7


  • Учителю
  • Ш. Галиевның Кунаклар шигыре буенча ачык дәрес планы

Ш. Галиевның Кунаклар шигыре буенча ачык дәрес планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Шәүкәт Галиевның "Кунаклар" шигыре.



Максат. 1) Ш. Галиевның "Кунаклар" шигыре буенча

сәнгатьле, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.

2) Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3) Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту,

ризыкка карата сак караш тәрбияләү.



Җиһазлау. Презентацияләр, укытучылар өчен методик

кулланма, дәреслек "Күңелле татар теле",

3 сыйныф.



Дәрес барышы



I. Оештыру.

а) исәнләшү

1)Укучылар белән исәнләшү. Психологик уңай халәт тудыру.

-Чылтыр-чылтыр кыңгырау

Чакыра безне дәрескә

Без аны ишетәбез

Һәм дәрескә керешәбез.

2) Укучыларны актив эшкә тарту өчен сораулар бирү.

-Бүген ничәсе? (Бүген.... )

-Бүген атнаның нинди көне?(.......)

-Хәзер нинди ел фасылы?()

-Дәрестә кем юк?(Дәрестә Аня һәм Оля юк)

-Алар авырыйлармы?(Әйе,алар авырыйлар)

-Яхшы, молодцы.

б)өй эшен тикшерү

61 нче бит, 1 нче күнегү ( 2 укучыдан сорау).



II. Актуальләштерү.

  1. фонетик зарядка

  • Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән фонетик зарядка ясап алыйк.

([а]- ана, апа, алма)

([w]-авыз, авыл, вакыт)

([қ]-калын, кавын, карбыз)

([ә]-әни, мәктәп, әби)



  • Ә хәзер тактадагы сүзләрне дөрес итеп, бергәләп укыйк әле. (дәреслекнең 61 нче бит, 2 нче күнегү, бу сүзләр тактага языла)

-Укытучы укый.

-Бергәләп укыйбыз.

-Укучылар аерым укыйлар (һәр укучы бер сүз).



III. Яңа тема өстендә эш.



1)-Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән татар милли ризыкларын искә төшерик. ( презентация күрсәтү).

-(Бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый, коймак).

-Укучылар, бүгенге без укыйсы шигырьдә дә әлеге ризыклар бар. Бүген без сезнең белән Ш. Галиевның "Кунаклар" шигыре белән танышырбыз, яңа сүзләр өйрәнербез, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә кулланырбыз.

2) -Балалар, Ш. Галиев кем соң ул?

-Дөрес, Ш. Галиев балалар язучысы (детский писатель).

(презентация белән эш)

-Менә карагыз әле бу Ш. Галиевның портреты. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган, шундый шигырьләрнең берсе "Кунаклар" шигыре. Шигырьне укыганчы яңа сүзләр белән танышып китик.

3) Сүзлек эше.

Бөтен ягы-вся сторона

Табын-стол

Төрле-төрле-разные

өлеш-доля

җитешегез - успейте

кыстатмагыз-не уговаривайте

ашыкмагыз-не спешите



-Укытучы укый.

-Бергәләп укыйбыз.

-Укучылар аерым укыйлар (һәр укучы бер сүз).



("Кунаклар" шигыренең презентациясен күрсәтү).



4) Шигырь өстендә эш.

-Укучылар, мин хәзер шигырьне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Укыйм тыңлагыз.

а)Укытучының укуы.

б)Сорауга җавап (Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?)

в) Укучыларның мөстәкыйль укуы.

г) Тәрҗемә итү.

д) Укучылардан укыту (5 укучы).



IV. Физкультминутка.

Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Агачлар үсә, үсә.



V. Өйрәнелгән текст буенча күнегүләр булдыру.

а) Аңлап (җавап бирү)

6 нчы күнегү, 62 нче бит-телдән

б) Ситуатив күнегүләр.

Карина спроси у Дианы

-любит ли она кыстыбый;

Робия спроси у Карины

-какие блюда она любит;



в)Прослушайте и скажите, что изменено во втором предложеии каждой пары.

  1. Әни бик тәмле өчпочмак пешерде.

Әни бик тәмле өчпочмак һәм токмачлы аш пешерде.

  1. Радикка әнисе баллы чәй бирде.

  2. Радикка әнисе баллы, кайнар чәй бирде.



в) Парларда эшләү.

63 нче бит, 8 нче күнегү



г) тест (презентациядә)

Кайсы ризык татар милли ризыгына керми?

а) бәлеш;

б) кәбестә ашы;

в) өчпочмак;

г) кыстыбый.

Бу ризыклар арасында, милли ризыкка кермәгән нинди ризык бар?

а) гөбәдия;

б) кош теле;

в) сумса;

г) бавырсак.



д) -Укучылар, без бүген дәрестә нинди шигырь белән таныштык?

- "Кунаклар" шигырен кем язган?

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

- Ә сез, кунаклар килгәндә табынны ничек әзерлисез?

- Значит, какие татарские блюда можем приготовить к приходу гостей?

-Шигырь сезгә ошадымы? Ошаса ятла дигәннәр.



VI. Өй эше бирү.

62 нче бит, 7 нче күнегү (ятларга)



VII. Йомгаклау.

а) билгеләр кую

б) саубуллашу.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал