7


  • Учителю
  • Мероприятие Әлифба бәйрәме( 1 класс)

Мероприятие Әлифба бәйрәме( 1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлифба бәйрәме

Җыр: "Саумы, кояш"

А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Җир йөзендә төрле телдә

Никадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче. -

Хор - Ул - "Әлифба" китабы.



1 б. Күңелләр шатлыклы булганга (Камилә)

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.



2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Әлифба бәйрәме булачак.(Әдилә)



3 б. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -(Инзилә)

Әлифба бәйрәме!

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!



Җыр: "Китап" 1 класслар

Хәрефләрне тиз өйрәндек, (Камилә)

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.



Язарга да өйрәндек (Инзилә)

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.



Зур ярдәм итәр безгә (Әдилә)

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.



Җыр күтәрә күңелне, (Илназ)

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез,

Котла син безне бүген.



(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)

Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.



Аз да түгел, күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)



Баш хәрефебез юк безнең

Аваз да белдермибез.

Шуның өчен дә сүзләрдә

Бик парлашып йөрмибез.

(ь,ъ хәрефләре)







Без бары тик дүртәү генә

Койрык тагып йөрүче.

Без нинди хәрефләр икән.

Бармы берәр белүче?

(Җ,Ң,Ц,Щ хәрефләре)



Томау төшкән кешеләр

Хәлебезне аңлыйлар,

Чөнки безне дөрес итеп

Алар әйтә алмыйлар.

(М,Н,Ң хәрефләре)



Безне татар сүзләреннән

Эзләп таба алмассыз.

Дөресен әйтеп бирсәгез

Оятка да калмассыз.

(Ц,Щ,В,Ёхәрефләре)



Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.

Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

Кадерле Әлифбабыз!

Рөхсәт ит "Зур рәхмәт,

Мең рәхмәт", дияргә!

Җыр: "Әлифбам"

Укытучы : Ә хәзер әти - әниләр өчен дәрес.Мин дә сезгә табышмаклар әзерләдем.

Менә сезнең балаларыгыз мәктәптә укый башладылар.Бер-берсе белән бик дуслар, ярдәмчел. Мин шулай дип уйлыйм: сез дә әти-әниләр балаларыгыз кебек бер класс укучыларына әверелдегез. Һәммәгез дә башка балаларның ничек укуы белән, аларның гаилә тормышы белән дә кызыксынасыз. Һәм барысын да белеп торасыз дип уйлыйм. Шуңа күрә мин сезгә һәрбер укучы турында шигъри табышмаклар тәкъдим итәм, ә сез уйлап җавабын табыгыз.

Апай кеше мин үзем

Бар минем нәни энем

Өйгә кайткач аның белән

Тиз үтә минем көнем.(Әдилэ)



Бик күп укыйм, күп эзләнәм

Хәтердән бик тиз сөйлим.

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга телим.

Әбием бар авылда

Хәлләрен белеп йөрим.

Булышырга кирәк булса

Хәтта карлар да көрим. (Камилэ)



Абыем бар минем дә

Алтыда укый ул хәзер

Әти белән әниемә

Булышырга мин әзер.

Әле өйдә бик кадерле

Әбием дә бар минем

Аның белән чәйләр эчеп

Үтә минем һәр көнем. (Инзилэ)



Татар халык биюе.1 класс

Математика керә (Гадел)

М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга

  • Язарга

  • Санарга

  • Дус,тату булырга

  • Җырларга

  • Биергә

  • Туган илне сөяргә

М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.

Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.

"Адашкан сүзләр" уены.

1. Карлыгач пешеп утыра

Су буенда куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.



2. Чиста күлмәген киеп

Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

Озын ботлы бер челән.



Җыр Фәридә "Дуслар"

Бию Әдилә

Ләбиб Лерон "Тишек хәтер" - сәхнәләштерү.

А.б. Кадерле укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

1 б. Сине укып бетерсәк тә, (Хафиз)

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?



2 б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,(Халит)

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.



3 б. Әти-әнием дә әле (Инзилә)

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.



4 б. Беренче китап син булдың, (Камилә)

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул -

Син аерылмас дус инде!



5 б. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,(Әдилә)

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!



6 б. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,(Гадел)

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел "5" кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

(Туган тел керә)



Т.т. Исәнмесез, дусларым! ( Гөлчәчәк)

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.



Туган тел - иң татлы тел.

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!



Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.



А.б. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Җыр: "Туган тел"



(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру. Татарча бию.)



А.б. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-

эниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.





































Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.



Аз да түгел, күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)



Баш хәрефебез юк безнең

Аваз да белдермибез.

Шуның өчен дә сүзләрдә

Бик парлашып йөрмибез.

(ь,ъ хәрефләре)



Без бары тик дүртәү генә

Койрык тагып йөрүче.

Без нинди хәрефләр икән.

Бармы берәр белүче?

(Җ,Ң,Ц,Щ хәрефләре)



Томау төшкән кешеләр

Хәлебезне аңлыйлар,

Чөнки безне дөрес итеп

Алар әйтә алмыйлар.

(М,Н,Ң хәрефләре)



Безне татар сүзләреннән

Эзләп таба алмассыз.

Дөресен әйтеп бирсәгез

Оятка да калмассыз.

(Ц,Щ,В,Ёхәрефләре)



Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал