7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку 3 класс татарская группа

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс татарская группа

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Норматив-хокукый база

  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").



  1. "Федераль Дәүләт гомуми белем бирү стандартларын раслау турында "Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2010 нчы елныӊ 17 нче декабрендә 1897 нче номер белән теркәлгән приказы ( Приказ Министерства образования и науки РФ от 17 декабря 2010 г. №1897 "Об утверждении федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования").



  1. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгыныӊ 2012 нче елныӊ 31 нче январенда кабул ителгән 69 нчы номерлы РФ министрлыгы тарфыннан 2004 нче елныӊ 5 нче мартында расланган 1089 нчы номерлы" Башлангыч, төп урта (тулы), гомуми белем бирү стандартларыныӊ федераль компонентына үзгәрешләр кертү турындагы" приказы (Приказ Минобразования РФ от 05.03.2004 №1089 "Об утверждении федерального компонента государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования").



  1. Гомуми белем бирүнеӊ федераль дәүләт белем бирү стандартлары. (Мәскәү, Просвещение, 2011) ( Федеральный государственный образователный стандарт основного общего образования, Москва, Просвещение, 2011).



  1. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ, принят ГС РТ 28.06.2013 ).



  1. Государственная Программа Республики Татарстан по сохранению,

изучению и развитию государственных языков Республики Татарстан и других

языков в Республике Татарстан на 2014 - 2023 годы.



  1. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган " Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, 2011.



  1. ТР Казан шәһәре Совет районының "Немец теле тирәнтен өйрәнелә торган 72 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесенең "Эш программалар турында" локаль акты һәм төп белем бирү программасы(1-4 сыйныфлар өчен.)







  1. Дәреслекләр: Р.Х.Ягъфәрова. Уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2013.











Эчтәлек.

  1. Укыту предметын үзләштерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр

  2. Укыту предметының эчтәлеге

  3. Тематик планлаштыру

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен башлангыч белем бирү баскычында әдәби укуга 305 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше түбәндәгечә күрсәтелә.



Әдәби уку

1 сыйныф - атнага 1 сәгать (33 атна), 33 сәгать;

2 сыйныф - атнага 2 сәгать (34 атна), 68 сәгать;

3 сыйныф - атнага 3 сәгать (34 атна), 102 сәгать;

4 сыйныф - атнага 3 сәгать (34 атна), 102 сәгать;





1.Укыту предметын үзләштерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Әдәби укуга өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • телдән һәм язма сөйләмне үстерү, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • татар теле буенча системалы фәнни белем бирү һәм белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар әдәбиятына карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Әдәби укуны укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Башлангыч сыйныфның татар төркемнәрендә әдәби укудан укытуның предмет нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау

Башлангыч сыйныфның чыгарылыш укучысы өйрәнер:

-төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

-сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

-зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү.

Башлангыч сыйныфның чыгарылыш укучысы өйрәнергә мөмкинчелек алыр:

-сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү;

-алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша алу.



Диалогик сөйләм

Башлангыч сыйныфның чыгарылыш укучысы өйрәнер:

-өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү.

Башлангыч сыйныфның чыгарылыш укучысы өйрәнергә мөмкинчелек алыр:

-дәреслектә бирелгән үрнәк әсәрләрне сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм үз фикерләрен әйтә белү , программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.



Монологик сөйләм

Башлангыч сыйныфның чыгарылыш укучысы өйрәнер:

-картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

-укылган кисәккә сайлап баш куя белү;

-текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белү;

-текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белү;

-укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белү;

-балалар тормышына якын әсәрләрне дәвам итә белү;

-халык авыз иҗаты әсәрләрен аера белү;

-укыган әсәрне кыскача сөйли белү;

-тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

  • -әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

  • -укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

  • -2-3 татар классигының исемен;

-2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

  • -үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен белү;

-тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган әсәр яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү.

Башлангыч сыйныфның чыгарылыш укучысы өйрәнергә мөмкинчелек алыр:

-халык авыз иҗаты әсәрләрен аера белү;

- укыган әсәрне кыскача сөйли белү;

-әдәби әсәргә карата үз фикерләрен әйтә белү;

-укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли алу;

-төрле темаларга карата үз фикерләрен әйтеп сөйли алу.



Уку

Башлангыч сыйныфның чыгарылыш укучысы өйрәнер:

-татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны, әсәрләрне дөрес интонация белән укый белү;

-тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку.

Башлангыч сыйныфның чыгарылыш укучысы өйрәнергә мөмкинчелек алыр:

-укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып алу;

-шигырьләрне яттан сөйләү;

-укыганда сүзлекләр куллана алу.



Башлангыч сыйныфта татар төркемнәрендә әдәби укудан предмет эчтәлегеХ.Халиков "Әнием бар,әтием бар...", Р.Бәшәр "Светофор".

Хайваннар, кошларга хас характерлы сыйфатлар, милли бәйрәм - Сабан туе, бәйрәм белән котлау, бүләк тапшырганда әйтелә торган сүзләр.

Рәхим ит, дустым, әйдә, хәрефләр иленә

Сузык һәм тартык авазлар

Бала чакта алган белем - ташка язган сүз белән бер

Р.Вәлиева "Беренчеләр", Габдулла Тукай "Әлифба", Дәрдемәнд "Балалар, әйдә мәктәпкә!", Э. Шәрифуллина "Күзең күргәч", Р. Батулла "Аю Әппәс", Г. Сабитов "Балага - балык", Ф. Яруллин "Хикмәтле сүз", Ш.Маннур "Яхшы бел", Ш.Галиев "Витаминлы хәрефләр", Р.Вәлиева "Күбәләк һәм кырмыска", Х.Халиков "Укытучыларым", Л.Лерон. "Супермалай",

Б. Рәхмәт "Яз килә".

ИКЕНЧЕ СЫЙНЫФТА УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Балалар, әйдәгез мәктәпкә! Дусларым, көз килде тышта!

Туган тел. Иртә. Ташбака илә куян. Г.Тукай.

Ана белән кызы. М. Гафури, Мәктәпкә барабыз. Р.Низамова.

Язарга өйрәнгәндә. Ә.Бикчәнтәева, Тырышкан табар. И.Туктар.

Г.Тукайның көз турындагы әсәрләре.

Әткәй, әнкәй һәм туганнар

Безнең гаилә. Г.Тукай, Әни сүзе З. Туфайлова

Әни ялга киткәч. А.Алиш, Әтием белән бергә. Ә.Бикчәнтәева.

Дәү әни. Р. Вәлиева, Дәү әти. Х. Халиков.

Тату туганнар. Корея халык әкияте, Әйдәгез танышабыз. Г.Мөхәммәтшин.

Ак чәчәкләр ява

Кыш. Җир йокысы. Г. Тукай, Карлар ява. Ә.Бикчәнтәева.

Кем белән кем. М Монасыйпов, Куян баласы Нуян. Р.Батулла.

Кар яуган. З. Нури, Календарьнең соңгы бите. Җем- җем! Чвик. И. Туктар.

Чыршы. С. Урайский.

Үзе яхшының, эше дә яхшы

Кешеләргә игелекле бул! Дуслык , аның кадерен белү...

Үзем белән үзем. Т. Миңнуллин.

Рәхмәт һәм рәхәт, Ялкау өчен ботка суынган,Борын. И. Туктар.

Кыңгырау чәчәк. Р. Вәлиева, Оялчан Хаҗи. М. Хәсәнов.

Яхшы -җанга якын. З. Нури.

Туган җир, туган ил!

Иң матур җыр. Р. Вәлиева.

Туган ил. З. Туфайлова.

Безнең авыл. К.Әмири.

Яз җыры

Менә нинди икән, яз! Н. Измайлова, Әниләр көнендә. З. Мансур.

Яз җыры. Сыерчык. Г. Лотфи, Боз кузгалды. Э. Касыймов

Көймә. Л. Толстой, Күке. М. Җәлил.

Борын - борын заманда

Хәйләгә каршы. Карт һәм төлке. Кәҗә белән бүре. Өч кыз. Татар халык әкиятләре.Урман әкияте. Ф. Яруллин, Итагатьле мәче. Литва халык әкияте, Карга белән шөпшә. Ф.Зыятдинов.

Саумы, җәй!

Саумы, җәй! Җ.Дәрзаман, Җәй. М.Гафури.

Ана каз белән ата каз. Г.Бәширов, Рус казлары: га-га-га. Ш.Галиев.

Менә без. М.Хәсәнов, Колын. Ә.Бикчәнтәева.

Әдәплелек дәресләре, Сабантуй бүген бездә. Р.Миннуллин.

Халык авыз иҗаты

Әкиятләр.Укучыларда зирәклек һәм тапкырлык тәрбияләү. Кошлар әдәби әсәрләрдә. Җәй уртасы, табигать күренешләрен күзәтү.Тәмле телле булыгыз! Аралашу кагыйдәләрен белү.Үзеңне кешеләр алдында тота белү.Мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр.

ӨЧЕНЧЕ СЫЙНЫФТА УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Туган телен кадерләгән халык, кадерле булыр!

Туган тел, Кызыклы шәкерт. Г.Тукай,Җиргән теле. М.Әмир.

Балалар эше.,Балалар һәм китап. М. Гафури.

Китап фабрикасында. К.Нәҗми.

Чук һәм Гек" һәм дә...Ирек".В.Нуриев.

Исем кушу. Р.Әхмәтҗанов

Көз! Бу инде синмени?

Көзге урман. Н.Мадьяров,Урман букет. И.Туктар,Көз. Р.Вәлиева.

Көзне инде.... Г.Хәсәнов, Каурыйлар. Р.Корбанов.

Ак песи. Г.Мөхәммәтшин, Бәрәңге алганда. И.Солтан.

Шәһәрдә алтын көз.... А.Тимергалин.

Туган як

Казан турында җырлар. Х.Туфан, Кара урман... Г.Сабитов.

Алтын безнең җир. Б.Рәхмәт, Идел суы. М.Шабаев.

Умарта корты һәм чебеннәр. Г.Тукай.

Бичуралар һәм бичаралар. Л.Зөлкарнәй. , Сабан туенда. М.Латыйфуллин.

Килеп җитте кыш та!

"Кар ява" ,"Кар бөртеге нәрсә ул?"С.Шакир.

Йомшак кына кар ява....Н.Думави., Песнәк.Р.Хафизова.

Кыш көне.Ф.Хөсни.,Кыш бабай.Җ.Тәрҗеманов.

Бүген мәктәптә бал-маскарад. Р.Низамова.

Гыйнвар.К.Тәхау., Җепшек көндә.Җ.Дәрзаманов.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал!

Укырга һич иренмәс... М.Гафури., Алмагачлар. Л.Толстой.

Чукмар белән Тукмар.А.Алиш, Алмагачлы юл. Р.Төхфәтуллин.

Су тәме.Ш.Маннапов., Гөлләр рәхмәте. Л.Лерон.

Күчтәнәч. Ф.Хөсни., Акыллы-зирәк гномнар.

Аш вакыты.Б.Рәхмәт., Ашаганда.К.Насыйри.

Тәмле сүз. Ә.Бикчәнтәева., Гафу үтендем.Ш.Галиев.

Ата - ана һәм туганнар

Әни кулында - үзең. А.Нигъмәтуллин. , Ата-ана. М.Гафури .

Кояштагы тап. Ф.Яруллин., Әнкәйнең ак чәчләре.Р.Миңнуллин.

Авылча, бабайча ял... Ш.Галиев., Туган көндә.Р.Вәлиева.

Әбигә энә саплыйм.В.Ахунҗанов.

Карурманга бара Мөбарәк Р.Батулла.

Мәзәкләр. Табышмаклар. Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Яз!

Там, беренче язгы тамчы.З.Ярмәки.

Шушы мизгелдә.Г.Рәхим., Сыерчыклар, кайтып... Г.Хәсәнов.

Балалар сүзе.Н.Думави. , Кояш шундый кыздыра... Р.Низамова.

Кояшның нурлары.Дәрдемәнд. , Беренче тамчылар.М.Кәрим.

Әкият сөйлим сезгә

Ягез әле, килегез... Р.Вәлиева.

Кем көчле? (Татар халык әкияте).

Тычкан белән Чыпчык.Удмурт халык әкияте.

Беренче шагыйрь,яки тылсым иясе.Р.Хафизова.

Татар халык әкиятләре . Кем җиңүче? (Татар халык әкияте). Әтәч белән борчак (Рус халык әкияте).

Гафият турында әкият.Т.Миңнуллин.,Бүләк.Г.Гыйльманов.

Җәй җитте!

Кузгатты күңелне.А.Сәләхетдинов.

Яңгыр белән Кояш.Р.Вәлиев. Яңгырда яланөс... Р.Миңнуллин.

Бала болыт.Н.Дәүли. , Яңгыр. Г.Тукай.

Табиблар.В.Монасыйпов., Кырмыскалар.Ә.Халидов.

Сабан туе. М.Хөсәенов. Татар халкының гореф-гадәтләре..

Мәктәп баласына.Ә.Маликов.

ДҮРТЕНЧЕ СЫЙНЫФТА УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Табигать һәм без.

Август. Гарәфи Хәсәнов, Сагынып кайттык. Ш.Маннур.

Алдакчы Наил. А.Алиш, Тырыш Юн Су. Кытай халык әкияте.

Тукай. Ә.Фәйзи буенча.

Ай һәм кояш, Фатыйма белән Сандугач. Габдулла Тукай.

Яшь Агач. Г.Тукай буенча, Кырмыскалар. М.Галәү буенча.

Аю агачлар белән...сөйләшә. Г.Галиев буенча.

Күгәрчен һәм малай. Р.Хафизова буенча, Арыслан белән эт. Л.Толстой.

Туган як табигатен ярату, өйрәнү, белү һәм аны саклау.

Озын- озак балачак.

Сарбай. Н.Думави буенча.

Сабый чаклар. Р.Төхфәтуллин буенча.

Угры. Адлер Тимергалин буенча.

Малай белән Елан. Кытай халык әкияте.

Ун сумлык маҗара. Л.Ихсанова буенча.

Зәңгәр күлдә Ай коена. Ф.Яруллин буенча.

Кунакта. Әмирхан Еники буенча.

Икебез дә унөчтә булсак. Мостай Кәрим буенча.

Сугышмыйча ярамыймы соң. Астрид Линдгрен буенча.

Бүреләр, үгез һәм без. Вакыйф Нуруллин

Балачакның кызыклы уеннары, истәлекләре, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Үзеңне кешеләр алдында тота белү.

Тәрҗемә әсәрләр.

Канатлы ат. Петр Павлович Ершов.

Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият. А.С.Пушкин.

Том Соер маҗаралары. Марк Твен буенча.

Нәни принц. Антуан де Сент-Экзюпери буенча.

Рус һәм дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән таныш булу.

Шигърият дәфтәре.

Г.Тукай. Җәйге таң хатирәсе, Һ.Такташ. Ак чәчәкләр.

Давылда. Кемнәр сез? Х.Туфан.

"Яңа шәһәрдә яшь юкә", " Апрель башы" С.Хәким.

Күңелле чак. Китап. Мәхмүт Хөсәен.

Шигырьне, шигъриятне аңларга, яратырга өйрәтү, алдагы сыйныфларда тирәнтен өйрәнүгә теләк уяту.

Халык авыз иҗаты.

Мәкальләр һәм әйтемнәр.Табышмаклар.Мәзәкләр.

Әкиятләр.Укучыларда зирәклек һәм тапкырлык тәрбияләү

</



















































7.Укытуны матди-техник яктан һәм мәгълумати яктан тәэмин итү.

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә:

Әдәбият исемлеге

1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Әхмәдуллин. - Казан:Татар.кит.нәшр., 1990

2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: "Мәгариф", 2007.

3. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.

4. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009 .

6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2010.

7. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. - Казан, 2005.

8. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981

Укыту процессында кулланыла торган техник чаралар һәм җиһазлар:

  1. Интерактив такта.

  2. Компьютер.

  3. Мультемедийный пректор.

  4. Балаларның иҗади эшләрен урнаштыру өчен стенд.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал