен куркыткан".

1







42.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Ф Садриев "Боз өстендә"

1







43.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи "Тамчы"

1







44.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Р.Фәйзуллин "Бинокль"

1







45.

Син-миңа, мин сиңа карыйм. Р.Хафизов "Күңел күзе"

1







46.

Алар-безгә, без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман "Балык тотты", Б.Рәхмәт "Гөлйөзем белән чебен"

1







47

Әсәр геройларының тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау. Ф.Зыятдинов "Карга белән Шөпшә".

1







48.

"Музей йортына сәяхәт", Җ.Дәрзаман "Күбәләк кар"

1







49.

Бер предметка төрлечә караш. Р.Миңнуллин "Кем соң минем Әби?"

1







50.

Кечкенә дә төш кенә Ә.Моталлапов "Кечкенә дә төш кенә".

Контроль кисем

1







51.

"Музей йортына сәяхәт". Р.Миңнуллин "Йорт агачлары"

1







52.

"Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай "Бу кайчак була?", Р.Корбан "Ел фасыллары", Г.Афзал "Беренче кар"

1







53.

Үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Р.Миңнуллин "Төрле кешеләр була","Юкка малай булганмын"

1







54.

Кем нәрсәгә шатлана? Р.Вәлиева "Шатлык кызы".

1







55.

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин "Малайлар сөйләшә".

1







56.

Балалар журналлары.

1







57

Балалар газеталары

1







58

"Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев "Тынлык".

1







59.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья. Г.Хәсәнов "Имән каргасы"

1







60.

Якты тәрәзә каршында. "Музей йорты"на сәяхәт. Тест

1







61

Кышкы урман матурлыгы. Ә.Еники "Кышкы урман", Йолдыз "Бәхетле агач".

1







62

Якты күл сагышы. Ф.Сафин"Якты күл сагышы", М.Фәйзуллина "Агачлар да күлмәк алыштыра".

1







63.

Көлке ничек туа? Л.Лерон "Тишек хәтер"

1







64.

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев "Көзге каршында", М.Шабаев "Зәңгәр песи"

Арадаш аттестация

1







65.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге. Э.Шәрифуллина "Оттырды", Л.Лерон "Гаҗәп хәлләр".

Тест "Дөнья белән танышу"

1







66.

Искитмәле тамашалар. М.Галиев "Тамаша", М. Мөхәммәтшин"Көчле булсам".



1







67.

" Серле ачкыч" мәктәп клубына хат. " Серле ачкыч" мәктәп клубы членнарына биремнәр.

1







68

Олимпиада биремнәре үтәү. Җәйге биремнәр.

"Сабантуй"газетасында кунакта

1

















Укыту-методик һәм материаль-техник тәэмин ителеш

Методик әдәбият:

Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.

1 нче кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел.

2 нче кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел.

3 нче кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел.

Әдәби уку .Методик ярдәмлек. 2 сыйныф "Мәгариф-вакыт" нәшрияты, 2012 ел Авторлар Г.М Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова

Әдәби уку.Мөстәкыйль эш дәфтәре. Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012 нче ел

Җиһазлау: компьютер, ноутбук, магнитофон,презентация, проектор, экран, аудиоязма.

Интернет-ресурслар:



1. pedsovet.org

2. festival.1september.ru

3. edu.kzn.ru

4. ttp://edurt.ru

5. school.edu.ru

6. www.edu.ru



































2нче сыйныфта әдәби уку фәненнән арадаш аттестация.

1 өлеш (А)





А1. "Батыр Әтәч" әкиятендә кайсы герой ярдәмгә мохтаҗ?_____________________

а) Кәҗә б) Куян в) Аю г) Төлке





А2. "Аз булса да, үз акылың булсын",- дигән мәкаль кайсы әсәргә карый?

а) "Батыр Әтәч" б) "Әтәч Патша" в) "Бүдәнә белән Төлке" г) "Тавык белән Үрдәк"





А3. «Кәҗә белән Сарык әкияте» нең авторы:___________________________

а) Г.Тукай б) халык в) М.Гафури г) Ш.Галиев





А4. И.Туктарның "Урман букеты"хикәясендә кайсы агач турында сүз бара?__________

а) каен б) юкә в) тал г) имән





А5. Татар халкының "Өч кыз" әкиятендә игелекле бала ...

а) кече кыз б) уртанчы кыз в) олы кыз г) берсе дә түгел





А6.Урманны күңел күзе белән күрергә өйрәткән язучы

а) Ф.Садриев б) Р.Хафизова в) Ф. Зыятдинов г) Ә.Моталлапов





А7. Р.Вәлиеваның «Шатлык кызы» әсәрендә кыз кошчыкларны нигә иреккә җибәрә?

а) кошчыкларны кызгана

б) читлеге ачылып китә

в) ашату өчен

г) Ниязга үч итә





А8. Балалар өчен чыгарыла торган журнал булмаганын билгелә_______________________

а) «Салават күпере» б) «Күчтәнәч» в) «Сөембикә» г) «Ялкын».





А9. Л.Леронның "Тишек хәтер" әсәрендә кем хәтерсез дип уйлыйсың ?______________

а) әби б)әти в) классташлар г) малай





А10. Әсәрләрдәге вакыйга һәм күренешләрне капма-каршы кую алымы _________________________________ дип атала.

а)иллюстрация б) натюрморт в) пейзаж г) контраст









2 өлеш (В)



В 1. Бу малайны кеше әйберсенә тигәне өчен әнисе орыша.

Әкиятнең авторын һәм исемен, малайның алган әйберсен әйтегез.____________________________________________________________________________________________________________________________________________________









В.2. Төшеп калган сүзләрне билгеләгез.

Уйнавын уйна, ____________________ _______________________ __________ уйла.

Яхшы кеше ____________________________________________ __________ беленер.

Эш сөйгәнне _______________________________________________________ сөйгән.

Дусның кадерен _____________________________________________________ белер.





В 3. Дөрес җавапны "Әйе" яки "Юк" сүзләре белән билгеләгез.





а) Татар халкының "Өч кыз" әкияте тылсымлы әкиятме? _________________

б) Г.Тукайның "Эш беткәч, уйнарга ярый" әсәрендә вакыйгалар 7 тапкыр кабатланамы? _____

в) Л.Леронның "Камилнең көләсе килә" хикәясендә сынган ручка Ринатныкымы? ___









Йомгаклау эшен бәяләү:

1-10 га кадәр дөрес үтәлгән эшкә - "5" ле

1-8 гә кадәр дөрес үтәлгән эшкә - "4" ле

1-5 кә кадәр дөрес үтәлгән эшкә - "3" ле

1-4 кә кадәр дөрес үтәлгән эшкә - "2" ле

















































Укучының белемен бәяләү формалары,критерийлары



Тестны бәяләү критерийлары:

"5" ле - 95-100% дөрес үтәлгән эшкә (11-12 дөрес җавап);

"4" ле - 80-94% дөрес үтәлгән эшкә (9-10 дөрес җавап);

"3" ле - 51-79% дөрес үтәлгән эшкә (6-8 дөрес җавап);

"2" ле - 51%тан да кимрәк дөрес җавабы булган эшкә (6 дөрес җавап яки аннан ким).

Текст өстендә эшләүне бәяләү:

«5» - укыганның мәгънәсен дөрес аңлау; текстны сәнгатьле уку, мәгьнә ягыннан кирәкле сүзләрне аерып күрсәтә белү һәм паузаларны саклау; укыганның эчтәлеген җентекле һәм сайлап сөйләү; зур булмаган текстны мөстәкыйль рәвештә кисәкләргә бүлә һәм аларга исем куя белү, эчтәлекне гади планга таянып сөйләү, бирелгән сорауга җавапны тексттан өзекләр китереп ныгытып кую; ятлаган шигырьне ныклы белү һәм аны сәнгатьле сөйләү.

«4» - укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау; текстны мөстәкыйль рәвештә кисәкләргә бүлгәндә, кирәкле эпизодларны тапканда, 1 - 2 төгәлсезлек булу һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтү; шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү; кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алмаштыру кебек төгәлсезлекләр җибәрү.

«3» - укыган текстның төп эчтәлеген укытучы ярдәмендә билгеләү; мөстәкыйль рәвештә, укытучының юнәлтүче сорауларыннан башка укыганның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләмәү, текстны кисәкләргә бүлә һәм исем куя алмау, сөйләм хаталарын укытучы ярдәме белән генә төзәтү; яттан шигырьне ныклы белмәү.

«2»-укыганда 6 дан артык хата җибәрү; укыганның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, өстәмә сораулар булса да, текстны кисәкләргә бүлә алмау; ятлаган шигырьне тулысынча сөйли ала.

Яттан сөйләүне бәяләү:

"5" - ятлаган шигырьне ныклы белү һәм аны сәнгатьле сөйләү.

"4" -шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү; кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алмаштыру кебек төгәлсезлекләр җибәрү.

"3" -яттан шигырьне ныклы белмәү.

"2"-ятлаган шигырьне тулысынча сөйли алмау.

Сәнгатьле укуны бәяләү:

Сәнгатьле укуга таләпләр: Логик басымны дөрес кую. Паузаны дөрес саклау. Темпны дөрес сайлау. Тиешле интонацияне саклау. Хатасыз уку.

"5"- барлык таләпләр үтәлә.

"4"- бер- ике таләп үтәлмәгән.

"3"- өч таләп буенча хата киткән.

"2"- өч таләптән күбрәк хата киткән.

Эчтәлек сөйләүне бәяләү:

"5"- укыганның эчтәлеген мөстәкыйль,эзлекле итеп сөйли, сорауларга дөрес җавап бирә.

"4"- бер -ике хата җибәрә, шуны үзе үк төзәтә.

"3"-укытучының юнәлеш бирүче сораулары ярдәмендә эчтәлек сөйли,укыганын эзлекле рәвештә сөйли алмый,сөйләм хаталары җибәрә.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал