7


  • Учителю
  • Сценарий праздника Прощай, начальная школа! (4 класс)

Сценарий праздника Прощай, начальная школа! (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сау бул , Башлангыч!

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар, шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән, үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

Талгын музыка уйный . "Әлифба" җыры

1нче сыйныфлар чыгышы

1. Ямьле май иртәсен күреп

Күңелләр канатланды.

Бүген бездә бәйрәм дуслар

Укулар тәмамланды.

2. Бәйрәм белән барыгызны

Котлыйбыз дуслар!

Безне дә бит котлар өчен

Кайтканнар кошлар.

3. Соңгы кыңгырау бәйрәме

Бүген мәктәптә

Дәртле җырлар яңгырыйлар

Һәрбер тарафка.

4. Кыңгырау чыны дүртләрне

Дәшә соңгы дәрескә.

Ягез дуслар каршы алыйк

Кул чабып һәр шәхескә.



"Әлифба" җыры астында дүртенчеләр сафка чыгып баса.

Укытучы: Кадерле укучыларым, әти-әниләр, кунаклар! Бүген безнең мәктәптә бәйрәм - чыгарылыш кичәсе.5 укучыбыз мәктәбебезнең беренче баскычы - башлангыч сыйныфларны тәмамлады. Алар фәннәрне дә уңышлы үзләштерде. Без моңа бик шат.

Кадерле укучыларым, хәтерлисезме, әле кайчан гына мин сезне беренче сыйныфка кабул итеп алган идем. Нәни генә малайлар, кызлар идегез. Минем алдымда күп төрле сораулар иде. Шушы сабыйларның йөрәген яулый алырмынмы, әти - әниләрнең ышанычын аклармынмы? Сез минем бар өметемне акладыгыз. Тиз арада минем иң якын дусларым һәм ярдәмчеләремә әйләндегез. Әмма 4 ел бик тиз үтеп китте. Сезнең белән аерылышыр вакытлар да җитте. Әйдәгез әле, сүзне сезгә бирик. 4 ел элек булган хәлләрне, беренче сыйныфка килгән көннәрне бергәләшеп искә алыйк.

Кыңгырау керә. Кыңгырау: Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем яңгыравык тавышымны сез йотылып тыңладыгыз. Аннары укытучы апагызга ияреп чиста, якты класска кердегез.

  1. Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым,

Сумка тотып белем алырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

  1. Хәтеремдә курка-курка

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак укытучымның

Якты йөзен тәүге күргәнем.

  1. Дәфтәрләр, китаплар барлыймын,

Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

Мин инде уйнарга бармыймын,

Кыңгырау чакыра мәктәпкә…

  1. Беренчегә килгән чагым истә.

Бөтерчектәй нәни бер кызны

Каршы алды серле белем йорты,

Дулкынланып түргә уздырды…

  1. Узып китте башлангычта 4 ел,

Ямансу да бүген, читен дә,

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек,

Ватылган да төсле, бөтен дә.



Җыр : "Өйрәтәләр мәктәпләрдә".

  1. Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Тапкырларга, бүләргә

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

  1. 5 кә 5 не кушарга

Хәрефтән сүз язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә. (2).

  1. Таңнар ничек атканын

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2).

Табарга утрауларны

Биек - биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә. (2)

  1. Өтер белән ноктаны

Кайчан, кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Дуслык кадерен белергә

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2 )



  1. Кайчан гына нәни килеш

Мәктәпләргә бергә килгәнбез.

Белем үрләренә менә-менә,

Бишенчегә инде җиткәнбез.

  1. .Укытучым, ничә сынасам да,

Гел елмаеп карый күзләрең.

Җыелыштык синең янәшәңә

Әйтергә дип рәхмәт сүзләрен.

  1. Кайчан тудык,кайчан үстек,

Бу гомер бик тиз үтә.

Хуш,башлангыч, аерылабыз,

Безне киләчәк көтә.

  1. Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа,Укытучы!

  1. Хөрмәтле беренче укытучыбыз!Хәтерләсәгез, 4 ел элек ничәмә-ничә өмет тулы күзләр сезгә төбәлделәр.Сез, бар сабырлыгыгызны җыеп, һәрберебезнең күңелен тоеп, безнең зиһеннәребезгә гыйлем орлыклары салдыгыз.Кадерле укытучыбыз! Менә бүген иң олы рәхмәт хисләребез дә сезгә.

  2. Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр ясарга.

  1. Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

  1. Кыенлыклар килсә, әле дә ул

"Бирешмә!"-дип гүя эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

  1. Беренче укытучыбыз! Зур мәктәпкә юл салганда сезнең теләкләрне дә ишетәсе килә.Рәхим итеп сүз сезгә.

(Беренче укытучы сөйли)

Укытучы: Әйе укучылар, беренче кыңгырау, беренче дәрес, аннан икенчесе, өченчесе һәм бик күп дәресләр. Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре, очрашулар, бәйрәм кичәләренә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме, төрле бәйгеләр, һич кенә санап бетерерлек түгел. Кыскасы, 4 ел гомеребез заяга узмаган. Кадерле укучыларым! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез, гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам.

Үзенең мәшәкатьләре, шатлык- куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә, укучылар, сез минем өчен иң матурлары, иң уңганнары, иң кадерлеләре булды. Сезнең белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым.

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? - дисәләр,

Сөенечем - таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Җыр ___________________________________________________________

Ә хәзер 4 нчеләрнең уңышларын билгеләп үтәргә рөхсәт итегез. Мактау кәгазьләре тапшыру.

15.Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле.Алар-әти-әниләребез.Алар безгә җил-яңгыр тидермичә үстерүчеләр, тырышып уку өчен барлык шартларны да тудыручылар.

16. Тик син генә, әнкәй, тик син генә

Сабый чакта мине баккансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың.

Юрганымны килеп япкансың.

17. .Син әйткәнсең, әти, күз нурым дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

Гомер буе якты маяк булып,

Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

18. Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе - ул сез икәнсез.

19. Сезгә саулык телим һәр адымда,

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

(Җыр "Рәхмәт Әни, рәхмәт Әти,

1.Бу дөньялар бер тик тормый,

Була кайгы, шатлыклар.

Авыр чакта Әти, Әни

Җил-давылдан ышыклар.

Кушымта:

Рәхмәт Әни, рәхмәт Әти,

Гомерне биргән өчен.

Йөрәктәге бар җылыны

Сакларбыз Сезнең өчен!



2.Сезнең йөзләрне күрергә

Һәр көнне сагынып кайтам.

Әти-Әни, бу җырымда

Рәхмәтләр Сезгә әйтәм!



3. Сезнең киңәшләрсез бармый

Минем һәрбер эшләрем.

Әти-Әни - иң кадерле,

Иң изге кешеләрем!!



Алып баручы.Инде сүзне әти-әниләргә бирик.

(Әти-әниләр балаларын тәбрик итәләр)

20. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,

Безнең күңел янә сафланыр.

Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,

Эзләребез мәңге сакланыр.

21.Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне

Онытмыйча искә алырсың.

Ә син безнең йөрәк түребездә

Гүзәл мизгел булып калырсың.

(Җыр "Хуш,балачагым")

1.Балачаклар тиз үтәләр,

Очалар да китәләр.

Күңелләрдә калдыралар

Иң якты хатирәләр.

Кушымта:

Сау бул, хуш балачагым

Иң гүзәл, матур чагым.

Алда көтә зур юллар

Язмыш миңа ни юллар

2. Мәңге оныта алмамын

Әнинең уятканын

Тор инде, балам, диеп,

Мәктәпкә озатканын.

3.Гел истә калыр дусларым,

Яраткан укытучылар.

Толымнан тартып елаткан

Иң әшәке малайлар







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал