7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку на тему: 'Әнисә һәм песнәк'

Открытый урок по татарскому языку на тему: 'Әнисә һәм песнәк'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Государственное бюджетное специальное( коррекционное) образовательное учреждение для обучающихся воспитанников с ограниченными возможностями здоровья Набережночелнинская специальная( коррекционная) общеобразовательная школа № 68VIII вида


Открытый урок по татарскому языку


на тему: "Әнисә һәм песнәк"

Выполнила:Зарипова Г.С. учитель тат.языка и литературы Iквалификационной категории


2015г.


Тема: Әнисә һәм песнәк.


Максат: 1.Белем бирү:

а).Тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү.

б).Сүзлек запасын баету.

в).Сорауларга аңлап җавап бирү.

2.Хәтерне ныгыту:

а).Хәтерне яхшырту, логик фикерләүне камилләштерү.

3.Тәрбияви:

а).Кошларга мәрхәмәт хисе булдыруга ярдәм итү.

Җиһазлау: предметлы һәм сюжетлы рәсемнәр, макетлар, призентация.


Дәрес барышы:


1.Оештыру: Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн!

Кәефләрегез ничек?

Кояшлы көн кебек.

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Балалар, бүген бездә кунаклар

Кунаклар белән исәнләшәбез.

Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә?


2.Фонетик гимнастика.

Укытучы: Исәәәнмесез, хәәәәерле иртәәә. Какой татарский звук вы слышите?

Укучылар: ә.

Укытучы: әйе, ӘӘӘӘ. Бергә кабатлыйбыз.

"Серле түбәтәй" уены уйнап алабыз. Ә хәрефенә башланган кызлар исеме әйтәбез: Әминә, Әлинә, Әдилә, Әнисә һ.б.

Исемнәрне бергә кабатлыйбыз. Әнисә исемен тактага язабыз.


3.Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: (Слушаем магнитофонную запись.) Нәрсә ишетәсез?

Укучы: кошлар тавышы.

Укытучы: әйе, кошлар тавышы. Кошлар кайда?

Укучы: кошлар, урманда - бергәләп кабатлыйбыз. Тактага Әнисә, кошлар, урманда сүзләрен язабыз. Бергәләп, аерым-аерым кабатлыйбыз.

Укытучы: сез нинди кошларны беләсез?

Укучылар: (белгән кошларны әйтә) чыпчык, карга, күгәрчен, песнәк. Бергә, аерым кабатлыйбыз.


Кечкенә диалогик сөйләм төзибез:

Лена: Игорь син белгән кош? Игорь: Лена син белгән кош?

Игорь: карга. Лена: чыпчык.

Лена: ул нинди? Игорь: ул нинди?

Игорь: кара. Лена: соры.

Лена: ул ничек кычкыра? Игорь: ул ничек кычкыра?

Игорь: карррр. Лена: чик-чирик.

Лена: рәхмәт, Игорь. Игорь: рәхмәт, Оля.

Диалогны дәвам итәбез (һәр баланы катнаштырам).


4. Дәреснең темасын билгеләү.

Тактада: кошлар, урманда, Әнисә, песнәк сүзләре язылган.

Укытучы: Тема урока написана на доске. Урок о девочке и о птичке.

Укучылар: Әнисә, песнәк.

Укытучы: без запятой, как вы правильно скажете.

Укучылар: Әнисә һәм песнәк.

Укытучы: Правильно, тема урока: "Әнисә һәм песнәк". Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясыйк.


5. Ял минуты: "Очты, очты" уенын уйнау.


6. Яңа тема: "Әнисә һәм песнәк".


7.Дәреснең максатын билгеләү: текст белән танышу; диалогик һәм монологик сөйләм аша мәгънәсенә төшенү; аңлаганыңны гади сөйләм, хәрәкәтләр, мимика аша күрсәтә белү.


8.Безнең бурычлар:

А).Укып танышу.

Б).Төрле уку күнекмәләре аша дөрес, аңлап уку.

В).Текстның исемен ачыклау.

Г).Текст кем турында, нәрсә турында булуын аңлау.

Д).Таныш түгел сүзләр белән эшләү.

Е).Сорауларны аңлау, дөрес җаваплар эзләп табу.

Җ).Русча әйтелгән җөмләне табып әйтү.

З).Диалогик сөйләм төзү.


9.Укып танышу:

а).Укытучы текстны укый.

б). Бергәләп, шаулы, чылбырлы уку.

в).Текстның исемен, кем, нәрсә турында булуын ачыклау.


10. Сүзлек эше:

1).Таныш түгел сүзләрне бергәләп табып билгелибез: кунды, чукый башлады, ашыйсы килгән, ияләште.

2).Транскрипция аша авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эшлибез.

3).Сүзләргә аваз хәреф анализы ясыйбыз.

4).Сүзләрне җөмләдә табып укыйбыз, охшаш мәгънәле җөмләләр белән чагыштырабыз (мәгънәсенә төшенәбез), кечкенә диалогик сөйләм төзибез.


Оля, бу нәрсә? Дима, ашханәгә барасыңмы?

Карга. Әйе, барам.

Ул нишли? Ни өчен?(зачем).

Ипи чукый. Ашыйсым килә.

Ни өчен?

Ашыйсы килгән һ.б ( продолжаем по сюжетным картинкам).

11. Текст белән эш:

а).Өлешләп уку.

б).Текстның кыскача мәгънәсенә төшенү:

1.Русча әйтелгән җөмләләрне текстан табып уку.

2. Сорау-җавап.

3.51-нче бит, 8-нче күнегү. Дөрес раслауны эзләп тап.


8.Ныгыту.

а.Если вы поняли покажите действиями следующие предложения:

Тыңлап аңлау күнекмәләрен үтәү (имеются макеты синицы, девочки и оконной рамы, масла, все из картона).

Песнәк тәрәзәгә кунды.

Әнисә песнәкне күрде.

Әнисә песнәкне ашатты.

Песнәк рәхмәт әйтте.

б.Дәфтәрләрдә эшләү.

Алдагы җөмләләрне дәфтәрләргә язу.


9.Йомгаклау.

Укытучы: без нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар: кыз, песнәк, дуслык, яхшы кыз, ярдәм итү турында (кем нәрсә әйтә ала әйтәләр).

2.Автор сездән нәрсә тели? (Автор,что от вас хочет)

(Быть добрым ко всем и людям , и животным. Особенно зимой помогать птицам,

потому что зимой из 10 птиц 9 погибают не от холода, а от голода.)

3.Өйгә эш. Рәсемле инша "Әнисә һәм песнәк".


10.Үзбәя бирү.

(Тактага билгеләр ябыштырылган). Җавапларны ничек бәялисез шул билге астына басыгыз. Һәркем 1-2- җөмлә белән билгесен дәлилли.

Укытучы: мин риза, сезнең билгеләр белән килешәм (билгеләр көндәлеккә куела).

Укучылар: дәрес өчен рәхмәт, сау булыгыз!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал