- Учителю
- Проект урока татарского языка 4 класс
Проект урока татарского языка 4 класс
«Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе
Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге
«Федераль белем бирүнең дәүләт стандартлары таләпләре югарылыгында башдангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру» программасы буенча тыңлаучыларның проект эше
Проектны эшләделәр:
Питрәч районы "Керәшен Сәрдәсе урта
гомуми белем мәктәбе"
муниципаль белем бирү учреждениесе
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Круглова Анна Петровна
Фәнни җитәкче:
«Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт
автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе
Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификаци-ясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге
мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлегенең
өлкән мөгаллиме
Җамалетдинова Зальфира Исхаковна
Проект яклауга кертелә:
«16» май 2015
Казан
Аннотация
Проектта 4 сыйныфта татар теленнән "Җыйнак һәм җәенке җөмлә" темасына дәреснең технологик картасы бирелгән. Технологик карта "Перспективалы башлангыч мәктәп" УМК буенча федераль дәүләт белем стандарты таләпләре нигезендә төзелгән. Технологик карта төзегәндә «Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификциясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге тәкъдим иткән структура кулланылды. Проектта "Җыйнак һәм җәенке җөмлә" темасын аңлатканда укучылар эшчәнлегенең төрләре, интерактив тактада эш алымнары, информацион -коммуникатив технологияләр кулланылышы, технологик картага кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелде. Проект башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим ителә.
Проектның актуальлеге
Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы - аның эчтәлеген, алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү, ягъни белем алу белән бергә, универсаль уку гамәлләре дә формалаштыру тора. Татар теле дәресләре белем бирүгә, җәмгыятькә һәм мәдәнияткә мөнәсәбәтле максатны тормышка ашыра: укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру - әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү. Бу максатка түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була: балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү. Шушы максат һәм бурычларны тормышка ашыру барышында башлангыч сыйныф укытучылары "Перспективалы башлангыч мәктәп" УМК белән укытканда методик материал җитеп бетмәү сәбәпле, кыенлыкларга очрыйлар. Югарыда язылганнардан чыгып, әлеге проект актуаль дип санала. "Җыйнак һәм җәенке җөмлә" темасын үзләштергәндә 4сыйныф укучылары җыйнак һәм җәенке җөмләләрне бутыйлар, бәйләнешле сөйләм төзегәндә авырсыналар. Дәрес теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, укучыларга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, системалылык, аралашу, дифференциацияләү һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота. Укыту процессы эшчәнлекле укытуга (системно-деятельностный подход) нигезләнгән, ягъни "эшчәнлек аша укыту"га. Дәрес укытучы -укучы, укучы -укучы үзара бәйләнешендә бара. Бу бәйләнеш, үз чиратында, татар телен өйрәнүгә кызыксыну, үз мөмкинлекләреңне күрсәтергә омтылу, уку процессында актив катнашучы булу, үз фикереңне курыкмыйча әйтергә өйрәтә.
Төп өлеш
а) Проектның максаты: ФДББС таләпләренә туры китереп 4сыйныфта татар теленнән «Җыйнак һәм җәенке җөмлә» темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм куллану.
Проектның бурычлары:
-
татар теле дәресләренә технологик карта төзегәндә ФДБС таләпләрендә эшлекле якын килү принцибын кулланырга өйрәнү;(изучить требования ФГОС к разработке технологической карты урока татарского языка на основе принципа системно-деятельностного подхода);
-
4 сыйныфта татар теленнән «Перспективалы башлангыч мәктәп» УМК караган «Җыйнак һәм җәенке җөмлә» дәресенең технологик картасы эчтәлеген һәм структурасын ачыклау (определить структуру и содержание технологической карты урока татарского языка по теме «Җыйнак һәм җәенке җөмлә» в рамках УМК «Перспективная начальная школа»;)
-
«Җыйнак һәм җәенке җөмлә» темасы буенча дәрескә дидактик материал әзерләү (разработать систему дидактического обеспечения урока по теме «Җыйнак һәм җәенке җөмлә» включающая в себя презентацию, раздаточный материал);
-
«Җыйнак һәм җәенке җөмлә» темасына УУГ бәяләү өчен контроль-бәяләү материалын эшләү (разработать контрольно-измерительный материал для оценки планируемых результатов обучения по теме ) ;
-
Гомуми белеем бирү мәктәбе шартларында дәрес үткәрү һәм аның эффектлылыгын бәяләү(провести урок в условиях общеобразовательной школы и оценить его эффективность для формирования представлений обучающихся о видах предлоңений по интонации и цели высказывания, развитие УУД.)
Дәреснең максаты: җыйнак һәм җәенке җөмләләрне тану күнекмәләре булдыру.
Бурычлар:
-
укучыларга җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аерып тануда ярдәм итү;
-
игътибарлылык, күзәтүчәнлек аша җыйнак җөмләне җәенкеләндерергә һәм җәенке җөмләне җыйнакландырырга, аларны дөрес, урынлы кулланырга күнектерү;
-
туган телнең культурасына уңай караш, үзара ярдәмләшү һәм үз-үзеңә ышаныч булдыру.
б) Теманы планлаштыру, аны өйрәнү өчен бирелгән сәгать саны:
Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив.
Бу теманы өйрәнү өчен 1 дәрес бирелә.
в) Чыганаклар :
Кулланылган әдәбият
- Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова редакциясендә 4 нче сыйныфы өчен "Татар теле" дәреслеге;
- дәреслеккә эш дәфтәре;
ИКЧ - мультимедиа проекторы, интерактив такта, компьютер, дәрескә презентация ;
дидактик материал - кояш рәсеме, индивидуаль биремле карточкалар, таблица.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аерырга өйрәнү;
Метапредмет нәтиҗәләре:
танып белү: тексттан кирәкле мәгълүматны таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү, эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.
регулятив: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.
коммуникатив: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтергә, аны яклау.
Шәхси: белем алуның кирәклеген аңлау; үз-үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.
Теманың курста урыны һәм роле.
Уку елына татар телен өйрәнүгә 102 сәгать бирелә. (34 уку атнасы)
Бирелгән темага -1 дәрес, үтелгән «Баш һәм иярчен кисәкләрнең аермасы» һәм үтеләчәк «Җөмләнең иярчен кисәкләре» темаларына бәйләп үзләштерелә
Матриалны өйрәнү һәм үзләштерү дәрәҗәсе - яңа теманы өйрәнү
Дәрес тибы: яңа теманы аңлату.
УУГ шартлы билгеләре:
Предмет - Пр.УУГ.
Метапредметлы:
танып белү - ТБУУГ
регулятив - РУУГ
коммуникатив - КУУГ
Шәхси - ШУУГ
.
Татар теленнән "Җыйнак һәм җәенке җөмлә" темасына
дәреснең технологик картасы
№
Дәрес этаплары,
эш төре
Чыганак-лар
Укучы эшчәнлеге
(уку эшчәнлегенең төре)
Уку эшчәнле-ген оештыру формалары
Дәрес материалының эчтәлеге
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
1
1 этап.
Оештыру мотивлаштыру.
Энерги-затор.
(слайдта елмаеп торучы кояш)
Укытучы тәкъдим иткән
хәрәкәтләрне ясыйлар
фронталь
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
Елмаеп бер-беребезгә хәерле көн телик.
Күтәренке күңел белән дәресне башлап җибәрик.
Нәтиҗә:
Уңышка ирешү өчен кәефнең яхшы булуы кирәк.
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.
ШУУГ: үзмаксат кую, эшчәнлекне башлауга әзерлек
ТБУУГ:
уңышлы яңа белем алу
2
Белемнәрне актуальләштерү. Проблемалы ситуация.
Карточ-ка
Бөреләр уяна.
Яз көне агачлар-да бөреләр уяна.
Кошлар кайта.
Яз көне җылы яктан күчмә кошлар кайта.
Җөмләләрнең охшаш һәм аермалы якларын әйтәләр
Төркемнәрдә эш.
1 нче бирем. Җөмләләрнең охшаш һәм аермалы якларын табу.
-Бу язмаларны җөмлә дип әйтеп буламы?
- Җөмлә булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
- Бу ике җөмлә нәрсә белән аерылып торалар? Ике җөмләне чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын табарга (җаваплар тактага языла).
Охшаш яклары
Аермалы
яклары
2 се хикәя җөмлә,
2 сендә дә ия һәм хәбәре бер үк
1 нчесе кыска,
2нчесе озын; ия белән хәбәрдән
башка иярчен кисәкләре дә
бар
Нәтиҗә: Бу җөмләләр төзелешләре буенча бер-берсенә охшамаган.
- Нинди уку максатын куярбыз? Җөмләләрне төзелешләре буенча төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез.
ТБУУГ: җөмләләрне төзелешләре буенча аера белү.
РУУГ: күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
КУУГ:
тыңлый белү, әңгәмә коруда һәм коллектив фикер алышуда катнашу.
1
2 этап.. Яңа белемнәрне ачу. Уку мәсьәлә-сен чишү.
Карточ-
ка
Укучы җаваплары тыңланыла
Парлап эш-ләү
2 нче бирем. Җөмлә төрләрен аеру өчен алгоритм төзү.
1. Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?
- Ул ия белән хәбәрдән генә тора.
2. Ә икенче җөмлә?
- Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.
- Бу ике җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез.
3. Куллар арасында зурлык нишләде?
-Беренчесен күрсәткәндә кысылды, кечерәйде, Кыскарды, нечкәрде, тарайды. (Синонимнар сүзлеген кулланырга мөмкин.)
4. Ә шушы сүзләрнең синонимнарын белмисезме, икенче төрле ничек әйтеп була?
-Җыелды, җыйнакланды.
5. Ә икенче җөмләне күрсәткәндә зурайды, киңәйде, озынайды, җәелде. Шулай булгач, беренче җөмлә ничек дип аталыр икән?
- Җыйнак җөмлә. Ә икенче җөмлә җәенке җөмлә.
6. Димәк, нинди җөмләләр була икән?
-Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Нәтиҗә:Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә була.Бер яки берничә иярчен кисәге булган җөмлә-җәенке җөмлә була.
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү;
КУУГ: мәгълумат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
Пр.УУГ
2
Теманы беренчел ныгыту.
Дәрес-лек,
63бит
Дәрес-лек,
63бит,
88 нче
күнегү
1.Дәреслектән кагыйдәне укыйлар
2.Сайлап язалар
3. Укучылар каз өмәсе турында сөйлиләр.
индивиду-аль эшләү
индивиду-аль эшләү
төркемнәр
дә эшләү
3 нче бирем. Дәреслектән кагыйдәне укыйлар.
Ә хәзер үзегез ясаган нәтиҗәне дәреслекнең нәтиҗәсе белән чагыштырыгыз.
(Нинди нәтиҗә ясадыгыз?)
4 нче бирем. Укыйлар. Ия белән хәбәрне генә сайлап алып язалар.
Җ өмләләр нинди үзгәреш кичерде?
5 нче бирем. Текст буенча әңгәмә.
Бу җөмләдә татар халкының нинди йоласы искә алына? Син бу йола турында нәрсәләр беләсең?
.
Нәтижә: Яңа теманы ни дәрәжәдә үзләштерүләрен күзаллау
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
Физкультминутка
Музыка
Физкультминутка эшләнә
3
Белемнәрне ныгыту.
Мөстә-кыйль эш дәфтәре
Дәрес-лек,
64бит,
89 нчы
күнегү
1)1 группа җанлы предметлар белән җәенке җөмләләр төзи,2 группа җансыз предметлар белән җәенке җөмләләр төзи
Җөмләләр төзеп язу.
төркемнәр-дә парлап эшлиләр
индивиду-аль эшләү
6 нчы бирем. Җәенке җөмлә төзеп язалар. Укучылар җөмләләрне язалар, үзара тикшерәләр, бәялиләр,фикер алышалар.
()Нинди авырлыклар белән очраштыгыз?)
7 нче бирем. Җыйнак җөмләләрне җәенке җөмләләр итеп язалар
Нәтижә: Алган белемнәрне дөрес куллану
ТБУУГ: логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү;
КУУГ: башкаларны тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне әйтә белү;
РУУГ: кагыйдә, инструкцияләр-не истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.
3 этап. .Рефлексив-бәяләү этабы
Үзбәя
Слайд
Таблица
Бирелгән җөмләләр буенча биремне үтиләр.
Укучы җаваплары
Дәрес эчтәлеге буенча анализ, алдагы дәрескә биремнәр билгеләү
Таблицаны тутыру.
Таблицаны тутыралар
Укучылар үзләренең эшләрен бәялиләр
Фронталь
индивиду-аль эшләү
индивиду-аль эшләү
8 нче бирем. Бирелгән җөмләләрдән баш кисәкләрне табалар. (җавап дөрес булса , башкалар кул чаба)
9 нчы бирем. Сораулар буенча әңгәмә.
Нинди уку максатын куйган идек?
Нинди җөмләләр була икән?
Ничек бу нәтиҗәгә килдек?
Ничек уйлыйсыз, җыйнак һәм җәенке җөмләләрнең бөтен серен белеп бетердекме икән?
10 нчы бирем. Белемнәрен тикшерү һәм бәяләү.
Таблицаны тутыралар.
"+" - аңладым
"-" - аңлап бетермәдем
"к" - кызыклы булды
Белемнәрен бәялиләр
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
Дәрес-лек,
64бит,
90 нчы
күнегү
Өй эше.
11 нче бирем. Өй зше буенча инструктаж үткәрү.
Йомгаклау
Йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: дәрескә технологик карта төзү куйган максатка ирешүгә уңайлы юлларның берсе булып тора. Технологик карта эчтәлеге, метод һәм алымнары, дәреснең оештырылуы, кулланылган чараларның барысы да нәкъ менә укучының психологик һәм шәхси үсешен күздә тотып төзелде. Идеяләрне тормышка ашыру, укучының системалы эшчәнлеген дөрес оештыру өчен заманча мәктәпләрдә барлык шартлар да тудырылган.
Әлеге проект башлангыч классларның 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теле дәресендә һәм квалификация күтәрү курсларында стажировка үтүчеләр өчен кулланыла ала.