- Учителю
- Сингапур структурасын әйләнә-тирә дөнья дәресендә файдалану 3 класс
Сингапур структурасын әйләнә-тирә дөнья дәресендә файдалану 3 класс
Предмет: Әйләнә-тирә дөнья
Дата: 19.11.14
Тема: Табигатьтә су әйләнеше.
Проблеманың исеме:
Ни өчен су турында табигать могҗизасы, аның иң мөһим матдәсе дип әйтәләр?
Табигатьтә су әйләнеше ничек бара?
Табигатьтә явым-төшемнәр Җир өслегендә ничек хәрәкәт итә ?
Автор: бащлангыч сыйныфлар укытучысы Потапова Г.Р.
Укытуның нәтиҗәсе: Табигатьтә су әйләнеше процессының барышын белү.
Белемнәр:
Табигатьтә су әйләнеше турында төшенчә бирү..
Күнекмәләр:
Табигатьтә су әйләнеше, суның ничек итеп парга әйләнүен, явым-төшемнәрнең Җир өслегендә һәм аннан соң ничек хәрәкәт итүләре турында өйрәнү.
Установки: Көндәлек тормышта һәм табигатьтә су әйләнешенең аермалы, охшаш яклары.
Проблемага юнәлтелгән укытуның PBL программасы расписаниесе:
Дәрес
PBL процессын оештыру
Эшчәнлек
Ресурслар. Нәтиҗә (Укучылар)
1
Команда формалаштыру
КОНЭРС структурасын куллану.
Узган дәресләрдә өйрәнелгән теманы искә төшерү. (Төрле халәттәге суның үзлекләре) Яңа команда туплау.Каты, сыек, газсыман хәлдә командаларына укучыларны туплау.
2
Проблема кую
Табигатьтә су нинди халәттә һәм нәрсә хәлендә очратырга мөмкин.
ДЖОТ ТОТС структурасын кулланалар.
3
Проблеманы анализлау
FILA таблицасын тутыру.
Проблеманың чишелеш планын формалаштыру.
Укучылар FILA таблицасын тутыралар
4
Проблеманы чишү
Яңа белемнәрне үзләштерү.
FILA таблицасына яңа идеяләр белән тулыландыру.
Бер-береңә булышу.
FILA таблицасын яңа идея,
факт белән тулыландыралар
5
Проблеманы чишү юллары
Проблеманың чишелешен аңлату.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасын куллану.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД0 структурасын кулланалар.
6
Рефлексия һәм үзбәя
ТОКИН МЭТ структурасын куллану.
Үзбәя .
ТОКИН МЭТ структурасын кулланалар.Командаларның үз эшләренә презентация ясыйлар. Үзбәя.
FILA таблицасы
Фактлар
Идеяләр
Сораулар
Эш планы
Табигатьтә су әйләнеше
76-78 нче битләрдән су турында уку .
-Идеяне язып куябыз. (Судан барлыкка килгән боз суда батмый.Табигатьтә берьюлы өч: газсыман, сыек, каты халәттә очрый.Су бертуктаусыз бер халәттән икенче халәткә: сыек халәттән-газсыман халәткә, газсыман халәттән- сыек халәткә күчеп тора.)
-79 нчы биттәге рәсемне күзәтү.
-Идеяне язабыз.(Су пары җылы һава агымнары белән өскә күтәрелә, алардан болытлар хасил була. Болытка тупланган су, яңгыр, боз яки кар булып, кабат җиргә ява, җиргә төшкәч, гөрләвекләр хасил итә.)
80 нче биттән явым-төшемнәрнең Җир өслегендә һәм аннан соң ничек хәрәкәт итүләре турында укыйбыз.
-Идеяне язабыз.(Җиргә төшкәннән соң да су хәрәкәттән туктамый.Яңгыр тамчылары гөрләвекләр хасил итеп, елгаларга кушыла, ә елгалар диңгезләргә һәм океаннарга барып җитә.)
Ни өчен су турында табигать могҗизасы, аның иң мөһим матдәсе дип әйтәләр?
Табигатьтә су әйләнеше ничек бара?
Табигатьтә явым-төшемнәр Җир өслегендә ничек хәрәкәт итә ?
Алган белемнәргә таянып проблеманың чишелешен аңлату. Табигатьтә су әйләнеше турында интернет челтәреннән өйрәнү, әти-әниләрдән, өлкәннәрдән сорау.
Кирәкле мәгълүматларны эзләү өчен сораулар һәм җаваплар
Якынча сораулар
-
Табигатьтә су әйләнешен өйрәнү ни өчен кирәк.?
-
Табигатьтә су әйләнеше ничек бара?
-
Табигатьтә явым-төшемнәр Җир өслегендә ничек хәрәкәт итә ?
Якынча җаваплар.
Чөнки һәр кеше табигатьне, анда барган кызыклы хәлләр турында белергә тиеш.
Су пары җылы һава агымнары белән өскә күтәрелә, алардан болытлар хасил була. Болытка тупланган су, яңгыр, боз яки кар булып, кабат җиргә ява, җиргә төшкәч, гөрләвекләр хасил итә.
Җиргә төшкәннән соң да су хәрәкәттән туктамый.Яңгыр тамчылары гөрләвекләр хасил итеп, елгаларга кушыла, ә елгалар диңгезләргә һәм океаннарга барып җитә.
Үстерелешле сораулар:
Укучы нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин:
-
Җиргә төшкән явым-төшем ничек итеп кире һавага күтәрелә?
Проблеманы чишү өчен юнәлеш бирүче сораулар:
-
Интернеттан файдалану
-
Презентация карау