7


  • Учителю
  • Статья Башлангыч сыйныф укучыларын яңа технологияләргә таянып тәрбияләү.

Статья Башлангыч сыйныф укучыларын яңа технологияләргә таянып тәрбияләү.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Башлангыч сыйныф укучыларын яңа технологияләргә таянып тәрбияләү.



Заман, безнең алга яңа, тагы да катлаулырак, колачлырак бурычлар куя. Хәзер тирән мәгълүматлы булу гына җитми. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора. Безнең алда балаларга сыйфатлы белем бирү, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгыту, яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, укучылар үзидарәсе һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеген оештыру, милли, рухи, гражданлык һәм патриотик тәрбия, гаилә тәрбиясе бирү проблемалары килеп туды. Башлангыч мәктәп укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән бергә аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш.

Укыту-тәрбия процессында укучының үсешен, аның танып-белү мөмкинлегенә генә кайтарып калдырмыйча, аны үз эшчәнлегенең субъекты итү очрагын беренче планга куярлык методикага тукталырга кирәклеген аңлау мөһим.

Укытучы укытуның сыйфаты, укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә. Шуңа күрә, белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юнәлдерелгән процесста укучылар үзләштергән фәнни белемнәрнең нәтиҗәсе һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары, шәхеснең әхлак сыйфатлары, аның иҗади көче һәм сәләте үсеше кергәнен укытучы һәрвакыт күздә тотып эшләргә тиеш.

Тормышның төрле сфераларындагы технологизация мәктәп тормышына да үзгәрешләр кертте. Әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады, укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Хәзер сүз белем бирү процессын компьютерлаштыру, төрле педагогик, шул исәптән яңа технологияләр кертү турында бара. Башлангыч мәктәп укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән бергә аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш.

Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең нәтиҗәле системасын булдыру - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора. Белемнең яңа сыйфаты - гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе. Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә юнәлтелгән булуы.

Бүгенге заман таләп иткәнчә сыйфатлы белем алган, алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү- безнең төп бурычыбыз. Бу бурыч ничек тормышка ашырыла соң, мәктәпнең йөзен күрсәтүче юнәлешләр нинди? Узган уку елында беренче сыйныфлар берләшмәсенең эше түбәндәге төп максатларга ирешүгә юнәлдерелгән иде:

  1. Укучыларның белем сыйфатын үстерү, бигрәк тә:

а) белем стандартлары таләпләренә ирешү, шәхескә юнәлдерелгән үстерешле укыту методикасына нигезләнеп, укучыларга белем бирү;

в) математика, рус теле фәннәреннән укучыларның белем дәрәҗәләрен күтәрү;

г) белемнәрне иҗади биеклектә, стандарт булмаган очраклар өчен алуга ирешкән укучылар санын үстерү;

  1. Укучыларның әхлакый һәм рухи тәрбиялекләрен үстерү, балаларны начар юлга керүдән саклап калу.

  2. Укучыларның интенсив психик үсешләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

  3. "Белем бирү һәм сәламәтлек" дигән республика программасы нигезендә балаларының сәламәтлеген һәм физик үсешләрен ныгыту.



Белем сыйфатын күрсәтүче тагын бер юнәлеш - бу сәләтле балалар белән эш. Республикада сәләтле балаларны үстерү, аларга белем, тәрбия алу өчен тиешле шартлар тудыру юнәлешендә максатчан эш оештырыла. Бу безнең паралельдә дә дә зур чагылыш таба, укучылар төрле түгәрәкләргә йөреп, төрле олимпиада, конкурсларда катнашып бик күп нәтиҗәләргә ирештеләр: узган ел шашка буенча шәһәр күләмендә үткәрелгән турнирда (1 нче сыйныфлар арасында) безнең укучылар икенче урынны яуладылар..

Лермонтов тууына 200ел тулуга багышланган "Живая классика" шәһәр бәйгесендә катнашып 2 урынга 2 д укучысы лаек булды. Әти-әниләр белән берлектә, рухи яктан баю максатыннан, экскурсияләргә барабыз. (3 слайд) Быелгы уку елында 2 укучым "Бәхет йолдызы" дип аталган фестиваль конкурста 1 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар.

(4,5 слайдлар) Укучыларның үзләре язган шигырьләрен интернет сайтларга җибәреп бастырабыз.(6 слайд)

Балаларның барысы да ."Бию"."музыкалҗ","сәнгаты түгәрәкләргә йөриләр. Гимназия күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып торабыз. Төрле бәйрәмнәргә багышлап үткәрелгән композициләрне ясыйбыз. (7,8,9 слайдлар).Юл йөрү кагыйдәләре буенча даими сыйныф сәгатыләре алып барыла.Алар барысы да уен формасында узалар. " Без пешеходлар", "Сак бул-юл!","Ут-дошман да,дуста!"( слайд)

Мәктәп еллары-кешенең шәхес буларак формалашуында иң мөһим чор. Бүген мәктәптә баланың сәламәтлеген саклау дигәндә, нигездә аның физик иминлеген кайгырту, тагын да төгәлрәк әйтсәк, белем алу шартларының санитар нормаларга туры килүе күздә тотыла.

Без укыту-тәрбия эшен укучының сәламәтлегенә зыян килмәслек итеп оештыруга нык игътибар итәбез. Көндәлек режим, дөрес туклану, шәхси гигиена темаларына әти-әниләр белән берлектә әңгәмәләр оештырабыз, анкеталар тутырабыз, фельдшерлар белән очрашабыз. (10 сдайд)Балаларның умыртка баганасын, арка, корсак, аяк-мускуллар ныгытуга даими рәвештә күнегүләр ясыйбыз, динамик паузалар үткәрәбез. ( 11слайд)

Мин укучыларга белем бирүдән тыш, алар белән төрле чаралар үткәрәм, балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнәм, әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә торам. Гомумән, бала күңеленә иң якын торырга тырышам. Бу урында Илдар Юзеев шигырен искә аласы килә: "..Кояш мәңге нур чәчәр... Ә менә Кеше күңелендә Кояш батса, Җир ничек яшәр.?" Эшлекле, булдыклы, тәвәккәл яшьләр тәрбияләүдә армый - талмый эшлик һәм балаларыбыз күңелендәге җылы, якты кояшны сүндерми саклап калыйк.

Балалар - безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.

Чыгышымны Фəнис Яруллинның шигырь юллары белəн тəмамлыйсым килə.

Укытучым!

Яшəгəн һəр көнең,

Эшлəгəн һəр эшең

Сузылсын якты бер нур булып.

Сайлаган юлыңа

Гомерең буена

Рəхмəтлəр өелсен тау булып.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал