7


  • Учителю
  • Башлангыч сыйныфларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж

Башлангыч сыйныфларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Мухаметзянова Л.Б., учитель начальных классов

МБОУ «Большеарташская ООШ Сабинского района РТ»



Башлангыч сыйныфларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж





Кабинетта куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж



Укучы кабинетта вакытта түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш:

  • Укучылар өчен кагыйдәләрне тулысынча үтәргә

  • Эш урынының чисталыгы, төзеклеге өчен кайгыртырга

  • Укытучы һәм дежур укучы таләпләрен төгәл үтәргә

  • Билгеләнгән урынга утырырга

  • Кабинет җиһазларына сакчыл карарга

  • Барлык эшне укытучы инструктаж биргәч кенә башкарырга.









Технология дәресләрен укытканда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж

Укучы технология дәресләрендә түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш:





  • Эшкә тотынганчы, эш урынын тәртипкә китер, кирәкле эш коралларын барла

  • Эшне яхшы сыйфат белән үз вакытында, тиз, матур, пөхтә итеп башкар

  • Материалларны әрәм-шәрәм итмәскә, аннан тулырак файдаланырга өйрән

  • Дәрес беткәч эш урынын тәртипкә китер, эш коралларын һәм материалларын дежур укучыга тапшыр яки тиешле урыннарына урнаштыр

  • Кайчыны ябып, иптәшеңә сабы белән бир

  • Кайчыны махсус савытта тот

  • Энә һәм булавкаларны энә савытында яки мендәрчектә сакла

  • Сынган энәне ташламагыз, ә билгеләнгән махсус тартмага салыгыз

  • Карандаш яки пумала белән эшләгәндә иптәшеңә очлы башы белән бирмә

  • Җилем белән эшләгәндә аеруча сак бул: иснәмә, күзләреңә кертмә, җилем сылаганда махсус пумала куллан

  • Балчык яки пластилин белән эшләгәндә аскуймадан файдалан





Әйләнә тирә-дөнья һәм ТИН дәресләрен укытканда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж

Исемлек

Имза

Инсруктаж № 1

Инсруктаж № 2

























Укучы ӘТД һәм ТИН дәресләрендә түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш:

  • Укытучы рөхсәтеннән башка эшкә тотынмаска

  • Практик дәресләр үткәргәндә матдәләрне кул белән тотарга һәм аның тәмен тотып карарга, ашарга. Эчәргә, ашамлыкларны партага куярга, шауларга, йөгерергә, уйнарга ярамый

  • Бары тик чиста савытлардан гына файдаланырга

  • Сыек матдәләр белән эш иткәндә сак булырга

  • Спиртовкадан файдаланганда аны икенче бер спиртовкадан кабызырга ярамый, югыйсә, спирт түгелүе һәм янгын чыгуы бар

  • Спиртовкадагы ялкынны сүндерү өчен аны капкач белән каплыйлар

  • Җылыта торган приборларны күзәтүчесез калдырмаска

  • Тәҗрибәләр ясаганда зыян күрсәң, шундук укытучыга әйтергә

  • Практик лаборатор эшләрдән соң кулларнысабынлап юарга, эш урыннарын кирәксез предметлардан һәм материаллардан арындырырга

  • Һәр үткәргән тәҗрибәдән соң кабинетны җилләтергә









Экскурсияләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж





Укучы экскурсияләр вакытында түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш:









  • Ел фасылына һәм һава торышына карап уңайлы итеп киенергә

  • Юл аша чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә

  • Тәртипне сакларга, укытучы кушканны төгәл үтәргә

  • Төркемнән аерылып китмәскә

  • Үзең белән очлы әйберләр һәм шырпы алмаска

  • Сораусыз теләсә нинди үсемлек, җиләк-җимешне авызга капмаска

  • Хәлегез китсә, авырып яки үзегезне начар хис итсәгез, шундук укытучыга мөрәҗәгать итәргә









Каникуллар чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж

Исемлек

Имза

Көзге

Кышкы

Язгы

Җәйге









































Укучы каникуллар вакытында түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш:

-Ел фасылына һәм һава торышына карап уңайлы итеп киенергә

  • Юлларда, машиналар йөри торган урыннарда уйнамаска

  • Олылардан башка елга-күл тирәләренә бармаска, суга яки боз өстенә кермәскә

  • Юл аша чыкканда юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә

  • Өйдә электр приборлары һәм газ белән сак эш итәргә, игътибарлы булырга, шикле исләр килгәндә шундук өлкәннәргә хәбәр итәргә

  • Таныш булмаган кешеләрдән әйбер алмаска, белмәгән кеше машинасына утырмаска

  • Биек урыннарда яки түбәдән нәрсә булса да төшү ихтималы булган урыннарда уйнамаска

  • Үзеңнең сәламәтлегең һәм иминлегең турында кайгыртырга





Укучылар өчен эчке тәртип кагыйдәләрен саклау буенча инструктаж

Укучылар өчен эчке тәртип кагыйдәләре:

  • Укучы чиста-пөхтә киенеп, дәресләр башланырга 10- 15 минут кала мәктәпкә килә

  • Дәрес башланганчы классны тәртипкә китерергә, дәрескә әзерләнергә

  • Өйгә бирелгән эшләрне төгәл башкарырга

  • Мәктәпкә шартлаткыч яки янгын чыгару куркынычы булган матдәләр, предметлар алып килү тыела

  • Дәрес вакытында укытучы рөхсәтеннән башка мәктәптән чыгып китәргә ярамый

  • Укучы өлкәннәргә һәм үзеннән кечеләргә хөрмәт белән карый

  • Укучылар мәктәп милкен саклап тоталар

  • Укытучы класска кергәндә укучылар аны басып каршы алалар

  • Дәрестә тавышланырга, дәрескә кагылмаган эшләр белән мавыкмаска

  • Сорау туса, кул күтәреп, сорауны бирергә

  • Дежурлык вазыйфасын намус белән үтәргә







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал