7


Классный час Алтын алмалар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Мусабай-Завод урта мәктәбе













Алтын алмалар

(Гаилә елы уңаенннан әзерләнгән әкият-тамаша)





































Хайруллина Р.Ф.

"Алтын алмалар" -гаилә елы уңаеннан әзерләнгән әкият-тамаша.

Катнашалар:

  1. Бай.

  2. Бай хатыны.

  3. Ярлы.

  4. Ярлы хатыны.

  5. Балалары.

Максат:

  1. Әдәби әсәрләр аша туган телне, туган җирне, гаиләне ярату, аның белән

горурлану хисләре тәрбияләү. Әдәплелек кагыйдәләрен ныгыту.

  1. Әсәргә анализ ясау алымнарын ныгыту. Программадан тыш каралган әдәби

әсәрләрнең эчтәлеген зиһенгә алырга этәргеч ясау.

  1. Балаларның уку, бәйләнешле сөйләм, фикер йөртү күнекмәләрен, иҗади

сәләтләрен үстерергә булышу.

Җиһазлау: бай өе, ярлы өе, магнитофон, схема-рәсемнәр.

Барышы:

  1. Оештыру моменты.

  2. Татар халык әкияте "Алтын алмалар"ны сәхнәләштерү.

I күренеш.

Бай. Кара әле, сиңа әйтәм, Асылбикә, бу безнең күршеләр шундый шат яшиләр, ничек алай икән ул?

Бай хатыны. Әй, кем белсен соң ул бетле хәерчеләрне. Исең киткән икән!

Бай. Алай димә әле син. Менә безнең икебезгә генә күңелсез бит. Моны ачыкларга кирәк.

Бай хатыны. Ярар, син алайса ачыкларга тырыш әле.

Бай. Әйләнеп килим әле. Безнең күрше күренмәс микән.

II күренеш.

Бай. Әс-сә-ла-мә-га-ләй-күм, күрше.

Ярлы. Вә-га-ләй-күм-әс-сә-лам, бай абзый! Ни хәлләр бар?

Бай. Менә күрше синнән шуны сорыйсым килә әле. Сезнең юньләп ашарыгызга да юк. Ә үзегез шундый шат күңелле яшисез. Ә безнең байлыгыбыз да күп, барыбер безнең тормышыбыз күңелсез. Ничек алай икән ул?

Ярлы. Безнең, күрше, алтын алмаларыбыз бар. Без кичләрен шулар белән уйныйбыз. (Китә.)

Бай. Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Минем дә акчам күп, мин дә алтын алмалар сатып алам әле. (Чыга һәм кире әйләнеп керә.)

Бай. Хатын, хатын, чык әле. Мин алтын алмалар сатып алдым. Хәзер без дә күңелле яшәрбез.

Бай хатыны. Кая әле, кая. Ай аллам, бигрәк матур!

Бай. Әйдә, уйнап карыйк әле, утыр әнә теге почмакка.

Бай хатыны. Әй, арыдым инде мин. Бер дә кызык түгел бу уен.

Бай. Әйе шул, туйдырды бу уен. Алдаган икән мине күрше.

III күренеш.

Бай. Исәнме, күрше!

Ярлы. Әйбәт кенә, бай абзый!

Бай. Күрше, син мине алдадың бит. Мин алтын алмалар сатып алган идем. Кич хатын белән уйнап караган идек, бер дә кызык булмады.

Ярлы. Әй, күрше, син мине дөрес аңламагансың бит. Мин сиңа андый алмалар турында әйтмәдем бит. Кич безгә кунакка керегез, шунда ул алмаларны күрерсез.

Бай. Ярый, рәхмәт, керербез. (Чыга.)

IV күренеш.

Бай хатыны. Исән-саулармы сез!

Ярлы хатыны. Аллага шөкер, күршеләр. Әйдәгез, рәхим итегез! Түрдән узыгыз, утырыгыз! Хәзер чәй әзерлим.

Бай хатыны. Менә Сезгә бераз күчтәнәч.

Ярлы хатыны. Ай, рәхмәт яусын! Якты чырай, такта чәй дигәндәй, сыебыз әллә ни булмаса да, барына җитешегез. Менә үз күчтәнәчләрегездән авыз итегез! Үз күчтәнәчен ашаган кешенең гомере озын була, диләр.

Бай. Чәйне соңрак эчәрбез. Минем алтын алмаларны күрәсем килә.

Ярлы. Ә-ә, хәзер,хәзер. Әнисе, бар чакыр әле балаларны.

3.Һөнәрләрне күрсәтү.

а)- Әйдә әле, Булат улым, син нинди һөнәр әзерләдең? /Такмаклар сөйли/

-Кемнәр тагын нинди такмаклар белә?

б) Безнең бик матур җырлый торган кызларыбыз бар. Хәзер аларны чакырыйк әле.

/Җыр./

в) Безнең Резедә исемле кызыбыз эшкә бик уңган. Ул нәрсә әзерләде икән?

/Такмаза./

г) С.Алинә әкият сөйли.

д) Әдилә бии.

е) Илсинә шигырь сөйли.

ё) Гөлшат шигырь сөйли.

ж) Рамазан, С.Алия табышмак әйтәләр.

Б.а. Менә хәзер аңладым инде. Алтын алмалар-балалар икән бит ул.Сезнең байлык

минекеннән дә күбрәк икән.

Б.х. Әйе, бүгеннән соң бер-беребезгә ярдәм итешеп, кунакка йөрешеп яшәсәк иде. Безнең гаиләләр һәрвакыт дус булсын.

4. Әңгәмә.

-Без бүген нәрсә турында сөйләштек? (Алтын алмалар.)

-Димәк, алтын алмалар кемнәр инде ул? /Балалар/

-Ни өчен алтын? Ә ни өчен алма?/ Кадерле, якын, газиз һ.б./

-Без бу әкиятне ничек ике өлешкә бүләбез?-ямансу

-күңелсез

-бәхетсез һ.б.

-шат

-күңелле

-бәхетле һ.б.



-Ни өчен шат күңелле яшиләр?

-Үзләренең балаларын алтын алмалар диләр. Без мондый җаваптан аларның нинди сыйфатын беләбез. /Балаларын бик тә яраталар/

5. Нәтиҗә.

6.Җыр белән тәмамлау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал