7


  • Учителю
  • Праздник 'Сөмбелә' на татарском языке

Праздник 'Сөмбелә' на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала
















































СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

Сценарий һәм шигырьләр авторы:

Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге беренче гимназиянең музыка укытучысы Мөхәмәтҗанова Гүзәлия Минислам кызы


Бәйрәмнең максаты:


Балаларны татар халкының Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру. Татар халык уеннарын пропагандалау, аларның асылын ачып күрсәтү.


Күнекмәләр булдыру максаты:


а). Табигый материлдан төрле әйберләр ясарга өйрәтү.

б). Бәйләнешле сөйләмне, музыкаль сәләтне үстерү.

в). Балаларда бәйрәмдә үз-үзеңне тоту күнекемәләре булдыру.


Тәрбия максаты:

а). Көзнең матурлыгын, байлыгын, табигатен күрергә өйрәтү.

в). Конкурс аша балаларны камиллеккә омтылырга өйрәтү.


Сценарий аз комплектлы балалар бакчалары өчен язылды. Катлаулырак биремнәрне өлкән яшьтәге балалар үти. Уеннарда барлык балалар да катнаша.


Зал бәйрәмчә бизәлә. (Көз темасына һәркем үз фантазиясе буенча әзерләнә). Балалар алдагы шөгыльләрдә табигый материалдан төрле әкиятләргә иллюстрация ясыйлар Бәйрәмдә алар күргәзмәгә куела. Балаларның ата-аналары чакырыла. Балалар чыгыш ясый башлаганчы, алар күргәзмәләр, балаларының хезмәте белән танышып чыгалар.

1 бала

Исәнмесез! Хәерле көн!

Бездә бүген "Алтын көз"!

Көзгә аяк басу белән

Бу бәйрәмне көттек без.

2 бала

Көзсылу бар дөньяны

Алтынга манып үтте.

Инде менә бәйрәмебез

Бүген килеп тә җитте.

3 бала

Җыр-биюләр, күркәм табын

Әзерләдек бәйрәмгә.

Әкият-күргәзмәләрдән

Көз дә калыр хәйранга.

4 бала

Уйнарбыз төрле уеннар,

Ярышып та алырбыз.

Бәйрәмдә актив булсагыз,

Бик канәгать калырсыз.

Тәрбияче.

Халкыбыз Уңыш бәйрәмен элек-электән билгеләп үткән. Ул аны Сөмбелә дип атаган. Бәйрәм көзге уңышны җыеп алгач үткәрелгән. Авыл хезмәтчәннәре шулай зур эшләрнең бетүеннән соң бераз иркен сулыш алган. Көзге муллыкка сөенгән. Бәйрәмне башлап җибәргәнче алтын сары чәчле көз кызы Сөмбелә сайлап алынган. Бу исемне алырга теләгән кызларга төрле сынаулар үтәргә туры килгән. Әлеге матур йоланы без дә дәвам итик әле. Бүген безнең кызларыбыз (кызларның исемнәре әйтелә) Сөмбелә тәхетенә утырып Көз патшабикәсе булырга телиләр. (Тәрбияче жюри белән таныштыра. Алар ата-аналар арасыннан сайлап куела тәрбия, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр булса тагы да яхшы).

5 бала

Бәрәңге, чөгендер , кишер белән

Тиздән базыбыз тулыр

Кем аларны иң күп җыя

Иң үскәне шул булыр

Ә без аларны сынап карыйк. Кем күбрәк яшелчә җыя - шул җиңүче.

(Кызларның күзләрен бәйлиләр идәнгә бәрәңге, чөгендер, кишер таратып салалар).

6 бала

Көзнең елак яңгыры

Кояшыннан күп икән

Елак балалар белән

Әллә көз туган микән

Кызларыбыз чын-чынлап елап күрсәтсеннәр әле. Кем ышандырырлык итеп елый - шул җиңүче.

7 бала

Тышта "әбиләр чуагы",

Сап-сары агач, куагы

Бакчадан кайткач та бүген

Уйнарга чыгам тагы.

Ә хәзер, көзге көтеп алынган кояштай балкып, кызларыбыз биеп күрсәтерләр. (Биюләр алдан әзерләнә).

Жюри җиңүчене билгели. Җиңүчегә көзге яфраклардан төзегән тәкыя кидерелә.

8 бала

Амбарларда икмәк тулы,

Юмарт безнең Сөмбелә.

Әни безгә көн саен

Хуш исле икмәк телә.

9 бала

Җиләк-җимеш, яшелчәләр

Кыш буена да җитә.

Алма ашыйсым килсә,

Мин базга төшеп китәм

10 бала

Чибәр безнең Сөмбелә

Алтын-сары чәчләре

Бер карасаң, елмая ул

Кайчак коела яшьләре

Балалар Сөмбеләгә багышлап җыр башкаралар. "Сөмбелә" Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасы.

Сөмбелә.

Уйныйк, көлик, җырлыйк, биик -

Бәйрәм күңелле узсын

Күңелдә якты мизгелләр

Сагынып сөйләргә калсын

Сөмбелә уртадагы урындыкка (биегрәк булса яхшы) утыртыла. Уеннар башлангач балалар белән уеннарга катнаша.

Кадерле балалар! Бәйрәмебезнең икенче өлешендә без халык уеннары уйнарбыз. Җитезлектә, тапкырлыкта, осталыкта көч сынашырбыз. Татар халкы бик гыйлемле. Балаларын әби-бабаларыбыз уен аша тәрбияләгән.

1 уен. "Бу нәрсә яфрагы?". Бу типтагы уеннарны халкыбыз балаларны тирә-якны танып белү өчен уйнаткан. (Яфрак урынына башка әйберләр булса да ярый. Кайвакыт әйбернең үзлекләре әйтелә. Балалар танып әйтәләр.)

Менә бу конвертта төрле яфраклар. Сез балалар берәм-берәм чыгып конверттан бер яфрак алырсыз һәм аның нәрсә яфрагы булуын әйтерсез. (10 балага берәр яфрак әзерләнә. Яфраклар белән алдагы шөгыльләр вакытында таныштырыла).

2 уен. "Кәбестә". Әлеге уен аша халкыбыз балаларны тыгыз тәнле, физик яктан сау-сәламәт булырга өйрәткән.

Балалар түгәрәк ясап чүгәләп, куллары белән тезләрен кочып утыралар. Алар кәбестәләр. Бер баланы бакчачы итеп сайлыйбыз. Бакчачы балаларның җилкәләренә басып карый. Әгәр бала кулы белән идәнгә тотынса, авып китсә, һай, бу кәбестә черегән икән, дип ул балаларны уеннан чыгара. Иң соңгы булып калган бала җиңүче була.

3 уен. "Утыр әле, Мәликә". Бу уен балаларны игътибарлы булырга, кул белән тотып карап, исен тоеп кешене танырга өйрәтә.

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәк ясап басалар. Уртадагы бала Мәликә була. Аның күзләрен бәйлиләр. Мәликә тирәли балалар җырлап әйләнәләр. (Татар халкының нинди дә булса такмак көе алына.)

Утыр әле, Мәликә

Алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа

Әйтеп бирче тиз генә.

Җыр тәмамлангач, Мәликә каршына бер баланы чыгарабыз. Ул аны капшап карап кем икәнен әйтә. Танымаса тагын Мәликә булып кала. (Бәйрәмдә ата-аналар булганда баланың әтисен яки әнисен чыгарырга мөмкин. Бу тамашачыларны җанландырып җибәрә).

Тәрбияче.

Без бүген халкыбызның Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Әйе, көз төрлечә була - шат һәм моңсу, кояшлы һәм болытлы. Аны юмартлыгы, матурлыгы, сирәк кенә булса да җылы, кояшлы көннәре өчен яратабыз. Быелдан башлап без көзне Сөмбелә бәйрәме өчен дә ярата башлаячакбыз. Халкыбызның күңелле уеннарын да яратып калдык. Бәйрәмебезгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт.






















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал