7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку (для русскоязычных подгрупп) на тему 8нче Март - әниләр бәйрәме ( 3 класс)

Конспект урока по татарскому языку (для русскоязычных подгрупп) на тему 8нче Март - әниләр бәйрәме ( 3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "8нче Март - әниләр бәйрәме!"

Фән: Әдәби уку

Сыйныф: 3 нче сыйныф (рус төркеме)

Дәреслек: Р. З. Хайдарова, Л. А. Гиниятуллина

Максат: укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру; укучыларның сүзлек запасын баету, сөйләм телен үстерү, иң кадерле кешләребез - әниләребез турында сөйләү, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

Регулятив: булган белемнәрне тирәнәйтү, йомгаклау.

Шәхси: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Коммуникатив: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда эш.

Техник җиһаз: ноутбук, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, рәсемнәр.



I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, саумысез!

Хәерле көн, балалар!

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

- Кәефегезне тагын да күтәрү өчен бер - берегезгә комплиментлар әйтегез әле.

- Аня, синең бантигың бик килешә! һ.б.

Дежур укучы чыгышы.



II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Максат: Яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

1.

- Укучылар, өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз. На столе есть листы для самооценки, напротив каждого задания ставим себе плюсы.

Балалар, урамда елның нинди вакыты?

Язын табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Яз турында нинди җыр беләсез? Әйдәгез, җырлыйк.



Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Ди ңгез ягына.

Яз,яз,яз җитә

Тәрәзәне ачтылар

Тып,тып,тып, тып итә

Эре,эре тамчылар .

2. Хәзер без сезнең белән кроссворд чишәбез. Дөрес чишсәгез, вертикаль дәреснең темасының төп сүзе чыга.

1. Подарок сүзнең тәрҗемәсе...

2. Дөньяда иң кадерле кеше?

3. Җөмләнең ахыргы сүзен табыгыз. Дустым, сине бәйрәм белән (котлыйм).

4. Рисунок сүзнең тәрҗемәсе - рәсем

5. Хатын- кызларга бүләк итәләр... (чәчәк)

6. Язның беренче ае (март)

Вертикалҗ нинди сүз чыкты? - бәйрәм. Дәрестә нинди бәйрәм турында сүз барачак? - 8 март турында. Ул нинди бәйрәм.

Хатын - кыз - женщина.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү, килеп туган уку мәсьәләсен анализлау, дәреснең темасын, максатын билгели белү.

1.Укучылар, яңа сүзләр белән танышабыз. Сүзлек өстендә эш.

Һәркем - каждый

Энә- иголка

Булышу - помощь

Дөя - верблюд

Гомер - жизнь

Котлау - поздравление

Төрле - разный

Табын әзерлибез- накрываем на стол



2. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

3. Текстны уку

Укытучы укый.Укучылар гөжләп, чылбырлап укыйлар.

- Укучылар, сез текстны аңладыгызмы? Текст нәрсә турында?

Текст өстендә эш.

8 Март - нинди бәйрәм?

Балала р, әтиләр, малайлар нәрсә эзерлиләр?- Бүләк эзерли.

Балалар кемнәргә бүлә бирә?

Әтиләр кемнәргә бүлә бирә?

Малайлар кемнәргә бүләк бирә?

Бүләк турында нәрсә әйтәләр?

Самат әнисенә ничек булыша?

Ул әнисенә нәрсә язган?

Нинди теләкләр язган?

IV. Физминут.

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

Максат: алган белемнәргә таянып, төркемнәрдә эшләү. Алган белемнәрен практиктикада куллана белү.

Китап белән парларда эш

1)53 нче бит, 6 нчы күнегү

2)Текст буенча бер- берегезгә сораулар куегыз...

VI.Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

Сез, балалар, әниләргезгә ничек булышасыз? Бәйрәмгә нинди бүләк итәсез?

Балалар! Әниләрегезне тыңлагыз, хөрмәт итегез, ешрак сөендерегез. Алар - иң якын, кадерле кешеләр!

  • Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

Өстәлләрегездә смайликлар. Ә менә тактада кояшлы, болытлы рәсем эленгән. Дәресне бик яхшы аңлаучыларга яшел смайлик, зәңгәре - 4 билгесе белән бәяләгәннәргә, кызылы - дәрестә аз эшләгәннәргә. Яшел һәм зәңгәр смайликлар күбрәк, шулай булгач, сез текстны яхшы беләсез. Афәрин.

VII. Өй эше

  1. "8нче Март - әниләр бәйрәме!" текстын сәнгатьле укырга;

  2. 53 нчы бит, күнегү 6

Шулай итеп безнең дәресебез тәмам. Дәрес өчен рәхмәт сезгә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал