7


  • Учителю
  • 3 сыйныф. Класстан тыш уку : Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” 4 сыйныф. Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк”.

3 сыйныф. Класстан тыш уку : Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” 4 сыйныф. Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк”.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Уку дәресләре.

3 сыйныф. Класстан тыш уку : Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"

4 сыйныф. Абдулла Алиш "Сертотмас үрдәк".

Гимаева Ф.Х.

башлангыч сыйныф укытучысы,

</ I квалификацион категорияле

Максат: АбдуллаАлишның тормыш юлын күзалларга өйрәтү;әкиятләрен белү; А.Алиш иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

эчтәлекне аңлап,сәнгатьле укырга өйрәтү; әхлак тәрбиясе бирү.















Максат: 1. А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән ныграк таныштыру. 2."Сертотмас үрдәк" әкиятен укып, анда катнашкан образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерү,әкиятнең тәрбияви якларын күрсәтү.

3.Китап укуга омтылыш, китапка мәхәббәт тәрбияләү;ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис- тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерү.



Материал: Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"китабы

Материал: дәреслек

Җиһазлау: Язучының портреты;аудиоязмадагы музыка,әкиятләргә иллюстрацияләр,компьютер, тестлар.

Дәрес барышы.

I . Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Аудиоязмада табигатьтәге тылсымлы тавышларны чагылдырган музыка тыңлау.

Бүгенге көн турында сөйләшеп китү.

-Бүгенге көн турында нәрсә әйтә аласыз. (Укучылар берсенең җавабын икенчесе тулыландырып җавап бирәләр.)

-Шушы язгы матур көндә без сезнең белән Абдулла Алиш турында өйрәнүне дәвам итәрбез.

II. Өй эшен тикшерү,актуальләштерү.

  1. -А.Алиш кем ул?Ни өчен без аны балалар язучысы дибез?Балаларга әкиятләр,хикәяләр,шигырьләр язу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

  2. Мин сезгә А.Алишның әкиятләрен укып килергә кушкан идем.Хәзер ничек укуыгызны тикшереп карыйм әле.Мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм,ә сез шуны нинди әкияттән икәнен әйтерсез:

  1. Саесканнар төрлесе -төрле якка карап очканнар.Үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар:-Әй,сез,куе урманнарда,киң кырларда,яшел болыннарда,диңгез-океанда яшәүче ерткычлар ,-дигәннәр алар. (Койрыклар)

  2. Көннәре дә,төннәре дә матур гына акты,таң алдыннан әтәч канатларын какты,шыңгырдатып кычкырырга яратты. Тавык та бик уңган иде,йомырканы күп салды.Шулай да алар гел бер төсле тормыштан туеп ил гизәргә дип юлга чыктылар.(Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр)

  3. Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган.Шул турында төрле якка хәбәр дә салган:(Бал корты һәм шөпшә)

  1. Тест эшләү. Абдулла Алиш әкиятләрен беләсеңме?

1."Чукмар белән Тукмар"

2."Зирәк карт"

3."Алдакчы Наил"

4. "Том Сойер"

5."Капкорсак патша"

6. "Сертотмас үрдәк"

4).4сыйныф укучысы Шакирова Алия үзе әзерләп килгән презентация буенча сөйли.

III. Физминутка.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Абдулла Алиш "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"" әкияте буенча эш.

Укытучы белән эш.(Компьютердан слайдлар белән эш)

13 слайд. -Бөтен тынычлыгымны боздыгыз,... - дип чыпчык кемнәргә әйтә? Шул урынны табып уку.

14 слайд. Беркөнне чыпчык үз өенә уктай кайтып керде, аның артыннан күктә, биектә ... күренде. Сүз ни турында бара?

15 слайд. -Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, әй, кирәген бирдем... Моның ахыры нәрсә белән тәмамлана?

Мөстәкыйль эш.(Дәфтәрдә эш)

1.-Ә хәзер дәфтәрләрдә Чыпчыкка кыска гына характеристика язабыз.



2. Тест эшләү. Нинди әкият төрләрен беләсез?

Әкиятләр

  • Тормыш-көнкүреш

  • Хайваннар турында

  • Тылсымлы

























Укытучы белән эш.

Укучыларның Чыпчыкка язган характеристикаларын тыңлау.



Абдулла Алиш "Сертотмас үрдәк" әкияте буенча эш.



Мөстәкыйль эш.

Төркемнәрдә эш.

Төркемнәргә карточкаларга язылган биремнәр таратыла. Төркемгә уйларга вакыт бирелә.

1 төркем. Керпе, Куян нинди булганнар?

2 төркем. Аю, Бүре нинди булганнар?









Укытучы белән эш.

Төркемле дискуссия.(Компьютердан слайдлар белән эш)

3 слайд. Терәк сүзләр ярдәмендә сөйләү. (борын заманда, яңа хәбәрләр, сер итеп, беркөнне, беркемгә, хуҗаны эзләргә)

4 слайд. Диалог рәвешендә сөйләү (куе урман, аның каршысына,

ияреп киткән иде, сукмак алып бара, сак бул).

5 слайд. Аю үрдәккә нинди киңәш биргән? соравына җавап алу.

6 слайд. Бүре нәрсә дип уйлаган? Төлке үрдәкне кая алып киткән?

Төлке кая киткән? сорауларына җавап бирү?

8 слайд. - Әкияттә сүз нәрсә турында бара? (җавап вариантлары компьютерда)

9 слайд. - Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәргәннәр? (китаптан табып укыйлар)

- Үрдәкнең фаҗигасе нәрсәдә?

- Үрдәк нинди хата ясый?

Мөстәкыйль эш.Абдулла Алишның тормышына һәм иҗатына багышланган тест эшләү.

V.Йомгаклау.

-Укучылар, ә хәзер һәр сыйныф үз әкиятенә кагылган мәкальләр әйтә. (Укучыларның җавапларын тулыландырып компьютерда мәкальләр уку.)

"Мактану һәркемне хур итә,тыйнак булуга ни җитә."

"Сүздә мактанма,эштән мактан"

"Сереңне бер генә кешегә сөйлә,киңәшеңне мең кешегә әйт"

"Лыгырдавык күп сөйләр,аз эшләр"

"Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы."

"Сер сөйләмә дустыңа,дустыңның да дусты булыр,ул да сөйләр дустына."

-Дәресебезне йомгаклап 3 сыйныф укучысы өй эше булган Абдулла Алишның "Үзем турында җыр" шигырен яттан сөйли.

VI. Өй эше.

4 сыйныф- Әкиятне рольләргә бүлеп уйнарга әзерләнергә. 3 сыйныф- Әкияткә рәсем ясарга.

4 сыйныфларга Абдулла Алишның тормышына һәм иҗатына багышланган тест .

1. А. Алиш кайчан туган?

а) 1944 ел, 15 сентябрь

б) 1908 ел, 15 сентябрь

в) 1943 ел, 25 август

2. А.Алиш нинди гаиләдә туа?

а) крестьян гаиләсендә

б) мулла гаиләсендә

в) укытучы гаиләсендә

3. А.Алишны балаларның яраткан язучысы иткән жанр

а) шигырь

б) әкият

4. Авторның беренче әкияте

а) "Капкорсак патша"

б) "Чукмар белән Тукмар"

5. А.Алиш эшләгән "Пионер каләме" журналы хәзер ничек дип атала?

а) "Салават күпере"

б) "Сабыйга"

в) "Ялкын"

6. А.Алишның дусты

а) М.Җәлил

б) Ф.Яруллин

в) Ә. Фәйзи

7. Быел А.Алишның тууына ничә ел тула?

а) 93

б) 100

в) 110



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал